Болай да борсаланып, як-ягына әйләнеп яткан Сафиулла абзыйның колагына гармун тавышы кергәч, йокысы бөтенләй качты. Ул башта мендәреннән калкына төшеп кенә тыңлап яткан иде. Әмма еракта — югары очта ишетелгән тальян моңы аны торып утырырга ук мәҗбүр итте. Бер югалып, бер күтәрелеп киткән таныш көйдә әллә нинди сагыш бар кебек иде. Ул Сафиулла абзыйның егет чакларын исенә төшерә, замандаш дусларым, кордашларын хәтерләтә. Сугышта һәлак булган замандашы Фәхретдин нәкъ шулай өздереп, йөрәккә үткәреп уйный иде бит, мәрхүм.
Тукта, кем булды соң әле бу уйнаучы? Әбүзәр дисәң, Сафиулла абзый аны гармун тартуыннан ук таный. Югары очның Сәхап малае дисәң — болай сыздыра белми. Тагын ком бар соң? Фәхри кебек әмәлен китереп, бөтен күрегенә сузып, өздереп-өздереп уйный.
Юрап-юрап та кемлеген таба алмагач, Сафиулла абзый бер хәбәрсез йоклап яткан хатынына терсәге белән төртте.
— Ишетәсеңме, карчык?
Сәгыйдә апаның бик тәмле төш күреп яткан чагы булды ахры, иренең вакытлы-вакытсыз уятуына ризасызланып, шелтәләп алды:
— Әй, гомергә бетмәде инде юк белән бимазалавың!..
— Йөрәгең дә юк инде үзеңнең, карчык...
Сафиулла абзый түзмәде, гармунчыны куркытып җибәрмәскә теләгәндәй, йомшак кына басып тәрәзә янына барып утырды.
Гармунчы бу якка килмәде, әкрен-әкрен ераклаша барып, тынды. Сафиулла абзыйның колагында моңлы көй озак яңгырап торды...
- Йа, өздерә бу!—дип, Сафиулла абзый кире урынына барын ятты.
Иртән ул ашыга-ашыга эшкә китте, төнлә уйнаган гармун төштә ишетелгән кебек кенә булып онытылды. Башында ул гынамыни ферма мөдиренең! Кырыкмаса кырык эше кырылып ята! Кышка утын әзерлисе, абзарларны карыйсы, силос базларын рәтлисе бар. Барысын да шушы бер-ике дистә ферма эшчесе белән башкарып чыгарга кирәк. Исәпләсәң, исең китәр...
Бүген Сафиулла абзый, җәйләүдән кайткан кызларны фермага җыеп, әнә шул эшләр турында сөйләшеп алмакчы иде.
Агитаторлар кызыл почмак дип йөртә торган кечкенә өй, мөдирнең команда бирүенә, кызлар белән тулды. Ашыкмый гына өч-дүрт ир-ат та килеп кергәч, өйдә энә төртер урын да калмады.
Мөдир, як-якка карангалап, эшчеләрне барлап алганнан соң, җыелышын ачык дип белдерде һәм сөйли башлады. Шул вакытта урам яктан теге тальян моңы ишетелмәсенме!
Гармун тавышына үтә сизгер булган кыз-кыркын, бер-беренә карашып, нәрсәдер пышылдашты. Әлегә кадәр тыйнак кына утырган агайлар да, башларыннан бүрекләрен салып, тәрәзәгә үрелделәр.
- Җәмәгать, җәмәгать!— дип, Сафиулла абзый колак артына кыстырылган карандашы белән өстәлгә шакылдатып караса да, тиз генә рәт чыкмады. Сыер савучы кызлар һаман гөжлиләр иде.
Арада Тәнзилә генә тыныч калды. Ул гына кузгалмады. Әйтерсең, аның өчен дөньяда гармун да, көй дә, моң да яшәми иде. «Бар икән сабыр бала да» дип, әтисе аңа карап куанып алды. Чытлык кызларга ачулану өчен ул Сафиулла абзыйга таяныч иде.
