СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәнзамал Баттал “Җиллекәй”

Әзмәвер Латыйпның хатыны күзгә күренеп узына башлады...
Латыйп эштән кайтып кердеме, өйдә гарасат куба: йә тәлинкә төшеп ватыла, йә чиләк авып китә, һич тә булмаса, газ өстенә куйган майга ут каба. Ул арада Тәҗәлиясенең гасаби чәрелдәве колак пәрдәләрен ярып җибәрә.
- Шулай инде ул менә, шулай!.. Йорт хуҗасы трай тибеп йөрдеме - бетте, кирегә таба гына бара ул тормыш. Эх, бәхетсез башкаем! Нәрсәкәйләргә дип чыкканмындыр син мөртәткә?!
Җилләнеп эчке якка кереп китә Тәҗәлия. Артыннан ишей ябылуга, ул якта да чыр-чу башлана. Әллә керү белән балаларның йомшак җирләрен борып-борып чеметә инде, каһәр, - өчесе берьюлы диярлек чәрелдәп җибәрә.
Әле ботинкасын да чишеп өлгермәгән Латыйп каршына чәчрәп чыга да хатын яңадан карганырга керешә:
- Булмады бәхеткәйләрем, булмады! Балалары да үзе кебек киребеткән бит аның, әйтсәң дә юк, төртсәң дә юк... һе, штангы кайткан, имеш-ш... Ш-штангы күтәрә, янәсе. Футболдай корсагыңнан шуып төшә торган ыштаныңны әледән-әле күтәр, ичмасам!
Үзе генә калган яки йөргән чакларда хатынының мондый сүзләренә каршы әллә нинди зәһәр сүзләр уйлап куя куюын Латыйп, ләкин, ни хикмәттер, әйтер вакыт җиткәч кенә бөтенесе дә зиһеннән чыгып оча. Шуңа күрә Тәҗәлиясе кәҗәләнгән чакта бар булганы биш-алты сүзне кабатлап тик тора:
- Ярар инде, ярар. Булды бит, булды...
Тәҗәлиясе, шуны гына көткән сыман, кабат дөрләп китә:
- Алай көчең булгач, капка баганасын турылап куяр идең хет... Никадәр утын таралып ята ишшу! Ул әбрәкәй идәне тагын... Пләмә үгезе хәтле гәүдәң белән убып төшсәң, тартып чыгаручы да табылмас...
- Ну, җитәр инде, җитәр, - дип ялвара Латыйп күк күкрәгәндәй тавышы белән. - Балалар ишетә бит.
- Иш-ш-шет-сен! - дип яра Тәҗәлиясе, кинәт кенә безгә утыргандай. - Аталарының ялкау икәнен белеп үссеннәр! Әнә битун ташып чиләрем чыга. Шунда килеп ярдәм итәр идең, алай авыр әйберләр күтәрергә яраткач.
Латыйп, барыбер файдасыз инде дигән сыман, тавыш-тынсыз гына капкалап ала да яңадан тупсага барып чүмәшә, ботинкаларына тотына. Күпме генә чәрелдәмәсен Тәҗәлиясе, бер сүз дә дәшми.
- Нәрсә, авызыңны мүкләделәрме әллә? Ике аягыңның берсен генә атлап кара шул штанга йортына! Артыңнан барып, бөтен авыл алдында хур итәм үзеңне. Ул клубтагы тәләкә Шәмсиянең бер алдыңа, бер артыңа төшәргә торганын белмичә йөри бу димә. Барам булгач барам. Аны да ут итеп кайтам.
Көн саен бер үк сүз булгангамы, аягын әкрен генә киенә дә Латыйп өйалдының идән такталарын бөгә-сыга чыгып китә. Талаша белсә дә шым булыр иде. Хатынга каршы баруның агымга каршы барудан да хәтәррәк икәнен белә бит ул. Тәҗәлиягә дә үпкәләргә урын юк: спортзал төзелгәнче, штанга кайтканчы бер генә дә күтәрелеп бәрелгәне юк иде бит...
