СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Флүс Латыйпов "Әманәт"

Өченче көн инде җан тынычлыгы таба алмый Галләм карт. Бер эшкә кулы бармый. Алма бакчасы уртасында ясый башлаган такта сарайга ишек-тәрәзә корыштырасы бар иде. Аларга тотынып карады. Ничә ел ышкы белән балта тотып өйрәнгән кулы тыңларга теләмәде. Бер генә нәрсә дә ул теләгәнчә булып чыкмый. Утынлыкта ярган агачлары аунап ята иде. Аларны өяргә кереште. Анысын да ярты юлда ташлады.
—Зиһен дигәнең бер таралса, тарала икән шул,— дип әрнү катыш уйлап куйды ул.— Уйлап эшләмәсәң, булмый икән.
Юкса, Галләм картның зиһенен чуалтырдай нәрсә дә юк кебек. Ә уй йомгагы һаман бер тирәдә урала. Моннан нәкъ өч көн элек түбән очтагы Мәйсәрә карчыкны җирләп кайттылар алар.
Кояшлы җәй уртасының туйга әзерләнгәндәй ямьле көне иде ул. Авыл картлары, карчыклар чордашларын соңгы юлга олылап озатты. Бигрәк тә инсафлы, беркемгә дә күтәрелеп авыр сүз әйтмәгән карчык иде шул. Балалары да үзе шикелле сабыр, ипле булды. Тик малайлар үстерү бәхете генә эләкмәде аңа. Өч баласы — барсы да кызлар. Алар үсә торды, үзенә тиң ярны табып, төп йорттан оча торды. Җәйләрен кияүләре белән парлашып кунакка кайтып киләләр дә, Мәйсәрә әбинең өе тагын бушап кала. Яшьли үлгән ире Шәяхмәтнең туганнары әллә юк иде, әллә якын итмәделәр — алардан килүчеләр, аралашучылар күренмәде. Хәер, ул бу якныкы да түгел иде бугай. Әнә шулай тыныч кына үз көнен күреп яткан карчык иде Мәйсәрә.
Зиһен чуалуга да юк кына нәрсә сәбәп булды кебек.
Авыл җирендә шулай бит ул. Кабер казырга беркемне до кушмыйлар, чакырмыйлар. Күрше-тирә, авылның олысы-кечесе үзе җыела. Өлкәнрәк кешеләргә урын күрсәтеп, тәртибен аңлатып йөрергә генә кала. Гомер буе шулай килә. Кешене соңгы юлга озату, аңа соңгы хөрмәт күрсәтү һәркемнең изге бурычы булып гадәткә кергән, язылмаган законга әйләнгән.
Галләм карт та, кояш кыздыра башлаганчы ук, мәеткә урын әзерләшергә дип килгән иде. Яшел үлән арасыннан анда-санда кан тамчылары шикелле ялтырап күренүче каен җиләге, аклы-зәңгәрле чәчәкләр каплаган җир күкрәгенә яра ясаячак кабер урынын да үзе күрсәтте.
Яшьләр тавышсыз гына көрәккә тотынды. Тутыккан корыч яшеллекне кыртлатып кисеп керде. Үлгәннәрнең күзе булып якты дөньяга текәлгән болын чәчәкләренең сабаклары киселде, ап-ак таҗ яфраклары өстенэ- ярмаланып торучы кара туфрак сибелде. Әле өзелмичә бер читтәрәк калган зур кыңгырау чәчәккә карады Галләм. Туфрак авырлыгыннан сыгылган сабагы, иңнәреннән авыр йөкне кагып төшергән шикелле, киерелеп, салмак кына яңадан тураеп басты, беркавым калтыранып торды. Әйтерсең лә нәни кыңгырау кемнедер кисәтеп чаң. сукты. Җир астында булырга өлгерүенә карамастан, озынча яфракларына да, зәңгәр кыңгырау шикелле түгәрәк итәгенә дә җир кисәкләре ябышмаган, киресенчә, дымлы туфрак аның өстендәге вак тузанын үзенә сеңдереп алып калган чәчәк тагын да сафланып, пакьләнеп киткән кебек иде. Салмак җилдә талгын тирбәлеп ул кыңгырау чәчәк нәрсәдер сорый, үтенә кебек тоелдьг Галләмгә. Өчпочмаклы хат эченнән чыккан киптерелгән ике кыңгырау чәчәк кылт итеп исенә төште. Юк! Болар чәчәк түгел! Болар Мәйсәрәнең зәңгәр күзләре түгелме' соң? Әнә ич, иелә-иелә һаман Галләмгә таба борылалар.Әйтер сүзләрең калмадымы, диләр кебек алар. Бәлки, алар яшьлектәге ялгыш шаярулар, рәнҗү, үпкәләр өчен гафу үтенәләрдер. Бәхиллек сорыйлардыр Мәйсәрәнең зәңгәр күзләре. Юк, юк! Алар гафу үтенми: үлгәннәр түбәнсенә белми. Алар сорый, таләп итә: дөньялыкта хилаф эшләрең, вөҗдан сүзенә колак салмаган, хаксызга рәнҗеткән чакларың өчен җавап сорый.
