СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Марс Яһудин “Ерынты буенда”
Олытау янында беленер-беленмәс кенә башланган чокыр, тирәнәйгәннән-тирәнәя барып, авылга җитәрәк атны күмәрдәй ерынтыга әверелә. Әнә шул ерынтының Мидхәтләр турындагы сөзәк яры буенда өч ир бура бурый. Эссе. Мидхәт, хуҗа, бура өстенә менеп атланган да бүрәнә башын киртә. Балта белән чапкан саен, ул гадәте буенча, «һек» дип, кисәк кенә тынын чыгарып куя. Әледән-әле туктап, маңгаендагы тир бөртекләрен сыпырып ала. Икенче бүрәнәне, җирдә ятканын, тимерче Саттар эшкәртә. Бер кулы белән бүрәнәне тоткан, икенчесе белән чабып маташа.
— Кая, мин тотып торыйм, ә син ике куллап чап, — ди укытучы Зәки. — Тавык Гобәй кебек булмагаең.
— Нәрсә дигән әле ул, бармагын чабып өзгәч? — ди Мидхәт. — Бармагы чёрт с ним әле, пирчәткесе жәл, пирчәтке яңа иде, дигәнме?
— Шаяртып әйткәндер ул.
— Ай-Һай, шаяртып микән. Аның бит банкта машинага җитәрлек акчасы бар, ди. Ә үзе әҗәткә акча сораудан бушамый.
— Җитми кешегә, — дип, Саттар да сүзгә кушылды. — Андыйларга мин шулай гына дим: әнә тегендә баргач, — ул, ымлап, ерынты аръягындагы зиратка күрсәтте, — бернәрсә дә кирәкми. Ике метр җир җитә.
Көтелгәннең киресе буларак, бу сүзләрне ул артык тыныч әйтте. Ләкин бераздан, Тавык Гобәйгәме, барыбызны да зиратка илтеп тыгачак билгесез көчкәме үч иткәндәй, балтасын шулкадәр селтәп чапты, балта астына эләккән бүкән урталай ярылды.
— Нәрсә, салып карыйбызмы? — диде, бүрәнәне бер ягыннан күтәрә башлап.
Салдылар, һәрнәрсәдән хата эзләргә күнеккән Зәки (укытучы — профессия түгел, диагноз, диләрме әле?):
— Бик үк тигез ятмады бу, менә бу җирен юнарга кирәк, — дип күрсәтте.
Мидхәт борылып карады да:
— Калдыр. Ята-ята үз җаен таба ул, — диде... — Үзеңәмени ул? — дип өстәде аннары, көлеп.
Урам ягыннан бер өер каз бәбкәсе, алар артыннан ук очына чүпрәк кисәге бәйләнгән озын чыбык тотып, Кара Сара күренде. Ана казга ул бик ачулы иде бугай:
— Юньсез, ияртә дә кайта, ияртә дә кайта, сыртта үлән беткәндер.
Ирләр янына җитү белән үк туктады да, бәбкәләре турында бөтенләй онытып:
— Мидхәт нәрсә бурый тагын? — дип сорады.
— Мунча, Сара. Мунчаны моннан соң безгә ягарсың.
— Рәхмәт... Ә нигә ихатаңда түгел? Тагын күчерергә артык эш инде.
— Урыны шушы аның.
— Ничек шушы?
— һәркем үз мунчасы кебек күреп яксын өчен, юри ишегалдына куймаска булдым.
— Ул каян башыңа килде әле? Хәер, моның тагын бер уңай ягы була икән.
— Нинди?
— Ташу вакытында тагаракларга су тула да, коедан ташып йөрисе булмый, ягасың да керәсең.
— Телеңне кем чарлый синең, Сара?
— Табыла инде. Менә бит әле син чарлап торасың... Ярый, армый эшләгез. Алла ярдәм бирсен.
Кара Сара, нәкъ үзенең ана казы шикелле алпан-тилпән атлап, борылыш артына кереп югалды.
— Шундый төбәкләр бар, — диде Зәки, — юан кешене яраталар. «Ай, кадерлем, ничек тазарып киткәнсең; менә кешегә бәхет килсә килә бит». Ә ябык хатын турында «Сыер савып шулай беткәндер инде, дөнья баскан мескенне» диләр.
Кояш кыздыруында булды. Зират янында йөрүче бозау, тезнәп, су буена таба чапты. Кара Сараның казлары да, хуҗабикәләре күздән югалуга, кайту ягына борылды.
Шулчак бәрәңге бакчасының янкапкасы ачылып китте. Капкадан, кулына чүмеч тотып, Гөлҗиһан килеп чыкты. Хатын, чүмечтәге әйрәнне түкмәскә тырышып, шундый сыгылмалы адымнар белән килә... Ирләр беравык күзләрен дә ала алмый аңа карап тордылар.
— Әй уңган да инде минем хатын, вакытын белеп кенә йөри, — диде Мидхәт.
Гөлҗиһанга канатлар үсеп чыккандай булды, очып кына китмәде. Чүмечне Саттарга тоттырды да, үзе йомычка җыя башлады.
