Ул көнне алар сочинение яздылар. «Кем булырга? Нинди булырга?» дигән темага. Балалар, иксез-чиксез хыял диңгезенә чумып, киләчәк турында уйланып утырганда каты гына итеп ишек шакыдылар.
һәммәсе сискәнеп башларын күтәрде.
—Әйе, әйе! Керегез!—диде укытучы апа.
Ишектән кырыс йөзле милиционер килеп керде. Кулында ялтыравык каптырмалы планшет. Погоннарында икешәр кечкенә йолдызчык. Лейтенант, димәк.
Балалар, яза башлаган иншаларын онытып, лейтенантка карадылар.
—Сезнең класста булырга тиеш ул малай...— диде лейтенант.— Без аны дөнья бетереп башка мәктәпләрдән эзлибез, ә ул менә кая кереп поскан... Качып котылам дип уйлаган, күрәсең... Шалишь, бездән әле беркемнең дә ычкына алганы юк... Сездә диделәр ул мыштым малайны... Исеме — Ризван, фамилиясе — Корбангалиев. Бармы шундый малай?
—Әйе... бар... биредә,— диде укытучы апа, каушавын яшерә алмыйча.
Тәрәзә кырында утыручы Ризван исә, иелә төшеп, кемнеңдер җилкәсе артына ышыкланды.
Малайның башыннан: «Тәки эземә төштеләр бит!..» дигән уй яшен тизлеге белән узып китте.
Лейтенант, катгый итеп:
—Чык бирегә! Вакыт болай да тар!—дип боерды.
Ризван парта арасыннан кыйналган кешедәй өстерәлеп такта янына чыгып баскач, лейтенант сорау ала башлады:
—Ризван Корбангалиев! Син шушы айның унбишендә райүзәктә булдыңмы?
—Булдым.
—Анда нишләдең? Ни дип барган идең син анда?
—Әтине исполкомга чакырганнар иде, әти безнең урманчы, мин дә ияреп бардым. Апаларга кунакка...
—Тәк. Киттек дәлше... Сәгать унбер белән унике арасында кайда идең, хәтерлисеңме?
Ризван маңгаен тотып уйга калды.
—Унбер белән унике арасындамы?.. Әйе, мине ипи алырга кибеткә җибәргәннәр иде...
—Я, шуннан?
—Шул... Бер бөтен ипи алдым да кайтып киттем...
—Ялганлыйсың! Кайтып китмәдең син!—диде лейтенант.— Ипине өйгә кайтармагансың ич... Дөресен сөйлә! Беләсең килсә, синең аркаңда районның җиде мәктәбен айкап чыктым. Сезнеке — сигезенче. Ярый әле, күрүчеләр булган, танып калганнар үзеңне... Сөйлә! Балалар, сез дә тыңлагыз!
—Ярый... Сөйлим болай булгач...— диде Ризван, авыр сулап.— Балалар бакчасы яныннан узып бара идем, беренче кат тәрәзәсеннән төтен аралаш ут көлтәсе ургылып чыкты. Пожар. Эчтә — кычкырыш, елаш, сабый балалар тавышы. Кемдер: «Коткарыгыз!»—дип кычкыра. Мин шулкадәр курыктым, каттым да калдым. Аннары, нишләргә белмичә, ярдәмгә ташландым. Шулхәтле ашкындым, шулхәтле курыктым сабыйлар янып үләр дип, шулхәтле курыктым... Ул арада янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте, мин тәрәзәне урындык белән бәреп ваттым да, балаларны тәрәзә аша биреп тордым... Менә шул. Башка әйтер сүзем юк...
Ризван тынып калды, башын тагын аска иде.
Лейтенант, ирен читләре белән генә көлемсерәп:
—Шулай итеп, курыктым дисең, ә?—диде.— Әйбәт курку бу, дускаем! Киләчәктә дә шулай «куркырга» язсын!..
Лейтенант кесәсеннән кечкенә генә тартмачык чыгарды. Кулына ялтыравыклы медаль алды: «За отвагу на пожаре»...
—Котлыйм сине, куркак батыр!-—диде лейтенант һәм Ризванның күкрәгенә әлеге медальне беркетеп куйды...