СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Абдулла Алиш "Кем көчле?"

Кышын да үзенең яшеллеген җуймый торган нарат агачы астында түмгәк сыман бер өй калкып тора. Беләсезме сез, аның эчендә берничә йөз мең халык яши. Өйләренең ишекләрен алар көндезләрен ачык тоталар, ә төннәрен биклиләр: карак керүдән шикләнәләр, кичке салкын керүдән шүрлиләр. Төне буе чүп-чар җылысында җылынып яталар да, кояш елмаеп карауга, ишекләрен тагын тутырып ачалар.
Бүген алар яңа өйгә күченү көнен шатланып бәйрәм итәләр. Кичә уздыралар, дус-ишләрен сыйлыйлар, тәмле-тәмле ашамлыклар ашыйлар, балдан баллы эчемлекләр эчәләр, ду килеп бииләр.
Зур өстәл тирәли кунаклар тезелешеп утырганнар. Һәрбер кунакка үзе яраткан сый әзерләнгән, өстәл өсте аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән.
Чикерткә-кунакның кәефе бик килгән, аңа урынның менә дигәне тигән. Әнә ул озын мыекларын ничек болгап утыра, оста җыры белә- хуҗалар һәм кунакларның күңелләрен тапмакчы була.
Суалчан-оялчан да тик кенә утырмый, оста биюче төсле боргалана да сыргалана, хуҗалар һәм кунакларга ошарга тырышып кылана.
Чебен дә канатларын кага, үзенчә, бу күңел ачу кичәсен алкышлап кул чаба.
Агач иясе-яфрак көясе дә кукраеп утыра, күп тә үтми, кичәдәгеләрнең карашын үзенә таба бора. Һәрберсе үзенең һөнәрен күрсәтә башлаган, ул да түзми, йонлач гәүдәсе белән өстәлгә менеп бии. Хуҗалар һәм кунакларның кәефе килсен дип, кичә күңелле үтсен дип, бертуктамый сикерә дә сикерә, кайбер кунакларны- эчемлекләрен дә түгеп бетерә.
Күбәләк-түгәрәк бу кичәгә бөтенләй чакырылмаган да булган, янган ут яктысын еракта күргән дә, тиз генә очкан да килгән. Әрсез кунак, канатларын җилпеп, җил туздыра, мәҗлестәгеләргә яраурак булсын өчен тырыша.
Сезгә таныш булган Нечкәбил дә мондый зур кичәдән калмаган, тырыш бал корты түргә менеп утырып алган да эшләпәсен кыңгыр салган
Үрмәкүч тә үрмәләп килеп җиткән:
- Мондый күңелле кичә бездән башка гына үтмәсен әле, - дигән.
Менә хуҗаларның берсе күтәрелде һәм кичәне ачык дип белдерде:
- Кадерле кунаклар, - диде ул, - сез бүген кырмыскалар өендә, безнең яңа йортка күчү хөрмәтенә үткәрелә торган кичәдә утырасыз, - диде. - Без бу йортны күп айлар буе төзедек һәм үзебезнең теләгебезгә ирештек. Тир түгүләребез бушка китмәде, уңышлар җиңел генә бирелмәде, - дип сөйләп китте ул.
Бу сүзләр кунакларга нык тәэсир итте, суалчан-оялчанның хәтта йөрәгенә үк барып җитте. Ул инде чыдап кала алмады, хуҗаларының уңганлыкларын, булдыклылыкларын мактады. Башкалар да аңа кушылды, хуҗаларны котлап, «ур-ра» кычкырдылар, кул чаптылар, алкышладылар.
Кичәнең бу өлешен шуның белән туктатып тордылар, чүп-чарлардан, яфрак-үләннәрдән, чыбык-чабыклардан төзелгән өйне карарга тотындылар. Бормалы-сырмалы юлларны үттеләр һәм сырлы-сырлы баскычлар аша түбәнге катка төшеп киттеләр.
