СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Наил Шәрифуллин "Умырзая"
(хикәянең дәвамы)
Үзем әйтмәсәм дә, бер атнадан Илһамга барысы да билгеле булды. Үземне иртәме-соңмы караклыкта тотыласы кеше сыман сизеп, кыенсынып, аның белән сөйләшкәндә гел читкәрәк карап, бер атна гына йөреп калдым. Илһам, гадәтенчә, кулына кино билетлары тотып, балкып, Зөлфияләрнең бүлмәсенә килеп керүгә үк, Сөмбел аны бер читкәрәк алып киткән дә безнең Гөлсәрия, белән булган мөнәсәбәтләр турында, ул мөнәсәбәтләрнең гади дуслык кына булмавы хакында җайлап кына аңлатып та биргән. Алдан ук сөйләшенгән булганмы, сөмсере коелган егетне кызганыпмы, Нәзирә шунда ук:
-Дөньяда бер Гөлсәрия генә түгел, без дә бар бит әле монда. Әйдә, бүген мине алып бар кинога! - дигәч, Илһамның ризалашмыйча чарасы калмаган.
Тик шуннан соң ул бүтән алар тулай торагына аяк басмады. Нәзирәне дә бүтән беркая да чакырмады. Ике атналап булыр, минем белән дә рәтләп сөйләшмәде, аралашмады.
Соңрак, бервакыт шулай лекцияләрдән кайтышлый, сүз чыгып, мин «ачуланма инде» кебегрәк сүз әйткәч, ул, көрсенеп:
-Ярар, куй инде! Бер бүген генә түгел кызларның миңа исе китмәве, - диде дә бетерде. Аннан соң ул да, мин дә әлеге икебез өчен дә четерекле темага әйләнеп кайтмадык. Әмма, дошманлашмасак та, элекке дуслыгыбыз да юк иде инде...
Без шулай йөреп киттек.
Мин санап бардым. Монысы бишенче очрашуыбыз, төгәлрәге, икәүдән-икәү генә калып, кулга-кул тотышып йә култыклашып, кичке шәһәрне манзара кылуыбыз, сөйләшеп туя алмыйча, шатланышып, бишенче тапкыр йөрүебез иде. Тик ул очрашу ямансулык, сөйгәнемнең күз яшьләре белән тәмамланасын белми идем әле мин...
Гөлсәрия башта ук искәртеп куйгач, без күбесенчә атнага бер генә көнне - җомгада гына очраша торган булдык.
-Фидаил, үзең беләсең, мин беренче курста гына әле, укуны да онытырга ярамый, бер-беребезне дә онытып бетермик, атнага бер очрашсак, әлегә җитеп торыр, ярыймы. Шулай итсәк, мин - сине, син мине сагынып көтеп тансыклап торырбыз, яме. Ничаклы ныграк сагынсак, күрешү шатлыгы да шулкадәр тәмле-татлы булыр, һичь- югы бер-беребезне туйдырмабыз. Атналар буе бергә булганнар бер-берсеннән шактый тиз бизәләр бит. Алай булмасын инде безнең, - дигән иде ул. Аның бу акыллы сүзләре белән аңым килешсә дә, тынгысыз йөрәкнең һич килешәсе килмәгән иде:
-Ничек түзәрмен соң, сагынудан саргаермын ич мин, Гөлсәрия? - дисәм дә, аның ул көнне аз гына боек күзләренә, мине яраттырып гашыйк иткән тыйнак карашларына карап, әсәрләнеп, аның белән капылт кына килешеп дә куйдым. Гөлсәрия, исә аз гына көлемсерәп, мине юата:
-Сагынуның беркемгә дә зыян салганы юк әле, Фидаил. Саргая башлаганыңны күрсәм, очрашу графигын яңадан төзербез, син сагышланмаслык итеп. Сагынганда ярату арта, үпкә, рәнҗешләрнең эзе дә калмый. Бер-беребезне ныклап өйрәнгәнче, әллә ничә тапкыр үпкәләшәсебез бар бит әле.
-Мине гел белмисең әле син. Кайчакта бик тиз үпкәләсәм дә, иң олы үпкә дә тәүлектән артыкка бармый минем. Бер атна эчендә ул үпкәне инде җиде тапкыр онытып, үземне җиде тапкыр битәрләп, сине җиде тапкыр гафу итеп, яңадан дөньямны онытып үзеңә гашыйк булачакмын. Шуңа ризамы? Тик очрашулар өчен шимбә кулайрак булмасмы? Озаклап, иртәнгәчә, бер атналык итеп йөри алыр идек. Икенче көнне институтка барасы түгел бит. Очрашуны атна буе зарыгып көт-көт тә, санаулы сәгатьләр бер мизгел эчендә узсын да китсен.
-Ачуланма, Фидаил, шимбәләрдә мин атна аралаш авылга кайтам шул. Җәйгә таба, бәлки, атна саен да кайтырга туры килер. Кайтмыйча булмый.
Авыл темасына кергәч, мин тынычсызлана, сабырлыгымны җуя, югалта башлыйм. Башыма әллә кайдан шикле, күңелсез уйлар үтеп керә.
-Карале, Гөлсәрия, күптән сорыйсым килеп йөри, кыш көне дә атна аралаш ни калган ул авылда? Башка берәр кешең, җан сөйгәнең юктыр бит ул тарафларда?