Кыңгырау чәчәкләргә карап шуларны уйлады Галләм.
Менә көрәкләр яңадан йомшак җиргә батып керде, киселгән кәс озынча шакмак булып җирдән аерыла башлады.
—Туктагыз! Тукта!
Егетләрнең күңеленә шом салып кычкырып җибәрүен сизми дә калды Галләм. Күтәргән көрәкләрен дә төшермичә тотып калган кабер казучылар арасына ул каударланып барып керде.
—Ташламагыз, чәчәкләрне ташламагыз! — дип кабатлады карт һәм, калтыранган куллары белән, җир өстенә капланып төшкән кәсләрне җыеп, бер читкә рәтләп тезә башлады.
—Чәчәкләрне әрәм итмәгез! Кабер өстенә тезәбез без аларны. Үлгәннәргә дә матурлык кирәк...
Күңелендә ни барын әйтә алмаганына эче пошты Галләм картның. Хәер, бу яшьләргә әйтеп бетереп тә буламыни?! Ике бөртек кипкән кыңгырау чәчәге белән бу кабер арасында нинди бәйләнеш диярләр. Аны аңлату өчен күтәрелгән көрәк җиргә төшкән арадагы мизгелләр генә җитәмени?
—Әй бу картлар, мөгез чыгарырга ярата да инде,— дип ризасызлык белән мыгырдап куйды арадан берәү.— Әле безнең моннан соң эшкә дә барасы бар...
Галләм аңа күтәрелеп карамады, җирдә яткан кыңгырау чәчәкләрне аралый-аралый, ачусыз гына җавап кайтарды:
—Беркем дә сине чакырып китермәгән. Зиратка килгәнсең икән, олылар сүзенә колак салырга кирәк. Ашыга-кабалана торган җир түгел бу...
Каршы эндәшүче табылмады. Галләм карт киселгән кәсләрне алып тезә-тезә яңадан үз уйларына бирелде. Әйе, җирдә бер генә нәрсә дә эзсез калмый. Кылган һәр гамәлең, уйламый әйткән һәр сүзең кайтаваз булып кире үзеңә кайта, еллар үткән саен аның яңгырашы көчлерәк, үтемлерәк була бара торгандыр. Шулайдыр, шулайдыр... Һәр гамәлең өчен түләргә, кемнәргәдер аның хакын кайтарырга кирәк. Бу турыда кешеләр, аларның карашы, мөгамәләсе искә төшерә, сүзсез генә сине битәрли, чакыра. Кешеләр генә микән?.. Табигать үзе, кешеләр кагылган бар нәрсә җавапка чакыра. Иңнәрендә безне йөртүче туфрак та, шифалы суларын эчертүче чишмәләр дә, матурлыгы белән күңелебезне иркәләүче чәчәкләр дә, агачлар да, кошлар да, җәнлекләр дә... Без, кешеләр, тавышны язып алып йөз еллар үткәннән соң да аны бөтен нечкәлекләре, төсмерләре белән яңгырата ала торган җайланмалар уйлап тапканбыз икән, кешеләрдән йөз, мең мәртәбә камилрәк, акыллырак табигатьтә нишләп барысы да эзсез югалсын ди әле. Эзләр кала. Табигатьнең һәрбер чалымында, яшәвендә, үсешендә уелып кала. Бары тик аларны таный белергә, сиңа пышылдаган авазын тыңлый һәм аңлый белергә генә кирәк. Кабер өстендәге кыңгырау чәчәкләрнең киселеп, кара туфрак күмәр алдыннан яктыга күтәрелгән мизгелендә пышылдап түгел, ә җан ачысы белән ачыргаланып кычкырганы ишетелгән кебек булмадымыни?! Туган яктан килгән изге ядкәр итеп түш кесәсендә, хәрби билетың арасында йөргән кыңгырау чәчәкләрнең «Оныттыңмыни?» дип кычкырулары түгел идеме соң ул?
