Барына сөенеп, югына артык көенмичә яшәп ята иде Суфия. Пальто кесәсеннән чыккан йөзек кинәт бөтен тынычлыгын алды да куйды.
— Кадрия эше, — дип уйлады Суфия, — әлбәттә, шул. Кичә уфтанып: «Син инде, биргән вәгъдәсен онытты бу, — дип уйлыйсындыр. Онытмадым. Тик һаман җиткереп булмый. Дөньяның әле бер ертыгы килеп чыга, әле икенче тишеге», —дип утырган иде. Күрәсең, уйлаган-уйлагандыр да, шушының белән бәхилләтергә булгандыр. И бала-бала, аны әйбәтләп кулга бирсә, ярамыймыни? Суфия бит аңардан ярдәм өмет итеп йөрми. Үткән эшкә салават, ди халык. Шөкер, Суфияның тапканы үзенә җитә.
һич аңлап бетерә алмый Суфия килене Кадрияне. Нигә кинәт мондый юмартлык? Суфияга — пенсиядәге кешегә бу тиклем кыйбатлы кашлы йөзекләр киеп йөрү килешер микән соң? Ә матур үзе. Әнә ничек ялык-йолык итә. Әйтерсең кояшның бөтен нурларын үзенә җыйган.
Суфия йөзекне әле бер, әле икенче бармагына киде. Йөзекле бармагын әле ут яктысына, әле караңгырак якка борып карады. Кулына матур уенчык тоттырган баладай, ашыйсы ашын, эшлисе эшен онытты. Карап күңелен канәгатьләндергәннән соң да уеннан китми йөдәтте бу кыйммәтле бүләк. Килене белән булган хәлләр, искә алган саен җанны тырнап алучы вакыйгалар, ташны тишеп чыккан үләндәй, өскә калыкты.
Яңа фатирга алар Май бәйрәме алдыннан күчтеләр. Фатир иркен, ике бүлмәле иде. Улы-килене олы якны сайлады: «Сиңа, әнкәй, кече якта әйбәтрәк булыр, — диделәр алар. —Телевизор, радио ишеләр безнең якта торыр, сиңа комачауламас. Сиңа бит тынычлык кирәк».
Балаларының сүзе белән килеште Суфия, оныгы белән кечкенә якка урнашты. Балконның үз ягында булуына аеруча куанды ул. «Ходай кушып, исән-имин пенсиягә чыгарга туры килсә, балконда балаларыма оекбаш-бияләйләр бәйләп утырырмын», — дип уйлады.
Бәхетле иде Суфия. Шундый матур фатир алуы, балаларының тату яшәүләре, тормышының көйле булуы белән бәхетле иде. Бигрәк тә оныгы Камилнең бер татарча, бер русча сөйләп үз янында бөтерелеп йөрүләре, алма әбием дип муенга сарылулары җанның әллә кайсы почмакларына кадәр нур тутыра иде. Кайчагында оныгы русча эндәшсә, аңламаганга салыша, аның соравына җавап бирми. Малай андый чакларда: «И әбием, син үзең шундый дәү, үзең русча белмисең», — дип, соравын татарча кабатларга мәҗбүр була. Суфия үз күңеленә ана сөте белән сеңгән туган телне оныгына да өйрәтеп калдырырга тели. Шуңа күрә Камил өйрәнгән һәр яңа сүз өчен чын- чынлап куана.
Үзен артык бәхетле тойган көннәрдә Суфия: «Хәерлегә генә була күрсен», — дип хәвефләнеп тә куйгалый иде. Хәвефләнүе урынлы булган икән: һич уйламаган-көтмәгән җирдән улы Дамир үлеп китте дә, бөртекләп җыйган бәхет орлыклары читкә тарала башлады. Бәхетсезлек ялгыз йөрми дип белми әйтмәгәннәр, күрәсең.