Төшсәләр, ни күрсеннәр, бу катта кырмыскалар бөтенләй диярлек күренми, монда тик тләләр генә үрмәләп йөри. Моны күреп, кунаклар бары да хәйран калдылар һәм берьюлы сорау бирделәр:
-Болар соң сезгә кемнәр? Нишләп монда буталып йөриләр?
Хуҗаларның берсе кунакларга эшне төшендерде. Ләкин җавап кайтарганчы, бал корты Нечкәбилгә бер сорау бирде:
-Нечкәбил, сез татлы гына бал ашадыгызмы? — диде ул.
Бал корты башын иде дә менә болай диде:
-Гаҗәп тәмле булды балыгыз, инде узегез кунак булып безгә барыгыз.
-Безгә ул балны менә шушы тләләр бирә. Без аларны савым сыеры итеп тотабыз, салкын көннәрне аларны ояларыбызда җылытабыз. Кояшлы көннәрне һавага чыгарып йөртәбез, кич белән кире өебезгә куып кертәбез. Алар чәчәк балын бик яратып суыралар, кытыклый башласаң, эчләрендәге шул балны безгә бирәләр алар, - ди кырмыска.
Кунаклар башларын селкеп хәйран калдылар. Сүз беткәч кузгалдылар, бормалы-сырмалы юллар белән алга таба атладылар.
Өченче катта инде алар ап-ак йомыркаларны очраттылар, нәрсә икәнен белгәнгә сорап тормадылар, алга юл тоттылар.
Кырмыскалар йортын кунаклар җентекләп йөреп чыктылар, аның һәр почмагы белән таныштылар. Моннан соң тагын өскә күтәрелделәр, кичәне баягыдан да күңеллерәк итеп дәвам иттерделәр. Күп тә үтмәде, кунаклар инде яхшы ук кызып җиттеләр, бер- берсе белән кызу-кызу сөйләшеп киттеләр. Күбесенең авызы сөйләгәнен колагы ишетми башлады, сүзләре чуала, фикерләре бутала, телләре бәйләнә, башлары әйләнә башлады. Шулчак баягы кырмыска тагын күтәрелде, ахры, үзләре турында кунаклардан мактау сүзләре ишетәсе килде, шул теләк белән ул аларга шушы сорауны бирде:
-Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килгән кадерле кунаклар, әйтегез әле, көчледән көчле кемнәр алар? - диде ул. Билгеле, аның: «Һичшиксез, кырмыскалар - дөньяда тиңе булмаган батырлар алар», - дигән җавапны ишетәсе килде.
Нәкъ шулчак нидер бик каты шап итте, өй эче тетрәп китте. Сүзчән кырмыска каядыр югалды, кунаклар кайсы кая таралды.
-Кадерле кунаклар, каушамагыз, таралмагыз. Кичәнең ямен, кунакларның кәефен бозучы дошман тотылды, - диде әлеге кырмыска.
Ләкин кунаклар аның сүзен тыңламадылар, ничек булса да, бу өйдән тизрәк сызу ягын карадылар... Барысы берьюлы тышка йөгерделәр һәм коточкыч хәл күрделәр. Зур башлы, кызыл билле кырмыскалар нәрсәнедер сырып алганнар да келәшчәләрен аңа батырганнар. Канатлы кырмыскалар: «Бирегез шул явызның кирәген!» — дип кычкырып торалар, әйтерсең тегеләрнең көчләрен арттыралар.
Шундый каты көрәшне күргән чебен таң калды, суалчан шуышуыннан тукталды, яфрак көясе тынын да көчкә генә алды. Бал корты, очып китәргә дип, канатларын җайлады. Чикерткә, сикерергә дип, җайлы урын сайлады.
Үлән арасыннан мыштым гына, берәүгә дә сиздерми, тын гына үрмәли торган кара елан үрле-кырлы сикерде. Зәһәрле телен чыгарып, агуын чәчеп карады, кырмыскаларны чагарга уйлады. Кырмыскалар еланны аның саен катырак тешләделәр, үзләрендәге кислотаны елан тәненә җибәрделәр.