Гөлсәрия минем якка серле итеп карап елмаеп алды да сөйләп китте:
-Бар шул менә! Җанымнан да якын күргән кешем бар анда. Минем өчен утка-суга керергә һәрчак әзер, һәр шимбәдә ут йотып мине көтүче багалмам - әбием бар минем авылда. Карт инде ул. Күпме гомере калгандыр? Бик сагына, бик ярата ул мине. Аның мин кайткач сөенүләрен күрсәң. Күзләренең ничек нурлануын белсәң. Соңгы шатлыгыннан мәхрүм итә алмыйм инде мин аны, Фидаил, аңла. Ара да ерак түгел. Машиналары да йөреп тора.
Минем нигезсез шик-шөбһәләрем шунда ук эреп югалалар. Мин Гөлсәрияне әбисе карап үстергәнен дә, әтисенең читтә өйләнеп яшәп калганын, башка туганнары булмаганын да белә идем инде.
-Җәйләр җиткәч, мине дә бер алып кайтырсың әле авылыгызга. Утыннарыгызны ярырмын, ихата, коймаларыгызны карап чыгармын. Кулымнан эш килә минем. Әбиең белән дә яхшылап таныштырырсың шунда.
-Ә ул сине баштан ук белә иде инде!
-Ничек белә?
-Озын буйлы, каратут йөзле, зәңгәр күзле икәнеңне дә. Начар егет түгеллегеңне дә.
-Үзең сөйләдеңме, Гөлсәрия?
-Һич юк! Мин белгәнче, вакыйгалар тормышка ашканчы ук, ул барын да белә иде инде.
-Чынлап әйтәсеңме, әллә шаяртасың гынамы?
-Бу җитди сөйләшү, Фидаил. Ай ярымнар элек, без йөреп киткәнче үк, бер кайткач, шулай яныма утырды да, чәчләремнән сыйпап, барысын да сөйләп бирде. «Күркәм генә бер егет белән дуслашып китәчәксең әле,кызым» ди. «Дуслашканчы башта аның хатын укырсың. Ул аны чын күңеленнән, сине яратып язган булыр» ди. Әбиемнең алдан күрүчәнлеген белсәм дә, егет дигәч, мин башта кемне уйларга да белмәдем. Башта син миңа алай бик күркәм дә тоелмадың. Зәңгәр күзле, озын буйлы, дигәч, син күз алдыма килсәң дә, ул чагында хат язарсың дип һич көтмәгән идем. Беләсеңме, әбием нәрсә диде соңгы кайтуымда? «Яшь чагыгызның кадерен белеп, матур гына йөрегез» диде. Тыңлыйбызмы аны, Фидаил?
-Бик рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Әмма ул барысын да каян шулай белә ала соң?
-Үткән атнаны, кайткач, бары исемеңне генә сорады. Калганын минем әбиемә әйтеп торасы да юк.
-Бернәрсә дә аңламыйм. Димәк, синең әбиең - күрәзәче?
-Әйе, дөрес әйтәсең. Ул һәрберсе диярлек чынга аша торган төшләр күрә. Шуңа да күп нәрсәне алдан белеп тора. Ходай аңа шундый сәләт, шундый сыйфат биргән, әбием үзе сөймәгән, кайчакларда хәтта күралмаган вазифа йөкләгән.
-Нигә алай дисең, Гөлсәрия? Ник яратмый? Алдан белү начармыни? Алдан белсәм иде әле барысын да. Белер идем нишләргә!
-Берүк кирәкми! Беренчедән, әбием барысын да белә, барысын да төшендә күрә дип әйтмим мин. Гадәттә, үзе белгән, якын кешеләренең генә язмышларын чамалый, төшләренә карап фаразлый ул. Күрше-күләннәрнекен дә. Кайчагында бик төгәл итеп. Сирәк кенә ялгыша да. Икенчедән, безгә беребезгә дә алдан, вакыты җиткәнче бер нәрсәне дә белү кирәкми. Авыр һәм куркыныч ул. Беләсең, күп вакытта әйтә алмыйсың. Әбием шулай ди. Төш күрә дә үзенең күрәзәчелегеннән үзе куркып йөри. Берничә айдан яки атнадан кешенең чирләп китәсен, йә булмаса үләсен, кемнеңдер казага, бәлагә юлыгасын, кайдадыр якында ут чыгасын белеп тору, ул вакыйгаларны берничек тә үзгәртә алмау, чарасызлык - газап бит ул. Моны андый кеше үзе генә белә.
-Йортына янгын чыгасы кешене кисәтсәң, бәлки, ул утны 'чыгармый калырлар, саклану чараларын күрерләр, ни булса да эшләрләр иде...
-Юк, Фидаил, язмышка язылганны беркем дә үзгәртә алмый. Әбием моны тәгаен белә. Мине дөньяга китергәндә газиз әниемнең үләсен дә мин туарга ике ай алдан төшендә күреп белгән, сизенгән булган. Шуны уйлап, үзенең көчсезлегеннән, ярдәм итә алмаслыгыннан алҗып, сызып, саргаеп, кибеп беткән. Беркемгә дә бу турыда әйтә алмаган. Акылдан язар дәрәҗәгә җитеп: «Кызымны алма, үземне ал, мин яшәдем инде!» - дия-дия, Ходайга ике ай буе ялынган. Әмма - бушка! Вакыты җиткәч, ул да, табиблар да ярдәм итә алмаганнар. Язмышка бер язганны Хак Тәгалә үзгәртми, яңадан язмый икән шул. Шуңа күрә, алда ни булыр дип, һичкайчан да уйлама, борчылма, Фидаил. Тәкъдиргә ничек язылган, шулай булачак. Артыгы булмас. Язмышлардан узмыш юк бу дөньяда.
