СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рифә Рахман "Таныды!"


Самирәнең мунчадан чыгып килгән чагы иде. Баскыч төбендә керергә-кермәскә белми торгандай, Низамны күргәч сөенеп елмайды. Низам да елмаер дип уйлаган иде. Елмаймады. Моңсу гына карап торуында булды. Карале моны, үзен ят кеше кебек тота, дип уйлады әни кеше.
Басуга механизаторлар йорты салганнар иде, кыр эшләре башлангач, Низам шунда гына йоклап кала башлады. Төшке ашка кайтмый да кайтмый инде. Бүген кайткан. Берәр нәрсә булмагандыр бит? Самирә, аягына галошларын эләктерә-эләктерә:
— Улым, әтиең дә төшке ашка кайтты, әйдә, кер, мичтә пешкән бәлеш бар, — дип сөйләнгәләде. — Берочтан мунчада да коенып чыгарсың. Нәкъ вакытына туры килдең. Сагынып беттем үзеңне.
Низам дәшмәде. Өстендәге соры фуфайкасыннан кыр тузаннарын каккалап торды да ниндидер уйга килеп борылды да капкага таба атлады.
Шулвакыт туктатасы, кая киттең дип сорыйсы иде кана, Самирә улының бу рәвешчә тотышыннан югалып калды. Төш дип, башына да китермәде ул.
Улы, урам якка чыгып, берәр нәрсә генә карыйдыр, керер дип уйлады Самирә. Низам әйләнеп кермәде. Мунчадан чыгуына алмашка киемнәрен әзерләгәндә, тәрәзәдән капка төбенә күз салды. Улы анда юк иде иңде. Нәрсәгә генә кайтты соң? Кермәгәч, ашамагач... Берәр нәрсә булмагандыр бит?..
Өйдә үлем тынлыгы иде. Түр стенада иске сәгатьнең келт-келт йөргәненә кадәр ишетелеп тора. Ире Вахит, бөгәрләнеп, сыртын куеп, сәкегә барып яткан. Үпкәләгән чагында шулай кылана торган гадәте бар... Табын әзерләгәч, өстәлгә чакыруына ул да җавап бирмәде.
Самирә ашарга ялгызы гына утырды. Ашъяулыкны ачык бәлеш өстенә ябып, торып кигәм генә дигәндә, Вахит мендәреннән башын калкытты да:
—Кем соң ул? — дип сорады. — Ишеккә кем килгән иде?
—Низам.
—Ашарга чакырмадыңмыни?
—Чакырдым. Үзем дә әбәткә кайткан икән дип уйлаган идем, борылды да чыгып китте...
—Алып калырга иде бит инде аны...
Самирә иренең эчке газап белән әйткән бу җөмләсенә бик аптырады.
—Тамагы туктыр. Кырда ашагандыр, — дигән булды.
Самирә үзе дә ире кырына барып ятмакчы, бераз хәл алмакчы иде, кинәт караватта беркем юк икәнлекне күрде. Шулчак кылт итеп Вахитының вафатлыгы, Низамның хәбәрсезлеге исенә төште. Бөтенләй йокламаган кебек уянды.
Иртәгә таңнан Самирә Мэскәүгә — «Жди меня» тапшыруына чыгып китәргә тиеш иде. Барыргамы- бармаскамы дип, атна буе икеләнде. Бу сәер төш шуңа кергәндер, дип уйлады.
Алдагы очрашуга бик сөенеп, Низамы табылгандыр да алып кайтырга чакыртканнардыр дип, атылып бәрелеп диярлек чыгып йөгергән иде ул. Паспорты калганлыгы исенә төшкәч, автобуска барган юлыннан кире кайтканын да начарга юрамады. Чакыру килгәч, табылган инде, табылган, дип уйлады.
Рейстан калуына да эче пошмады Самирәнең. Күршесе Сәфәргали кичтән болай да, үзем илтеп куйыйм дип, өйләренә кергән иде. Аның юлда гел ватылып калучан калтырча машинасында барасы, гел ярдәмгә атлыгып торган күршесен юкка борчыйсы килмәде. Соңга калгач, аның белән генә китте.
