СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Миргазиян Юныс “Әти оҗмахка киткәч”

— Әни, минем ашыйсым килә, — диде Мәҗит. Мәҗитнең шул сүзне әйтүе булды, балалар ашарга даулый башладылар:
— Минем дә ашыйсым килә.
— Минем дә...
— Минем дә...
Төпчек белән өлкән малай гына сүзгә катнашмадылар. Төпчек әле әнисенең аркасына асылган килеш йоклый иде. Ә Хәсән үзе ашарга табу турында уйлап утыра.
— Әни, ашыйсым килә, — дип кабатлады Мәҗит.
— Кычкырмагыз, и Раббым, — диде әниләре. — Әхмәт агагыз озакламый диңгездән кайтачак. Алла боерса, сезгә тәгам алып кайтыр.
Балалар берничә минут тын утырдылар.
— Нигә әти безгә көлчә алып кайтмый? — диде Әсма.
— Әтиегез оҗмахта, анда сезнең кайгыгыз юк.
— Нигә безнең кайгы юк?
Гайшә фикер йөртә белми иде әле. Ул ашарга гына сорый белә. Шулай да Гайшә, бар булган акылын җыеп, бу сүзләрнең мәгънәләренә төшенергә тырышты. Ләкин бу сүзләрдән Гайшәгә бер генә мәгънә тулысынча аңлашыла иде: ашыйсы килә.
Әниләре, бераз уйга калып, балаларына карап утыргач, базарга чыгып китте. Бәлки, аның берәр кешегә кирәге булыр. Бәлки, берәр кеше аңа йомыш кушар...
Балалар белән өлкән малай Хәсән калды. Ул зур иде инде. Әмма үткән раби аль-әввәль аенда ук җиде яше тулса да, һаман эшкә урнаша алмый иде. Бабасы, Әхмәт ага, Хәсәнне күптән эшкә урнаштырырга тырышып карады, ләкин эш табылмаганлыктан, үзе дә дулкын ярга чыгарган диңгез тереклекләрен генә җыеп йөри.
Әниләре чыгып китү белән, балалар тагын шыңшый башладылар.
— Ашыйсым килә... — диде Мәҗит.
— Минем дә... — диде Әсма.
Гайшә, лышык-лышык килеп, елый ук башлады. Аңарга бүтәннәре дә кушылды. Хәсән түзмәде:
—Туктагыз, шайтан алгырлары! Улап утырганчы, урамга чыгып, сәдака сорагыз! — дип кычкырды ул. - Хәсәннең үзенең дә бик ашыйсы килә иде. Тик бу турыда беркемгә дә әйтмәде. Әйтүдән ни файда?
Балалар елауларын дәвам иттеләр. Хәсәннең ачуы чигенә җитте:
—Әйттем бит уламагыз дип. Туктамасагыз, авызыгызга ком тутырам.
Бу чара да нәтиҗә бирмәде. Хәсән аларны юмаларга, юатырга тырышты:
—Улаудан туктасагыз, портка алып барам. Юл уңса, бүксәгезне тутырырсыз.
Балалар ишек урынына аскан чыптаны күтәреп, урамга чыктылар. Мәҗит Әсманы җитәкләде. Хәсән Гайшәне җилкәсенә атландырды. Алар, машина йөри торган таш юлдан читкәрәк китеп, кыр буйлап сузылган тар сукмакка төштеләр. Бара торгач, сукмак аларны диңгез буена китереп чыгарды. Озакламый, порт та күренә башлады.
— Нигә соң әти оҗмахтан көлчә алып кайтмый?
—Оҗмахтан җибәрмиләр шул аны, — диде Хәсән, — анда эләгеп кенә кара, гомергә кире кайта алмыйсың.
— Алай булгач, әти безне үз янына алсын.
—Син, Әсма, тиленең дә тилесе инде. Оҗмахка эләгү өчен башта үләргә кирәк, белмисеңмени?
—Өстәвенә изге булырга кирәк, — диде Мәҗит. Ул кечкенә генә булса да, ирләрчә фикер йөртә белә иде. Акыл бит ул ир балаларда гына...
—Мәҗит хак әйтте. Оҗмахка керү өчен изге булырга кирәк: безнең әти — изге кеше, - диде Хәсән.
— Ничек итеп безнең әти алай изге булды? — диде Әсма.
— Бу турыда җитмеш җиде мәртәбә сөйләнде инде.
Әсма сорау бирә башласа, аны туктатырмын дип уйлама.