Килене яшь иде, чибәр иде. Дамирын җирләп берничә ай узуга, янына ир-атлар китерткәли башлады. Дөрес, алар күбесе Дамирның элекке дуслары, аралашкан кешеләре иде. Шуңа микән, Суфия үзенең беркатлылыгы белән, аларны кайгы уртаклашырга килүчеләр дип кабул итте, һәрберсен якты чырай, кайнар чәй белән каршы алды. Улының шундый тугрылыклы дуслары булуына сөенеп йөрде. Кайгы уртаклашучыларның кай көннәрдә Кадриянең мендәренә баш төртеп йоклап китүләрен күргәләгәч кенә, Суфия ничектер айнып китте.
—Болай ярамый бит инде, килен, — диде ул беркөнне.
—Ничек? — диде Кадрия, аңламаганга салышып.
Суфия сүзен йомшаграк, иплерәк итеп әйтергә теләп озак азапланды. Киленен рәнҗетәсе, шул ук вакытта Дамирның истәлегенә тап төшертәсе килми иде аның.
—Соң бит, — диде ул, — алай ят ирләр белән куну килешә горган эш түгел инде.
—Ят ирләр? — Кадрия зәһәр генә көлеп куйды. Дамир үлгәннән бирле, кайнанасына ачуы килеп йөри иде, сүзне Суфияның үзе башлавына сөенеп әйтеп куйды. — һы, ят ирләр, диген. Ә беләсеңме, әнкәй, кунгач ят булмый алар.
Суфия бу кадәресен үк көтмәгән иде, куырылып төште. Килененә күтәрелеп карарга кыймыйча озак кына кулындагы бәйләмен әйләндергәләп утырды. Үзенчә киленен акларлык сәбәпләр эзләде. Әйе, үлгән артыннан үлеп булмый, Кадрия яшь кеше, үзенә тиңен эзлидер. Әмма үзенә тиңне менә шулай иләү аның Һич тә акылына сыймады.
Шушы көннән килен белән кайнананың татулыгы китте. Суфия берәр сүз әйтә башласа: «Син миңа кем соң, нигә әле миңа бәйләнәсең?» — дип, Кадрия бик тиз кайнанасының авызын япты. Табынга да алар бергә утырмаска тырыштылар. Өйдә элеккеге җылылык бетте, һәр почмактан ниндидер шыксызлык карап тора башлады. Ә беркөнне Кадрия ничектер йомшап | Суфия янына килеп утырды да болай дип сүз башлады:
— Сиңа минем белән яшәү кыен инде, әнкәй, мин аңлыйм. Әмма син дә мине аңла: җиләк кебек чагымнан мин ирсез яши алмыйм бит.
—Ансы шулай, — диде кайнана, килененең ипле сөйләшүенә күңеле булып. — Тик артыгын тиз түгелме соң? Дамирым белән бик матур тора идегез бит. — Ана яшьле күзләрен сөртеп куйды.
- Бәлки, тизрәктер дә, — дип килеште Кадрия. — Менә без Артур белән уйлаштык-уйлаштык та артык сузмаска булдык.
Артур исемен әйткәч, Кадрия кайнанасына карап куйды, чөнки Артур Дамирның иң якын дусты иде. Дамирны җирләшкәндә, машинасын, бүтән кирәк-яракларын табышырга булышты. Иң кайгылы көннәрендә һәр көн килеп йөрде. Кайвакыт Кадриянең иңнәреннән сыйпап киленен юатып утырганын күреп, Суфия ничектер кыенсынып тизрәк үз ягына кереп китә һәм күңеленнән: «Киленнең кайгысын бигрәк нык йөрәгенә ала инде», — дип уйлап куя иде. Эшләр менә ничек булган икән.
Суфия килененә бары тик:
—Артурның үз семьясы бар түгелме соң? — дип кенә әйтә алды.
—Аерылдылар алар.
—Ә-ә.
—Әйе, аерылыштылар. Квартираларын бүлештеләр. Менә мин синең белән шул турда сөйләшмәкче идем, әнкәй. Әгәр, мин әйтәм, Артур монда килсә, ә син аның фатирына күчсәң, ә? Фатиры аның начар түгел, бер бүлмә...
