Бервакыт арыслан киек авырый башлаган.Барча җанвар, киек хайваннар арысланның хәлен белергә килгәннәр. Монда бары төлке генә булмаган. Бүре арыслан патшага әйткән:
— И патша, хәл белергә килү түгел, төлке сине патша дип тә белми,— дигән.
Ул арада төлке дә килеп җиткән. Арыслан, төлкене күреп, бик каты кычкырган:
— Әһә, син шулай икәнсең әле,— дигән.
Төлке әйткән:
— И солтаным, сүземне әйтергә рөхсәт бирсәнә,— дигән.— Мин шуның өчен соңга калдым: синең авырганыңны ишеткәч, доктор эзләп төрле якларга чабып йөрдем. Әмма дәва тапкач килдем,— дигән.
Арыслан әйткән:
— Нинди дәва таптың соң?— дигән.
Төлке моңар әйткән:
— Әгәр син бүрене үтереп, аның җылы тиресенә чорналып ятсаң, хәзер тазарырсың,— дигән.
Арыслан шунда ук бүрене үтергән