Әти буласы кешене күрүдән озак кына куркып йөрдем. Куркып йөрүемнең сәбәбе ул мине, мин аны кабул итәә алмасак яки фикерләребез, фигыльләребез туры килмәсә дигән шикләнүләр иде.
Әнием үтә дә мәрхәмәтле, ягымлы, сылу бер ха тын-кыз буларак, мин аны бик тә сагынам. Күрәсем, кайтып, көлемсәр күзләренә карап гәпләшеп утырасым, ул пешергән берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйланасым килә. Әмма төрле сылтау, сәбәпләр табып, очрашуны һаман кичектерәм дә кичектерәм. Тик һәрнәрсәнең чиге булган кебек, минем дә түземем төкәнде. «Әнием яраткан кешене мин нишләп яратмаска тиеш? Ялгыз башына иптәш табылгач, бик әйбәт булган әле» дигән уйлар белән юлга чыктым. Күчтәнәчләремне дә мулдан алдым. Беренчедән, әниемне хәзер шәһәр кибетләрендә тулып торган тәм-томнар белән сыйлыйсым килсә, икенчедән, ят кеше алдында сынатмаска кирәк дип уйладым. Ә менә ничек итеп күрешергә дигән сорауга соңгы минутка кадәр җавап таба алмый аптырадым. Әти урынына килгән кешегә кем дип эндәшергә? Үземне ничек тотарга? Әти кеше бер генә була бит... Башта ничек эндәшсәң, шулай китәчәген белгәнгә күрә дә, «әти» сүзен ят кеше өчен күпсенеп йөдәдем. Күпсенүемне аклар сәбәпләр дә эзләдем. Әгәр тора-бара бу затлы сүзгә лаек булмаса? Әниемне рәнҗетсә? Безнең кайтып-китеп йөрүләрне яратмый башласа?..
Мин авылыбызга якынлашканнан якынлаша барам, Йөрәгем тагын да ныграк тынгысызлана. Машинаммы туктатып, юл буендагы чирәмлеккә чыгып утырам. Күңелем белән әйтерсең вакытны сузарга телим. Ә күзләрем ирексездән табигатьнең гүзәллеге белән хозурлана.
Безнең авылыбыз сөйләп тә, язып та бетергесез дәрәҗәдә матур ул! Олы юлның ике ягында гаскәр кеби тезелеп, ак каеннар үсеп утыра. Агачлар белән юл арасындагы ямь яшел хәтфәдә, нәфис таҗ яфракларын тибрәтеп, аллы-гөлле чәчәкләр чайкала. Шушы урында уңга каерылып керсәң, төрле зурлыктагы таулар тезмәсе, сулга карасаң, әйләнеп чыккысыз сихри болын башлана.
Әйләнеп чыккысыз дип әйтүем дә сүз уңаеннан гына түгел. Болыныбыз, чынлап та, әйләнеп чыккысыз зур, Урыны-урыны белән чытырманлыклар, балан, карлыган, гөлҗимеш куаклары хакимлек итә. Аларга сарылып, уралып үрмә гөлләр, чәнечкеле бөрлегәннәр үсә. Аркылы-торкылы сузылган бу галәмәт ныклы «яшел бау ларлы аралап алга бару шактый авыр. Җитмәсә, күле дә әйләнмәле бит аның.
Әйләнмәле күл. Исеме җисеменә туры килеп тора тагын. Чөнки кай тараф, кайсы ягы икәнен аерып булмаслык әлеге күлне кырыкмаса-кырык әйләнеп тә юл таба алмыйча утырып елаган кешеләрне сөйлиләр. Хәтта адаштыра, башны әйләндерә торган сихри тәэсире дә бар, имеш. Булса да булыр. Чыккан сөякләрне, кул башларын, тайган аякларны әллә нинди кинәт килгән бер көч белән тартып, оясына утыртучы авылдашыбыз Миңнегөл апаны әнә шул Әйләнмәле күл янында адашып төн кунган, арып йокыга киткәч, җеннәр укыткан дип сөйлиләр.
Минем уйларымның да Әйләнмәле күл янында бөтерелүе тикмәгә түгел. Ул минем үз әтием белән үткән кыска бала чагыма бәйле.
Әниемнең сөйләвенә караганда, әтием туган авылыбызга, аның табигатенә, урман-кырларына мөкиббән булган, һәр могҗизаны үз күзләре белән күреп, һәр җимешен тәмләп карарга яраткан. Әмма бер очрак аны Әйләнмәле күлдән биздергән.
