СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Дания Гайнетдинова «Кайда син, чишмәм?»

Туган авылыма мин еш кайтам. Аның матур табигате үзенә тарта. Беренче мәртәбә тәпи баскан җирләрем, аунап үскән яшел болыннарым, ургый-ургый аккан салкын сулы чишмәм — һәммәсе дә, күңелемне җилкендереп, сабый чагымны хәтерләтә.
Авылыбыз башындагы тау өстеннән, тәңкәдәй чылтырап, серле моңнарын еракка тарата-тарата чишмә ага. Аның суы, энҗе төсле тамчыларын сикертә-сикертә, киң улак буйлап килә һәм юлында очраган ташларны юып, тирә-юньдәге матурлыкны күзәтә-күзәтә авылыбызны нәкъ урталай бүлеп, инеш булып агып китеп бара. Ә бу инеш, бераз баргач, Мишә елгасына кушыла.
Килен булып төшкән ак алъяпкычлы апаларның, чибәр-чибәр кызларның авылыбыздагы тәүге адымнары да чишмә сукмагыннан башлана. Алар, көлешә-көлешә, саф чишмәгә суга ашкыналар һәм үзләренең җиңел хәрәкәтләре, җор сүзләре белән чишмә тирәсен тагын да ямьләндерәләр. Мөлдерәмә тулы чиләкләрен иңнәрендә биетә-биетә, чишмә сукмагыннан үтәләр. Чиләкләре нинди матур, сулары ташып тора аларның! Эх, мин дә шул апалар кебек дәү үссәм, аларныкы кебек алмалы көянтәләрем дә булса... Чишмә суына йөрерлек булып тизрәк үсү турында күпме хыялландым мин! Бераз үсә төшкәч, ныклап аякка басып йөри башлагач, әнием миңа Теләче базарыннан матур бизәкләр төшерелгән кечкенә генә көянтә алып кайтты. Нәни калай чиләкләргә бау тагып бирделәр дә мин чишмәгә суга йөгердем. Үзем йөгерәм, үземнең көянтә башларыннан чиләкләрем төшеп китә, туктап аларны иелеп алам да тагын йөгерәм. «Менә мин үсеп җитәрмен, чиләкләремне чишмә комында тырышып-тырышып агартырмын, батист яулыкларыңны, алъяпкычларыңны сөттәй ак итеп юармын да чишмәгә барып чайкармын, әнием. Мин дә шул апалар кебек тырыш булырмын, сиңа булышырмын. Син миңа зур чиләкләр дә алып кайтырсың, яме, әнием», — дип сөйләнә-сөйләнә, чишмәгә килеп җитәм. Юа-юа су шомартып бетергән вак ташларга ялан тәпиләрем белән басам да нәни чиләкләремне агымга куям. Су ташкыны минем чиләкләремне ияртеп алып китә. Салкын суны чәчрәтә-чәчрәтә мин чиләкләрем артыннан йөгерәм, аларны янә агымга куям. Чишмәгә якынрак килеп аның агуын күзәтеп торганда, әниемнең, башымнан сыйпап: «Кызым, мин сине әнә шул көмеш сулы чишмәдән алып кайттым», — дигән сүзләре исемә төшә, һәм әниемнең мине ничек итеп шушы чишмәдән алып кайтуын күз алдыма китерәм. Мин дә менә бу улак буйлап агып килгәнмендер дә әниемнең тулы чиләкләренә килеп кергәнмендер. Әнием мине тиз генә ак алъяпкычына төргәндер дә өйгә алып кайтып сиртмәле бишеккә салгандыр, мөгаен. Шуңа, ахрысы, әниемнең бу сүзләренә сабыйларча ышанып, мине дөньяга тудырган изге чишмәмне, аның текә ярын, яр астындагы бихисап вак ташларын да үлеп яратам мин. Аның шифалы суы минем күзләремне ачкандыр, тәпиләремә көч биргәндер... Аның моңы бишек җыры булгандыр.
Язгы кояш нурлары җирне җылытып, тау башларында пар күтәрелә башлагач, без — кызлар, малайлар — чишмә башына җыелабыз. Куышлы, качышлы, буяу сатышлы уйныйбыз. Кошларның җылы яктан кайтуын түземсезләнеп көтәбез. Әнә, безгә сәлам бирә-бирә чылбырдай тезелеп, кыр казлары кайта. Аларны күрү белән без, бер-беребездән уздырып, җирдән салам бөртекләре җыярга керешәбез. Алар күздән югалгач, җыйган саламнарыбызны күлмәк итәгенә салып, өйләребезгә йөгерәбез. Кыр казлары килгәндә, казлар утырган ояга никадәр салам бөртеге җыеп салсаң, каз бәбкәләре шулкадәр чыга икән, имеш. Яңадан чишмә башына йөгерәбез. Анда хәлебез беткәнче уйныйбыз да, сусавыбызны басар өчен тау астына төшеп, йотлыга-йотлыга чишмәдән су эчәбез. Эх, суы да суы!
Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнде. Хатирәләр, хатирәләр... Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. Озаклап чишмәгә карап торабыз. Менә шунда карашларыбыз янә очраша да инде. Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем. Ул еракларда, ил чигендә сакта торганда да, аңа язган сәлам хатларында да мин «Чишмә агышлары юсын сагышларны...» дип яза идем. Чөнки мин сагынган вакытларымда күзләребезнең бер-беребезгә озак итеп карап торуларын исемә төшерә идем, һәм синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин, чишмәм! Бары синең агышың гына мине юата. Эчкерсез саф мәхәббәтнең шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая иде миңа.
Чишмәләр әйтерсең лә кичен йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә. Син игътибар белән күзәт аларны, бәлки, сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер. Чишмәнең бихисап көмеш тамчылары, кояш нурларына үрелеп, иң оста рәссам да төшерә алмаслык төсләрдән салават күперләре ясый.
Чишмәнең берни белән дә чагыштырып булмый торган моңлы агышына өздереп-өздереп сайраган сандугачлар тавышы кушыла.
Ул, үзенең үтәр юлын дәвам иттереп, зәңгәр күккә елмая-елмая ага да ага...
...Бервакыт чишмәнең суы кимеде. Бу хәл авыл халкын бик борчыды. Озак та үтмәде, каяндыр олы агайлар килеп, чишмәне караганнар да шартлатырга кирәк дигән фикергә килгәннәр.
Тын бер иртәдә минем колагыма көчле шартлау тавышы ишетелде. Мин тиз генә урамга атылып чыктым. Күрәм, бөтен халык чишмәгә таба йөгерә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үзләре нидер сөйләшәләр. Аларга мин дә иярдем. Чишмә башындагы таш кисәкләрен, балчык өемнәрен күреп, йөрәк әрнеп куйды. Тау астына, чишмә аккан урынга төшәм. Чишмә бөтенләй капланган, улагы, чәрдәкләнеп, төрле якка сибелгән. Бу күренеш мине тетрәндереп җибәрде. Ирексездән күзләремне яшь каплады һәм мин, бу хәлне күрмәс өчен, өйгә йөгердем. Үкси-үкси еладым: бу бит минем изге чишмәм иде.
Шул вакыттан чишмә тынып калды, аңа җан бирүче булмады. Шулай итеп, бабаларыбызны, әтиләребезне һәм безне тудырган чишмә онытыла барды. Бүгенге балалар инде чишмәне бөтенләй белмиләр. Алар елганы да гомер-гомергә шулай сусыз булгандыр дип күз алларына китерәләр булса кирәк.
Чишмә урыны аста булса да, биек тау башыннан ук аның чылтырап агуы ап-ачык булып ишетелеп тора иде. Күпме барып, мин синең тыптын чагыңны күрмәдем, чишмәм! Җәйге челләләрдә дә, чатнама суыкларда да ярсып ага идең син! Чылтырап аккан суларыңда яшәү чыганагы бирә торган шифаң бар иде синең! Чишмәм, мин синең белән күпме хозурландым, күпме ләззәтләндем, мин сиңа күпме яшерен серләремне чиштем. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа!
Менә мин кайчандыр ташып аккан чишмә янында кабат басып торам. Шомлы тынлык — чишмә чылтырамый. Мин судан мәхрүм булып яргаланып беткән җирне сыйпыйм. Ниндидер сихри көч килеп, минем гөнаһсыз кулларыма орыныр, шушы чишмәне терелтеп, минем битләремне, күзләремне юып китәр кебек. Минем сабый чагымны кире кайтарасым һәм җир куенында капланып калган чишмәмне терелтәсем килә. Җиргә ятып тыңлап карыйм, минем колагыма чишмә тавышы ишетелә. Иреннәрем белән җиргә орынам, җылы һава өрәм. Әйтче, чишмәм, ничек кенә итеп сиңа җан кертим соң? Ярсый-ярсый агып, күңелләргә бетмәс-төкәнмәс дәрт өстәсәң иде. Кайчан да булса рәнҗеттемме мин сине, чишмәм? Дәшмисең... Кояш нурлары минем битләремне иркәли, мин синең йомшак суыңда юынгандай булам, колагыма моңлы көй ишетелә. Ул көй — минем сабый чагым истәлеге, синең агышың. Дөньяда күпме рәхәтлек, ләззәт алсам, һәммәсе өчен дә сиңа бурычлымын, чишмәм!
Кешеләр җирдә яңа матурлык тудыру өчен эзләнәләр, максатларына ирешү өчен күпме көч куялар. Ә аяк астында ярдәм сорап ялварган чиксез бай хәзинәнең өстенә басып йөриләр. Менә сине дә бик күп кешеләр юксына бит, чишмә! Син булмагач, бу дөньяда ниндидер зур сихри гүзәллек җитми... Ә бәлки, йә, уян инде, дип, сак кына кагылырга кирәктер сиңа, чишмә? Ә син, шуны гына көткәндәй, салмак кына уянырсың да кабат дөньяга шатлык, гүзәллек өләшерсең, сабыйларны сөендерерсең, яшь кызларны уйландырырсың, кайчандыр килен булып төшкән апаларны моңландырырсың... Безне көт, чишмәм!