-Димәк, безнең бу очрашуыбыз, бер-беребезне табуыбыз, дуслыгыбыз да баштан ук кайдадыр акка кара белән язылган булган инде алайса?..
-Әйе, барысы да алдан билгеләнгән...
Төрле хорафатларга, төшләргә, күрәзәгә, им-томга, язмышка һич ышана белмәгән миңа сөйгәнемне тыңлау, бер караганда, ифрат та кызык иде. Башта ышанмыйча тыңласам да, бу сүзләрнең, бу инануның Гөлсәрия авызыннан бик җитди итеп, хәтта бераз шомланып әйтелгәненә һәм үзем үлеп яраткан кешемә, аның сүзләренә ышанырга тиешлегемне аңлап алдым.
Тик очрашу шатлыгы, яшьлек оптимизмы хафалы, күңелсез уйларга ирек калдырмыйлар иде. Безнең табышуыбызны кемдер ике-өч атна алдан күргән-белгән икән, аннан безгә ни зыян?
Бу сөйләшү алдагы атнада булган иде...
Һәм менә бишенче очрашу. Киләчәк бәхетебезгә шик, хафа алып килгән, шул ук вакытта безне ныграк якынайткан күрешү. Без тагын үзәк парк буйлап барабыз. Җанымнан да якын күргән гүзәл зат - Гөлсәрия мине култыклап бара. Институт, университет хәлләре, өйрәнгән фәннәр, зачетлар, укытучылар турында сөйләшеп, фикерләшеп баргач, нигәдер сүз бетеп, икебез дә бер мәлгә тын калдык. Паркның кеше аз йөри, кичләрен бөтенләй диярлек йөрми торган аскы өлешенә төшеп җитә язган идек инде. Үзәк юлдан бераз читкәрәк киттек тә, ботакларын як-якка җәеп, иркенәеп үскән мәгърур бер имән агачы янында туктап калдык. Кышның гүзәл бер киче иде. Ак дөнья, кара кәүсәле горур имәннәр, иңнәренә ап- ак карлар салып, тынып калганнар. Кышның үзенә генә хас матурлыгы сеңгән, фонарьлар яктырткан кичке шәһәр бакчасында ниндидер тылсым, сихри гүзәллек бар иде. Шул гүзәллеккә сүзсез генә бер тын сокланып торгач, Гөлсәрия, каршымарак чыгып, чем-кара күзләре белән күзләремә тутырып карады да кинәт кенә сорап куйды:
-Фидаил, инде язмыш безне очраштырган икән, бер сорау бирсәм, ачуланмассыңмы?
-Берне түгел, бишне бирсәң дә, сүз әйтмим. Сора гына.
-Дөресен генә әйт әле, чын йөрәктән сөйгән, бөтен җаның-тәнең белән яраткан кешең булдымы моңарчы?
Мин мондый сорауны көтмәгән идем. Берничә мизгел эчендә кайчандыр күңелем төшеп йөргән кызларны барлап, кайчандыр булган хисләремне яңартып, аларны күңелемдә Гөлсәрия уяткан ярсулы чын мәхәббәт хисе, эчкерсез ярату белән чагыштырып чыктым һәм ихлас җавабын да кайтардым:
-Юк, Гөлсәрия, күкләр белән ант итеп әйтәм, сине яраткан кебек, мин, беркемне дә яратмадым. Ходай насыйп итмичә, бергә була алмасак та, җаным-тәнем, йөрәгем сиңа тартылгандай беркемгә дә тартылмас, мин инде сине яраткандай, берсен дә ярата алмам! Моны тәгаен беләм.
Бу сүзләрне мин аны ике кулым белән ике яклап биленнән тоткан килеш, туп-туры миңа төбәлгән күзләренә карап әйттем. Калтыраныбрак чыккан тавышымнан, дымлана башлаган күзләремнән, дулкынлануымнан Гөлсәрия минем аның алдында күңелемне ярып салганлыгымны, ихлас эчкерсезлегемне, самимилегемне ахырынача аңла ды булса кирәк, ике кулы белән үрелеп, муенымнан кысып кочаклап алды да, пышылдап кына: «Рәхмәт, җаным»,.- дип, башын күкрәгемә салды. Мин аның чәчләреннән, киеменнән килгән тәмле хуш исләрне туйганчы иснәргә дә өлгерә алмадым, ул, муенымнан кулларын алмаган килеш, аз гына артка тайпылып, яңадан миңа томырылып карады: «Рәхмәт, Фидаил!» Аның күзләре дымланудан узып, мөлдерәмә яшьләре озын керфекләреннән менә тамам, менә тамам дип тора иде. Шушы ихлас аңлашудан, шушы кабатланмас мизгел алып килгән бәхеттән исерә төшеп, мин, күз яшьләренә дә игътибар итмәстән, Гөлсәрияне биленнән, аркасыннан кысып алып, үземә тагын да якынрак китердем, иреннәрем белән аның наз тулы кайнар иреннәренә капландым. Ул карышмады. Муенымнан кочкан җайга бөтен гәүдәсе, җаны-тәне белән миңа ягылды. Мин, башымны югалтыр дәрәҗәгә җитеп, көчле кулларым белән сөйгәнемнең зифа гәүдәсен, иңбашларын үземә кыса-кыса, аның иреннәренең назын, кайнарлыгын, исерткеч тәмен шашып суырдым да суырдым. Ул да, башыннан очып төшкән башлыгын да онытып, ике кулын муенымнан башыма, башымнан яңак ларыма күчерә-күчерә, сулышы кабып мине назлады. Тагын бер кат шулай иреннәремнән озак, хисле итеп суырып үпкәч, башын яңадан артка ташлап, таралган чәчләрен җыя-җыя, боек кына итеп әйтеп куйды:
-Җитәр, Фидаил, тынычланыйк әле. Озакка, артыкка китсә, тәмен дә, кызыгын да бетереп куярбыз. Кабаланмыйк. Син әле барысын да белмисең. - Ул, бераз читкәрәк карап, кулъяулыгы белән яшьле керфекләрен сөртеп алды.