Кыз елый ук башлады.
Хәсән Әсманың чәченнән тартты.
— Тукта, диләр сиңа!
— Мин портка бармыйм. Мин сине әнигә әйтәм...
Әсма үкерә башлады. Аңа Гайшә дә кушылды.
— Туктыйсыңмы, юкмы? Туктасагыз, сөйлим. Әсма, тыелып, күзен йодрыгы белән уа башлады.
—Син бит беләсең, элек әтинең диңгезгә чумып, шуннан энҗе җыйганын. Беркөнне Ходай Тәгалә әтигә дөньядагы иң зур, иң кыйммәтле энҗене табарга насыйп иткән.
Сәүдәгәрләр бу энҗе өчен бер өем алтын риал тәкъдим итсәләр дә, әти аны аларга бирмәгән:
«Мин бу энҗене әр-Риядка үзем илтеп сатам», - дигән. Мәлгунь сәүдәгәр Сәйфел-Мөлек ачуыннан корольнең наибына әти турында нахак сүз әйткән.
Башта әтине зинданга утырттылар. Аннан соң, мәйданга чыгарып, башын кистеләр. Аның башын кискәннәрен мин үз күзем белән күрдем.
Хәзер бөтен кеше әтинең изге икәнен белә. Чөнки аның җаны җомга көнне күккә менеп китте. Аннан соң ул — корольне үтерү турында уйлап та карамаган. Бу сүзне Сәйфел-Мөлек көнләшеп, нахакка әйткән. Шуңа күрә аның башын кисмәделәр, телен генә кистеләр. Сәйфел-Мөлек, үлгәч, тәмугка эләгәчәк. Нахак сөйләү — зур гөнаһ.
— Мин әтинең башын кискән җирне беләм, — диде Мәҗит, горурланып.
— Миңа күрсәтерсең әле, — диде Әсма. Сөйләшә торгач, балалар портка килеп җиттеләр. Портта бары тик өч кенә пароход тора иде.
—Сез менә бу тиреләр өеме артына кереп качыгыз, — Хәсән Гайшәне Мәҗиткә бирде. Мәҗит, сеңлесен күтәрә алмаганга күрә, комга бастырып, кулыннан җитәкләде. Балалар сасы тиреләр өеме арасына кереп постылар.
Хәсән пароходларның иң зурысын чамалады да, аягының төзәлә башлап купшакланган җәрәхәтен куптарып, туфрак сипте. Аягың җәрәхәтләнгәч, пароходка кереп бәйләтми булмый инде. Ә болай, югыйсә, бәйләтмичә дә йөреп була.
Пароходның койрыгында кызыл флаг эленеп тора иде. «Ямән пароходы түгелме икән бу? — дип уйлап куйды Хәсән. — Юк, түгел икән. Ямән флагының уртасында чалыштырылган ике кылыч була. Ә бу флагка ярым айга тия язып торган йолдыз рәсеме ясаганнар».
Пароход саклаучы стражник, иелеп, причал белән пароход арасындагы суга карады. Хәсән, уттай очып, палубага менде.
—Мистер, аяк харап, аякка дохтор кирәк, — диде ул трапта вахтада торучы матроска.
Матрос, малайның җәрәхәтен күргәч, звонокка басты. Хәсәнне пароход эченә алып кереп киттеләр.
Ә причалда каткан тиреләр арасында калган балалар, үзара тынычсызланып сөйләштеләр.
— Нигә Хәсән безне ташлап китте? — диде Әсма.
— Сөйләшмә, стражник ишетер. — Мәҗитнең тавышы олыларныкыдай җитдигә әйләнде.
— Сөйләшмәсәм, мин куркам шул.
— Тагын авызыңны ачсаң, сине стражник йота. — Әсмага әйткән сүздән куркып Гайшә елый башлады. Мәҗит Гайшәнең авызын учы белән япты:
— Иблис баласы, харап итәсең бит. Ишетсәләр — беттек.
Хәсән киткәнгә бик озак вакыт узды шикелле. Ул һаман кайтмый. Балалар борчыла башладылар:
— Хәсәнне стражник йотмады микән? — диде Әсма, пошынып.
— Хәсән йоттырмас. Белмисеңмени Хәсәннең нинди көчле икәнен?
— Минем ашыйсым килә.
— Көт инде, Хәсән хәзер әйләнеп килер. Балалар тагын көтә башладылар. Көтә торгач, тагын бик озак вакыт үтте. Ниһаять, тиреләр арасына, атылып, Хәсән килеп керде.