Мәскәү юлы да авыр, кыен тоелмады Самирәгә. Җитмәсә, тапшыруны оештыручылар каршы алырга машинасын да җибәрәләр, кунарга урынын да табалар икән. Шулкадәр араны йөртмәсәләр, улын кайтарып кына җибәрсәләр соң, дип уйлаганы өчен юл буе үзен битәрләп барды. Алар кеше эзләүне тапшыру әзерләү хакына да оештыралар бит инде, син, рәхмәт әйтәсе урынга, алай булса, болай булса димәкче...
Самирә инде авылга Низам белән кайтып керер дә мәңге аерылмас кебек иде. Алай булып чыкмады. Әни кешегә ниндидер Кавказ авылын, шунда тауларда көтү көтеп йөргән бер егет турында фильм күрсәттеләр дә, улыгызмы-юкмы, дип сорадылар. Охшаган да кебек иде, охшамаган да. Ни дип әйтергә белмәде. Күз төбенә яшь килеп бөялде.
Әйе дисә, Низам дигәне аның улы булып чыкмаса, аны алып кайтачак һәм баласынмы, атасынмы эзләгән икенче берәүнең юлларын кисәчәк иде Самирә. Юк дисә... Низамга охшаган да кебек бит! Күзләре зәңгәр, колак тирәсендәрәк миңе дә бар шикелле. Буе гына менә кыскарак... Гәүдәсе генә какчарак... Чәчләре генә сирәгрәк... Аяклары гына кәкрерәк... Генәләр күпкә җыелды. Юк, ул түгел дип әйтергә авызын ачты, әмма ник бер сүз әйтә алсын, түзмәде, үксеп елап җибәрде.
Улына охшаган егет тә ни әйтергә белми иде. Күрсәтергә янында паспорты юк, Кавказга ничек барып чыкканын хәтерләми. Эш биргән хуҗалары да аны алып килгән кешеләрнең кайдан, кем икәнлеген әйткәннәрен генә онытмаган. Самирәне тынычландырырга тырыштылар, су алып килеп эчерделәр.
Ике арада сүз тынычлангач та ялганмады. Дөрес, Низамның бик тә туган ягына кайтасы, үткәнен искә төшерәсе килгәне күренеп тора иде. Сарыклары янында үзе дә бер мәхлук кыяфәтендә утырган ир бу теләген дә куркып кына, боек кына бер кыяфәттә әйтте. Низамның әнисен күргәч үзгәреп китмәве, үз йөрәгендә дә ниндидер эчке тоемнар кабынмау Самирәне аптырашта калдырды. Низам идеме соң бу көтүче, юкмы? Кистереп кенә әйтүе кыен иде. Китергән булсалар соң, кайтарган... Барыбер Кировтан икәнлеге билгеле булгач! Тик ул бу хакта алып баручыларга әйтергә батырчылык итмәде. Низам кебек үк, бөтен азапларын йөзенә чыгарып, тын гына утыруында булды.
Көн ахырында, икенче тапшыруда турыдан-туры очрашу булачагын әйтеп, Самирәне авылына кайтарып 'җибәрделәр.
Кайтса, хатынны телсез итәрлек икенче бер хәл көтә иде. Ул киткәч, район үзәгеннән авылга катафалк килеп төшкән. Эче тулы милиционер, имеш. Нигә хатынга, авыл Советына алдан хәбәр итмәгән иде алар, кем белсен. Читтән мәет кайтканны авылда бер дә яратмыйлар, шомланып көтеп торганнар. Катафалктагы табутта Низам, имеш...
Әнисе булмауны сылтау итеп, кадакланган табутны ачып та тормаганнар, югыйсә авылда туганнары да җитәрлек инде. Күршеләре дә таный бит Низамны! Ничек танымасын, таный! Алай дисәң... Әнә бит экрандагы егетнең кемлеген ана кеше үзе дә ачык кына әйтеп бирә алмады...
Шулай... Табутны ачтырып та тормаганнар, авыл Советы рәисенә мәетнең документларын гына тапшырганнар да, табутны кабергә төшереп, күмгәч китеп тә барганнар. Әле дә ярый мулла тиешлесен укыган, күршеләре кирәкле сәдакаларны тараткан.