- Кызлар, аю биетәләрме әллә анда?
Кызлар бер мәлгә тынса да, аларның күңелләрен гармун каядыр еракка алып киткән иде. Җыелыш ябылу белән, шуны гына көткән кызлар, дәррәү кузгалып, ишеккә ташландылар һәм туры клубка чаптылар. Сафиулла абзый алар артыннан баш чайкап калды.
— Ой, бу яшьләр дигәнең...
Кайтканда ул үзенең яшьлек елларын, күршесе Фәхретдинне исенә төшереп, юксынып кайтты. Бу егет ише генә идеме ул? Гармуны да, кулы да килешкән иде аның!
Гармунны каян алгандыр, анысын Сафиулла ачык хәтерләми, әмма Котләхмәт мулладан качып, боларның мунчасында өйрәнүе бүгенгедәй күз алдында. Мунча пәриеннән куркып, Сафиулланы үз янына чакыра иде ул. Унике телле тальянны икәүләп, алмаш-тилмәш төннәр буе кычкырталар иде. Сафиулла булдыра алмый, Фәхретдин ачулана, дустын өйрәтергә тырыша. Күпме генә дәртле булса да, Сафиулладан гармунчы чыкмады. Кем белсен, бәлки аны гармуннан Котләхмәт мулла биздергәндер! Егетләрнең икесен дә таяк белән кыйнап чыгарды, мөртәт, җиз телле гармунны аяк астына салып изгән иде шул чакта...
Онытылып бетте дигәндә, әлеге гармунчы тагын килеп чыкты. Кич тә түгел, төнлә дә түгел — көпә-көндез.
Сафиулла төшкә кайтып, чәй эчеп утыра иде. Урамны яңгыратып гармун уйнап баручы егетне күргәч, авызына китергән чынаягын кире куеп, тәрәзәгә үрелде. Картузын кырын салган, маңгай турысына бер тотам кара бөдрә чәчен тузгытып җибәргән, таза гына гәүдәле егет көяз генә басып гармун уйнап бара иде. Сафиулла абзый сагая төште: «Кем бу? Нәрсә калган аңа безнең авыл урамында?»
Егет, ярты сәгатьтән урап, тагын монда таба килә башлады. Бу юлы Сафиулла абзый төргән тәмәкесен кабызырга онытып, аңа каршы чыкты.
— Егет, кил әле,— диде кул изәп.
Егет туктады, гармунын шырыйлатып бер кычкыртты да йомып куйды, салмак кына атлап чакыручы янына килде.
Сафиулла абзый, нәрсә дип сүз башларга белмичә, бер гармунчыга, бер гармунга карады, аннан кискен генә итеп сорады:
—Син нәрсә, көпә-көндез гармун кычкыртып йөрисең?
Картның сүзеннән сәерсенеп, егет җилкәләрен җыерды.
— Кычкыртса нәрсә булган?
— Нәрсә булган дип... Килешми! Кеше эштә, ә син...
Егеткә ярамады, үч итеп гармунын сызып җибәрде.
— Кемгә — эш, кемгә — нәрсә!
— Менәтрә, мәгънәсез!
Гармунчы Сафиулланың сүзен ишетмәде, башын артка ташлап, дәртләнеп уйный-уйный китте дә барды.
«Кунак егет, бер дә башка түгел»,— дип фикер йөртте Сафиулла, гармунчы артыннан фермага таба атлап.
«Кемгә килгән бу юньсез?»
Егет фермага җитәрәк, берәүнең өй сипләргә китергән бүрәнәләре өстенә утырып, бию көе уйнарга кереште. Аның тезләре сикерә, тез өстендәге гармуны да бии. Әйтерсең, картны юри шулай үрти иде. Сафиулла абзыйның күңелендә гармун моңы урынына үпкә һәм җиңелү тойгысы гына калды.