Галләм шундый сәер уйлардан гаҗиз булып, бу авыр һәм мәшәкатьле эшнең тизрәк бетүен тели башлады. Әйе, тизрәк кайтып китәргә дә — онытырга. Кыңгырау чәчәкне дә, алар хәтерләткән зәңгәр күзләрне дә, ничәмә еллар үткәннән соң кире искә төшеп йөрәкне парә- парә телгәләгән үкенү хисен дә, кул җитә алмаслыгын белә торып та өметләнгән, күңел түрендә һаман яшәгән икенче бер хисне дә онытырга кирәк.
Тик яшьлекне онытып буламыни?!
Мәйсәрәне кара җир куенында калдырып кайтырга чыккач, каяндыр бүрек хәтле генә болыт күренде, эре тамчылары белән сибәләп кояшлы яңгыр явып үтте. Күктә бер башы белән Ык суына, икенче башы белән офыктагы күгелҗем урманнарга барып тоташкан салават күпере күренде. Бар җиһан чистарып, пакьләнеп калды. Машина тәгәрмәчләре астыннан кара болыт булып күтәрелгән сыланучан соргылт тузан басылды, дымга сусаган агач яфракларына язгы сафлык кунды.
— Бигрәк изге җанлы кеше булган икән. Табигать тә елап хушлашты кебек,— дип сөйләштеләр авыл картлары.
Ашасын ашаган, яшәсен яшәгән инде. Урыны җнннәттә булсын,— диештеләр яшьрәкләр.
«Ашаса, сезнекен ашаганмы, яшәсә, сезнең өлешне яшәгәнме?» — дип әйтмәкче иде дә Галләм, мәет өстендә сүз көрәштерүне яхшысынмады. Төптән уйлап әйтелгән сүз түгелдер дип, кул селтәмәкче булды, әмма акылы килешергә теләмәде. «Һы, сугышта яраланып кайткан, йөрәге янында мина ярчыгын йөрткән Шәяхмәтнең гомер өлешен кая куярсыз? Әллә ул яшәмәс идеме әле?»
Мәйсәрә карчыкның сугыштан кайткан яралардан: вафат булган Шәяхмәтен исенә төшереп, әнә шулай үз- үзе белән сөйләшеп, бәхәсләшеп, күңеленнән кемнәрнедер ачуланып, битәрләп кайтты ул.
Бер Шәяхмәт кенәме соң?! Өй борынча китсәң, яу кырыннан кайтмый калган ничә пәһлевандай ирне, чәчәк! кебек егетне санап булыр иде. Аларның гомер өлешен кем, исәпләгән?! Яшәтергә иде бит аларны. Кеше хәтерендә,! кеше күңелендә булса да яшәтергә иде. Онытабыз түгелме соң?
Зиратта ташландык хәлгә килгән каберләрне, каралмаган, буялмаган, яңартылмаган чардуганнарны, таралып төшкән киртәләрне күреп җаны әрнеде Галләм картның. Күбрәк дөнья куабызмы әллә? Бөтен нәрсә җитеш югыйсә. Өстәлләрдән балы-мае өзелми, кигәннәре асыл да ефәк. Ә күңелдәге җылылык азрак, кешеләрнең бер беренә якынлыгы, туганлыгы кими төштеме әллә? Үлгән кеше турында: «Ашасын ашаган, яшәсен яшәгән»,— дип әйтергә ничек тел әйләнмәк кирәк?
Кайта-кайта йөрәген теткәләде бу уйлар. Җан тынычлыгы шуннан югалды бугай.
Бер килсә, өсте-өстенә килә дә тора бит ул. Шул ук көнне ветеринария институтын тәмамлап Калининград өлкәсендә эшләп ятучы төпчегеннән — Таһирыннан хат килеп төште. Бик сорап, гозерләп хат язган иде аңа Галләм карт.
«Йөрисен йөрдең, күрәсе җирләреңне күрдең. Инде үзебезнең якларга кайтып төпләнергә дә вакыттыр. Яшь чагында кузгалырга кирәк. Олыгайгач урнашкан җирдән кубып китү авыр була. Инде безнең дә күпме гомеребез калгандыр. Әниең бик сагына. Сүзем шул: кайтыгыз. Нигезне корытасы түгел иде бит. Күңелеңә яткан эшне монда да табарсың әле. Синең кебек кешеләр, әнә, җир җимертеп яши. Классташың, түбән оч Шәйхулла малае Моратмы әле, Маратмы... ул да Себердән кайтты. Менә дигән эшкә урнашты.
Кайт, улым! Тәвәккәллә дә кайт...»
Менә шушы хатка җавап килгән иде.