Кадрия озак кына Артурның бүлмәсен, аларның күршеләрен мактады. Сиңа берүзеңә тынычрак булыр, диде. Суфиянең күңеле кузгалып куйды. Бәлки, килене хаклыдыр. Болай яшәү икесенә дә авыр бит. Дөрес, бу фатирны бик ошаткан, бик озак көтеп алган иде. Ничә еллар төзелештә эшләп, улы белән кеше почмакларында яшәп интеккәннән соң гына ирешкән иде ул бу бәхеткә. Хәзер бер селтәнү белән бөтенесеннән ваз кичәргәме?
Алай уйлады, болай уйлады Суфия, ниһаять, ризалыгын бирде. Тик Артурның фатирын барып карагач кына тәгәрәп китә язды. Килененең авыз суларын корытып мактаган фатиры эт оясы кадәр бер бүлмә иде. Аның да өчтән бер өлешен мич алып тора. Ул мич иң кимендә ярты гасыр сылау-агарту күрмәгән. Стеналарда, чатнаган көзгедәге кебек, төрле якка таралышкан сызыклар, ярыклар. Ярыкларда җан ияләре мыжлап тора. Кайнанасының коты очканын күреп, Кадрия: «Син бер дә борчылма, әнкәй, — дип тынычландырырга тырышты. — Үзебез ремонтлап бирербез. Гөл кебек итәрбез. Ә мичле булуы карт кеше өчен әйбәтрәк тә. Үзең теләгәнчә ягасың. Юкса безнең өйләрдә көзен җылы бирә башлаганчы күпме туңасың Язга чыксаң, яндырып үтерә язалар. Мичле өйгә гомер буе кызыктым. Үзебез генә күчәр идек. Бала бар бит. Ул быел укырга керә. Дәресен әзерләргә, китабын-дәфтәрен куярга урын кирәк. Аңарга аерым өстәл алмый да булмый».
Суфия оныгын бик ярата иде. Аның яратканын белгәнгә күрә дә, Кадрия нәкъ менә шул якка басым ясады.
—Ата-ана бала өчен дип яши инде, — диде ул, уфтанган булып.
Төрле юллар белән стенага китереп терәгәч, Суфия берни эшли алмады, шушы кысрык бүлмәгә күченеп килде. Кадрия, үзебез гөл кебек итеп ремонтлап бирербез, дисә дә, вәгъдәсен тиз онытты, вакыт җитмәүдән зарланды. Берничә мәртәбә Суфия бу турыда аның исенә төшергәч:
«Син үзең төзелештә эшли торган кеше, бригадаңны алып кайт та үзең теләгәнчә итеп ремонтлап кер инде. Без бит андый эшләрнең рәтен белмибез, — диде. — Тик син бер дә борчылма. Без сине бәхилләрбез. Ремонтка тотылган расхутларны үзебез күтәрербез».
Суфия фатирын әкрен-әкрен рәткә кертте. Мичне сүттереп бик кечкенә итеп бер почмакка гына чыгартты. Аны матур плитәләр белән бизәп тә җибәргәч, өйгә бөтенләй икенче төс керде. Өй иркенәйде. Суфия артык әйберне яратмый иде, әллә нәрсәләр алып өен тыгызламады.
Кадрия алмашынуның рәсми якларын җайлагач, Суфия янына килүдән туктады. Кайнанасын үзләренә дә чакырмады. Суфия оныгын күрергә теләп барырга омтылып-омтылып куйса да, йөрәге җитми кире чигенә иде. «Ремонт өчен, фатир өчен акча өмет итеп йөри дип уйлаулары бар. Бармыйм», — дип, күңелен ныгытып карады. Әмма озак түзә алмады. Барды. Оныгының йөзендә әбисен күргәч балкыган елмаю, әтисенеке шикелле кап-кара кашларын шаян сикертеп куеп, нәрсә апкилдең, дигәндәй томрап карап куюлары килененең төртмә сүзләрен, кырга сыймастай кыланышларын оныттыра иде. Ә тора-бара Кадрия, Суфияның үзеннән бернәрсә дә таләп итмәвен белепме, бераз йомшара төште. Хәтта кайнанасын ишектән озатып калган чакларда: «Шулай килгәләп йөр», — дип әйтерлек көч таба ала башлады.