Фермага якынлашканда, койма башларыннан, койма ярыкларыннан этешә-төртешә гармунчыны күзәтүче кызларны күреп, мөдирнең җен ачуы чыкты. Ул, капканы ачар-ачмас:
— Бу нинди базар!—дип кычкырып җибәрде.
Кызлар, пырхылдашып көлешә-көлешә, абзарга йөгерделәр.
— Вәт син, ә! Абзарларны сылап бетерергә вакыт, алар Хөзер галәйһиссәламне күргәннәрмени?
Үз кызы кебек якын итеп йөргән эшчеләренә карата Сафиулла абзыйның күптәннән болай тупас кыланганы юк иде. Кызлары да мөдирне тәмам чыгырыннан чыгардылар. Кич җиттеме — кайтырга ашыгалар, гармун тавышы ишетелдеме — дөньяларын онытып, эшләгән җирләреннән туктап калалар. Кулда сәнәк булса — сәнәк төшә, көрәк булса — анысы тормый.
Соңгы атнада сөт кими башлавын да әлеге дә баягы гармунчыдан күрде мөдир.
- Нинди акыллы кызларны бозды, каһәр суккан малай!—дип зарланды ул үз-үзенә.
һәм беркөнне Сафиулла абзый тикшерү үткәрергә булды. Ул, чиләк тоткан килеш, ваклыкның чигенә җитеп, кызлар савып киткән һәр сыерның җиленен капшап йөрде. Бер тамчы да сөт таба алмагач, флягалар янына утырып, кызларны әрләргә тотынды:
— Сыерларга күңел бирмисез, малларга игътибар юк!
«Башыгызда егетләр кайгысы!»—дип чак кына әйтми түзде Сафиулла абзый. Әйтер иде дә, бер гөнаһсыз кызы Тәнзилә бар. Ул башкаларга караганда сөтне дә күбрәк ала, егеткә дә исе китми. Нигә аны рәнҗетергә?
Тик анысы да кызларны яклап маташа:
— Юкны сөйлисең, әти. Сыерлар ташлаткан вакытта сөт арта димени?
— Йомырка тавыкны өйрәтми!
Сафиулла абзый кызып китеп, үткән елдагы ведомостьларны шкафтан тартып чыгарды да өстәлгә ташлады.
- Менә, бу вакытта күпме булган, былтыргыны кара!
«Үзең ферма мөдире, шуны да белмисең» дигән сыман, Тапзнлә әтисенә карап торды.
- Ой, әти, әти! Быел бит сыерларның тешәү елы!
Сафиулла абзый җавап бирә алмыйча боргалана башлады һәм сүзсез чыгып та китте. Кызлар чышык- пышык көлеп калдылар.
Эх, кай чагында уйламый-нитми сөйләшүе абруен төшерә дә инде Сафиулланың! Бер елны ревкомиссия председателе итеп сайлаганнар иде үзен. Анда да амбар мөдиренә: «Нигә балың кимегән дә, нигә тозың арткан, нигә киресенчә түгел?» — дип бәйләнгән иде. Янәсе, каракның эзенә баса! Балның торган саен кими, ә тозның арту гадәтен соңыннан аңлатып биргәч кенә төшенде Сафиулла абзый. Төшенде, ләкин кеше көлкесе булып калды.
Инде шуннан соң белер-белмәс килеш юк-барга тыгылмаска дип үзен күп мәртәбәләр ныгытып куйганы да бар. Ләкин... яңадан нәрсә булса да актарып чыгара да оятка кала.
Кәефе тәмам җимерелеп, эштән кайтып барганда, гармунын иңенә асып килүче егетне шәйләп, Сафиулла туктап калды һәм гомердә әйтмәгән сүзләр белән тиргәнеп, идарәгә китте.
— Я гармунын бәреп ватам, я аягын сугып сындырам мин ул егетнең! Бөтен кызларны эштән биздереп бетерде, ферманың ямен җибәрде! Я, әйтегез, каян килгән эшсез ул?—дип колхоз председателенә зарлана башлады.