Елан, булдыра алмагач, каршы торуын ташлады һәм мескен тавыш белән генә ялвара башлады:
-Зинһар, тимәгез, зинһар, җибәрегез. Үзегезгә түгел, кунакларыгызга да тимәм, өй яныгыздан да үтмәм. Бер юлга инде кичерегез, газапламагыз, котылдырыгыз.
Ул шундый йомшак сүзләр белән кырмыскаларның күңелен йомшартмакчы, бераз гына хәл җыймакчы һәм аннан тагын көрәшне башламакчы иде. Тегеләр дә бик сизгерләр, хәйләне тиз сизделәр, җәзалауларын дәвам иттерделәр:
-Нигә өебез аша үтеп йөрисең, монда кырмыскалар торганны әллә күрмисең? Менә дигән кичәбезнең ямен бетердең, кадерле кунакларыбызның кәефен җибәрдең. Шуңа күрә сине җибәрмәячәкбез, хәзер үк итеңне ашап бетерәчәкбез, - диделәр.
-Мин бит агач башына гына менгән идем, - диде елан. - Шуннан ялгыш кына егылып төштем, - диде, елап.
Ялваруда файдасызга булды, елауда бушка китте. Кырмыскалар аның итен бик тиз ашап бетерделәр. Кунаклар бар да, таңга калып, шул хәлне күзәтеп тордылар. Кырмыскаларның батырлыкларын мактадылар:
-Нинди усал дошманны да менә нишләттеләр, көчлелекләрен эш белән күрсәттеләр, - диделәр.
Батыр кырмыскалар еланны юк иткәч, кунаклар тагын бер җиргә җыелдылар, урманның саф һавасында, агач ышыгында тагы бераз күңел ачмакчы булдылар.
Ләкин баягы кырмыска үзенең соравын тагын кабатлады, җавап көтеп кунакларга карады:
-Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунаклар, безнең арабызда көчле бөҗәкләр кемнәр алар? - диде ул.
Елан белән оста көрәшүләрен дә күргәч, шундый матур өй төзүләрен дә белгәч, ул кунаклардан шушы бер генә җавапны көтте: «Билгеле, кырмыскалар - дөньяда тиңе юк батырлар алар!»
Ләкин кунаклар җавап бирергә ашыкмадылар. Һәркайсы үзләренең һөнәрләре һәм батырлыклары турында сөйләргә тотындылар.
Чикерткә-микерткә җиләк яфрагына менеп утырды, озын аякларын җайларга тотынды. Бөтен кунаклар аңа карады, нишли инде бу, дип көтеп тордылар. Ул озын аяклары белән бер кечкенә яфракны этте дә очкыч шикелле очып та китте. Кунаклар аның һөнәрен бик мактадылар, шулкадәрле ерак сикерә алуына таң калдылар. Чикерткә сикерүне шунда туктатты һәм кунакларны тагын үзенә тартты.
Яфрак өстенә баскан килеш кычкырып сөйләп китте. Кунакларның барысына да ишетелерлек итте: чикерткәләр, имештер, әле җырга да бик оста булалар, сайраулары белән, имеш, сандугачларны уздыралар, ә сикерсәләр инде, уктай атылалар. Имештер, чикерткә - иң көчле бөҗәк. Бер метрга сикерү өчен, беләмсез, никадәр көч кирәк? Дөрес, ул чикерткәләрнең кырмыскалардан күп җәфа күрүен, күпләрнең алар тарафыннан үтерелүен дә сөйләмәкче иде. Ләкин шунда ук ул кырмыскаларда кунакта булуын хәтерләде, мондый сүзләр өчен үзен юк итәрләр дип шүрләде, шуңа күрә бу хакта ләм-мим димәде.
Күп тә үтмәде, икенче кунак кузгалды: суалчан-оялчан боргаланды да сыргаланды, ул да суалчаннарның зур хезмәте турында сөйләргә уйлады. Берәүгә дә күренмичә шуышып килде һәм үлән сабагына үрмәләп менде.