Пенсиягә чыккач, Суфияның вакыты күбәйде. Әз генә шатлыгы булса да, килене, оныгы янына ашкынды. Ә шатлык дигән нәрсә олы кешедә сирәк кунак. Шуңа күрәме бу кадерле кунакның килгәнен көтеп тормыйча, үзенә-үзе бүләк ясарга булды. Күптән инде аның үзенә үлчәп теккән пальто киясе килә ндс. Аннан да бигрәк тегүченең үзе янында, кай җирен нишләтим дип бөтерелеп йөрүен, берничә генә сәгатькә булса да үзе турында кемнеңдер кайгыртуын тоясы килә иде.
Пальтога дигән тукыманың кыйбатлысын, бик матурын сайлап алды. Фатир ремонтларга, улын җирләгәндәге расхутларга бир булган байлыгын тотып бетерә язса да, монда саранланмады.
Бәхетсезлегенә каршыдыр инде, тегүченең яман холыклы, усал теллесе эләкте Суфияга. Беренче мәртәбә киеп карарга баргач ук, аларның араларыннан кара мәче йөгереп узды.
Югыйсә Суфия әллә ни хәтер калдырырлык сүз дә әйтмәгән иде шикелле. Бары тик: җиңнәре ипсезрәк утырган икән, дигән генә иде.
— Ярап булмас шушыларга, — диде тегүче. — һәммәсенә матур кирәк. Безне монда бөкрене турайтып утыручылар дип уйлыйлармы...
Бик хәтере калды Суфияның. Үзенең гәүдәсе матур түгеллекне белмимени ул? Гомер буена авыр эштә эшләп кара әле. Тырпаймаган җирең тырпаер. Сылу булсаң, солы капчыгы да килешә. Үзеңә үлчәп кием тектерәсе юк. И-и, ни әйтсәң дә прастуй кешегә бүтәнчәрәк карыйлар инде. Әнә ич, өреп кабартылгандай түгәрәк бер хатын янында ничек бөтереләләр, «Кай җирен нишләтик?» — дип, күзенә генә карап торалар. Югыйсә Суфия да рәхмәткә эшләтми бит. Тормышның Суфия аңламый торган яклары күп шул.
Тегүче усал булса да, осталыгы бар икән. Икенче килүгә җиңнәрне менә дигән итеп утыртып куйган иде. Пальто хәзер җиңгә җайлы ята, култык астыннан тартмый. Тик менә кесәләре артыгын түбән салынган. Төбенә төшеп җитәр өчен хәтта иелергә кирәк.
—Уф, — диде тегүче, бу турыда ишеткәч, — тәмам башымны катырдың. Түбән булса, кесәңә көнбагыш тутырып йөрисең юктыр бит. Кесә ул әйбер тутырыр өчен дә, кул тыгып йөрер өчен дә түгел.
—Менәтерә шулай булгач, матур булсын инде ул, — диде Суфия. Тегүче кызуланып кесәләрне сүтеп атты. Суфия ник әйткәненә үкенеп әкрен генә ательедан чыгып китте. «Әллә соң бүтән килеп йөрмәскә микән? — дигән уй йөгереп узды аның башыннан. — Акчасын кайтарырлар әле. Ателье безнең ише прастуй кеше өчен түгелдер, күрәсең».
Тик Суфия, бераз сүрелә төшкәч, бу уеннан кире кайтты, Дөресен әйткәндә, пальто һәр киеп караган саен аңа кадерлерәк була бара иде. Инде ул аның якасын, ипле утырган җиңнәрен яратып өлгерде. Төсе йөзенә килешә торган булып чык ты, ансы өчен бер шатланды. «Кесә өчен күңелсезләнеп йөрергә ярамас, бу юлы апкайтам», — дип барды ул. Ләкин пальтоны киеп карагач, кәефе элеккедән болайрак бозылды. Кесәне капкачлы итмәгәннәр иде. Кибеттән алган пальтолары да нишләптер гел капкачсыз кесәле була иде.