«Исәнмесез, әткәй, әнкәй!Үзебез исән-сау гына яшәп ятабыз. Фәнисә дә әйбәт кенә эшләп йөри. Илдар белән Дамир үсеп киләләр. Үзегезнең хәлләр ничек?
Үземне Советск дигән шәһәр янына, Неман елгасы буендагы бер совхозга баш ветврач итеп күчерделәр. Кайтып булмый инде хәзергә. Мондый эш чыгып торганда,ничек кайтасың. Эшләп карыйсы килә. Кайту турында уйламыйм әле.
Хушыгыз! Хат көтеп, улыгыз Таһир».
Совхозның эш бланкыннан ертып алынган кәгазь кисәгенә ашык-пошык тырмаланган шушы хатка, кире җавапка караганда да ныграк үртәлде Галләм. Хат яза белми дияр идең, институт бетергән, олы хуҗалыкта җаваплы эштә эшли торган кеше ничек яза белмәсен ди. Эше күп дияр идең, хат язарга бер көн вакыт кирәкми ләбаса. Аны кеше шикелле, өйгә кайткач та, уйлап, бөртекләп язарга була торгандыр бит. Төпчеген аерата яраткан карчыгының ни әйтәсен алдан белгәнгә, бу борчуын Гөлҗиһанга әйтеп тормады. Хәер, Гөлҗиһанның да алар юрмышын беләсе килә, беләсе генә түгел, күрәсе, оныкларын тупылдатып сөясе, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтәсе килә. Кече оныклары Дамирның туганына да биш еллап вакыт үтеп бара бит инде. Теле ничек дип ачылган аның? Кемгә охшаган ул? Чирләмиләрме? Олысы ничек укый, хәзер кайда? Әти-әниләре эштә вакытта кайда булалар, ни эшлиләр? Боларның барысын да бәйнә-бәйнә
сораштырасы, үз күзләре белән күрәсе килә иде Гөлҗиһанның да, Галләм картның да. Ә ерактан килгән хатларда һаман бер үк сүзләр: әйбәт кенә яшәп ятабыз, үзегездә ничек, имеш.
Йөрәген чеметеп алган, аны сулкылдап тибәргә мәҗбүр иткән, тагын бер хәбәр бар иде хатта. Моны ул үзе генә белде.
Советск шәһәре... Неман елгасы...
Күпме хатирәләрне, кичерешләрне яңартты шушы ике сүз. Алар күңел түрендә инде ничә еллар саклап биргән вакыйгаларны бүгенгедәй итеп күз алдына китереп бастырды.
...1945 ел. Көнчыгыш Пруссия. Фашистларның бетонга төрелгән, үтеп керә алмаслык крепостька әйләндерлгән Тельзит шәһәре иде ул хәзерге Советск. Биек яр өстендәге агачлык. Авылдашы Галимҗанның соңгы күз карашы, соңгы сүзләре...
Мәйсәрә карчык үлгән көнне улының Советск шәһәрендш булуы, ул җибәргән хатның нәкъ менә шул көнне килеп төшүе гаҗәпләндерде, зиһенен чуалтты да инде Галләм картның. Үткән елларның дары төтене сеңгән зәһәр җилләре битен сыйпап үткән кебек булды. Нәрсәгә генә тотынмасын, күз алдында окопташ дусты, авылдашы Галимҗан торган, «Әманәтне тапшырдыңмы»,— дип сораган кебек тоелды. Бәлки, әманәт тә булмагандыр ул. Кем белә, бәлки, Галләмгә фатихасы, я үтенече булгандыр. Хәзер бар, аңлап кара!
Ни генә булмасын, бу ике вакыйганың бергә туры килүе очраклы түгел. Бу — елларның очрашуы, бу — үткәннәр алдында җавап тоту. Бер генә нәрсә дә җирдә эзсез калмый. Ике тәгәрмәч эзе дә бер-берсе белән кисешми калмас, диләр. Гомер эзләре дә кисешә, очраша икән.
Галләм картның борчулы уйлары кимемәде генә түгел, көннәр үткән саен артты, тыгызлана төште. Кулыннан эш килмәс, тамагыннан аш үтмәс булды. Карчыгын аптырауга, кайгыга салып, аның белән дә ачылып сөйләшмәде, үз эченә бикләнде.
Ниһаять, өченче көн дигәндә, уй буасы ишелде.
—Юк! Болай булмый. Барырга! Барырга кирәк. Җан тынычлыгыннан качарга, мүкләнмәскә кирәк.