— Йә карчык, булачак мунча ошыймы? Килешмәгән җире булса әйтеп кал.
— Ирләр эшенә кысылырга яратмаганымны беләсең бит инде, — диде дә кочагына җыеп өлгергән йомычкаларны күтәреп кереп тә китте. Ирләр әйрән эчеп калды.
— Мидхәткә шаккатарсың, — диде Саттар. — Хатыныңны син көн дә шулай мактыйсыңмы?
— Мин дә мактамасам, аны кем мактар. Хәер, мактаучы тиз табылыр ул...
— Ә мин үземнекен ике тапкыр мактадым, икесендә дә, шундый хатынның да кадерен белмисең бит син, дип тиргәлдем. Шуннан соң мактаганым юк. — Саттар ярты чүмеч әйрәнне «эһ» тә итми эчеп куйды да, калганын Зәкигә сузып: — Уңган да, яратам да үзен, әмма холкы, — диде. — Ә менә әтисе — бар яклап алтын кеше. Шул карт, район үзәгендә яшәгәч, мунчага туймый. Безгә килсә, көн дә мунча яктыра. Шуңа мунча салып бирергә иде. Бурый да башлаган идем инде. Берүзең булгач, эш бармый.
— Турыга гына әйтсәң тукмарлар дип куркасыңмы? — диде Мидхәт. — Киләсе ял, димәк, синеке. Шулай бит, Зәки?
— Исән булсак.
Эшкә керешеп өлгермәделәр, Гөлҗиһан ашарга чакырды.
— Ашарлык эшләмәдек бит әле.
— Аштан олы түгелсездер, әйдәгез. Ашау эш калдырмый ул.
Агач күләгәсенә әзерләнгән өстәл артына утырыштылар. Гөлҗиһан, алъяпкыч астында гына тотып килеп, ире алдына шешә куйды.
— Менә күңел ачкычлары да килде.
— Миңа кирәкми, — диде Саттар, алдына куелган рюмканы кире биреп.
— Сине өрмәгән урынга да утыртмыйлардыр инде, эчмәгәч.
— Бөтен бәла шунда ки, эчкән кеше белән яшәп карамаган хатын эләкте.
Мидхәтнең күршесе Фәйзер кереп, сәнәк алып чыгып китте.
— Пенсиядә түгелмени ул? — диде Саттар. — Кичә мин аны конторда күрдем.
Мидхәт, тавышын әкренәйтә төшеп:
— Хатынының лыбырдавын тыңлап утырганчы, эшкә барып кайта ул...
Төштән соң эшләү җиңеләйде: Олытау ягыннан агылучы болытлар җиләс һава алып килде.
— Бабай мунчага туймый, дигәннән. Үрге авылдагы бер әби турында сөйлиләр, — диде Зәки. — Мунча кереп утыра икән, берәүнең кызы, килеп: «Әби, әнием сине мунчага чакырды», — дисә: «Хәзер, кызым, тагын бер генә чабынып төшәм дә», — дип әйтә, ди.
Саттар көлә башлап тураеп баскан иде, Олытау ягыннан төшеп килүче хатынын күрде. Хатын еракта иде әле, Саттар аны атлавыннан таныды.
Өмәчеләргә якынлашу белән, хатын: «Саттар», — дип, ирен читкәрәк чакырып алды.
— Нәрсә, Тәзкирә, нишләп йөрисең ул Олытау якларында?
— Әтине таба алмыйбыз. Көтү куганда ук, бир әле, сыерыңны үзем куып кайтыйм, дип чыгып киткән иде. Бәдыйгөл әби, көтүче белән Олытау ягына менеп китте ул, дигәч, буйдан-буйга ерынтыны карап чыктым.
— Район үзәгенә кайтып китмәде микән? Ул гомердән бирле инде...
— Шалтыраттык инде, юк... Безгә әйтми кайтып китәр идеме инде?
— Бәлки, берәрсендә кунак булып утырадыр?
— Юк инде, бөтен авылны айкап чыктык. Нишлибез, Саттар?
Көтү кайткач, көтүчедән сорадылар. Карт аның белән зират башына кадәр генә барган икән.
Төн буе эзләүләр дә берни бирмәде. Төнне көнгә ялгап, Тәзкирә сыер сауды, көтү куды. Улы торгач, аңа чәй ясап эчерде дә бозауны елга буендагы бура янына бәйләп кайтырга кушты.
Озак та үтми, улының бакча ызаны буйлап йөгереп менеп килүен күрде. Малай, тыны кысылып, әнисе алдына килеп басты да:
— Әни, анда картатай, — диде. — «Картатай!» — дип кычкырып карыйм, дәшми. Әллә йоклый.
Тәзкирә, йөрәге кубып: «Саттар!» — дип чакырды. Елга буена төштеләр.
Карт, аңа дип бурала башланган мунчаның бер почмагына аркасын терәп утырган да, чыннан да, йоклый иде... Мәңгелек йокыга талган иде ул...
2024-04-02 09:31