СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Камил Кәримов “Яңгырлы Сабантуй”

Яңгырның сабантуйга каныга торган гадәте бар, шуңа күрә дә аны хәзер алдан ук көн тәртибенә теркәп куялар, яңгырсыз бәйрәмнең кызыгы юк, диләр.
Өсте-өстенә болыт өелде. Төш вакытында ук кич җиткәндәй итте — көн караңгыланды. Сизгер шоферлар машиналарын кабызган арада уяурак хатын-кызлар бала-чагалары белән төялеп тә өлгерделәр.
Беренче мәлдә исле гөлгә су сипкәндәй генә сибәләгән иде, аннан яңгыр дигәнең үләннәрне егарлык итеп көчәйде. Тигез җирдә гөрләвекләр акканда да егәрлеге сүрелмәде. Ахыр чиктә сабантуй аланы шарлавык астында калгандай булды, көрәшчеләр диңгез төбендә көч сынашкан Алып батырлар сыман яңгыр эчендә иделәр.
Сәеткә тукталырга да, җиңелергә дә ярамый. Сабантуй тәкәсен туйга алып кайта алсаң, быел ук синеке булырга риза, дигән иде Зәйтүнәсе.
Ниһаять, Сәетнең җиңеп, сөзгәк тәкәне җилкәсенә күтәреп салганын күргәч кенә, авыр болытлар җиңел сулап таралыша башлады.
Юл кызык итте әле, авыл читендәге Сөлчә елгасына китереп җиткерде дә өзелде — бердәнбер күпер ташуга ияреп агып киткән. Актарыла Сөлчә, гомерендә яңгыр күрмәгән диярсең, ярларына бу кадәр ташкын ничек сыйган?!
Шулай итеп, машина белән китеп өлгергән кешеләр дә, үз гомерендә илле-алтмыш сабантуй үткәреп, инде өйләреннән чыкмый ятучылар да теге ярда. Сәетнең көрәшүен ел саен күрми калам дигән иде Зәйтүнә, ә үзе, Сәетне калдырып, машинага утырып качкан. Сабантуйга дип тектергән аклы күлмәге яңгырга чыланыр дигәндер инде.
һәр ике яктагылар да ташкынга карап көлешеп торды. Көлми ни, бөтен тормыш теге ярда, ә бу якта Чистайга алып бара торган олы юл гына.
Сөлчә аркылы сөйләшүләр башланды.
— Гайрәте беткәч тынар әле, атлап кына чыгарбыз,— диделәр бу яктан.
— Әллә яр саклап төн кунарга җыенасызмы?— дип кычкырдылар теге ярдан.
— Иртән эшкә чыгасы бар дип, ташкынга сикермәбез бит иңде.
— Утлар-сулар кичәргә әзер дигән чакларыгыз үтте шул...
Бу якташлар сүзне тиз генә икенчегә борды.
— Бәйрәмнән туеп кайтмадык, сабантуйны дәвам итәбез. Гармуннарыбыз бар, кызлар да җитәрлек.
Өч гармун бер булып өздереп җибәргән иде, кызлар биюеннән көнләшеп, Сәет җилкәсендәге тәкә дә тыпырчына башлады.
Теге ярда да бию көе яңгырады, бабайларның берсе күрегенә гыжылдавык йоккан иске гармунын алып чыккан да әби-апаларны, малай-шалайларны, кыз-кыркыннын җилкендереп азаплана.
Сәетнең Зәйтүнәсен уртага алдылар, бакчи, курчак иттеләр тегене, картлачы да бөтереп ала, яше җитмәгәннәре дә каршысында сикергәләп биленнән кочып әйләнә.
Ә ташу бәргәләнә, берәр батырыгызны тотып алсам, менә болай агызып китәрмен дигәндәй, әйләнчекләр ясап шаулый. Түзмәде Сәет, теге ярга җикеренде:
— Зәйтүнәнең аягына кан саумасын!
— Борчылмагыз, пожалысты, медпункт үзебезнең якта.
— Биеп егылганга дәва юк, ди...
— Мичебездә бәлеш пешкән, тирләп-пешеп чәй эчсәң, үзе бер сихәт. Менә сез нишләрсез икән?
— Сәетнең сөзгәк тәкәсе җитә безгә.
— Тәкәсе сезгә, Зәйтүнәсе безгә,— диде дә бер шалапае, кызның җилкәсенә пиджагын бөркәде.
Бу хурлыкны түзеп карап торыр өчен сабантуй батыры булу гына җитми. Сәет ачуыннан сөзгәк тәкәне җиргә ташлады. Тәкәнең дә егетлек мин-минлегенә көч килде, ах, әле син шулаймы, дигәндәй, мөгезе белән кизәнеп торып Сәетне Сөлчә ташкынына сөзеп төшерде, ә үзе: бу тирәдә берәр сарык фермасы бардыр әле дигәндәй, салмаклап кына Чистай ягына сыпыртты.
Сөлчә ташкыны Сәетне сөенә-сөенә эләктереп алды. Алны да, тиз генә йөзәргә ирек бирмичә, эчкәрәк сөйрәде. Бу яр якын гына, азаплансаң йөзеп чыгарга да күп кирәкмәс иде. Ләкин Сәет теге ярга таба борылды.
Уеннар өзелде, гармуннар сүрелде. Кеше-кара хәлне аңлап өлгергәнче, Зәйтүнә инде ташкын артыннан йөгереп киткән иде, Сәет турысына килеп җиткәч: "Тукта, мине көтеп тор, бергә агабыз",—диде дә суга сикерде. Алар агым уртасында очраштылар. Икәүләшеп, кулга-кул тотынып йөзүе җайсызрак икән, агып киттеләр болар. Әй агалар, әй баралар, күрсәң— авылдашлары тигез җирдән йөгереп тә куып җитә алмыйлар. Җылы янгыр ташкыны яшьләрне иркәләп кенә бер утрау сыман калкулыкка китереп куйды. Ул арада ике яр буйлап бәйрәмдәшләр дә килеп җитте.
— Ни бит, бер-берегезгә сыеныбрак торыгыз, юкса тунарсыз.
— Анысын гына белербез инде.
— Барыбер чыландыгыз, чирканчык алдыгыз, йөзеп чыгыгыз тизрәк.
— Ашыктырмагыз әле, монда да бик рәхәт. Гармуннарга моң керде. Ике ярдан килгән туй җыры утрау өстендә бергә кушылды.