- Без, суалчаннар, җир балалары, - диде суалчан. - Көнебезне һәм төнебезне хезмәт белән үткәрәбез, сабан төсле, туфракны күтәрәбез, өске катын аска төшерәбез, аскы катын өскә менгерәбез. Яңгыр соңыннан җирдәге менә вак тишекләргә һәм нәни өемнәргә күз салыгыз, бер генә минутка карап алыгыз. Болар - бары да безнең хезмәтләр.
Әнә шул тишекләр аркылы туфрак эченә һава үтә. Ул һаваны үсемлекләрнең тамырлары сулый. Без туфракның уңыш бирүчәнлеген күтәрәбез, без кешеләргә агротехника чаралары үткәрергә ярдәм итәбез. Әгәр без булмасак, җир өстендәге үсемлекләр хәзергедәй гөрләп тормаслар иде. Һәм уңышны да хәзергедәй мул бирмәсләр иде. Ә инде ул вакыт Нечкәбил белән чикерткәгә, шулай ук яфрак көясенә, күбәләккә һәм кырмыскалар армиясенә хәзерге төсле яхшы булмас иде, - диде ул.
Кунаклар аны тыныч кына тыңладылар, һәр сүзе дөрес икәнлеген белсәләр дә - кул чапмадылар. Берсенең дә суалчанны иң көчле итәсе килмәде. Суалчан туктамады, сүзне сүзгә ялгады:
- Безнең төсле, үсемлекләр өчен кайсыгыз тагы зур файда китерә? Тагы кайсыгызның кулыннан шундый эш килә, шушындый файдалы эшне кайсыгыз тагы башкара ала? Суалчанның иң көчле бөҗәк икәнен хәзер инде аңлагансыздыр, аларның тиңсез хезмәтен үзегезнеке белән чагыштырып карагансыздыр.
Билгеле, аның әле бик күп сөйлисе сүзләре калды, ни өчендер ул суалчан ашаучы кошлардан, сукыр тычканнардан, энәле керпедән, төрле коңгызлардан, кармак очына куючы шаян балыкчылардан бердә зарланмады, кырмыскаларга да кагылып үтмәде.
Ул туктагач, бераз гына тын алгач, агач башыннан бер тавыш ишетелде. Кемдер: «Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән?» - дигән сорауны бирде. Барысы да, әйләнеп, агач башына карадылар, яшел яфрак өстендәге йонлач көяне күреп алдылар. Көя пәрәвез сузарга да, үрмәләргә дә - барысына да җитеште, ямь- яшел матур яфракларны минут эчендә тиште. Ләкин кунаклар аның мондый оятсызлыгына түзеп кала алмадылар, төрле яклап кычкырына башладылар:
-Тузга язмаганны сөйлисең!
-Күзгә карап алдалыйсың!
-Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән дисең, кемнең кем икәнен безне әллә белми дисеңме? - диештеләр.
Кунаклар бераз тынычлангач, яфрак көясе тагы дәвам итте, ялганын тезеп китте.
Имештер, әй кыен эш соң калын яфракларны кимерү, ихтимал, җиңелрәктер тау-ташларны җимерү. Яфракларны үтәли кисү - күп көч сорый торган эш, шулай булгач, билгеледер инде кемдә күп көч икәнлеге. Имештер, бернәрсәгә дә зарар китермибез, бернәрсәгә дә тимибез.
Күбәләк-түгәрәк аның сүзләренә чыдамады, чәчәк урындыгыннан кузгалды. Пыр-пыр итте дә агач башыннан очып килеп җитте.
-Ничек инде зарар китермисез? - диде ул. Якындагы бер агачка күрсәтте һәм өстәп әйтте: - Сез яшәгән агачлар әнә ничек, шыр ялангач булып, яфраксыз кала, агачлар, үсемлекләр бары да сездән зарлана. Яшел яфракны әрәм итәргә, матур үсемлекләрнең ямен бетерергә күпме көч кирәк, әйтегез әле тизрәк? Ялганлыйсың, йөзеңне дә чытмыйсың, шушы кадәр бөҗәкләр алдында берәүгә дә зарар китермибез, дисең.
