СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нурия Сәйяр "Мәрхәмәтле Дию пәрие".

Урал таулары кочагында җәелеп киткән урманның ярыйсы гына уңдырышлы икәнен ишетеп, анда диюләр килеп урнашкан, ди. Алар, бу урманда көн күрүчеләрнең һәммәсенә дә баш булырбыз дип бик хыяллансалар да, араларындагы бер диюдән шүрләгәннәр. Чөнки теге Дию пәрие аларга караганда бөтенләй үзгә - бик итагатьле, бик мәрхәмәтле икән, ди...
Җитмәсә, ул Дию һәммәсеннән гаярьлеге белән дә аерылып торган. Хәтта биредә яшәүче барлык дию пәриләре, берләшеп, аның белән көч сынашырга уйласалар да, аны һич җиңә алмаслар иде. Шуңа да аңа каршы сүз әйтү түгел, күз карашыннан да шүрләгәннәр. Шушы Дию урманда яшәүчеләрнең һәммәсен дә үз канаты астына алган, ди. Башка диюләргә бер генә җәнлек- хайванны да, бер генә кош-кортны да рәнҗетергә ирек бирмәгән. Кайсына кайчан, кайвакыт ярдәм кирәк, һәрчак булышкан. Шундый мәрхәмәтле булганга, хөрмәт йөзеннән, урман халкы да аны Мәрхәмәтлекәй дип йөрткән, ди.
Мәрхәмәтлекәйгә калган дию пәриләре нык кына ачу саклаган бит инде. Ничек инде диюләр затында итагатьле, мәрхәмәтле пәри булсын? Берсе-бер бернинди явызлык эшли алмасын диң, ә?! Бары тик үзләре баш булырга тиеш урманда!
Дию пәриләре, озак кына баш ватканнан соң, яннарына хәйләкәрлеге-мәкерлеге белән урманда дан тоткан Төлкене дәшкәннәр дә, тегеңә:
- Беләсең, бу урманда безгә начарлык кылырга ярамый. Сезгә дә шулай! Кырын эшләребез, яман гамәлләребез Мәрхәмәтлекәйгә һәрчак барып ирешә. Әйдәгез, берәр хәйлә корыйк та, аннан котылу әмәлен табыйк! - дигәннәр.
Ә Төлкегә нәрсә?! Диюләр, ышанып, үзләре аңа мөрәҗәгать иткәннәр икән, аларның ышанычын, һичшиксез, акларга кирәк! Ул бераз уйланып торган да:
- Сез урманның куерак агачлыгында тирән, зур чокыр казыгыз, аның өстенә күп итеп яфраклы агач ботаклары салыгыз. Чокыры күренмәслек булсын! Ә мин, берәр сәбәп табып, Мәрхәмәтлекәйне шунда чакырырмын, аны шул чокырга төшерү хәйләсен дә табармын, - дигән, ди.
Чыннан да, көннәрдән бер көнне Төлке Мәрхәмәтлекәй янына килгән дә:
- Мәрхәмәтлекәй, балам чокырга төшкән! Сабыем сыкрап- елап ярдәм көтә. Баламны коткарырга ярдәм итегез, зинһар! - дип ялынган-ялварган.
Дию пәрие, озак уйлап тормыйча, Төлкегә ияреп тә киткән. Барганнар-барганнар, ди, болар. Теге чокыр янына җитүгә, елгыр-хәйләкәр кисәк кенә читкә сикергән, ә Дию пәрие шап итеп чокырга тәгәрәп төшмәсенме! Килеп төшкән дә Мәрхәмәтлекәй:
- Ниндидер чокырга эләктем! Коткар мине, Төлке, коткар! Бар, ашык, хәлемне башка җәнлекләргә дә хәбәр ит, чыгарсыннар мине биредән! - дип, Төлкегә хәбәр салган, ди.
Әмма Төлке җәнлек-хайваннарны чакырырга уйламаган да. Дию пәриләре, начарлыкка күндергәндә, аны болай дип тә өйрәткән булганнар:
- Мәрхәмәтлекәй чокырга мәтәлеп төшкәч тә, ярдәм сорап, югарыга караячак. Ул башын күтәрүгә, өстенә көл сибәрсең. Без ул көлне алдан әзерләп калдырырбыз. Шуннан аның күзе сукыраер. Алай-болай исән калса, аның безгә тагын да күбрәк зыян ясавы бар. Ә күзе зәгыйфьләнгәч, әллә ни кыра алмас! - дигәннәр, ди.