Суфияның кесәләрдән күзен ала алмый торуын күргәч үк, тегүченең саруы кайный башлады. «Тагын нәрсәсе ошамый инде? Чистый хан кызы булдың. Мең тәңкәлек тун тектерүчеләр дә бу чаклы төпченми».
—Мин бит әле берни дә әйтмәдем, — диде Суфия акланып. — Кесәсе капкачлы булса дигәнием. Булмый икән инде, ярар, моңынчы капкачсыз кесә белән йөрдем әле.
Суфия пальтосын төреп бирергә кушты, ләкин тегүче, Суфияның сүзен бөтенләй ишетмәгәндәй, пальтосын кире эчкә алып кереп китте.
Соңгы килүендә Суфияның пальтосы нәкъ үзе теләгәнчә тегелгән иде.
—Менәтерә нинди килешле чыккан, — диде ул сөенеп. Ләкин тегүче аның шатлыгын уртаклашырга ашыкмады. Борын астыннан нидер мыгырдап үз ягына кереп китте.
Тормышта төрлесен күрергә туры килгән Суфия күңеленнән бу тегүчене дә кичерде: «Нишлисең бит, бәлки, өендә берәр бәхетсезлек бардыр. Бәлки, ирдән уңмагандыр. Бәлки...»
Шушындый матур пальтоның шатлыгын үз эчендә генә яшереп саклау гөнаһ тоелды, киенеп-ясанып Кадрияләргә китте: «Карт кеше бала белән бер, диләр бит, котлатып кайтыйм әле».
Барышлый кибетләргә сугылып оныгына күчтәнәчләр алды.
Килененең кәефе әйбәт чак иде, чәйгә утыртты, пальтоны мактады. Тегелешен ошатты. Хәтта: «Бу пальтоны киеп урамга чыккач егетләр озата бармагае үзеңне», — дип шаярып алды.
Суфияның бу мактаулардан түбәсе күккә тиде. Өенә ул яшьләрчә канатланып, очынып кайтты, һәм пальто кесәсеннән зөбәрҗәт кашлы йөзек килеп чыккач: «Кадрия эше. Пальтомны котлап салып җибәргән», — дип уйлады. Суфия асылташ ларны, алтын-көмешләрне төгәл бәяли алмаса да, бу йөзекнең бик кыйммәтле икәнен күңеле белән сизенде. Торган саен килененә рәхмәте артты. «Кеше күңелендә асылташ ятар, дип юкка гына әйтмиләрдер. Менә бит мине Кадрия ничек якын итә икән. Ә мин, гөнаһлы бәндә, аның турында әллә нинди уйлар уйлап куйгалыйм».
Суфия яман уйлары өчен үзен битәрләп алды. Йөзекне күрше-күләннәргә дә күрсәтеп чыкты. Моңа һәркем үзенчә бәя бирде. Суфияның күңелендә олы тантана иде. Юк, йөзекнең кыйммәтле булуы өчен генә түгел, ә килененең үзенә карата йомшаруы, миһербаны артуы сөендерде аны. «Моны сатсаң, пальто якасына пар бүрек алып булыр иде. Ә бәлки әле әйбәт кенә итеккә дә җитәр иде. Хәер, бүреге торып торыр иде, менә телевизорның рәте беткән. Томаулаган сарыктай төчкеренеп тик утыра. Хәзер Суфияның вакыты күп, телевизор да карамаган, ялны ничек үткәреп бетерерсең?! Әйе, телевизорның шәбен алырга буладыр моңа».
Эзли торгач, Суфия үз дөньясында яңадан-яңа тишек-тошыклар тапты. Кулына күпләп акча кермәгәнгә генә тормышы җитеш кебек тоелган икән. Әнә диван-караватның пружиннары кабыргага төртә, әнә суыткыч тузып килә.
