СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зинаида Захарова "Бик бәхетле булырсың, бала!"

(хикәянең дәвамы)

Вагон эче буш, бик салкын иде. Май башлары булса да, табигать кар да күрсәтеп ала. Нинаның утырган урыны шактый гына җылынган, астында калын иске туны да бар. Урын суынмасын дип, кымшанмый да бик озак барды кыз. Поездга кичтән утырган иде, бик арыган булганлыктан, йоклап та китте.
Күзләрен ачканда, тирә-юнь якты иде. Вагон тәрәзәсез булса да, тишек-тошыктан көн яктысы шәйләнә, яңа көн туганы күренә. Аякларын көзән җыера башлагач, бераз язылсыннар дип торып басарга теләгән иде, сул ягының авыртуына түзә алмыйча, кире урынына сеңде. Поезд бик әкрен бара, еш кына озаклап туктап та тора. Күп юлын йоклап үткәрде Нина. Ашыйсы килеп уянып киткәч, әнисе биргән төргәкне бик кадерләп кулына алды. Әнисенең «Юл бик ерак, кызым, саклап кына аша, кайтып җиткәнче җиткер» дигән сүзләре колак төбендә яңгырап торса да, кыз үзен тыя алмады. Юл буе бертуктамый каткан ипи кимерде. Ипи бик тиз беткән кебек тоелды аңа. Тамагы ача башлады. «Сандык»та ашардай әйбер юк иде шул. Вагон эче буш, Нина ялгыз иде. Үз гомерендә карыны ачкан чаклары күп булса да, бу кадәр ачыкканы булмады. Кулы да, җилкәсе дә, эче дә ашыйсы килүдән генә авыртадыр кебек тоелды аңа.
«Ачтан үләм икән, түзәрлегем калмады», — дип уйлады кыз. «Үлемем шушында, «сандык»та икән», — дип уйлап утырганда, поезд гадәттәгедән озынрак итеп тавыш бирде, тартылып куйды да туктап калды. Бөгелмәгә кайтып җиткәнбездер дип кызның башына да килмәде. Шулай уйланып, оеп утырганда, йөзләре каралып, пычранып беткән, киемнәренә солярка исе сеңгән ир-ат, вагон ишеген ачып:
Кайтып җиттек, — дип, кызны төшәргә өндәде.
Торырга маташса да, аякларына баса алмады кыз. Ир, вагонга менеп, Нинага төшәргә ярдәм итте.
Синең юлың ерак бит әле, ничек кайтып җитәрсең соң син бу хәлдә? — дип, кызны кызганып куйды.
Нина җавап бирмәде, туган ягына алып кайткан кешегә рәхмәтен дә җиткерергә хәле юк иде аның. Аякларын көч-хәл белән сөйрәп, вокзалга таба атлады. Кесәсендә тиен дә акчасы юк. Вокзал эчендә берән- сәрән кешеләр күренә. Берәүләр озын юл алдыннан тамак ялгарга утырганнар. Нина шуларга якынрак елышты, аяклары ирексездән кызны шул кешеләр янына илтеп бастырды. Алар кулындагы ризык исләре ашыйсы килүен тагын да ныграк сиздерде, миен томалады. Нинаны күрмәделәр дә, әллә бар ул алар өчен дөньяда, әллә юк. Кыз, төкерекләрен йотып,тегеләрнең тәмләп ашап утыруларын күзәтте. Бераз басып торганнан соң, сүз катты. Ерактан кайтуын, акчасыз булуын, яралы икәнен аңлатырга маташты Нина. Тамагы ач булуын үзе белмәгән рус телендә аңлату авыр иде кызга.
Эшне сизгәч, теге адәмнәр, ашаудан туктап, калган ризыкларын тиз-тиз кәгазьгә төреп, биштәрләренә салып кую ягын карадылар.
«Сами голодные, у нас ничего нет» булды аларның кызга җавабы. Нина, бу адәмнәр янында бераз басып торгач, саф татарча сөйләшкән кешеләрне күреп алып, шулар ягына китте. Ике хатын туган телендә әңгәмә корып утыра иде. Кыз, алар янына якынлашуга:
Ерактан кайтам, бик ашыйсым килә, — диде.
Хатыннар, кәгазь кисәгенә төреп, ипи кисәкләре бирделэр. Нина шул минутта комсызланып ашый башлады. Хәле авыр икәнен шәйләгән хатыннар кызның кай якка юл тотуы белән дә кызыксындылар.
Әлмәт ягына кайтам, — диде Нина.
Юлны беләсеңме соң? — дип сорады яшьрәге.Юк шул, белмим.Хатыннар аңа Әлмәт юлын күрсәтте.