Абын-төбен атлап капкадан чыкканда да тәрәзәдән яшелле-зәңгәрле тавыш яңгырады:
- Ай калыкканны тилмереп көткән ябалак шикелле бар әле син, бар! Кытыгыңны катырырмын бүген!
...Латыйп спортзалга килеп кергәндә, Чуен Миңнәхмәт белән Домкрат Раббани кара тиргә батканнар һәм штанга кендегенең баш-башына бишәр килолы бәләкәй генә тәлинкәләр өстәп маташалар иде. Латыйпны күрүгә, икесе дә берьюлы диярлек:
- Әнә Латыйп килде. Аңа бирешсә генә инде бу хәзер. Яле, күпме булды? Бәрәкалла, йөз илле түгелме соң?!
Латыйп күлмәген салып турникка элде дә тавышсыз-тынсыз гына штанга кендегенә барып тотынды, уртасын чамалады, аякларын киңрәк басып, моңа кадәр хыялында гына йөргән авырлыкны идәннән умырып кубарды һәм, сулышы белән һаваны ярып, өскә чөйде. Күкрәккә менеп кунаклаган штанга тез буыннарын калтыратып куйды, беләккә сукты... Баш очына күтәрү турында уйларга да ярамаганлыкны шәйләгән Латыйп центнер ярымлы йөкне үзеннән этәрде дә идәнгә ташлады. Гөрселдәү тынып та өлгермәде, артта тыпырдаган тавыш ишетелде. Борылып карасалар, сулышы капкан Тәҗәлия, нәрсәдер эзләгәндәй, карашы белән як-якны айкап тора. Ул да булмады, ярсыган Тәҗәлия ике куллап штангага килеп тотынды, күтәреп алды һәм, сөзгәк сыерга казык белән кизәнгәндәй, Латыйпның өстенә килә башлады. Коты очкан Латыйп, спортзалны айкалдырып-чайкалдырып, чыгар ишеккә ыргылды. Тәҗәлия аның артыннан атылды. Ишегалдына чыккач, куып җитеп, штанга башындагы тәлинкәләрне иренең ике аяк арасына тыкмакчы булды. Әмма өскәрәк туры килде штанга, һәм Латыйп чуен тәлинкәгә утырганын сизми дә калды. Берничә адым эленеп баргач, сикереп төште һәм җәһәтрәк җилдертә башлады.
- Сыртыңа кундырам хәзер, алпамша тәре, - дип кызды Тәҗәлия, штанга кендеген байрак рәвешендәрәк тотып. - Кайткач, менә шушы тәлинкәләрен уттай кыздырып аркаңа бастырам үзеңнең!..
Ир урамга керергә хурланды, ферма ягына таба каерды. Ачуы килгән Тәҗәлия тагын бераз теркелдәде дә, куып җиталмасын абайлагач, йөгергән хутка штанганы тәлинкәләре-ниләре белән бер җәй буе су җыелып, сасып утыра торган силос базына селтәп җибәрде. Тузан каккандай итеп кулларын әбәк-чәбәк китереп алгач, аягындагы галушларын салып бармак очларына элде. Әмма күпме генә тырышмасын, Латыйпны урамда куып җитә алмады.
...Караңгы төшкәч, чәй эчеп, баскыч төбенә чыгып утыргач, Тәҗәлия назлы гына көлеп куйды:
- Ну юләр дә инде мин, атасы, әйеме? Ярый әле син түзеп торасың шушындый җиллекәй белән. Кызган кеше нишләвен дә хәтерләми, диләр. Хак икән!..
Баткан кояшның сизелер-сизелмәс алсулыгына боек кына карап утыручы әзмәвере күкрәп куйды:
- Йә, ярар инде, булды бит инде, булды...
- Бер дә кайгырма, атасы, мин сиңа районнан берүзеңә бер штанга алып кайтып бирәм. Ишегалдында күтәр син аны, көчле икәнеңне балалар да күреп үссеннәр!
...Икенче көнне теге штанганы Бүкән Харисның Иксан исемле малае «Беларусь» белән тартып чыгарды. Чуен Миңнәхмәт белән Домкрат Раббани, троссны эләктереп, чуен тәлинкәләрне чыгу ягына борып тордылар...
2024-07-10 11:02