Шушы карарга килүгә үзенең җиңеләеп, рухы күтәрелеп китүен сизде Галләм карт. Кәефе яхшырды, йөзендә элеккеге олылык, картларча матурлык кабынды.
—Сиңа әйтәм, Таһирлар янына Советскига барып кайтмый булмас. Җыеныйк. Үзебез дә дөнья күреп кайтырбыз.
Алма бакчасындагы сарайда йомычка җыеп йөргән Гөлҗиһан карчык җиңел сулап куйды:
—Бар кайгысы шул гына булган икән!
Юкса, әллә ниләр уйлап бетерде. Картайгач бала акылы керә, диләр. Әллә хак инде.
Күз алдына Таһирын, килене Фәнисә белән оныкларын күрәчәге, аларны ничек сөячәге килеп, тирән бер рәхәтлек кичерде карчык.
Өч көн буе кая барып бәрелергә белми йөргән Галләм карт белән Гөлҗиһан карчык беренче мәртәбә, чөкердәшеп, чәй эчтеләр, күчтәнәчкә нәрсә алып бару, ничек җыену турында озаклап, тәмләп сөйләштеләр.
Авыл җирендә хәбәр тиз тарала. Ык буена бер урам булып ике чакрымга сузылып утырган Вәрәштә инде икенче көнне үк сүз йөрде: түбән очның Мәйсәрәсен Шакир Галимҗаны озата барган, имеш. Төн буе Ык ярында сөйләшеп утырганнар. Мәйсәрә авылдагы иң чибәр кызларның берсе булганы өчен генә түгел, ә аның элегрәк Галләм белән очрашкалавын белгәнгә күрә дә бу хәбәргә төрле кеше төрлечә карады. Имеш, Галләм үзе Мәйсәрәдән йөз чөергән. Тегесе, аңа үч итеп, Галимҗан белән йөри башлаган икән.
Ничек кенә булмасын, Галләмгә килеп ирешкәндә бу хәбәр әнә шулай төрле имеш-мимешләр, юраулар белән күпергән, хәтер калдырырлык дәрәҗәдә усаллана төшкән иде.
Авыл малайлары телендә «ыштансыз трактор» дип йөртелә торган көпчәкле ХТЗсын ремонтлап яткан Галләмгә тешен кысып булса да кичне көтәргә калды. Озын телләргә ышанып, көпә-көндез авылның икенче башындагы Мәйсәрә янына чыгып чапмассың бит инде. Авылда шулай инде — бөтенесе дә кеше күз алдында. Барып та җитмәссең, инде икенче очта:
Югары очта — тал да тирәк,
Түбән очлар — усаклы.
Галләм күзенә ышанмый,
Эшен ташлап кыз саклый,—дип, җыр чыгарырга да өлгерерләр. Ә Галимҗан белән сөйләшүне үзе өчен түбәнлек санады Галләм. Монда бары тик ике кеше генә — Галләм белән Мәйсәрә генә хәл итә, үзара килешә ала. Галимҗанны сөймәүдән, аны ким күрүдән дә түгел бу. Киресенчә, Галимҗан да, Галләм дә авылның иң күрекле, иң батыр, чибәр егетләре. Теләсә кайсы кыз алар белән кичке уенда парлап биюне үзе өчен бәхет санар иде. Ләкин — юк бит. Икесе дә шул бер Мәйсәрә өчен өзгәләнә, аның өчен ут йота.
Сабан туенда бер-берсен җиңәр өчен кара тиргә батып көрәшүләре дә, бер-берсен уздырырга тырышып гармунда уйнаулары да, көязләнеп авыл буйлап үтүләре дә шул Мәйсәрә хакына лабаса.
Их, Мәйсәрә, Мәйсәрә... Тик ул гына аңлап бетерми... Дөрес, Галләм озаткалап йөрде аны. Капка төпләрендә өлкәннәр күзеннән кача-поса сөйләшеп утырганнары да бар. Ә иң мөһиме һаман да әйтелмәгән, аңлатылмаган.