— Кеше очрамый калмас. Яхшы кешеләр юлдаш булсын, балам, юлыңда. Сораштырып, юлны белешеп кайт, — дип киңәш биреп, изге юл теләп, кызны озатып калдылар.
Нина әкрен генә билгесезлеккә таба атлады. Бу юлларда йөргәне юк иде аның. Май ае булса да, көне салкынча, җиләс, көзне хәтерләтә. Кояш та күренми, кара болытлар артына яшеренгән.
«Туган авылыбыздан май аенда чыгып киткән идек. Ул чакта барыбыз бергә идек. Өч бала да әти- әни канаты астында идек, авырлыкларны да алар хәл иттеләр. Башымда бер исәп тә юк иде. Менә ялгыз кайтып киләм. Янымда якыннарым булмагач, күңелемнең бер кырые гел китек», — дип уйланып озак кайтты кыз.
Көн кичкә авышты, хәл алырга кирәк дип уйлады ул. Кайтып барган юлыннан уңга борылып керде. Урман буйлап юл үтә иде. Юлы да ташландык, ахры. Бераз атлагач, бер агач төбенә барып утырды. Урманнар яшәргән, каеннар яфрак ярган, бөтен җирдә яшеллек. Табигать, салкынча булса да, чиксез саф. Кызның борчулары, көенечләре дә язгы җилдәй исә дә китә икән. Матурлыкка бераз сокланып карап утыргач, онытылып, күңеле сафланып, шатлыкка әверелде. Агачлар шаулавына колак салды. Җил сызгырган тавышка тагын әллә нинди кыз төшенә алмастай моң кушылды. Менә тагын язгы йомшак нәфис җил исеп куйды да аны хыял дөньясына алып кереп китте. Ул туган ягына кайта. Көтәләрме икән Нинаны, юкмы? Әнисенең ерак Чиләбе якларында «Илсез кеше — телсез сандугач ул, балам» дип, өзлексез кабатлавының мәгънәсенә төшенде булса кирәк кыз. Ул тып-тын калып утыра. Хәтта йөрәгенең дөп-дөп сикергәнен ишетә сыман. Эңгер-меңгер төшеп, кич булып килә. Күзләргә йокы эленә.
«Бераз гына черем итеп алырга кирәк», — дип уйлады Нина. Чөнки ул бик арыган, хәлсезләнгән иде. Аны йокы басты. «Бәлки, гомергә шушы каен төбендә йоклап калырмын. Монда үлеп калсам, җанымны фәрештәләр, канатларына утыртып, күккә алып менәрләр. Анда сеңелләрем көтеп тора бит. Мине күреп шатланырлар, менә рәхәт булыр, анда бар кеше дә бәхетледер». Әнисе шулай дигән иде бит.
Йоклап кына киткән иде, ир-ат тавышы уянырга, күзләрен ачарга мәҗбүр итте аны. Кызның артыннан бик озак сагалап йөргән үлем күпмегәдер тагын чигенергә мәҗбүр булды.
Исән булсаң белгерт, селкен, — диде ир, тавышын күтәреп.
Исән, — диде Нина көч-хәл белән.
Үләргә телисеңме әллә, нигә монда ятасың? Төнлә тагын да суыграк булачак, катырачак, кар да төшкәли, катып үлүең дә бар, — дип, кызны шелтәләде.
Кулым, җилкәм сызлый, авыру мин. Ашыйсым да килә. Чиләбе ягыннан Әлмәткә кайтам, — дип җавап бирде Нина.
Әйдә минем белән. Сине монда калдырып китеп барырга йөрәк урынында таш түгел бит минем. Мин Карабаш кешесе. Өйдә хатыным, балаларым бар. Кунак булырсың, хәл алырсың. Адәм адәмгә сыенмыйча, агачка, ташка сыенмый.
Таныш булмаган ир Нинаны арбага утыртты да әйләренә, Карабашка алып китте. Хатынына хәлне сөйләп биргәч, ул да кызны бик кызганды. Аның авыру икәнлеге, ач булуы кыяфәтенә чыккан, күзләреннән дә укып була иде. Киемнәре бик сәләмә, өстендә искереп беткән тишек тун, башында алача яулык. Аяк киеменең дә төбе купкан, тиздән төшеп калам дип кенә эләгеп тора. Кызны юындырып, ашатып, йокларга яткырдылар. Карабашның изге күңелле кешеләре атна буе Нинаны тәрбияләде... Ул хәл алды, авырту-сызлаулары басылмаса да, Әлмәткә кайтып китәрлек көч керде аңа.
Тагын бераз торырга идең. Бөтенләйгә калсаң шатланыр идек, — дип үгетләсәләр дә, кыз, иртүк торып, хуҗаларга рәхмәтләрен әйтеп, хушлашып, юлга чыкты.