— Үзең сөйләгән Котләхмәт мулла булдың да куйдың син, Сафиулла абзый, билләһи!—диде председатель,— Буровой кешесе ич ул! Ишеткәнсеңдер. Тигәнәкле чокырда нефть эзлиләр!
— Буровой кешесе?—дип гаҗәпләнде Сафиулла председательгә карап.— Ә нишләп монда йөри?
— Җизнәләрендә тора.
— Көн уртасында гармун кычкыртып йөрмәсә булмыймы ана?
- Берни эшли алмыйсың. Эше сменалы, кайчан буш, шул чакта уйный,— диде председатель.
Сафиулла төшенгәндәй:
— һм-м...— диде. Ләкин атна буена җыелган ачуын «һм-м» гына баса алмады. Авыл өстендә гармун тавышы ишеткән саен сискәнеп китә торган булды ул. Төннәрен торып идән буенча йөрергә, тәмәке тартырга өйрәнеп китте. Буровой егетен генә түгел, гармун уйнаган авыл егетләрен дә күралмый башлады.
Хәзер Сафиулла абзый өчен бер генә чара калды: кайчан буровой бу тирәдән китәр дә, кайчан шул юньсез егетне күзе күрмәс, колагы ишетмәс көн җитәр.
Сафиуллага үч иткәндәй, Тигәнәкле чокырдагы разведка кешеләре тиз генә китәргә уйламыйлар иде шикелле, чөнки яңгырлы көннәрнең берендә авылга башка бораулаучылар да күченеп килде. Төркеме белән, машиналары, җиһазлары белән килделәр алар. Имеш, суыкта палаткаларда яшәү кыенлашкан. Бораулаучылар тиз китәчәк түгел, забой бик тирән булачак, имеш.
Бораулаучылар авылның төп кешеләре кебек урнаштылар. Кайчандыр ияләре читкә китеп, ялгыз калган өй тәрәзәләрендә утлар балкыды. Үзләренә бораулаучыларны фатир керткән ялгыз әби-бабайлар, яраткан балалары кайткан кебек куанышып, ишек алларында мәш килеп, канатланып йөри башладылар. Томанлы иртәләрдә бакча артындагы тәбәнәк мунчалардан каен себеркесе исләре аңкытып пар күтәрелде, урамнарга кызган таба исе, коймак исе таралды.
Карчык-корчыкларның ихатасын рәтләп, койма коеп, нигез җылытып йөрүче чит кешеләрне күреп, инде берәү дә гаҗәпләнми. Биредә нефтьчеләр яшәгәнне хәзер инде бала-чага да белә.
Бораулаучыларның килүе җәй буе диярлек буш утырган авыл клубына да җан өрде. Ишек юлы ябылмый. Клубка яшьләр агыла. Алар арасында Сафиулла абзыйның Тәнзиләсе дә бар. Ул клубка керү белән, яктылык күргән ярканат кебек, караңгы почмакка сыена, очкынланып торган шомырт кара күзләрен гармун уйнаучы егеттән алмый. Их, егете дә егете! Бер генә сөйләшсәң икән!..
Баштарак, кызларын көнләп, нефтьче егетләргә кырын карап йөргән авыл егетләре дә күнеп киләләр инде. Кунаклар белән бергә җырлыйлар, бергә бииләр, бергә кызлар янына йөриләр.
Бу арада Сафиулла абзыйның игътибары бораулаучылардан китеп тора иде әле. Сентябрь уртасында ява башлаган вак яңгыр ай беткәч тә туктамады. Җир тәмам җебеде. Бәрәңге алырга киткән резин тәгәрмәчле трактор комбайны белән батып калды. Комбайнга дүрт ат җиктеләр тарта алмадылар. Тугарып җибәрергә мәҗбүр булдылар. Янгыр катыш кар ява башлады.
Көн аязудан бөтенләй өмет өзелгәч, бәрәңгенең кырда калу куркынычыннан ут йотып йөргән Сафиулла абзый барлык ферма эшчеләрен көрәкләр тоттырып кырга алып чыкты.