Шатлыгым, сөенечем, мәхәббәттән исерүем шул дәрәҗәдә иде ки, аның әйткән сүзләренә башта игътибар да итмәдем. Күз яшьләрен дә, баштан ук шатлык яшьләре дип фаразлаган идем. Мех башлыгын иелеп алып кидереп куйдым. Тыңлаусыз чәчләрен сыпырып, башлыгы астына керттем. Икебезнең дә бияләйләрне кардан алып кактым. Гөлсәриядән бердәнбер ядкарь булып миндә ка лачак юка ак шәлен дә муенына яхшылап урадым. Аннан соң гына, исемә килеп, сорыйсы иттем:
-Безнең икебезнең уртак шатлыклы, бәхетле көннәребез бит, Гөлсәрия, әйеме?
-Әйе.
-Шатлык-сөенечтән боекмыйлар, күз яшьләре чыгармыйлар, шулаймы?
-Шулай, Фидаил.
-Мин белмәгән нинди борчуың бар? Әйт, зинһар, кадерлем. Шатлыгыбыз уртак икән, борчу-кайгыларыбыз да уртак булсын!
Гөлсәрия тагын башын күкрәгемә куйды да, аз гына дәшми торгач:
-Ул сиңа кагылмый, миңа гына кагыла. Барысын да уйлап бетермәдем әле. Соңрак әйтермен, ачуланма, яме! — диде.
-Юк, Гөлсәрия, хәзер инде икебезгә дә кагыла. Чөнки син минем өзелеп сөйгәнем. Йөрәгемнең, күңелемнең яртысы синдә йөри. Киләчәгемне синсез күз алдына да китерә алмыйм. Башымда хәзер менә йөз төрле уй, шик- шөбһә. Әйт!
Чираттагы авыр тынлыктан соң ул «аһ» дип тирән сулап куйды да миңа таныш түгел чит тавыш белән сөйли башлады:
-Син ышанмассың да, бәлки. Үзең шулай катгый итеп сорагач, әйтим инде. Хәтереңдәме, үткән атнадагы сөйләшүдә мин сиңа бернәрсәне дә алдан белергә кирәкми, начарны белеп, аны күңелдә йөртү иң авыр йөк йөртүдән дә газаплырак, дигән идем. Үткән кайтуымда әбием шактый күңелсез иде. Нәрсәдер әйтәсе килә, әйтми үзе. Инде китәргә җыенганда гына чишелде: «Керсез мәхәббәтегезне күрсәм дә, егетең белән уртак бәхетеңне күрмим, балам», — диде. Ул гына да түгел: «Гомереңне күрәм, сәламәтлегеңне күрмим. Күз алдымнан төшемдә күргән соргылт җиңел машина китми, берүк сак бул, юлларны карап йөр кызым», - диде. Үзе калтыранган куллары белән һаман башымнан сыйпый. «Анаңның үлемен күтәрдем, син чирләсәң йә гарипләнсәң, күтәрә алмаячакмын», - ди. Елый. Үзе суырылып, төссезләнеп калган. «Әйтергәме, әйтмәскәме» дип гаҗизләнеп беткән. Белмим, ничә тапкыр кочаклашып елаганбыздыр? Үзе, чыгып киткәндә, мине тынычландырган була тагын. Күрәчәк белән бер уртаклыгы булмаган, дөньяда юк нәрсәләрне төшеңдә күрүләрен исенә төшереп, миңа кабат сөйләп чыкты. Хәзер нәрсә уйларга да белмим инде. Сине тапкач, яраткач, барысы да әйбәт дигәндә генә... Йа Хода, машина асларында калып имгәнергә язды микәнни соң миңа, Фидаил? Синсез киләчәгем юк, дисең дә бит. Сәламәтлеге булмаган гарип кыз сиңа кирәк булырмы соң?
-Аның сүзләрендә мин беренче тапкыр ниндидер шомлы чарасызлык, гарасатлы өметсезлек сиздем.
-Күз яшьләрем өчен гафу ит. Башта алар, син: «Берсен дә болай ярата алмам», - дигәч, шатлык яшьләре булса, соңрак, әбием сүзләре исемә төшкәч, хәсрәт яшьләренә әйләнделәр.