Шулай әле бер, әле икенче нәрсә «алды» ул. Бөтен дөньясының тишек-тошыгын каплап бетергәч, күңелендә икенче төрле уйлар чуалышырга тотынды: «Әй, пычагыма кирәкме соң миңа яңа бүрек? Ул чаклы кыйбатлы бүрекне курыкмыйча ничек урамга киеп чыгасың? Шуның өчен йә башыңны бетереп куярлар. Телевизор да моңарчы торган әле, иске нәрсә кайвакыт яңасыннан ныграк була. Моның инде бөтен холкын белеп бетердем: унбиш минут карагач чытыр-бытыр килә, төчкеренә, ярты сәгатьтән экранда сызыклар йөгерешә башлый, кино карап бетергәндә, сурәте юкка чыга. Диван-караватым да ярамаслык түгел. Аннары ни әйтсәң дә бүләк бит әле бу. Бүләкне саталармыни? Киеп йөрергә кирәк рәхәтләнеп. Дөрес, чалбарсыз кеше билендәге каеш бау кебегрәк торыр инде. Андый нәрсәләр киеп йөрергә күнекмәгән кешегә бигрәк тә».
Суфия йөзекне нишләтергә белмичә аптырап бетте. Әллә кире илтеп бирим микән дип тә уйлады. Ләкин килененең ачулануыннан куркып бу уеннан кире кайтты. «Ә шулай да барып рәхмәт әйтергә кирәк, — дигән фикергә килде ул соңыннан, — мондый олы бүләкне игътибарсыз калдыру гөнаһ булыр».
Кадрияләргә ул өстенә яңа пальтосын, бармагына кашлы йөзеген киеп барды. Башына улы исән чагында алып биргән һәм аның истәлеге итеп саклап кына тота торган мамык шәлен бәйләде.
—Пенсиягә чыккач эредән чиерттерә башладың син, — дип каршылады аны килене.
—Яшь кеше болай да матур ул, — диде Суфия, — олыгайгач җитешсезлекләреңне кием белән генә капламасаң...
—Йөзекнең ниндиен киеп җибәргәнсең.
Суфия килененә рәхмәтле караш ташлады. Ә Кадрия йөзекне беренче күргән кебек кайнанасыннан сорап алды да учына салып сокланып карап тора башлады.
—Бөтен күрше-тирәләргә күрсәтеп мактанып чыктым, — диде Суфия. — Кадрия киленемнең бүләге, дидем. Зурлавың өчен рәхмәт инде, килен. Бигрәк кыйбатлыны алгансың. Алай ук кирәкмәс иде.
—Нәрсә сөйлисең син? — диде Кадрия. — Нинди бүләк? Мыскыл итүеңме бу?
—Әстәгыфирулла, нинди мыскыл итү булсын. Чын күңелемнән рәхмәт әйтүем. Тик килен шунысын да әйтим: шундый олы бүләкне бирергә уйлагач, аны яшереп кесәгә салып җибәрмәскә иде инде, мә, әнкәй, рәхәтен күр, дип кулга бирергә иде.
—Кесәгә салып?
—Әй, белмәмешкә салышып маташма инде, килен. Син салмый — минем кесәгә фәрештәләр салып җибәрмәгән бит инде аны. Бу пальтомны мин тектерү белән иң беренче сезгә киеп килдем, ә сездән кайткач карасам, кесәмнән шушы йөзек килеп чыкты.
—Тукта, тукта! — диде Кадрия нидер исенә төшерергә тырышкандай. — Кесәдән чыкты дисеңме?
—Әйе.
—Пальтоңны кайда тектергән идең?
—Ательеда.
Шулчак Суфияның күңелен шөбһәле уй биләп алды:
«Әллә соң, Ходаем... Әллә...» Ул килененә карады. Кадрия каенанасының бәхетенә көнләшеп ачу белән болай диде:
—Бүрең улаган инде. Пальтоңны да тегеп биргәннәр, кесәсенә ике пальтолык бүләк тә салып җибәргәннәр.