Хәер, аңа кадәр ул инде Әйләнмәле күл буена әллә ничә тапкыр сәяхәт иткән. Хәтта сынамак өчен төн дә кунып калган. Ә бу юлы безгә күрсәтәсе, бездә табигатькә карата мәхәббәт уятасы килеп, бер төркем бала-чага ияртеп, янына өч яшьлек улын, ягъни мине дә алып болынга киткән. Менә шунда инде әтием Әйләнмәле күлгә исемнең дөрес бирелүенә ныклап ышанган. Берсеннән-берее вак, дистәләгән баланы кайсын арка кочтырып, кайсыларын кулына күтәреп, алга да, артка да сукмак ерып, үзе буе булып үскән кыргый «дәрья» белән көрәшкән. Кеше балаларын югалтудан йә бер-бер бәлагә очраудан куркып җаны табанына төшкән. Көнозын шулай изаланганнан соң, ниһаять, кояш баеп барганда, күзенә юл күренеп, көч-хәл белән авылга кайтып егылган.
Күлне туктаусыз әйләнеп йөрүем үземне чамадан тыш җаваплы тоюдан булды. Кинәт гашыйк булгандагы кебек, хисләрнең артык кайнар булуы күңел күзен сукырайта икән, дигән әтием. Ә икенче җәйдә ул инде якты дөньядан китеп тә барган.
Бу югарыда сөйләнгән вакыйганы мин бик томанлы гына хәтерлим. Нәни аякларым белән әтиемнең муенын кысып, егылмас өчен чәчләренә чытырдап ябышып җилкәсендә йөргәнемне күз алдыма китерүем дә балачак хатирәләрем җуелуына әнием ирек бирмәгәнгәдер дип уйлыйм. Әмма үсмер чагымның әтиемне юксынып үтүләрен исемнән бер дә чыгара алмыйм.
Әтиле кешеләр уена да китермәгән әрнүле газаплар белән яндым мин ул чакларда. Бергә уйнаган дусларымның киң кочакка сыенганнарын күргәндә дә; «Әти-и!» — дип кычкырып, каршыларына йөгергәннәрен карап торганда да; калын тавыш белән: «Улым!» — дпп чакыруларын ишеткәндә дә, йөрәкнең әллә кай төшләре өтелеп, өзелеп китә иде. Хәтта кайберәүләрне сыек чыбык белән кыздырулары да кызыктыра. Әтиле булсам, сыек чыбык түгел, билендәге каешын алып суктырса да, бер җирем дә авыртмас, авыртса да — шыңшымас шикелле идем. Беркемгә дә сиздермәскә тырышып, шыпырт кына елый-елый, Аллаһыдан әтиле булу бәхете бирүен сорадым. Әмма юк, иң кирәк, иң теләгән минутларымда «Әти» дип әйтер кешем пәйда булмады. Әллә теләк тубалым тулып җитмәде, әллә әнием башка хатыннар кебек тәвәккәлләргә читенсенде... Ә менә бүген, күптән инде язмышым белән килешеп, әтисез тормышка ияләшкәннән соң, шул вазифаны үтәргә дип килгән берәүне күрергә кайтам. Хәер, нигә аны? Әниемне күрергә дип, әниемме сагынганга юлга чыктым лабаса. Тик һаман да шул соpay тынгысызлый: әнием янәшәсендәге ир-атка кем дип эндәшергә соң?
Җиңел машинам белән җил капкабыз янына килем туктадым. Өйалдыннан сулышы белән тартып алырдай булып көткән әнием килеп чыкты. Йөгерә-атлый, ашыгып:
—Улым, күз нурым минем, исән-имин генә кайттыңмы? — дип кочагыма сеңде.
Шулай бер-беребезне сөеп, ләззәтле минутлар кичергән мәлдә, озын буйлы, какча гәүдәле ирнең яныбызга ук килеп җиткәнен сизми дә калганмын.
—Исәнме, улым, мин синең әтиең булам, — дигән тавыш тәнемә сәер җылылык йөгертте.
Нинди әләм, шундый сәлам, ягъни үрнәге нинди — нәтиҗәсе шундый дигәндәй, мин дә, җавабыма аның кебек ныклы бер аһәң салырга тырышып:
- Исәнмесез, әти! — дигәнемне сизми дә калдым. — Әниемә тиң пар булыгыз! — дип, күрешү өчен кулларым ны ул сузган кулларга бирдем.