-Туктале, Гөлсәрия! Нинди гүзәл кич! Кәефеңне берүк алдан бозма. Беренчедән, әбиеңнең сүзләренә алай кисәк кенә ышанып кую кирәк микән? Данлыклы болгар карчыгы Ванга булып Ванга да бит әнә хәтсез ялгышкан. Син математика һәм кибернетика факультетында укыйсың. Ихтималлылык теориясен дә өйрәнәсең. Әбиең әйтсә дә, бу бит әле фараз гына. Юлларда йөргән, машиналар белән тулы шәһәрдә яшәгән баласы өчен кем генә борчылмас. Син аның соңгы юанычы, яшәвенең мәгънәсе. Син һәрчак сак, уяу булсын өчен генә әйткәндер ул. Икенчедән, сәламәт чагыңда өзелеп яратып, авырып киткәч, сине ташлап качсам, миннән дә кабахәтрәк кеше булыр мы? Охшаганмы мин андый кешегә? - Минем аны караңгы уйларыннан чын-чынлап аерасым килә иде.
-Юатуың, тынычландырырга тырышуың өчен рәхмәт сиңа. Акрынлап тынычланып киләм инде мин, Фидаил. Атна'башында балавыз сыкканнарым да җитәр. Элекке сөйләшүдә әйттем ич, әле өйрәтеп әйттем: «Алдан борчылырга, коелып төшәргә кирәкми, барысы да язмышта язылганча булачак», - дидем. Ә үзем нишлим? Күрәчәк икән - күрәчәк инде. Бәлки әле, әбием, син әйтмешли, ялгышкандыр гына. Бервакыт үзе сөйләгән иде. Каршы күршебез Гайнетдин бабайның зиратта тирләп-пешеп олы итеп кабер казып маташуын төшендә күргән әбием. «Нигә болай галәмәт зур итәсең?» - дигәч, бабай, тирен сөртеп: «Мирхәйдәремне беләсең ич, әзмәвердәй таза, олы бит ул, кысык булмасын, иркенләп ятарлык булсын дип тырышуым», - дигән, имеш. Әбием, үзенең күз алдында үскән, хәзер читтә яшәп ятучы Мирхәйдәрне, Гайнетдин бабайны кызганып, берничә айлар эчтән сыкрап йөрсә дә, тегесе шул вакыттан соң инде, ике җәй рәттән атасы янына кайтып, печәннәр чабып, мунча буралары җиткереп китте. Ул абый әле дә сәламәт, исән-сау.
-Менә бит, үзең үк әйтеп торасың. Мин, әбиең урынында булсам, гомумән, андый сүз сөйләмәгән булыр идем. Нигә кешене алдан борчырга?
-Ул тәгаенләп үк әйтмидер дә, бәлки. Бары мине, син әйтмешли, уттан-судан, хәвеф-хәтәрдән аралыйсы килеп сөйлидер. Кисәтәдер. Миннән башка беркеме дә юк бит аның. Икенче яктан алганда, үз фаразларына ышануы да җитәрлек шул инде.
-Әйдә, Гөлсәрия, онытыйк без ул турыда. Бүтән искә төшермәслек итеп онытыйк. Мин тәгаен беләм - безнең язмышлар китабына: «Бәхеткәйләрегез гомерлек», - дип язылган. Мин шуның өчен көрәшәчәкмен. Сине дә шушы көрәшкә, бәхет, мәхәббәт, шатлык өчен көрәшкә җигәчәкмен.
Минем шушы сүзләрдән соң җан сөйгәнем ул кичне беренче тапкыр якты итеп елмаеп куйды да: «Йа Раббым, берүк шулай була күрсен!» - дип, мине кысып култыклап, кайту юлына алып китте.
Кышкы сессия, имтиханнар, ике атналык каникулларны да үткәреп җибәрдек. Элеккечә, атнага бер, сирәк кенә ике тапкыр очрашып-күрешеп, киноларга йөреп, шәһәр урамнарын, бакчаларын иңләп, үпкә-ачуланышуларсыз, хыянәтсез, чишмә суларыдай саф мәхәббәтебезне дәвам иттек. Күз яшьләрен, шомлану-хафалануларны да оныттык бугай.
Әбисенең төшеннән, шик-шөбһәләребездән соң ике айлап вакыт үтеп, Гөлсәрия дә, мин дә, уртага салып сөйләшмәсәк тә, эчтән генә исәнлегебезгә сөенеп, бәхетебезгә куанып, мәхәббәтебезнең тәмен, яшьлегебезнең ямен белеп, матур гына йөри тордык. Ул сөйләшүгә бүтән әйләнеп кайтмадык.
Гөлсәрия элеккечә үк эчкерсез, масая белмәс, бик тә ипле һәм акыллы булып кала белде. Бәлки, мин, яшьлек җилбәзәклеге белән, кайчагында ул иплелекнең, ул сабырлыкның кадерен дә белеп бетермәгәнмендер.
