СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәрзанә Акбулатова "Аның исеме - мәхәббәт" (хикәянең ахыры)

Фирүзә сикереп торды да чыгып йөгерде. Әби белән бабай да аның артыннан тышка чыкты.
— Кая китте соң, әй Илаһым? — дип үрсәләнде әби.
- Елгага таба йөгерде.
Картлар да шул якка таба атлады.
— Көзге суның уртасына кереп китте ләбаса! Кара-кара агымга каршы бара башлады!.. — диде әби.
— Агымга каршы озак барып булмый. Туктар, — диде бабай.
Фирүзә шулай барды-барды да капылт чайкалып куйды. Туктады. Озак, бик озак басып торды ул шул килеш.
— Теңкәсенә тидең син аның, каты бәрелдең...
— Әйттем бит, туктар дип, туктады. Юк, әби, тормыш каты бәрелде аңа. Мин бары киләчәген генә аядым.
Фирүзә иелде дә учлап-учлап битенә су бөрки башлады.
— Кара-кара, нишләп битен юып алды да китте соң килен?
— Сугыш елларында аның елаганын күргәнең булдымы? Юк шул, күрсәтмәде. Әле елый. Күз яшен күрсәтергә теләми. Елы-ый... Елагач бирешмәс. Монысын да үткәрер.
Фирүзә, кечкенә төенчеген кочаклап, арбага менеп утырды. Барысы да вакыйганың хәл ителешен көтә иде, хәзер ул тәмам. Күрше-күлән озатышырга чыкты. Фирүзә башын горур тотып китте. Картлар җаннары әрнеп карап калды.
Азмы-күпмедер вакыт үткәч, Гыйззәт тә марҗасы белән кайтып керде. Ата-анасына күз йөгерткәч, аптыраган сыман сорап куйды:
— Әллә балтагыз суга төшкән инде?
— Килен кайтып китте, — дип җавап бирде әнисе.
Гыйззәт әкрен генә өс киемен салды. Бераз торгач:
— Рәнҗемәгәндер бит, тиешле нәрсәләрен бирдегезме? — дип сорады.
— Тиешле нәрсәсен, имеш! Тиешле кешесе бар иде аның!.. — Атасы улына нәфрәтле караш ташлады. Анасы, ашыгып, сүзгә катышты:
—Яңа күлмәге бар иде, шуны гына төйнәде. Акча җыеп, базардан үзе барып сатып алган иде. Син кайткач киярмен дигән булып... Аннан җибәргән хатларыңны берсен дә алмады, әүвәле гел үзе белән бергә йөртә торган иде. Утка ягарсың, бием, дип, миңа тоттырды. Ә шкаф эчендәге нәрсәне Гыйззәт үзе ягар, диде. Нәрсәне әйткәндер, кабатлап сорамадым инде...
Гыйззәт эндәшми генә эчтәге бүлмәгә үтте. Шкафтагы барлы-юклы чүпрәкләрне капшаштырды. Кулы каты әйбергә барып төртелде. Кулъяулыкка нәрсә төрелгән икән? Ачты. Бәй, Фирүзә белән туйда төшкән фотолары лабаса! Шулчак хәтеренә кәләше белән хушлашкан чакта әйткән сүзләре искә килеп төште. Бөтенесе дә ап-ачык булып күз алдыннан үтте. Капылт кына тәне эсселе-суыклы булып китте... Карточканы нинди матур итеп чигелгән кулъяулыкка төреп куйган. Кыр чәчкәләре, яшьлек чәчәкләре... Аны да алмаган. Җиде ел гомерен багышлаган өйдән бернәрсә дә алмаган. Буш кул белән киткән. Алмаш күлмәк белән генә. Ни өчен? Гыйззәт тагы чәчкәгә күз салды. Фирүзә йөрәк җылысы, өмете салынган бизәкләрне калдырды, ә үзе Гыйззәт биргән буш вәгазьләр белән генә канәгатьләнеп, ире йортын мәңгелеккә ташлап китте...
Янына Оксана килеп басты. Фотога үрелде.
— Она как ангел, правда, дядя Гиззат? Но ведь ангелы не живут на земле, как она оказалась здесь? Мы-то думали, что она всего лишь служанка... Теперь Фируза апай наверняка очень счастлива.
Бернәрсә дә дәгъва итмәде, бернәрсә дә алмады... Йөрәкне шул борчый, ахры, Гыйззәт тирә-ягына күз салды, көрсенде — шулай да алып киткән бит. Өйнең котын үзе белән алып киткән.