Әти әнисе Якты Күлгә кайтырга кушып җибәрсәләр дә, юл өстендә булганлыктан, Нина туган авына Таллы Елганы үтеп китә алмады.
Кыз туган авылына, күрше Думна әбисенә кайтып тоште. Ул-авылга кергәндә, карангы төн иде. Туган йортым — алтын бишек» дип, бик белеп әйткәннәр борынгылар. Туган йортын күрүгә, тамагына төер килеп тыгылды кызның. Өйләре каршында үскән өянке төбендә үтеп китә алмый озак басып торды. Күзләре тәрәзәләрдә иде. Кайчан гына ничек бәхетле яшәделәр алар бу йортта. Кичләрен барысы бергә түгәрәк өстәл артына җыелып гөрләштеләр. Өстәл өстендә самавыр җырлап утырыр иде. Әнисе аның парында йомырка пешереп, балаларына тигез итеп бүлеп бирә иде. Кайнар үлән чәйләренең хуш исе бөтен өйгә тарала. Ул пешергән тәбикмәкләр, ипекәйләр тәмен гомерендә дә онытасы юк Нинаның. Ашап-эчкәч, әниләре өчесен дә сөеп, үбеп йокларга яткыра. Үзләре лампа яктысында көлешеп, сөйләшеп бик озак утыралар иде. Кайчан гына ничек бәхетле иде алар. Хатирәләреннән айнып киткәндәй булды кыз. «Йортыбызда кемнәрдер яши» дигән фикергә килде ул, тәрәзәдән төшкән саран яктылыкны шәйләп. Лампалары сүрән янса да, яктысыннан төшкән шәүләсе тәрәзәдә күренә иде. Кемнәр хуҗа булган соң аларның газиз туган йортына? Шул сорау тынгы бирми иде аңа бу мизгелдә.
Туган йорты яныннан елый-елый, көч-хәл белән үтеп китә алды кыз. Ул капкада күренүгә, Пидут бабасының эте шыңшый башлады. «Таныды бит мине Юлдаш, таныды» дип шатланды Нина. «Туган илнең эте дә якын була» диләр. Ишегалдына үтүгә, янына барып, башыннан сөйде кыз. Эт, арт аякларына басып, алгы аяклары белән аның муенына сарылды. Үзе бертуктаусыз кызның битләрен, кулларын ялады. Думна карчык Нинаны күргәч ышанмый торды. Елый-елый кочаклап алды. Аннан алып кереп юындырды, бар булганы белән табын көйләп, кызны ашатты.
Нина бер ел эчендә булып узган вакыйгаларны сөйләп чыккач, карчык сүз башлады:
— Сөйләсәң, кеше ышанмас, балам. Алла ярдәме белән кайтып җитә алгансың син, — диде. — Җир йөзендә яхшы кешеләр бар шул. Алдыңа гел изге күңеллеләрне биреп торган Ходай. Аның яраткан кешесе, сөеклесе син! Бик бәхетле булырсың, бала, күр дә тор. Мин әйткәннәрне онытма, кызым! Иртәгә Пидут бабаң Әлмәт бүлнисенә алып барыр үзеңне. Терелеп чыккач, бездә торырсың, бары — бергә, югы уртак булыр. Бездә кал, балам.
Юк-юк, мин Якты Күлгә, түтиләргә китәм, — диде кыз. — Ерак юл түгел, китәм. Әни аларга кайтырга кушып җибәрде.
Ярый, кызым, ихтыярың. «Әнисен тыңламаган әрәм булган, тыңлаган — адәм булган» диләр, каршы килмим, — диде.
Иртән торып урамга чыкты Нина. Иптәшләрен, дус кызларын күрәсе килде аның. Думна әбиләр турында җыелып торган кешеләрне күреп алып, кыз куркып калды.
Кулак кызы кайткан, халык дошманы, — дип, баланың йөзенә бәреп көлде берәүләр.
Бигрәк беткән бит бу бала, яшәрлеге калмаган, кипкән, — диде икенчеләр.
Дус кызлары, Нинаны күргәч, нишләргә дә белмичә, читтән генә күзәттеләр. Аның күзләрендә тирән сагыш, әрнү, балаларга хас булмаган авыр кайгы күрделәр. Аны юатасылары, җылы сүзләр әйтеп, элеккечә серләшеп, чөкердәшеп утырасылары, хәлләрен сорап, кайгысын уртаклашасылары килде. Ләкин ничек кенә яратсалар, сагынсалар да, сөйләшергә дә, кызга якын килергә дә курыктылар. Ни әйтсәң дә, ул бит кулак кызы, халык дошманы.
