СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гөлинә Кашапова "Пар аккошлар"
Борын-борын заманда табигатьнең иң матур бер почмагында бер гаилә яшәгән, ди. Әтиләре ауга йөргән, әниләре пешергән, бәйләгән. Ә кечкенә кызлары Гөлҗамал көннәр буе күбәләк, кошлар белән серләшкән. Өйләре урман янындагы күлгә терәлеп кенә торган, ди, аларның.
Үсә төшкәч Гөлҗамал өй янына аллы-гөлле чәчәкләр утырткан, һәм ул аларга күлдән көн саен су ташып сибә икән. Чәчәкләрнең матурлыгы, нәфислеге белән күбәләкләр дә хозурланган, кошлар да аларга таң калып, җырларын бүләк иткән, һәм аларның сайравы бакчаны тагын да сихерлерәк, гүзәлрәк иткән, ди. Хәтта күлдәге балыклар да, яр буена тезелешеп чыгып, бакчаның матурлыгына сокланып, кошларның җырын тыңларга яраткан.
Күлдәге Су анасы да, урмандагы Шүрәле дә бу гаиләнең уңганлыгын, гаҗәеп искиткеч матур бакчаның гүзәллеген күреп, явызлык кылырга теләмәгәннәр. Хәтта әле Су анасы кызга үзе үк су ташырга да булыша икән, ди.
Көннәрдән-беркөнне бу якка бик ерак илдән бер егет килеп чыккан. Ул Гөлҗамалны бер күрүдә үк яраткан. Әти-әнисеннән уңган чибәркәйнең кулын сораган. Ләкин ата белән ана кызкайларына бәхет теләсәләр дә, бердәнберләрен егеткә биреп җибәрәселәре килмәгән. Гыйшык-мәҗнүннең үзенә шушы якларда калырга кушканнар. Егетнең туган ягын сагынып йөрәге бәргәләнгән, аңа карап, кызның да җаны әрнегән. Нишләргә? Сөйгәне аннан үзе белән китүен үтенгән. Гөлҗамал күңеле түрендәге кадерлесен бик тә. бик тә яратса да, әти-әнисен дә кызганган. Күлдәге балыклар, Су анасы да аңа бик якын. Алар нишләр?
Кызый, чарасызлыктан, елый-елый бакчасына кереп киткән. Кып-кызыл, сап-сары, зәп-зәңгәр чәчәкләр, ап-ак чалмабашлар...
Тукта, нәрсә бу?! Кыз чәчәкләр арасыннан һавага күтәрелә башламасынмы... Иңнәрендә ап-ак канатлар. Чү, кошка, ап-ак кошка әверелгән түгелме соң?! Ул әкрен генә канатларын җилпеп, күл өстенә төшкән.
Бу күренешне күреп торган егеткәй дә, ачыргаланып, күл ягына йөгергән.
- Сөеклем, ташлама мине! Миңа синсез яшәү юк! - дип такмаклый-такмаклый күл эченә ташланган.
Кинәт тирә-якка яктылык сибелгән, егет тә ап-ак кошка әверелгән.
һәм алар горур кыяфәт белән, канатларын җилпи-җилпи, бер-берсенә карап йөзеп киткәннәр. Ике ап-ак кош. Ике аккош... Мәхәббәт, тынычлык, матурлык кошлары.
2026-01-16 14:41