- Чәчкән ризыкны кар астында калдырып булмас, дин сөйләнде ул. Мондый көнне кешеләрне эшкә кушканына үзе дә әрнеде, ләкин ни хәл итәсең? Ун-унбиш гектарга сузылган бәрәңге җирен чоку чын-чыннан газапка әйләнде.
«Алла биясе» дип йөртелгән ала биягә атланып участокның бер башыннан икенче башына йөргән чакта Сафиулла абзый янына өсте бөркәүле «вездеход» белән бер төркем бораулаучылар килеп туктады. Колхоз председателе дә алар белән иде.
- Менә, Сафиулла агай, сиңа ярдәм итмәкчеләр,— диде ул. Үзе мөдиргә елмаеп күз кысты. Ныграк җик, янәсе, егетләр таза.
Мөдир яшьләр җитезлеге белән атыннан сикереп төште дә нефтьчеләр белән картларча, ике куллап күрешә башлады. Кинәт, утка илтеп тыккандай, кулын тартып алды. Аның каршысында гармунчы егет басып тора иде.
Икесе дә уңайсызланды, тик моны берәү дә сизмәде. Сафиулла абзый нәрсә дип сүз башларга аптырап торды да:
- Кайсыгыз башлык? Әйдә, участокны күрсәтим,— диде.
- Мин старший,— диде гармунчы егет. Сүзе белән тагын Сафиулланы бетереп алды.
Сафиулла күзен акайтып егеткә карады да тигәнәк баскан ызан аркылы участокка кереп китте, «һм... Берәр чут чыгар микән бу старшийдан?»
Бәрәңге җиренә килеп кергәч, егетне көтеп алды да әллә кайдагы буразналарны кулы белән әйләндереп күрсәтеп:
— Менә, иптәш кем, старший, безнең бәрәңге җире шул инде,— диде.— Күрәсезме, теге башта кызлар эшли?
— Күрәм.
— Күрсәң, шунда кадәр.
— Алыргамы? — дип гаҗәпләнде егет.
— Анысы сезнең эш. Килгәнсез икән, тик тормавыгыз яхшы.
— Җирне кызганмыйсың үзең...
«Әйе, бәрәңге алу гармун уйнау түгел»,— димәкче иде Сафиулла абзый, әйтмәде.
Кайтыр вакыт җиткәч, бәрәңге алучылар, яңгырдан качып, якындагы ындырга җыелдылар. Машина көткән арада берничә урынга учак ягылды, көлгә бәрәңге күмелде. Эшчеләр, учак тирәсенә җыелып, өс киемнәрен киптерделәр, көлдән бәрәңге чүпләделәр. Көйгән бәрәңге һәм дөрләп янган учак бөтенесенә берьюлы җан кертеп җибәрде. Сүзгә катнашмый гына утырган гармунчы егетне дә читтә калдырмадылар:
— Гармуныңны алып килергә иде!
— Бер биетеп, алыр идең!
Йөткерә-йөткерә ындырга килеп керүче Сафиулла абзый сүзне өзде. Җирнең шактый өлеше казылып, капчык-капчык бәрәңгеләрнең байтак озатылуын күргәч, мөдирнең күңеле ярыйсы ук хушланган иде. Кызлар белән шаярсалар да урынында мондый егетләргә. Бер гектарны ялт иттергәннәр!
— Була бит, егетләр, була! — дип сөйләнә-сөйләнә ул учак янына килеп чүгәләде.
Шул арада мөдирнең күңеленә бер шик килеп китте. Аның эте Сарбай әле Тәнзилә янына бара, әле гармунчы егеткә килеп иркәләнә. «Нигә шулай ике арада сырпалана ул?»
Бораулаучылар учак янында тәмәке көйрәтә, ә кызлар әкрен генә җырлыйлар:
...Чөнки яшьлегемнән матур
Чәчәкләр табалмадым.