Фирүзә шәһәргә китте, кунакханәдә эшли башлады. Анда танышкан дусты әйтмешли, «горничная». Яңа тормышка күнегүе авыр булмады. Ул күңел торышын да бераз үзгәртте бугай. Беренче хезмәт хакына Гөлирә белән базарга чыгып пиджак сатып алды. Куанычыннан аны кочаклап, бүлмәсендә бөтерелеп йөрде. Пиджак Фирүзә өчен дөньядагы иң зур байлык иде. Мариянең кабарып торган дулкынлы чәчен күз алдына китергәч, толымын да кистереп куйды. Дөрес, соңыннан үкенде. Кабаттан үстерермен дип үзен юатты. Эшли-эшли өс-башын бөтәйтте, хәленнән килгәнчә, авылдагы туганнарына ярдәм итә башлады. Нәкъ шундый чакларда үзен бәхетле, кемгәдер кирәк итеп тойды.
Әйе, сугыштан соң тормыш әкренләп җайга килә башлады. Каената-каенана йортыннан чыгып китүенә дә бер ел тулып узды. Фирүзә өчен теге чакта тормыш тукталган кебек иде, бактың исә, алай түгел икән. Тормыш дәвам итә. Фирүзәнең дә анда үз урыны бар. Концерт-фәләнгә йөрергә тырышты, тегүче һөнәрен үзләштерде. Бәләкәй генә уңышын да язмыш бүләге дип кабул итте. Шушы тойгы йөзендә дә чагылмый калмады. Елмаю булып.
— һәрчак шатсың, ачык йөзлесең, хәтта синнән дә бәхетле кеше юк дип уйларга була. Әмма... — Гөлирә аңа карады да тынып калды.
— Әйтеп бетер соң, — диде Фирүзә.
— Әмма кайчак сиңа карыйм да сискәнеп китәм. Ничектер йөзең кара янып чыга. Күзеңдә шундый газап, әрнү, аны әйтеп кенә аңлатуы да авыр. Берәрсе рәнҗеттеме әллә үзеңне? Шулай була калса, миннән яшермә, әйт...
Фирүзәнең үткән тормышы турында берәүгә дә сөйләгәне юк иде. Ул шактый гына уйланып утырды, башын күтәрде.
— Рәнҗетте... Менә аны аңлатуы авыр, Гөлирә... Беләсеңме, ул мине фәрештә итеп күкләргә күтәрде, соңыннан җиргә атып бәрде. Ул мине җырчы былбыл итте, соңыннан телемне кисеп алды. Ул мине дөньяда иң матур, горур, бөек ясады, соңыннан пычракка ташлады. Мин аны кояш дидем, ә ул мине кара көйдерде. Бер уч көл итте.
Гөлирә төкереген көч-хәл белән йотты, ахырдан сак кына сорады:
— Кем соң ул?! Исеме кем?
Фирүзә күзләрен зур ачып аңа төбәлде:
— Аның исеме — Мәхәббәт.

— Фирүзә, шушы нәрсәләрне бишенче бүлмәгә генә илтеп куй әле.
Фирүзә өс киемен сала-сала сорады:
— Кем урнашты соң анда?
— Ой, кызыкай, белсәң икән!.. — Гөлирәнең күзе түгәрәкләнде. — Шундый чибәр, яндырай күзле, күрсәң, билләһи, шундук гашыйк буласың! Җитмәсә, офицер үзе!
Фирүзәнең йөрәге жу итеп китте. Ул кунакның документларына күз салды да җәһәт кенә атып бәрде.
— Ул бит — минем ирем!
— Ирең?.. Аһ... Хәзер аңлашыла-а... Күңелдә ут-давыл куптарырлык шул. Исәр, бар, йөгер янына, соңыннан үкенәчәксең, кызыйкай!
— Юк-юк. — Фирүзә артка чигенде. — Үкенмәячәкмен. Үткәнгә кайтып булмый. Бу — хакыйкать. Бу — шулай ук Гыйззәтнең үзе биргән сабагы.
— Фирүзә!
Фирүзә әйтерсең Гөлирәнең тавышын ишетмәде, борылып чыкты да китте. Шул килеш атлады да атлады.
Гыйззәт килеп чыккан шәһәргә... Нишләп йөри икән? Ул бит — колхоз рәисе, йомыш белән килеп чыккандыр. Язгы ташкын, юл юк, ә ул монда. Хәер, Гыйззәт гел шулай дуамал булды инде... Фирүзәнең шәһәрдә торганын да белмидер әле. Үзгәрдеме икән? Юк-юк, нәрсә уйлый тагы! һаман элеккечә мәһабәттер... Эх, бер генә күрергә иде дә бит. Юк-юк, нәрсә уйлый тагын! Ул нинди күрешү, ди. Йөрәк яралары төзәлмәгән... Хәер, төзәлмәс тә инде... Нәрсә генә дип янсаң-көйсәң дә хәзер юллар аерылган. Гыйззәт үзе шулай теләде. Нинди очрашу тагын?