— Тизрәк ычкынырга кирәк, мине стражник күреп калды, — диде Хәсән, кулындагы төргәген Мәҗиткә тоттырып һәм, тиз-тиз Гайшәне кулына алып, йөгерә башлады. Мәҗит белән Әсма абыйлары артыннан сыпырдылар.
— Туктагыз, мин арыдым, минем ашыйсым килә, — диде Әсма.
— Әнә теге түмгәккә җитик тә утырырбыз, — диде Хәсән.
Балалар чәнечкеле үлән үскән түмгәк артына килеп утырдылар. Хәсән төргәктән бер бөтен икмәк китереп чыгарды. Балаларның күзләре, гипнозлангандай, икмәккә төбәлде. Хәсән икмәкне урталай сындырды:
— Монысы — әни белән Мөхәммәткә.
Беренче сынык Мәҗиткә эләкте. Әсма белән Гайшә дә үз өлешләрен алдылар. Балаларга бәхет килде. Дөньялар тигезләнде.
— Ашыкмагыз, тамагыгызга утырыр. Хәсән кулын куенына тыкты. Куеннан бер уч дөге боткасы килеп чыкты. Балаларның авызлары ерылып китте. Дөньяда Хәсәннән дә яхшы, Хәсәннән дә сөйкемле кеше юктыр... Ә ул балаларның абыйсы. Бертуган абыйлары...
— Бирделәрме, чәлдердеңме?
— Бирделәр. — Хәсән һәр баланың икмәгенә берәр чеметем ботка якты. Калган боткасын куеныннан әнисенә дигән икмәк янына бушатып, гәҗиткә төрде:
— Мөхәммәт рәхәтләнер. Аның дөньяда ин яраткан нәрсәсе — чүпрәккә төргән ботка.
Ашый торгач, Мәҗитнең маңгаеннан тир чыкты:
— Хәсән, пароход матурмы?
— Матур. Кәгъбә мәчете диярсең.
— Эчендә кешеләре дә бармы?
—Туп-тулы. Мәҗит, ашап бетереп, бармакларын ялап куйды:
— Пароходта күргәннәрең турында сөйлә әле, Хәсән.
— Мин анда дохтордан башка беркемне дә күрмәдем.
Әсма да, ботка яккан икмәген бетереп, танау астына асылынган хәзинәсен битенә буяп куйды:
— Дохтор усалмы?
—Дохтор әнидән җиде мәртәбә юан, Мәҗиттән җитмеш мәртәбә озын. Минем аякны бәйләгәч, кулына бер пыяла таяк алды да, минем күлмәкне күтәреп, иңбашыма тыгып та җибәрде. Карасам — пыяла таякның башында озын энә!
Куркудан Әсманың коты алынгандай булды.
— Ничек үлмәдең, Хәсән?
—Авыртудан мин елый башладым. Дохтор мине җитәкләде дә озын коридор буйлап алып китте. Бер бүлмәгә барып керсәк, өстәлдә Әсма кадәрле савыт белән ботка тора. Дохтор мине ботка янына утыртып чыгып кичте. Мин ботканы куеныма тутыра башладым. Карасам — бер телем икмәк тотып, дохтор килеп кергән. Ул икмәкне ботка янына куйды һәм урындыкка утырды. Мин бер телемне куеныма тыккан идем, дохтор авызын күрсәтә, аша, ди. Дохтор, тагын чыгып, бер телем икмәк алып керде. Ашый торгач, корсагым ярыла язды. — Хәсән күлмәген күтәрде. — Сугып кара әле! — дип, корсагын киереп тора башлады.
Мәҗит йодрыгы белән абыйсының эченә төртте:
— Тамтам кебек. Җиде көнгә җитәр.
—Җиде көнгә җитмәсә дә, өч көнгә җитәргә тиеш. Мин хәзер сезгә көн саен ашарга табачакмын. Менә күрерсез.
—Хәсән, минем диңгез буена төшәсем килә. Әйдә, бака кабырчыгы җыярга барабыз.
—Юк, Әсма, хәзер өйгә кайтырга кирәк. Әнинең ашыйсы килә торгандыр.
Хәсән Гайшәне җилкәсенә атландырды. Мәҗит Әсманны җитәкләде. Тантаналы адымнар белән, балалар шәһәр ягына юнәлделәр. Бәхетле балалар ашыкмыйлар бит. Алар хәзер горур, әкрен атлыйлар иде.