Милиционерларның җәй эссесендә озак яткырып булмады дигәннәре бераз аптырашта калдырган иде ул чакта Самирәне. Тагын ике тәүлек кенә моргта тота алмаслар идемени? Юл акчасын үзе дә түләр иде әле. Барып та алып кайтыр иде.
Шулай итеп, Самирә Мәскәүдән улының өчесенә генә кайтып төште. Анысын да күршеләре Сәфәргали белән Мәдинә әзерләгән иде инде. «Улының» дип әйтсә дә, ана күңеле моның шулай икәнлегенә таушалып беткән паспортын күргәч тә ышанмады.
Ышанмады. Аннан соң, тегендә дә ышанмадың, монда да дип, үз-үзен битәрләде. Ышанмады. Ышанмаса да, каберен каратты, ташын-чардуганын ясатты.
Юк, юк, ышанмады инде, ышанмады! Ышанмагач, казытып алырга, тикшертергә була иде ләбаса! Авыл картлары, исән булса, болай да кайтыр, мәетне тынычсызламыйк инде, диделәр. Дисәләр соң, үзе җебегән бер нәрсә!
Зиратның эченә кергәне булмагач, әле малаен табуга өмете бөтенләй үк сүрелмәгән иде Самирәнең. Менә Мәскәүгә барыр да улы Низамны җитәкләп кайтып керер әле! Күмелгән мәет улы булса? Бер белмәгән адәмне улы итеп яшәячәк бит аннары! Шулай диде дә Самирә тагын телсез калды. Эченнән алай дип уйлауга, бөтен өметләре чәлпәрәмә килде. Икенче көнне ул Мәскәүгә чыгып китмәде. Хәер, инде теләсә дә чыгып китә алмас иде. Еллар буе баласын күрергә хыялланган, көтеп алган очрашуларны мең төрле сурәтләрдә күз алдына китергән, өйдә сакланган киемнәрен ел саен җилләткән, рәсемнәрен альбомнарга әле тегеләй, әле болай тезеп, күңелен үсендергән Самирә телсез, хәрәкәтсез калып егылды. Урындагы гомере дә көне-сәгате белән үтте... Район табиблары өченче фалиҗы булган, алдагыларын аягүрә генә йөреп уздырган, диделәр.
Сәфәргали, Мәскәүгә озата барганда, Самирәнең бер як йөзен кыйшайганрак күргән, сөйләшүе дә үзгәргән кебегрәк дип аптыраган иде. Күршесенең янында утырган хатыны янына кергәч, әллә соң инсульт булган идеме, дип уйлады. Өченче диләр бит. Икенчесе... Улын күмгәнне белгәч дисәң... Алай үзгәреш сизелгән кебек түгел иде ул чакта. Бер-бер артлы бәргәндер инде бу бер-бер артлы килгән хәсрәтләр, дигән булды Сәфәргали көтелмәгән хәсрәттән тәмам югалып калган Мәдинәсенә, мәетне җирләп кайткач.
Үз балалары булмагач, Сәфәргали Низамны бик ярата иде. Үскән чагында малай аларга көн дә керми калмады. Мәдинә, иренең дә күңелен күреп, малайга уенчык-кием бүләк иткәләде, тәмле ризык пешерсә, әнисе белән гел табынга дәште. Инде алар өен дә кайгы тынлыгы басты.
Авылда Самирәнең туганнары күп булса да, артык якыннары юк иде, шуңадырмы күршеләре белән бертугандай яшәделәр. Яшисе дә яшисе иде бит һаман да. Бергәләп Низамны эзлисе. Бәлки, Сәфәргалинең үзенә...
Инде каралты-кураларын тәртипкә китерим, мәет чыккан йортта болай да күңелсез дип, Сәфәргали капкадан чыккан иде, чүт аңын югалтып егылмады. Хәлсезләнеп, урам бакчасының коймаларына ябышты. Күтәрткән юлдан авыл Советы рәисе белән... Низам килә! Низам димәс иде, кулында — Мәскәүгә эшкә китәр алдыннан, Сәфәргалидән инструментлар салырга дип алып торган рюкзак. Таушалган, тузган, әмма барыбер рюкзагын таный бит инде Сәфәргали!