Озатырга рөхсәт итсә дә, нигәдер чит күргән кебек ул Галләмне. Егет үзен ут янында әйләнеп очкан күбәләккә дә охшатып куя. Кулын кыз җилкәсенә сала башлады исә, кыз, шамбы балыгы шикелле генә шуып чыга да, сабый баланы кисәткәндәй эндәшә:
— Галләм а-бы-й!Аның бу сүзләрендә үпкәләү дә, ялвару да сизелгән кебек була. Галләмнең исә аны кысып кочаклыйсы, үзенә тартып китереп, күңел түрендә инде ничә мәртәбә кабатланган кайнар сүзләрне пышылдыйсы килә: «Яратам, яратам бит мин сине, Мәйсәрә!» Кызның ике арада аңлатып булмый торган ераклык саклавы, Галләмгә игътибар итми генә ике толымын сүтеп-үреп торуы егеткә шул хәлиткеч сүзләрне әйтергә ирек бирми дә инде. Хәер, Мәйсәрә урамда алай озак торырга яратмый, тизрәк өйләренә кереп китү ягын карый. Ә Галләм аның белән таң атканчыга кадәр утырырга да риза булыр иде. Үзен кыюсызлыкта, кызлар белән сөйләшә белмәүдә гаепли ул. Кыз яныннан кайткан саен батырланырга, кыю булырга дип хәл итеп кайта. Ә кичен очрашкач — тагын шул ук чарасызлык, сүзсезлек. Арада тагын аңлаша алмау киртәсе.
Кайчагында Галләмгә кыз аны яратмыйдыр кебек тоела башлый. Әмма йөрәкнең моңа бер генә мизгелгә дә ышанасы килми. Бу шикне ул кунып бимазалаган чебенне куган кебек куып җибәрергә, андый уйны башына да китермәскә тырыша.
Ә бүгенге хәбәр... Каяндыр курслардан укып кайткан Галимҗан белән төнозын Ык буенда утырсыннар әле. Моңа кемнең генә йөрәге түзәр дә, кем генә тыныч күңел белән эшли алыр икән.
...Мәңге килеп җитмәс кебек тоелган кич тә якынлашты. Бер тамчы болыт әсәре булмаган офыкта кызарып шәфәкъ балкыды. Карагай күле буендагы болынга яшьләрнең берәм-берәм дә, парлашып та төшкәне күренә башлады. Йөрәкләрне җилкендереп авыл өстеннән гармун тавышы яңгырап үтте.
Өстенә ап-ак күлмәген, яңа кара чалбарын, Минзәләдән алып кайткан күн туфлиләрен киеп, Галләм дә болынга ашыкты. Башка көннәрдә үзеннән аерылгысыз булган тальяны, моңаеп, бер почмакта утырып калды. Бүген аның кайгысы түгел. Бүген аңлашасы, бүген сөйләшәсе көн.
Галләм килеп җиткәндә инде уен кызып бара иде. Уртага чыгып баскан Мәйсәрә бәхетле елмая. Галләмнең түгәрәккә килеп кушылуын искә дә алмады бугай ул. Куе, калын кара толымнарын ике якка таратып салган, иңсәсендә бизәкле ефәк косынка. Кулындагы нәни кулъяулыгын күтәреп, җыр көенә талпынып басып тора. Түгәрәктәге егетләр һәм кызлар, кул чаба-чаба җырлыйлар Мәйсәрә үзенә иптәш эзли, Мәйсәрә үзенә иптәш эзли.
Белмим, кемне ярата, ярата.
Белмим, кемне ярата, ярата.
Менә шушы ике кабатлаудан соң, кыз үзенә охшаган егетне мәйдан уртасына чакырып чыгарырга тиеш. Башка көннәрдә ул бәхет Галләмгә эләгә иде, ә бүген...
Йөрәгенең дөп-дөп типкәнен башкалар да сизә кебек тоелды аңа. Берни дә булмагандай, гадәттәгечә түгәрәккә килеп кушылган Галләм куе кара чәчләрен кулы белән артка сыпырып җибәрде, үткен күзләре белән түгәрәктән Галимҗанны эзләде. Аның нәкъ каршында икән ул. Йөзендә ниндидер тәкәббер горурлык, хәрәкәтләрендә җиңеллек, бөтен кыяфәтендә өстенлек сизелә иде аның. Ә Галләмнең бөтен барлыгы, бөтен күңеле куырылып килгәндә, көнчелек хисе йөрәген тырнаганда нинди җиңеллеге, горурлыгы булсын. Сер бирә торган егет түгел анысы. Монда да сынатмас.
Кинәт карлыгып киткән тавышы белән Галләм җырга кушылды:
Белмим, кемне ярата, ярата.
Белмим, кемне ярата, ярата.
Түгәрәк эчендә күбәләктәй очынган Мәйсәрә Галләм яныннан күз сирпеп кенә үтте дә талпынулы тыпырдап Галимҗан каршына килеп басты. Алар уртага чыгып әйләнә калды. Галләмнең йөрәгендә ниндидер бер тамыр тартылып өзелгәндәй булды.
Дөрес! Кичәге сүзләр дөрес булган!..