—И Ходаем, оятлы булдым, — диде Суфия, кара кайгыга батып. — Инде нишлим икән? Дөнья бетереп эзлидер мескенкәй. Ничә көн үтте бит, ничә көн.
—Кыланма сана, — диде Кадрия, — син урламаган бит аны. Фәрештә диярсең.
—Йә теккәндә комачаулагандыр инде, йә нәрсә... Тизрәк иясенә тапшырырга кирәк. Болай да инде минем турыда әллә ни уйлыйдыр. Кесә белән башын әйләндереп бетергән идем бичараның, — дип өтәләнде Суфия, килененең сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй. Бу бүләкнең үзенә булып чыкмавына һич хафаланмады ул, бары тик артык алдануына гына күңеле әрнеде .
—Йә инде, — дип үрсәләнде ул һаман. — Берәүнең күз карасы кебек әйберсең...
Кадрия йөзекне учында сикерткәләде, ул нидер әйтергә җыена иде, баягы кырыслыгын йөзеннән куып, кайнанасына карады.
—Синдә дип уйласа, артыңнан көне-сәгате белән килеп җиткән булыр иде. Анда бит бер сиңа гына пальто текмиләр. Менә нәрсә, әнкәй, — диде ул, яңа килен булып төшкән чактагыдай йомшак итеп, — миңа бир син моны. Сиңа карт кешегә нәрсәгә мондый йөзек?
—Син нәрсә, килен? — Суфия килене шаярып әйтмиме дип килененә карады, ләкин тегесе шаярганга охшамый иде. — Мин йөзек кирәк димим бит әле.
—Әллә юләрләнеп кире илтер идеңме?
— Менәтерә, илтмичә. Аллага шөкер, яшь чагымда да аның ишегә кызыкмадым. Кеше елатып...
— Бик еларга торалар ди. Андагыларның бармагы саен йөзек. Сиңа гына әллә ни булгач та.
—Юк, юк, килен. Гөнаһка этәрмә. Илтеп бирәм.
— Бир, бир, — диде Кадрия мыскыллы елмаеп. — Үзеңне гәзиткә язып чыгарлар. Менә безнең нинди намуслы кешеләребез бар, диярләр. Синең башыңнан сыйпап, рәхмәт әйтерләр. Син шул рәхмәттән тун тегәрсең.
—Миңа тун кирәкми, килен. Алай мыскыл итмә.
—Мыскыл итмичә. Юләрлек эшләргә торасың бит.
—Ни уйласаң да синең эш. Әмма илтәм.
Кадрия ачу белән йөзекне Суфияның аяк астына ыргытты:
— Мә, илт! Тик шуны исендә тот: моннан ары безнең өйгә аяк басармын димә.
— Мин синең яныңа түгел, оныгым янына киләм, — диде Суфия.
—Минем улым синең ике алмаңа калмаган. Малайны бозып йөрмә. Кем белә сез карт убырларны, әллә нинди чирләрегез дә бардыр әле.