Бер очрашуда шулай, бүлмәдәге егетләр җыйнаулашып боз сараена, хоккей карарга киткәч, Гөлсәриянең: «Нинди матур кич, урамда гына йөрик», - диюенә дә карамастан, үзебезнең тулай торакка, үзем яшәгән бүлмәгә кунакка алып кайттым. Башта күңелле генә, сөйләшә-көлешә чәй эчтек. Аннан соң, фотографияләр белән тулы альбомымны алып, янына, карават читенә килеп утырдым да, озаклап аны карадык. Альбомны читкә алып куйгач та Гөлсәрия яныннан торып китмәдем. Нәфис, кечкенә кулларын кулларыма алдым да аларны чиратлап үбәргә, назларга керештем. Ул, кыенсынып, кулларын акрын гына тартып ала башлагач, мин аны кысып кочакладым да чиядәй иреннәренә үрелдем. Ул башта, кулын күкрәгемә куеп, мине эткәндәй итсә дә, соңыннан ике кулы белән ике яклап башымнан тотып алып, үзе дә сөю сәгадәтендә онытылып, мине үбә, коча башлады. Мин дә, бар көчемә аны кочаклаган җайга, янә сөюдән исереп, моңарчы тоймаган ярсу дәрт белән, аның битен, күзләрен, иякләрен, тыңлаусыз чәчләрен үбәргә тотындым. Килешле йон күлмәге аша аның тыгыз калку күкрәкләренең кайнарлыгын, еш-еш сулыш алуларын, йөрәк тибешләрен тоеп, чаманы, әдәпне онытып, ниндидер комсыз әрсезлек белән, иренем яңакларыннан муенына, муеныннан күкрәкләренә таба төшә башлады. Үзем дә аңла маган ниндидер кыргый җитезлек, тупас кыюлык белән, үбүдән туктамыйча, сөйгәнемне түшәккә аударып, бер кулым белән аның шул кызыл йон күлмәгенең сәдәфләрен кабаланып ычкындыра да башладым. Мизгел саен кызу- ярсуым арта гына бара иде...
Гөлсәрия тизрәк аңына килде. Аз гына калтыранып китеп, ике кулы белән кулларымны тотып алды да сабыр, ләкин ышандырырлык тавыш белән әйтеп куйды:
- Фидаил, син мине чишендереп, үз дигәнеңә ирешә дә алырсың, бәлки. Тик аңлыйсыңмы, ул чагында син мине мәңгегә югалтачаксың. Гөнаһлы булу тиз ул. Миңа беркайчан да юылмый торган гөнаһ китерәсең икән, сиңа булган ихтирамым, мәхәббәтем, өметләрем - барысы да мизгел эчендә чәлпәрәмә килеп ватылачак, юкка чыгачак! Син шуны телисеңме?
Мин югалып калдым. Нәрсә дип акланырга да белми торганда, ул, минем дә искә-акылга килгәнне аңлап, торып утырды да:
-Мә әле, үзең ычкындырган сәдәфләрне үзең әләктер әле. Һәм беркайчан да алай кыланмаска сүз бир. Һәр эшнең үз вакыты. Без ул вакытны сабырлык белән көтә белергә тиеш, аңлыйсыңмы? Ул эшне аңы-уе булмаган хайван-җанварлар да эшли. Аның өчен акыл кирәкми, киресенчә, акылсыз булу, башны югалту гына кирәк. Күкрәккә дә бүтән үрелмә! Кыз кешенең вөҗданы, намусы ул.
Гөлсәрия миңа олылар акылы белән сабак бирде. Мин ул вакытта ук, җитдилектән ерак йөргән ваемсыз яшь чагымда ук, аны бәяләргә өйрәнә башлаган идем инде.
Ул көнне мин аңа туйга, никахка кадәр нәфесемне тыярга, кулымны сузмаска, үземне тота белергә сүз бирдем. Һәм бүтән аны шашып, ярсып яраткан чакларымда да, аның иреннәренең тәменнән башларым әйләнгәндә дә акылымны югалтмадым, сүземдә тордым. Гөлсәриядә шик- хафалар булгаласа да, ышана идек без туйлы-никахлы киләчәгебезгә. Бик ышана идек.
Ул, чыгып киткәнче, мине уңайсыз хәлдән коткарырга теләпме, сүзне икенчегә борды:
-Күрәзәчелек безнең нәселдә буыннан буынга килә, беләсең килсә. Кулыңны бир әле, хәзер шуңа карап, кемлегеңне әйтеп бирәм, - дип елмайды да кулыма үрелде.
-Кемлегемне белеп бетергәч, миннән качмаска сүз бирерлек булсаң гына! - Ул елмайгач, минем дә күңелем яктырып китте.
-Башта кулыңны бир әле, аннан соң күз күрер, - Гөлсәрия сул кулымны алды да, бераз гына учыма карап торгач: - Син шактый нечкә күңелле, гадел, тәртипне, пөхтәлекне, төгәллекне яратучы кеше икәнсең. Хисчән, тиз үпкәләүчән. Тиз кызып китәсең, ләкин тиз суынасың. Саран түгелсең. Җаваплылык хисе көчле синдә. Тик аз гына ялкаулык та бар. Тәвәккәллек җитеп бетми... Килеп терәлгәч, соңгы чиктә генә тәвәккәл буласың. Усал лык юк, ачу саклый белмисең. - Ул тагын елмаеп карады да, кулымны җибәреп: - Тулаем алганда, Фидаил дустым, идеал ук булмасаң да, яхшы кеше булып чыктың бит әле син! - диде.
-Карале, Гөлсәрия. Мине дә өйрәт әле! Кешене, кулына гына карап, ничек белеп була соң ул?
-Тагын бер сыйфатыңны әйтергә онытканмын. Син бераз беркатлырак та икәнсең бит әле. Мин сине, йөреп киткәнче, ике ай күреп белә идем. Инде менә ике айдан артык - бергә. Шул вакыт эчендә кешене белер өчен, һич кенә дә күрәзәче булырга кирәкми. Зөлфиянең дә әллә ничә тапкыр сиңа характеристика биргәне булды. Ә учыңа юри генә караганымны сизмәдең инде син, әйеме?
-Шундый итеп мактадың, кая ул сизү, эреп китә яздым...