Төлке нәкъ теге диюләр өйрәткәнчә эшләгән. Чокырдагы Мәрхәмәтлекәй ярдәм сорап өскә карауга, мәкерле Төлке аның өстенә көл сипкән дә чокыр яныннан тизрәк табанын ялтыраткан.
Ә мәрхәмәтле Дию пәрие, күзе авыртуга чыдый алмыйча, чокыр төбенә капланган. Ул, күптерме-аздырмы, сыкрана-сыкрана яткан да яткан. Чокырдан чыгарга маташып караган каравын. Ләкин, ничек кенә тырышса-тырмашса да, өскә һич күтәрелә алмаган. Җитмәсә, күзе дә сукырайган.
Көн артыннан көн үткән. Мәрхәмәтлекәй хәлсезләнгән, ачлыктан авыруга сабышкан. Өстенә яңгыр да яуган. Инде салкыннар да якынлашкан. Шул чагында моның янына Сукыр тычкан килеп чыкмасынмы! Эшчән тычкан төртә дә төртә икән борыны белән алдындагы «җир»гә... Ләкин каты өемне һич кузгата алмый, ди. Юлында мондый киртә очраганга ачуы килеп, Сукыр тычкан:
- Ни галәмәт? Мин - нәселебездә иң көчле, иң эшчән Сукыр тычкан! Моңа кадәр мин казый алмаган җир юк иде! - дип,үзалдына сөйләнеп, мыгырданып алган. Аннан борыны бөлән алдындагы катылыкка шундый да нык итеп китереп төрткән, ди, хәтта каты җир кыймылдап куйган! Ул да булмый, өем ягыннан хәлсез тавыш ишетелгән:
- Сукыр тычкан! Мин - җир түгел, Мәрхәмәтлекәй! Бу чокырда нишләп ята икән, дисеңме? Хәйләкәр Төлке төшерде мине бу хәлгә, - диеп, Дию пәрие көч-хәл белән генә үз башыннан үткәнне сөйләп биргән, ди.
Ә бу Сукыр тычкан Дию пәриенең нинди мәрхәмәтле икәнен ишетеп белгән булган. Диюнең тетрәндергеч хәле турында сөйләвен тыңлаганнан соң, ул:
-Мәрхәмәтлекәй, мин хәзер үк синең хәлне урман халкына җиткерермен. Әмма башта ашарыңа китереп калдырыйм, - дигән дә тизрәк өенә кайту ягын караган.
Сукыр тычкан, чыннан да, иң элек үзенә кышка дип хәстәрләгән азык-төлеген Дию пәриенә алып килгән. Ә аннары, яңалыгын дусты Тычканга хәбәр итәргә дип, җир өстенә күтәрелгән.
-Тычкан дустым! Син, мөгаен, ишетеп белә торгансыңдыр, урманыбыз күрке - мәрхәмәтле Дию пәрие Мәрхәмәтлекәй турында, аның барчабызга - урманыбыз халкына һәрчак ярдәмчел булганлыгын?
Үзен күрмәсә дә, Тычкан да Мәрхәмәтлекәйнең урман халкына никадәрле яхшылык эшләгәнен, чыннан да, ишеткән икән. Шуңа ул горур гына:
- Беләм, ничек инде белмим? Мәрхәмәтлекәй - урманыбыз күрке лә ул!-дип сүзгә кушылырга уйлаган да, Сукыр тычкан, аны капылт бүлдереп:
-Ә менә моны, Тычкан дустым, белмисең! Бу тирәдән ерак түгел киң һәм тирән чокыр казылган. Яклаучыбыз шунда газап чигеп ята икән... Мәрхәмәтлекәй анда ачлыктан интегә. Хәбәр ит урман халкына аның аяныч хәлен, тапсыннар тоткынлыктан коткарыр бер әмәл!-дигән.
...Бу вакытта теге явыз дию пәриләре, Мәрхәмәтлекәйнең чокырдан чыга алмавына инде тәгаен ышанган булганга, урман халкын җыеп:
- Мәрхәмәтлекәй сезне ташлап китте. Йә, әйтегез әле: сез үзегез эшләдегезме аңа бер яхшылык? Сыйладыгызмы аны тәм- том белән? Әнә Мәрхәмәтлекәй, китәр алдыннан: «Арыдым биредә яшәүче урман халкына игелек кылып! Кадеремне белмәделәр. Мин моннан бик ерактагы Каф таулары ягына китәргә булдым. Ә биредәге урманга моннан соң сез хуҗа!»-диде, һәм сезнең белән идарә итү дилбегәсен безгә тапшырып калдырды, - дип игълан иткәннәр.