Кичке уенның яме, очрашуның тәме бетте. Ләкин түзәргә, җиңелгәнеңне кешегә, юк кешегә түгел, ә Мәйсәрә белән Галимҗанга күрсәтергә кирәкми. Нигә авылның иң чибәр башка бер кызын уртага чакырмаска! Нигә, аларга үч итеп, алардан да уздырып биемәскә!
Галләм күзе белән пар эзләде һәм, үзе дә сизмәстән, зәңгәр күзле, сары чәчле, әле кичке уеннарга да күптән түгел генә чыга башлаган Гөлҗиһанны сайлап алды. Йөгереп аның каршына килеп басты, уртага тартып алып чыкты.
Биегәндә пар алышу гадәте бар. Моның өчен, янәшә әйләнгәндә, күрше егетнең учына сугарга кирәк. Бу — «кызларны алышып биибез» дигәнне аңлата. Менә шуңа өметләнде Галләм. Җаен туры китереп, Мәйсәрә белән әйләнүче Галимҗанның учына бәреп алды. Кагыйдәгә буйсынмый ярамый. Теләр-теләмәс булса да, Галимҗан Мәйсәрәдән аерылды, нәүмизләнеп калган Гөлҗиһанны култыклап биергә кереште.
Гармун тавышларын, түгәрәктәге яшьләрнең үсендереп кычкырган «Вәт булдырды бу! Егет икәнсең»,— дигән сүзләрен күмәрләк итеп Мәйсәрәнең колагына пышылдады Галләм:
—Мәйсәрә! Сөйләшәсе бар иде. Биюдән соң яр буендагы таллыкка төшик әле. Ике генә минутка...
Мәйсәрә, ризалык белгертеп, күз сирпеде. Галләмгә шул җитә калды. Эчендәге бөтен шик-шөбһәсе, пыскып торган күмердән ялкынга әйләнә башлаган көнчелек уты кул белән алып ташлангандай юкка чыкты. Аңлап кара син кызлар күңелен!
Яңа көй башларга дип гармун тынган арада Галләм белән Мәйсәрә, түгәрәк уртасыннан чыгып, яр астындагы таллыкка йөгерделәр.
Сулуы кабынган Галләм тын алырга өлгермәде, сүзне Мәйсәрә үзе башлады:
—Галләм абый! Ялынып сорыйм, кермә син безнең арага...
Каян килгән бу басынкы, кулын да тоттырмый торган кызга кыюлык? Ул чагында моны уйлап торырлык булганмыни? Галләм авызын ачты да калды.
—Ә моңынчы безнең йөрүләр...— дип кенә җавап кайтара алды ул.
—Ачуланма, Галләм абый. Синең алда күңелем саф. Ә йөрү... йөрү...
Мәйсәрә нәрсәдер әйтергә теләде, әмма тотлыгып калды. Күрәсең, соңгы сүзен әйтергә көч туплады һәм, кинәт барысын да хәл итте:
—Мин башка егетләр бәйләнмәсен өчен синнән озаттырдым, Галләм абый. Ә Галимҗан белән без күптән сүз куешкан идек. Ул курсларда чакта үзем шулай уйлай чыгардым. Сез дуслар идегез бит...
Галләмнең күз аллары караңгыланып китте.
—Мин, мин, димәк, алданып йөргәнмен.
—Юк, Галләм абый! Син минем саклаучы фәрештәм булдың. Авыл егетләрен беләсең бит. Син булмасаң, миңа күз дә ачтырмаслар иде. Бу турыда Галимҗан да белә.
Көтмәгәндә Мәйсәрә Галләмнең битеннән үбеп алды һәм агачлар арасыннан йөгереп китеп барды. Ерактан яңгыраган гармун, җыр тавышлары арасыннан Мәйсәрәнең сузып, ялынып кычкырган сүзләре генә яңгырап калды:
—Ачуланма-а-а, Галләм абы-ы-й...Ул кичтә кабат уенга кайтмады Галләм.
Моны Мәйсәрәнең мәкере, я булмаса артык ышануы, аны егет итеп кабул итмәве дип тә аңларга була иде. Галимҗанга да ачуы килде Галләмнең. Ни пычагыма дус булып йөрергә кирәк шушы хәлләрдән соң.
Ул, су буена төшеп, ут кебек янган битен чылатты, Мәйсәрә үпкән җирне кулы белән ышкып-ышкып алды. Аннары киемнәрен салып атты да җәйге, тымызык су өстендә дулкыннар ясый-ясый, бөтен ярсуын басарга, йорәк ялкынын сүндерергә теләгәндәй, йөзәргә, чумарга кереште.