Яфрак көясе, елмаеп кына, күбәләкнең сүзләрен тыңлап торды. Сүз ахырында һөҗүмен күбәләкләргә таба да борды:
-Син, күбәләк-түгәрәк, үз туганыңа каршы чыгасың, әллә шуның белән яхшы ат казанасыңмы? Сез бит, күбәләк булганчы, башта үзегез дә көя буласыз, яфрак ашап симереп, «курчак»ка әйләнәсез, аннан гына күбәләк төсенә керәсез, хәзер, чәчәк иснәп йөргәч кенә, бик акыллы баш булгансыз, үткәндәге эшләрегезне бөтенләй оныткансыз.
- Күбәләкнең авызын каплагач, көя агач башыннан җиргә төште. Кунакларның аны юньләп тыңламауларын, “Бу ярык барабан сүзен кайчан бетерер икән?” дип торганнарын сизенде. Аның әле байтак сөйлисе сүзләре калды, ул , тут агачы яфрагын ашап, ефәк бирүче көяләргә бер дә тукталмады. Аларның файдалы хезмәтләрен, кешегә ярдәм итүләрен, ефәк бирүләрен әйтмәде. Яңгырның көяләрне агач ботагыннан юып төшерүләрен, кошларның аларны чүпләп бетерүләрен, кырмыскаларның җәзалап үтерүләрен сөйләмәде, хуҗаларның кәефен җибәрергә теләмәде.
Чәчәктән чәчәккә сикергәләп, очып килеп җитте күбәләк. Ул чәчәкләрнең хуш исле булуларын, күбәләкләрнең чәчәк сөюләрен, көне буе туктамый очып йөрүләрен, табигатьне матур итеп бизәүләрен сөйләде.
Тукранбаш чәчәгендә нидер тавышланды. Кунаклар шунда борылдылар һәм чәчәктән бал суырып ятучы Нечкәбилне күрделәр. Ул кунакларның аңа таба борылуларын гына көтте, вакыттан файдаланып сөйләп тә китте:
-Чәчәкләрдәге бал, без булмасак, әрәм булыр иде, без булмасак, уңыш та түбән булыр иде. Чәчәк эченә яшеренгән балны суыруның никадәр көч сораганын, балавыз сыгуга күпме көч түгелгәнен беләсез, әгәр шуларны сез үзегез эшләсәгез, бал кортлары - иң көчле бөҗәкләр, дияр идегез, - диде ул.
Ләкин кунаклар юньләп тыңламагач, аңа дошманнарына да тукталып калырга мөмкинлек булмады.
Ерак та түгел корыган яфраклар кыштырдады, чыбык-чабыклар шартлады, җирне тетрәтеп, кемдер атлады. Кайсыдыр бөҗәк: «Кеше килә!» - дип кычкырды. Кунаклар сафында буталыш башланды: чикерткә бер читкә сикерде, суалчан җиргә сеңде, Нечкәбил чәчәккә яшеренде, күбәләк һавага күтәрелде, яфрак көясе яфракка сыенды, чебеннең коты очты, кая да кузгала алмады, ә үрмәкүч бу хәлдән нык файдаланды.
Урмандагы барлык агачларның, андагы усал ерткычларның хуҗасы атлады. Ерткычларның иң көчлесе арыслан да аңа баш иде, кошларның иң үткене каракош та аны сәламләп калды, бөҗәкләр дә аны олыладылар - бары да үзләренчә сайрарга тотындылар. Ташкын елгаларны авызлыклаучы, киң болыннарны, куе урманнарны үз эшенә файдаланучы, бөтен табигатьне үзенә баш идерүче кеше һаман атлый бирде.
Күп тә үтмәде, урманны яңгыратып пычкы чыжылдады, җирне тетрәтеп, зур агач ауды...