Әйтәләр бит, бәхетле чакта бәхетне сизмисең икән, дип. Бәхетне мин сиздем дә төсле, ләкин тора-бара аңа ияләштем. Гөлсәриямне элеккечә яратсам да, хәзер инде аның күз карашыннан йөрәгем леп-леп килеп, ешрак тибә башламый. Очрашуларга сөенеп барсам да, элекке кебек дулкынланмыйм, каушамыйм. Аны үпкәндә, әүвәлгечә җиде кат күкләргә менеп китми идем инде. Без, тынычланып, бәхетебез белән килешеп, мәхәббәт һәм дуслыгыбызны бер көйләнгән җайга дәвам итеп, сөюдә үзара бер тынычлыкка, камиллеккә, гармониягә дә ирешкән кебек идек.
Әмма бу тынычлык гарасат алдыннан була торган тынычлык булып, язмышка язылган бәла безне сагалап йөргән икән.
Соңгы сөешүләребез, соңгы очрашу-сөйләшүләребез сайрар кошлары белән килгән ямьле, чәчәкле җәйләрдә, июнь азакларында булды. Җәйге имтиханнар инде менә бетә дип торган чакта, үзебез дә көтмәгәндә, капылт кына трамвайда очраштык без. Аның имтихан алдыннан була торган консультациядән, минем исә чираттагы имтиханны биреп кайтуым иде. Алдан сөйләшмичә, болай кинәт кенә, уйламаганда күрешүебезгә икебез дә шат идек, сөендек. Көн шактый кызу. Трамвай эчендә тагын да бөркүрәк сыман. Гөлсәрия үзенә бик тә килешле юка яшькелт күлмәген кигән. Эсседән борын очына кечкенә тир бөртекләре бәреп чыккан. Үзе аз гына ябыгып киткән дә сыман. Ябыгу аны тагын да чибәрләтә төшкән. Кәефе дә шактый күтәренке.
- Фидаил, әйдә иртәгә, мин имтиханны биргәч, икәүләп безгә, авылга кайтып киләбез! - Ул моны икебез дә трамвайдан төшеп, тротуарга чыккач, шатлыклы хәбәр җиткергәндәй, сөенеп, рухланып әйтеп куйды. - Табигатьнең иң гүзәл, иң назлы чагы бит хәзер. Сөенеп туймас вакытлар. Бергәләп урманнарга барырбыз. Кочак тутырып болын чәчәкләре җыярбыз.
Миңа шунда ук килешергә, куанып риза булырга кирәк булган да бит. Тыштан белгертмәсәм дә, эчтән алай кисәк кенә кайтуга мин каршы идем.
Хәзер, еллар үткәч, төгәл итеп, ялгышмыйча әйтә алам: эчкә яшеренгән юләр үзсүзлелек, үз җаеңны гына карау гадәте сиздерми генә үз эшен эшләгән ул чакны. Их, хәзерге акылларым булсамы? Бергәләп кайтып, аның туган авылын, ул авылның Гөлсәрия яраткан чишмәләрен, ул сокланып сөйләгән урманнарын, ялантәпи йөргән кыр- яланнарын күреп, хозурланып йөрисе, бергәләшеп кире шәһәргә кайтасы иде дә бит. Булмады инде. Анда кайтып, җитәкләшеп су буйларына төшәр өчен, бергәләп тауларына менәр өчен, бергә чакның кадерен белеп, гүзәлемне кулларыма алып күтәрер, сөяр, кочар өчен хәзер әллә нәрсәләр бирер идем дә бит, юк, мәңгегә соңга калдым мин. Терсәкне күпме үрелсәң дә тешләп булмый хәзер...
Тагын дүрт көннән соң тапшырылачак соңгы имтихан шактый авырлардан иде. Аны яхшы билгесенә бирү, бер көн булса да артыграк итеп аңа әзерләнү теләге сөйгәнемнең туган ягын, авылын күрү теләгеннән көчлерәк булып чыкты. Үзсүзлеккә шул сәбәп булды. Аз гына икеләнеп торганнан соң, мин аның борын очындагы кечкенә тир тамчыларын бармагым белән сөртеп алдым да: Кинәт кенә ышандыра алмыйм, Гөлсәрия. Әйдә бүген кичке якта Казансу буена су коенырга төшик, шунда барысын да сөйләшербез, килешербез, - дип, туры җаваптан качтым.
Киреләнеп булашсам да, минем аның туган ягын бик күрәсем килә иде. Гөлсәриянең үзенә гашыйк булу белән бергә, мин күптән күңелем белән аларның урманга терәлеп утырган кечкенә авылларына, ул авылның бәбкә үләне каплаган урамнарына, андагы, ул күп тапкыр сокланып сөйләгән чишмәләргә, тауларга, урманга, җиләклекләргә гашыйк идем инде. Җәй башында аның авылына, ә азагында, яңа уку елы башланганчы, ерак булса да, минем туган якларга кайтып килүләрне без инде килешеп, күңелебезгә салып куйган идек. Тик минем алар ягына имтиханнар тәмамлангач, тыныч күңел белән, иркенләп кайтасым килгән иде. Әмма ни өчендер бу турыда аңа башта әйтмәдем.
Кичкә таба, көн кызуы бераз сүрелә төшкәч, мин аны бүлмәләреннән кереп алып чыктым да, җитәкләп, су коенырга Казансу буена алып төшеп киттем.