Фирүзә күз яшен сөртте дә ятагына таба юнәлде.
Ишекне шакыган тавышны ишетү белән, ул сикереп торып басты. Күңеле шундук әйтте: бу — Гыйззәт. Каршысында, әкият батырыдай, ире басып тора иде инде. Фирүзә тораташтай катты.
— Фирүзә.
— Гыйззәт... Син ничек монда?..
— Сине эзләп килдем. Сиңа атап килдем.
Нәрсәне-нәрсәне, бары бу сүзне көтмәгән иде хатын.
Шуңа сүзсез генә баш чайкады. Арткарак чигенде.
— Фирүзә!..
Хатын янә баш чайкады: «Юк!..»
— Беләм, мине кичерүе авыр, ләкин башта тыңла. Әрлә-каһәрлә — бөтенесенә дә ризамын. Сораш — һәммәсенә дә җавап бирәм.
—Һе... — Фирүзә сагышлы елмайды. — Сорауларым шулхәтле күп иде, Гыйззәт. Ә хәзер берсе дә калмаган. Шулай яхшырактыр да. Кагылмыйк иске яраларга. Кайтасы юлың озын, чәй дә эчермәде димәссең. Хәзер өстәл әзерлим. Бер чынаяк чәемне булса да эчеп чыгарсың.
Фирүзәнең коры тавышыннан сөйләшүнең җиңел булмаячагын аңлаган иде инде. Хәер, ул бөтенесенә дә әзер. Тик нәрсә дип башлап җибәрергә сүзне? Хатыны чәй куйган арада шушы турыда уйлады Гыйззәт.
Әйе, өйнең котын Фирүзә үзе белән алып китте. Бөтен дөнья-йорт мәшәкатен үз иңенә салган иде бит ул. Башта Гыйззәт сер бирмәскә тырышты, ләкин Мариягә авыл тормышы, мондагы юксыллык һич кенә дә ошамады. Авылга кайтып төшкән уңайдагы канәгатьлек бетте, ризасызлыгын ачыктан-ачык әйтә башлады. Үзсенмәде хатын аның туган якларын. Мөнәсәбәтләргә салкынлык үрелде. Торган саен Мария читкә китәргә ешрак өндәде. Күндерә алмагач, күз яшьләре, үпкә көчәйде. «Син мине алдадың! Төпкелгә алып килеп тормышымны җимердең!..» Ул чакта Гыйззәт түземлеген җуймаган иде әле: «Хәзер минем фронт монда, — дип җаваплады ул. — Күрәсең бит, туган авылым нинди хәлдә. Бу якка үз ризалыгың белән килдең, Мария». — «Пошёл син туган авылың белән! Колхозыңда чере! Ә мин монда сасырга теләмим. Без теге вакытта кире китәргә тиеш идек, пешмәгән!..» Сүзне нәрсәдән башласалар да, шуңа килеп төртеләләр. Кешене белеп бетереп булмый икән — ул сокланган Мария Украинада торып калган диярсең. Янындагысы бөтенләй ят хатын. Менә шундый бәхәсләрдән соң күз алдына сабыр, ягымлы карашлы Фирүзә килә дә баса. Йөрәкне нәрсәдер телеп үтә... Тик авылдашлар алдында сер бирергә ярамый. Ул — колхоз рәисе, офицер. Гыйззәт пиджагын ала да кырга чыгып китә. Шулай гына йөрәк ярсуы бераз басылгандай була.
Сабыр ит, ди торган иде ул Мариягә. Сабыр итәргә теләмәде. Беркөн эштән кайтканда, хатын өйдә юк иде инде. Өстәлдә язу гына калдырган. «Яратсаң, минем арттан килерсең, күгәрченкәй».