Шулай итеп, чебен белән үрмәкүч сөйли алмый калдылар. Алар качучы кунаклар белән бергә кузгалдылар. Эх, әрәм калды бит, әрәм калды. Үрмәкүч үзенең сүзләрен күңеленнән ятлаган иде, кунакка барыр алдыннан гына, көзге алдына басып, берничә тапкыр кабатлаган да иде. Эх, сөйләргә булмады бит, сөйләргә булмады. Әгәр ул сөйләгән булса, үрмәкүчтән дә көчле бөҗәк юк икәнне кунаклар белеп киткән булырлар иде һәм үрмәкүчләрне мәңгегә олыларлар иде.
Чебен дә сөйли алмый калуына бик көрсенде, ашыгыч булса да, баягы сүзчән кырмысканы күрде, кичә әгәр яңадан җыйналса, беренче итеп аңа сүз бирүен үтенде.
Урман тынгач, бөҗәкләр яңадан урыннарыннан тордылар, барысы да бергә җыйналдылар, күп булдылар. Чебен белән үрмәкүч кенә күренмәде. Кунакларның кайберләре ишеттеләр: кайдадыр нидер безелдәде. Эзләргә тотынгач таптылар, күреп шаккаттылар. Кунаклар качып торган арада, үрмәкүч пәрәвезен сузган, чебенне шунда эләктереп алган һәм канын эчәргә тотынган. Теге, мескен, безелдәп ярдәм сораган, тик берәү ишетмәгән. Бу эше өчен үрмәкүчне бик каты тиргәделәр, чебенне пәрәвез богаулардан азат иттеләр. Чебен Шакшыевның шакшылык дусты икәнлеген күпләр белә, үрмәкүчнең дә кемлеген инде сизенәләр. Пәрәвездән, тукып, оялар коручы, кайда өй җыештырылмый - шуның почмакларында торучы...
Барлык кунаклар инде зур дәрт белән соңгы бөҗәкне тыңларга җыйналалар. «Батырларның батыры, көчлеләрнең көчлесе, билгеле, алар!» - дип, үзара пышылдадылар. Әрекмән яфрагына таба канатлы кырмыска якыная, бары да аңа йотылып карый. Култыгына иләмсез зур портфель кыстырган, портфеленә сыймаган кәгазьләрне зур башлы сакчы кырмыскага тоттырган баягы сүзчән кырмыска тагы сөйләп китте:
- Хәзер кырмыскалар иленең аналарыннан берсе сөйләячәк, бөтен сөйләгән сүзләргә бәя бирәчәк һәм арасында кемнең иң көчле һәм иң файдалы икәнен күрсәтәчәк, - диде.
Әгәр кырмыскалар анасы сөйләгән булса иде, кунаклар аны тыңлый-тыңлый арырлар йә татлы йокыга талырлар, йә кичәне ташлап таралырлар иде. Әгәр сөйләнгән булса, ул суз бик озын булыр иде. Анда кырмыскаларның үзе кадәр әйберне күтәрә алуы да, ата кырмыскаларның зур походларга баруы да, канлы сугышларда катнашучылар да, урман корткычларына каршы көрәшүләре дә, шуның белән үсемлекләргә ярдәм итүләре дә бар да бар иде.
Кызганычка каршы, ул сүз сөйләнмәде. Ана кырмыска авызын ачкан килеш катып калды, колакларны ярырлык булып, урман эче тетрәп Калды. Агачлар шаулашырга, үләннәр үкерешергә тотынды. Урман эчен караңгылык басты. Бөҗәкләр булачак хәлне алдан ук сизенде. Шуңа күрә кайсы кая посарга дип йөгерделәр. Караңгы урманны ялтыратып яшен уйнады. Һәм кинәт кенә көчле яңгыр да коя башлады. Шуның аркасында «Кем көчле?» дигән бәхәс бетмичә калды. Сез, бәлкем, аны үзегез бетерерсез, кем көчле икәнен әйтеп бирерсез?