Низамны да таный! Нишләп танымасын! Бераз кечерәйгән, бераз ябыккан, бераз какшаган дисә... Самирә дә экранга шулай дип уйлап карадым дигән иде... Чыннан да, үзгәргән! Әгәр ул булмаса? Нишләп Низам булмасын! Шуның кадәр михнәтләр күр, никадәр югалып тор да... Үзгәрерсең!
Әнисе килеп алмаса да, Низамны авылга нәрсәдер тартты. Беренче тапшыруда югалып калган иде ул. Бөтенләй таныш булмаган хатынга әни дип дәшәргә теле бармады. Тора-тора йөрәген нәрсәдер тырмый, кимерә башлады. Чәчләре агарган, күзләре сагышлы әлеге хатын әниседер дигән уй да күңелендә көннән-көн ныгыды.
Низамны чираттагы эфирда Самирәнең тамашачылар арасында булмавы аптырашта калдырса да югалып калмады, туган ягына үзе кайтырга, барысын яңадан исенә төшерергә, әнисе кире какмаса, тормышын башкача, яңадан корырга уйлады.
Низам янәшә капка төбендә үзенә бик нык төбәлгән бер картны күрде, тик кем икәнлеге барыбер хәтеренә килмәде. Таныш та, таныш түгел дә иде бу йөз. Теге чакта, әнисе белән телеэкран аркылы сөйләшкәндә дә шулай ук уйлаган иде Низам. Алайса, Низаммы соң ул, юкмы? Их, әнә теге капка төбендә торган карт хәзер, аны шаккатырып, исеме белән эндәшсә! Чыннан да, кем соң ул?
Сәфәргали эндәшергә ашыкмады. Ул башта аларның чынлыкта кая юнәлгәнен көтте. Аннан үзенә сәлам бирүләрен...
Килүчеләр шул арада таш юлдан уңга борылды, Мәдинәнең капкасы янына килде. Сәфәргали һаман күзәтә иде әле. Авыл Советы рәисе Мидхәт ул әле кичтән генә келәгә элгән йозакны шалтыратып карады, ачкыч ка бикләнгәнен күрде. Тирә якка карады, күзе үзләрен күзәтеп торган Сәфәргалигә төште.
Мидхәт шулчак, сөенеч кошын тоткандай:
—Исәнме, Сәфәргали абзый! Капка ачкычы синдә түгелме? — дип кычкырды. — Менә бит Низам табылды!
Сәфәргалинең эченә җылы йөгерде. Их, бераз гына иртәрәк табылса иде ул, дип уйлады. Аннан, кесәсендәге ачкычларын капшап шалтырата-шалтырата, авыз эченнән диярлек мыгырданды:
—Исән кайттыңмы, улым? — Кычкырып дәшәргә, исеме белән дәшәргә йөрәге җитмәде Сәфәргалинең, җитмәде. Үзе Низамның борылып китүеннән курыкты. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде, инде ачыграк итеп: — Исән сау кайттыңмы, Низам? — дип сорады.
Карт тынсыз калып диярлек сораса да, үзе теләгән, үзе көткән сүзләрне Низам ишеткән иде. Сәфәргали килде, кул биреп күреште, Низамның кулы тотудан калтырана башлаган бармаклары белән капкага эленгән иске йозакны, гомер ачкыч тотканы булмагандай, әле тегеләй, әле болай боргаларга кереште.
Шулчак Низамның Сәфәргали абзыйсына охшаган бер ирнең бала чагында туган көненә үзе кадәр агач ат тотып кергәне исенә төште. Тагын кемнәр бар иде соң табында ул көнне? Әнисе белән әтисе дә булгандыр бит инде? Туганнары булгандыр... Ничек кенә тырышмасын, бу агай белән аттан башка беркем дә күңеленә килмәде. Ул атны кичтән генә Сәфәргали абзыйсы чормадан алып төшеп юган, җилләп кипсен, аннан истәлеккә алырмын дип, баскыч төпләрендә калдырып чыккан иде.
Таныды бит атны Низам, таныды!