«Күгәрченкәй» беркая да китәргә ашыкмады. Язмышын туган җире белән бәйләгән иде инде ул. Ничек кенә сәер тоелмасын, үзенең китүе белән Мария авыр бер мәсьәләне хәл иткәндәй булды. Әмма күп тә үтми, хатынның чакырып язган хатлары ява башлады. Элеккечә инәлү, ялвару, таләп итү... Соңрак җибәргән хатында шушындый юллар бар иде: «Мин авырлы. Тизрәк килеп җитәргә тиешсең». Мариянең аны яулаудагы бер алымы икәнен белсә дә, күңелдә шик уянды, әлбәттә. Шул чакта инде әнисенең киңәшенә колак салды. «Ир газиз икән, үзе килер. Ир кайда — хатын шунда, дигәннәр борынгылар. Аннан, әниеңне алама димә, бәби була калса, мин аның срогын исәпләргә дә тартынмам...» Азмы-күпме вакыт үткәч, тагы хат килеп төште: «Кадерлем, минем ухажёрым бар, Марияңне югалтырга теләмәсәң, тизрәк юлга чык».
— Йә, нишләргә уйлыйсың, балам?
— Мин аны кумадым, әни. Өстемнән бурыч төште, бары шул гына. Мин кем белән бәхетле булганымны яхшы аңладым. Бәлкем... Бәлкем, аның өчен көрәшеп карарга кирәктер? Нәрсәдән куркам әле мин?
— Бәхетле булырга беркайчан да соң түгел, балам. Адәм йөрәге таш түгел, сине кичерер ул, Гыйззәтулла...
Гыйззәт башыннан үткәннең барысын да сөйләмәде Фирүзәгә. Шулай да зирәк хатын бер-ике сүздән үк бөтенесен дә аңлады.
— Сәер бу дөнья, — диде Фирүзә. — Мин сине чакырмадым, ә син килгәнсең, үзеңне өзелеп чакырганнан качасың... Ни өчен соң?.. Мариянең урынында буласым килмәде дисеңмени? Аңа, Мариягә, әйләнәсем килгән иде минем. Канәгать, тук көлүенә көнләшеп карый торган идем. Аның сыман елмаерга итәм, ә күз алдымда үзәккә үткән ачлык, кешеләрнең башактан үлгән еллары күз алдына килә дә баса. Мин дә ашадым ул каһәрле башакны. Авырып егылгач, бием тустакка салып сөт кертте, «сыерыбыз сөт бирде...» ди. Күтәрәм сыерыбыздан сөт савып алган... Син бит үзең яхшы беләсең биемнең кул-аягын... Яшь чакта бозлы суда эшләгәч соң... Сауган... Эчтем. Күз алдында гел син тордың. Миңа көч бирүче син идең ул мәлдә! Үзең юк мәлдә... Матурлык турында уйларга безнең мөмкинлек булмады шул! Ирләребез кайтканчы, тәннән җаныбыз гына чыкмасын дип тырыштык... Кайберәүләр шул бәхеткә дә ирешә алмады. Ире фронттан исән-сау әйләнеп кайтты, ә хатыны җир куенында иде инде...
Фирүзәнең ияге дерелдәде.
— Ә аннан соңгысын, синең ничек кайтып төшүеңне оныту мөмкинме соң?.. Каената йортыннан китәр мәлдә хатларыңны барлап утырдым. Тәүге елларда исемем еш кабатланган, азаккыларында төшеп калган икән. Мин, ахмак кына, бернәрсә дә сизмәгәнмен. Шулкадәре дә сукыр булу мөмкинме? Инде бәгърем каткан минем. Барысы да янып көлгә калды. Үткән еллар безне кабат кавышмаслык итеп аерды. Сине генә дә гаепләмим хәзер, сугыш кешеләрнең язмышы белән шулай шаярды... Менә бит сиңа әйтер бер сүзем дә булмас кебек иде, ә эчтән үзеннән-үзе ургылып чыкты да куйды... Хәзер бар, кит.
Гыйззәт аңа төбәлгән килеш утыра бирде.
— Нинди сылу син!.. Дөньяда бит синдәй бүтән юк... Мин, ахмак, нишләп моны күрергә теләмәдем? Ничек мин сине югалттым соң? — Ул Фирүзәнең чәченнән сыйпарга итте, кире кулын тартып алды. — Ә хәзер сиңа кагылырга да кыймыйм...
Ул ишеккә таба атлады.
— Гыйззәт, рәнҗеп китмә миңа!
Гыйззәт хатынына таба борылды:
— Кояш әле баемаган.
Фирүзә эндәшмәде. Әйткәнне аңламады дип уйлап, Гыйззәт икенче төрлерәк итеп кабатлады:
— Минем өмет кояшым баемаячак.
Гыйззәт Фирүзәне ирексезләргә ярамаганын яхшы аңлый. Иң мөһиме, хатыны аның нияте ныклыгын белергә тиеш, Гыйззәт барыбер хәләленең йөрәгенә юл табачак. Җитмәсә, бүген районга кайтып җитәргә кушылган иде. Болай да Фирүзәсен эзләп тоткарланды. Хәзер елга аша чыгарга өлгерсә...
