СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Тай"

Бер байның берничә аты була. Ләкин тае юк икән. Ә бу үлеп тай ярата икән. Беркөнне, тай эзләп, базарга китә бу. Барса, берәү бәрәңге сатып утыра икән.
— Ни сатасың? — ди бай.
Сатучы, моның соравына аптырап:
— Тай йомыркасы сатам, — дип әйтеп сала.
Нишләргә дә белми бай шатлыгыннан. Кыйммәт бәягә берничә бәрәңге алып, өенә кайтып китә. Юлда кайтканда, кинәт исенә төшә моның: тайны ничек чыгарасын сорамаган бит. Кире сатучы янына кайтып сораша башлый. Сатучы, моны юләр дип белеп:
— Йомыркаларыңны каз кәрзиненә сал да өстенә менеп утыр. Бер ай буена беркем белән дә сөйләшмә, — ди.
Өенә йөгереп кайта да бай, зур бер каз кәрзиненә кереп утыра. Астына бәрәңгеләрне сала. Карчыгы шакката инде, бу эшне күреп. Сораштырып та, үгетләп тә карый. Бай исә, карчыгы якын килүгә, каз кебек, муенын суза да «ыс-с-с» дип кенә җибәрә икән. Шулай итеп, егерме тугыз көн утыра бу. Утызынчы көнне түзми карчык, хәлне староста белән урядникка барып сөйли:
— Ирем шулай-шулай булды, инде нишлим икән? — ди.
— Ничава, сөйләштерербез без аны, — ди урядник.
Шуннан болар бай янына киләләр.
— Син нишләп утырасың монда? — ди староста.
Бай моңа да муенын суза да ысылдый тагын.
— Әле син шулаймыни? — ди урядник һәм камчы белән берне тамыза моңа.
Бай авыртуга чыдый алмыйча чыгып чаба, кәрзинен күтәреп. Чаба икән, чаба икән, урман кырына җиткәч, бер түмгәккә абынып егыла бу. Кәрзинендәге бәрәңге як-якка чәчелеп китә. Шул тирәдә генә ике куян йөри икән. Бу хәлдән куркып, дөбер-шатыр чаба башлый болар. Шуны күреп, күзләре томалана байның. Тотарга дип торып баса, тик кая ул тоту! Тегеләр ике сикерүдә урман эченә кереп югалалар. Шуннан бай, бик күңелсезләнеп, өенә кайтып керә. Керә дә хатынын ачуланырга тотына:
— Тайларым тай гына түгел иде, менә дигән рысаклар иде. Шунда бер көнгә түзә алмадың, сабырсыз, — ди.