— Эх, гармун да булса! —диештеләр аннан.
Сафиулла абзыйның да кәефе килгән иде.
- Кушылыгыз, егетләр! Кушылыгыз! — дип кычкырды ул.
- Кушылыр идек тә, Сафиулла абзый, җыр, гармун сөймәгән кешеләр бар бит!
- Кем әйтә?.. Урыны белән ярый ул...— Мөдир гармунчыга табарак алышты. - Чын, иртәгә алып кил әле син аны. Көн дә ачылырга тора, билләһи, эшләмәссең., уйнап кына утырырсың...
Икенче кипне Сафиулла абзый кызлар арасында фермада гөж килеп йөрде: имеш, кырга гармун чыгачак.
Тик эшкә гармунын алып килмәде егет. «Рәнҗеткәнмен егетне», дип борчылып уйлады Сафиулла абзый. Төннәрен гармун тавышы ишетеп уянганда да бу уй ташламады аны. Бер төнне түзмәде, гармун тавышын ишетү белән, урыныннан сикереп торды да ашыга-кабалана итекләрен кияргә тотынды. «Әйе, гафу үтенергә, күңелдә төер калдырмаска кирәк».
Сәгыйдә апа иренең кыланышын яратып бетермәде:
- Яшьләр арасына тыгылып йөрмә инде!
— Әй, син нәрсә беләсең!..— дип, карт чыгып китте.
Йортларда уг сүнгән, һәр җирне караңгылык баскан — урамда төн патшалык итә. Тик югары очта гына ишетелер-ишетелмәс булып ялгыз гармун моң түгә. Бәлки, егет куркып, Сафиулла карт ишетмәсен дип, шулай сакланып уйный торгандыр? Менә Сафиулла абзыйсы барыр, әйтер: «Курыкма, егет, мин Котләхмәт мулла түгел. Уйна. Рәхәтләнеп, бөтен авылны яңгыратып уйна»,— дияр.
Койма буенда шәүлә күренгәч, Сафиулла абзый сакланып кына атлый башлады. Куркып кача күрмәсен тагын. Чү, икәү торалар түгелме? Әйе, икәү — кыз белән. Тәки берсен караткан бит! Тикмәгә генә уйнамаган икән...
Сафиулла абзыйга күрмәмешкә салышып үтеп китүдән башка чара калмады. Кыю гына атлап узып барганда, гармунчы ягына күз төшерде. Егет читкә борылды, кыз башын аның култык астына яшерде.
Кабат очрашудан шикләнеп, әллә кайсы урамнарны әйләнеп, бакча артларыннан кайтып керде карт. Элгечтә шактый чыланырга өлгергән ике плащ очрашты. Менә кем булган икән!
Шул көннән соң урамда гармун тавышы ишетелмәс булды. «Разведчиклар нефть тапканнар да киткәннәр икән»,— дип сөйләделәр авылда. Башкалар өчен ничек булгандыр, әмма Сафиулла абзыйга бу хәбәрне ишетү бик авыр иде. Урамнар бушап, моңаеп калдылар, клуб та, кайгылы йорт кебек, берничә көн тынып торды.
Сафиулла абзый төне буе йокламый борсаланып чыга: тыңлап ятарга тальян юк. Авыл егетләре сирәк кенә уйнап узган булалар, ләкин аларның уены Сафиулла абзыйга ошамый. Уйнау белән уйнау арасы — җир белән күк арасы шул: моңландырмый да, уйландырмый да...
Сафиулла абзый сизә: Тәнзилә дә, клубка чыгам, дип җилкенеп йөрми хәзер, кичтән үк йокларга ята. Яисә, караңгы тәрәзә янына килеп, моңаеп, урамга карап утыра. Кызга ямансу. Кызы белән уртак хәсрәтне бүлешәсе: «Кайгырма, кызым, исән булса, бер кайтыр әле», дип, кызының аркасыннан сөеп, бер юатасы килә Сафиулланың.