Нинаны Якты Күлдә җылы каршыладылар. Кайтыпi кереп өч көн үтүгә, Зәйгә хастаханәгә илтеп салдылар. Калак сөяге чәрдәкләнеп беткән булган кызның. Тәҗрибәле врач ясаган операция уңышлы чыкты.
Алгарак китеп шуны да әйтәсем килә: туксан ике яшенә җитеп, «кулым сызлый, калак сөягем авырта» дигән сүзне аның авызыннан берәү дә ишетмәгәндер.
Терелеп, тернәкләнеп хастаханәдән кайткач, Якты Күлдә әнисенең сеңелләрендә торып калды. Нина кул арасына керә башлады.
«Гөл — чәчәгеннән, булыр ат тайдан билгеле» диләр, әти-әнисе кебек уңган булыр бу бала, — диештеләр өйдәгеләр. — Эшне дә үзе сорап эшли, җиренә җиткереп башкара, — дип шатландылар.
Туталары авыр тормышлы, үзләренең дә өч бәләкәй балалары бар. Апасының чирдән башы чыкмый Нина бу гаиләдә үзен артык кашык итеп сизә башлады. Җизнәсе кырын карый башлаганчы дип, хәлле гаиләгә бала карарга ялланды. Хәлле булсалар да, бик сараннар иде.
— Ике тапкыр ашатырбыз, туймасаң, соранып ашарсың, теләнчегә бер капка бикле булса, унысы ачык, — диделәр алар. Кая барсын, Нина риза булды.
Якты Күлдә руслар да, татарлар да яши. Зәй хастаханәсендә русчага да өйрәнә башлаган иде ул. «Татлы тел ташны эретер, тимер капканы ачар» диләр. Ач булганда, татармы-русмы дип тормады, хәллерәкләрнең ишекләрен ачып кереп, соранып тамак туйдырды.
Әти-әнисе, сеңлесе, энесе туган авылларына кайтып кергәндә, Нинага унсигез яшь тулган иде. Якыннары күзенә күренгәч кенә, дөньяның никадәр матур, гүзәл, искиткеч рәхәт икәнен тойды кыз. Яшиселәре килде, күңеле үсте. Таңнар да гадәттәгедән алсурак, көннәр яктырак, төннәр айлырак кебек тоелды аңа. Кошлар да чын көмеш тавыш белән сайрыйлар икән. Чишмәләр дә челтерәп, җырлап агалар икән. Күк йөзенә бихисап якты, алмадай эре йолдызлар сибелгән икән бит. Нина дөньяның бу матурлыгын, гүзәллеген моңарчы күрмәгән шул. Ләкин алда бик авыр сугыш алды еллары иде.
Тормышын яңабаштан корды Метрей. Кышка кергәндә, аларның инде җылы землянкалары бар иде. Кешечә яши башлыйбыз дигәндә, Метрейгә Ходай тагын авыр сынау китерде.
— Кайгы-хәсрәтне кызганмый, мулдан бирә миңа Ходам, — диде ул, туган авылына кайтып озак та тормый Праскый үлеп киткәч. — Озак интекмәде әниегез, — дип, балаларын юатты. Өч бала белән калды.
Праскый белән үткән гомере ничек кенә авыр булмасын, җан рәхәтлеге шул көннәрдә, хатыны белән калган иде. Бүгенге көн шыксыз, нурсыз, куркыныч! Праскыйның да пешкән җиләктәй чаклары бар иде бит. Ул Метрейнең таянычы, ышанычы, өмете, тормышының тотнагы булган лабаса!
Язмышы нинди генә авырлыклар, сынаулар кигерсә дә, Метрей сынмады, сыгылмады — дөнья көтте, балаларын аякка бастырды. Эчендә нәрсә янганны үзе генә белде, кайгырды, елады, көлде. Тимофейны Бөек Ватан сугышына алдылар. Метрейнең бердән бер улы канлы сугыш кырында башын салды, әйләнеп кайта алмады. Кече кызы Мария башка авыл егетенә кияүгә чыгып китеп барды.
Нина үз авыл егете, сугыш кырларыннан илгә җиңү алып кайткан яшь, уңган, тырыш Семёнга кияүгә чыгып, авылларында матур тормыш корды. Ул бик бәхетле иде. Ире белән тигез гомер кичерделәр. Әтисе Метрейне дә, соңгы сулышына кадәр карап, кадерләп, алар җирләде. Землянкалары янында алты почмаклы йорт салдылар. Биш балалары булды.
Давыллы елларда кайбер авылдашларының «кулак кызы», «халык дошманы» дип кырын карауларын кичерсә дә, туган йортларын тартып алып, матуp, тату гаилә ояларын туздырып, куып чыгаруларын кичерә алмады шул ул. Еш кына Думна әбинең Бик бәхетле булырсың, бала» дигән сүзләрен исенә төшереп елмая иде.