Елганың без килеп чыккан ярында пляж ише әйбер юк. Тик олы бетон плитәләрне тезеп, ярга авышлап салганнар да бер башын суга тыгып калдырганнар. Коенырга шактый уңайлы. Кеше дә алай күп түгел. Без, килгән уңайга ук, киемнәребезне салып аттык та, йөгерә-атлый, суга кереп киттек. Гөлсәрия шактый оста йөзүче икән. Минем белән ярышкан кебек, колач салып, арымыйча әллә күпме ара үтте. Берничә тапкыр, йөзгән уңайга, миңа су чәчрәтеп алды. Арый, хәле бетә башлагач, «батсак - бергә батыйк» дип, кулы белән җилкәмә килеп тотынды да, бер куллап ишә-ишә, көлешеп, без саерак урынга йөзеп чыктык.
Бераз хәл алгач, мин тагын чума-чума йөзеп киттем. Ә Гөлсәрия яр буендагы бетонга чыгып басты да мине күзәтеп калды. Кирегә таба йөзгәндә, мин аның ярдагы Казансу камышыдай сылу гәүдәсенә, антик чор скульпторлары койган грек алиһәләре сыннарыннан да матуррак буй-сынына, килешле итеп миңа кул болгауларына карап янә соклану-сөенү кичердем. Соклануларның иң шатлыклысы шундый камил гүзәллеккә карап соклану, хозурлану икән. Бәхеттән баш әйләнгән ул сәгатьләрдә мин аны белмәгәнмен. Гүзәллеккә сокланырга гына түгел, аны сакларга да кирәк икән. Бу хакыйкатьне дә мин соңгарак калып аңладым...
Судан аз гына өшеп чыктым да, «җылыт, кадерлем» дип, аны юеш кочагыма алдым. Аңа сокланудан һаман айнып җитмәгән идем, шул кочаклаудан җибәрмәдем. Башыннан, чыланган чәчләреннән сыйпап, иренем белән иреннәрен эзләп таптым. Ул да, ялангач тыгыз ботлары, калку күкрәкләре, бөтен барлыгы белән суырылып миңа сеңде. Куллары белән җилкәмә, муеныма сарылды. Без шунда, Казансу буенда, соңгы тапкыр озаклап үбештек.
Киемнәребезне киеп кайтырга чыккач, авыл хакында сүзне үзем башладым:
-Без болай эшлик. Синең ике имтихан калды, минем - бер. Икебез дә бетерик, котылыйк та синең соңгы имтиханыңнан соң тынычлап кайтып китәрбез авылыгызга. Ярыймы шулай?
Күндәм һәм акыллы Гөлсәрия шунда ук килеште.
-Ярар, алайса. Бу юлы мин үзем генә кайтып киләм. Киләсе кайтуымда кунак алып кайтам, дип, әбиемә дә әйтеп куярмын.
-Әбиең болай да, әйтмәсәң дә белеп торадыр инде кайчан кайтасыбызны.
-Соңгы араларда бернәрсә дә әйтми, сөйләми әле ул, Фидаил. Яхшыны да, начарны да. Яше дә шактый шул инде. Ялгышу-буталулардан да курка, күрәсең. Кыш көне әйткән күрәзәсен - теге мине кара кайгыларга салып алган төшен искә төшереп, үзен-үзе ачуланып кына алды: «И-и, карт юләр, баланы хафага салып, үзем күпме ут йотып йөрдем, Аллага шөкер, исән-сау йөрисең, балам», - ди.
Су коенсак та, кайтып җитүгә, тамак кибәргә өлгергән иде инде. Гөлсәрия кереп киткәнче, алар тулай торагы янындагы гастрономга кереп, берәр стакан алма согы алдык. Ул елларны олы азык-төлек кибетләренең бер башында озынча һәм очлы пыяла савытлардан стаканнарга һәрчак сок агызып саталар иде. Без сок эчәбез. Сатучының киштәдәге чәй каплары янына куйган радиоалгычыннан җыр сибелә:
Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп.
Умырзая бик тиз башын аска ия,
Умырзая, сула моңаеп.
Гөлсәрия иләсләнеп, йотлыгып тыңлый.
-Бигрәк моңлы җыр, Фидаил, әйеме? Шулай ашыгып чәчәк атып, язын ук ашыгып сулучы чәчәкләр бар микән ул тагын? Алда башланмаган гүзәл, ямьле җәйләр булганда. - Мин, дәшмичә генә, елмаеп аны тыңлыйм. Ул дәвам итә: - Кайчакларда дөнья бигрәк гаделсез әйеме, Фидаил? Якты кояшны, бу җиһанны нигә Ходай күпсенә икән кайберәүләрдән? Нигә барча тереклеккә дә тигез итеп бирми икән? Чәчәк ат та - шунда ук сул... Нинди гаделсезлек? Тик, ничек кенә булмасын, умырзая шул кыска гомерендә дә чәчәкләре белән кешеләрне сокландырып кала белә. Шулай булмаса җырлар чыгарырлар идеме аның турында? Җырларга эләгү, яратылу барыбер олы бәхет бит ул.
Ул сүзләрен күтәренкерәк нотада тәмамласа да, кинәт кенә аның үзен дә шул җырдагы умырзаяга охшатып куйдым. Үзе умырзая чәчәге кебек гүзәл, артык тыйнак, үзе моңаеп башын ияргә генә тора. Ирексездән, теге элекке хафалы уйлар күңелемә килеп, умырзая кебек кыска гомерле була күрмәсен берүк, дип шомланып уйлап куйдым...
(дәвамы бар)
2025-03-17 13:59