—Дивана син, Галләм,— дип, үз-үзен битәрләде ул.— Кыюсыз, имеш, инсаф саклый, имеш. Менә хәзер тешлә инде терсәгеңне. Бик якын да бит, тешләп булмый.
Коенып, берничә тапкыр Ыкны аркылыга-буйга урап чыккач кына ачуы бераз басылгандай булды. Ашыкмыйча киенде, күңел ачучы яшьләргә күренергә теләмичә, аскы тыкрыклар буйлап авылга юл тотты. Анда барып бәрелде, монда килеп сугылды — җанына тынычлык килмәде.
Инде кичке уен да беткән. Парлы яшьләрнең көлешә-көлешә урамнардан кайтканы ишетелде. Кайдадыр берсе сузып җырлап җибәрде, икенче яктан гармунның ниндидер бер өйрәнчек кулында көйсез шыңгырдавы яңгырап куйды.
Үз-үзен белештермичә Мәйсәрәләргә таба атлый башлаган җиреннән кинәт туктап калды Галләм.
—Шпион шикелле арттан йөрү түбәнлек була түгелме соң?
Кабызган тәмәкесен бар ачуы белән изеп, сытып ташлагач, Галимҗаннардан ерак түгел урамга өелгән бүрәнә өстенә барып утырды. «Сөйләшергә кирәк!»
Аңлашасы, Мәйсәрә сүзләренең дөреслеген ачыклыйсы килә иде аның.
Ачу-кинә тотмый көтте ул. Һәрхәлдә, сөйләшеп аңлашу иде исәбе.
Авыз эченнән нидер көйли-көйли җиңел адымнар белән очынып кайтып килүче Галимҗан каршында кинәт кара күләгә килеп басты.
—Кайттым, дисең инде, ә...
Көтелмәгәнрәк килеп чыкты, ахры. Галимҗан сискәнеп китте. Аннары гына тавышыннан танып, елмаеп эндәште:
—Кайттым, Галләм дус! Һөнәр алып кайттым.
Мыскыл иткән тавышка күчкәнен үзе дә сизми калды Галләм.
—Нәрсә, шәһәрдә кызлар беткән идемени?
—Юк, бетмәгән. Ну, безнең авыл кызларына җитми!
—Әллә татып карадыңмы?
Монысын ук көтмәгән, ахры, Галимҗан. Ачу белән җавап кайтарды:
—Дус булсаң, дус бул. Тик авызыңны үлчәп ач!
—Үлчәмәсәм, нишләрсең?
— Үлчәтербез...
Менә шунда тыела алмады Галләм. Бөтен көчен, көне буе тыелып килгән ярсуын җыеп егетнең күкрәк астына китереп сукты. Сыгылып төште Галимҗан. Эчен тотып, бөгелеп торды да, кинәт тураеп, үзенең ни эшләгәнен аңлап җиткермәгән Галләмгә селтәнде.
—Ә шәһәрдә менә болай итәләр!
Авыз эчендә тозлы җылымса сыекча җыелуын, күз алдында утлы боҗралар әйләнүен генә абайлап өлгерде Галләм.
Авылның таза, чибәр, сөлектәй ике егете кара тузанга батып сугышты бу төнне.
Алар өйләренә кайтып җиткәндә җәйге кыска төн үтеп бара иде инде. Авыл өстендә җемелдәгән йолдызлар берәм-берәм сүнә башлады, көнчыгыштан алсу-шәмәхә булып таң шәфәгы кабынды.
Печәнлекләренә кайтып егылган егетләр тагын бер-ике сәгатьтән көнбатышта икенче утлар — сугыш утлары кабыначагын да, тагын ике көннән өсләренә шинель киячәкләрен дә, үлем белән әллә ничә тапкыр күзгә-күз очратачакларын да, өч ел ярым салкын окопларда бер- берсенең тән җылысы белән җылынып, бер котелоктан ашап, солдат туганлыгы белән туганлашачакларын да, тагын бик күп башка нәрсәләрне дә белмиләр иде әле.
Җылы мендәренә чумып, зәңгәр хыяллар диңгезендә йөзүче сылу кыз Мәйсәрә дә җан дусты Галимҗанның егет көйгә ерак Кенигсберг җирендә, йөрәгенә фашист пулясы тиеп ятып калачагын күз алдына китерми иде.
Җиһан йоклый... Җир йөзендә егерменче гасырның 1941 ел, 22 июнь таңы атып килә.
(Повестьнең дәвамы бар)
2025-12-01 09:28