Яр буе халык, күбесе — бала-чага. Тамаша карарга килгәннәр диярсең. Килгән чагында ук су нык ташкан иде, әле бераз басылгандай. Сал әкрен генә урыныннан кузгалды. Гыйззәттә тәвәккәллек бар. Бер-ике метр үтәргә өлгердеме-юкмы, яр буендагы халык зык купты. «Баталар! Бата!!!» Чынлап та, ике баланы су агызып алып китеп бара ләбаса! Башлары бер күренеп ала, бер юкка чыга... Аңа таба агалар. Гыйззәт ике кулын сузып суга сикерде. Алдарак барганының якасыннан эләктерергә өлгерде, икенчесе аңа үзе килеп ябышты. Ах, аска сөйри генә... Бераздан ир үзе эләктергәнен ычкындырып, монысын ярга өстерәде, кемнәрдер ярдәмгә килеп җитте. Гыйззәт тизрәк тегесе артыннан ташланды. Аның белән ярга таба йөзгәнен төш сыман гына хәтерли...
Калганын инде исенә килгәч, хастаханәдә сөйләделәр. Иң мөһиме, балалар коткарылды. Тик менә авырып китүе генә кызганыч. Авылда да югалтканнардыр инде. Җитмәсә, табиб, хәлең авыр дип, өзлексез тыкылдый. Кем аша ничек кенә хәбәр итәсең? Юк, болай ятып булмас! Гыйззәт сикереп торырга итә дә ыңгырашып кире урынына ава. Төш күрә ул. Саташа. Менә моңсу елмайган Фирүзәсе каршысында утыра. Моңсу инде, нихәл итәсең, Гыйззәт аны бар куанычтан мәхрүм итте бит, Гыйззәт алдады шул сине, вәгъдә биреп тә бәхетле итә алмады, һаман елмая. Чын сыман. Елмаясың, Фирүзә...
— Гыйззәт, таныйсыңмы мине?
— Таныйм, — дип пышылдый Гыйззәт. — Син гел минем төшемә керәсең.
— Гыйззәт төш түгел бу. Яныңда мин.
Гыйззәт, күзен зур ачып, Фирүзәгә төбәлә:
— Фирүзә!
— Даруы табылды, инде бирешмәс, — диде арттарак торган табиб.
Фирүзә ире яныннан китмәде дә диярлек, ләкин авылга бергә кайту турында сүз кузгаттымы, гел туры җаваптан качты. Гыйззәт үзен хастаханәдән чыгарганнарын көтеп ятмады, бераз савыккандай тоелгач күтәрелеп чыкты да китте. Бу дуамаллыгы да Фирүзәне тизрәк күрү теләге белән бәйле иде. Менә шулай һич көтмәгәндә ишекне шар ачып килеп керде хатыны янына. Фирүзә бусагада торган сынга карап шаккатты.
— Гыйззәт!
— Мин шул.
— Әле генә яныңа барырга җыена идем. Сине бит бер атнасыз чыгармабыз дигәннәр иде... Әллә тагын башбаштакланып...
— Минем бәхетем дә, фаҗигам дә шул башбаштаклыгымда!
Гыйззәт ялт итеп хатынын кочагына алды.
— Гыйззәтулла, — дип өзелеп эндәште Фирүзә. Ире аны күтәреп үк алды:
— Минем хәзинәм! Бердәнберем!..
Ире кочагында яткан Фирүзә эндәште:
— Шул дуамал холкыңны ташларсыңмы икән, Гыйззәт? Менә бу коточкыч ташкын мәлендә курыкмыйча ничек сал белән чыга алдың? Боз китереп кыскан булса нишләр идең? Аз гына да сабыр итә белмисең бит.
— Мин сиңа тугыз ел килдем. Ни җаным түзеп, бер елганың ярына кайтканын көтим, ди? Фирүзә, сине мин бик озак көттердем...
— Юк, бу еллар безне бер-беребезгә алып килде. Мин аларга рәхмәтлемен. — Фирүзә елмайды. — Гаҗәп бит! Мин аннан өметне өзгән чакта, ул капыл миңа бәхет бүләк итте, дөньядагы иң сылу хатын ясады, күңелемне сүнмәс нурга манчыды... Хәзер беләм, ул безнең икебезне дә үлемсез ясады.
Гыйззәтнең кашы өскә чөелде:
— Кем соң ул?
Фирүзә серле карашын иренә төбәде:
— Аның исеме — Мәхәббәт.