Килененең бу сүзләреннән соң Суфия кинәт хәлсезләнеп китте. Буыннары тотмас булды. Егылмас өчен ул урындык аркасына тотынды. Үзен карт убыр дип атауларына түгел, бердәнбер оныгыннан аеру өчен килененең шундый әшәкелеккә баруына рәнҗеде. Оныгын бигрәк ярата шул ул. Бигрәк сөйкемле сөяк. Килеп керүгә, алма әбием дип, Суфияның муенына сарыла. Элегрәк, әле бергә торганда, базарга барган саен Суфия аңа гел кып-кызыл алмалар алып кайта иде. Малай ул алмаларны башта тәгәрәтеп уйный, аннары авыздан сулар китерерлек итеп шартлатып ашый. Үзе туя башлагач, кеше саен каптырып йөри иде. Бераз үсә төшкәч, алмадан малайның күңеле бизсә дә, әбисенә «алма әби» дип әйтүе калды. Тәмле телле булуы белән бигрәк әтисенә охшаган. Әтисе дә шулай, инде үсеп җиткәч тә: «Әнием, синнән матур, синнән әйбәт кеше юк», — дип иркәләнергә ярата иде. Ялгызы үстергәнгәме, артыграк та иркәләде бугай, ләкин аңа карап Дамиры бозылмады. Әнкәсенең мәхәббәтенә мәхәббәт белән җавап бирде. Шул бердәнберен югалткач, ананың соңгы юанычы булып оныгы калды. Әгәр аңардан да аерсалар — килененең әйткән сүзендә торачагына ул һич шикләнми иде — нишләр? Кая барыр? Күңелендә туган иң матур сүзләрне, иң җылы назларны кемгә әйтер? Кеше бит иркәләнүгә генә түгел, кемне дә булса иркәләүгә дә мохтаҗ. Җан җылысын өләшә алмаудан авыр ни бар дөньяда?
Суфия килене ыргыткан йөзекне алып шулар турында уйланды.
—Мә, ал! — диде ул, соңыннан җинаять эшләргә тәвәккәлләгән кеше сыман, һәм авыр-авыр атлап чыгып китте.
Шушы көннән аның тынгылыгы тәмам югалды, йокысы качты. Ишектән менә-менә тегүче хатын килеп керер дә йөзеген таптырыр кебек тоелды. «Бик явыз кыланган идең әле, хәзер көялеген күр инде», — дип, үзен аклап маташты, тик аңа карап тынычлык килмәде. Урамга да сирәк чыкты. Күрше-күләннең: Киленеңнең бүләген нигә киеп йөрмисең?» — дип соравын нан курыкты. Кай көннәрдә төннәрен саташып уянды.
Ниһаять, башка түзәр чамасы калмагач, алтын-көмеш кибетенә барып карыйсы итте: «Андый йөзекләр бармы, булса күпмерәк тора?» Бәхетенә каршы, килененә калдырган йөзеккә ике тамчы су кебек охшаш йөзек кибеттә бар иде. Тик бәясе, әйе, бәясе буыныңа өр-яңадан калтырау төшерерлек иде. Суфия күңеленнән үзенең бөтен булган байлыгын барлады. Әмма күпме генә исәпләмә — ярты йөзектән артыклык җыелмый иде. Шунда аның күзе өстендәге пальтосына төште: «Менәтерә, — дип сөенеп куйды ул, — сатып җибәрсәм, җитә яза бит. Ә бу пальтоны кибеткә алып кына бар — кулыннан йолкып алачаклар».
Пальто Суфия уйлаганнан арзангарак сатылды. Ләкин Суфия кайгырмады, чөнки пенсия көне җиткән иде. Шуларны бергә кушып, ул теге йөзекне алып кайтты.
—Ни йөзләрем белән күренермен икән, Ходаем, бигрәк озак вакыт үтте, — дип хафаланып барды ул ательега.
Ательеда заказлар кабул итүче: «Сиңа тагын теге пальто тектерүче апа килгән, сине чакыра», — дигәч, тегүче бик ярсып чыкты: «Нәрсә, тагын кесәме әллә?»
—Әйе, кайткач кесәмне карасам...
—Уф! — диде тегүче, аның сүзен әйттереп бетермичә, — үтерәсез инде, кая, алып килдеңме?
—Менә! — Суфия кыскан учын ачып җибәрде. — Кесәдән чыкты, тик син берүк начар уй...
Тегүче, Суфияның учындагы йөзекне алып: «Табылды, кызлар, йөзегем табылды», — дип, иптәшләре янына йөгерде.
Суфия ипләп кенә чыгып китте. Ул үзенә рәхмәт әйтергә дип чыккан тегүчеләрне дә күрмәде. Аңа бик-бик рәхәт иде. Усаллыкка усаллык белән җавап бирмәве, нәфесен тыя алуы, оныгы йортына сукмакның өзелмәве белән бәхетле иде ул.