Аннары, әнә күрәсездер, ул өендә юк, дигәндәй, сүзләренең дөреслеген исбатлап, Мәрхәмәтлекәйнең өй ишеген киң итеп ачып ук куйганнар. Карагыз, янәсе...
Мәрхәмәтле Дию пәрие чыннан да әллә ничә көн күренмәгәч, урман халкы тегеләр сүзенә теләсә-теләмәсә дә ышанган инде. «Әнә бит, өендә юк. Димәк, дөрестән дә, ташлап киткән»,-дип нәтиҗә ясаганнар.
Ә дию пәриләренең күрсәтмәләре моның белән генә бетмәгән. Бу юлы арадан иң дәве, сүз алып:
- Бүгенге көннән урманыгызга без хуҗа! Сез көн саен безне азык-төлек белән тәэмин итәргә тиешсез! Җиләк-җимеш, нинди яшелчә бар - барын да ташырсыз! Шулай ук табыныбызга йә эрерәк кошлар, йә болан баласы, йә кыргый кәҗә юнәтегез! Кабан дуңгызларын да эләктерергә онытмагыз. Карагыз аны, күрсәтмәбез төгәл үтәлсен! - дигән.
- Нишләсен мескеннәр? Яклаучылары юк! Урман халкы җыелып киңәшкән дә, башка чара юк, дип, дию пәриләре әмерен үтәргә булганнар. Шул сәгатьтән урманда көн күрүчеләргә мәхшәр башланган. Урманда көлү, шуклану-шаярулар тыелган, хәтта үзара кычкырып гәпләшергә-сөйләшергә дә ярамаган. Дию пәриләре урман халкын - барча җәнлек-хайваннарны, кош-кортларны - үзләренең колларына әверелдергәннәр.
Теге Тычкан да Сукыр тычканны тыңлаганнан соң уйга калган. Мәрхәмәтле Дию пәриенең фаҗигасен урман халкына җиткерсә, үзенә дә бик яхшыдан булмавы бар! Алай-болай теге дию пәриләре ишетеп яки сизеп калса, аны нәрсә көтә? Билгеле инде, үзен юк итәргә тырышулары бар. Әле аны гына булса бер хәл, нәсел-нәсәбенә дә таяк башы эләкми калмас!
Алай да вай, болай да вай. Барыбер бүгенге көндә алар нәселе - һәммә тычканнар да коллыкта яши. Әнә теге дию пәриләре үзләренә никадәрле башак-ашлык җыярга кушты!
Уйларын барлагач, Тычкан теге Сукыр тычканнан ишеткәнне урман халкына барыбер хәбәр итәргә ниятләгән. Ул: «Без яшәгән төбәккә дию пәриләре килеп урнашканчы, урманыбызның иң өлкән хуҗалары аюлар иде. Менә кемнәр белән киңәшләшеп карарга кирәк!» - дип нәтиҗә ясаган һәм урмандагы иң дәрәҗәле Аю яшәгән өнне эзләп киткән. Юлда үзе: «Бәлки, аюлар нәселе дию пәриләре белән бер сүздәдер? Бик сак сөйләшергә кирәк», - диебрәк уй йөрткән...
Шуңа күрә Аю янына килгәч исәнләшкән дә, хәбәрен әйткәнче, иң әүвәле Аюның уй-фикерен беләсе килеп:
- Мәрхәмәтле Дию пәрие һәммәбезгә дә никадәрле изгелек кылды! Ә үзенең ничә ай инде күренгәне юк. Ник берегез дә аны эзләп чыкмыйсыз, кайтуын үтенмисез? - дигән.
- И дускай, дускай! Ни мәгънә эзләүдән? Ташлап киткән ул безне! Әшнәләре - калган диюләр әйтте: мәрхәмәтле булып кыланган гына. Әнә бит туганнары: «Сез аны сыйламадыгыз, тәм- том ташымадыгыз», - диделәр. Димәк, Мәрхәмәтлекәй яхшылыкны ихластан эшләмәгән, үзенә хезмәт итүебезне көткән! Гомумән, явыз дию пәриләре урманыбызга безне кол итәр өчен генә килгән!
Аюдан мондый сүзләр ишетүгә, Тычкан түзмәгән, курыкса да, хакыйкатьне ачып салырга карар кылган.
-Сүзләрең бер генә дә дөрес түгел, Аю абзыкай! Дию пәриебез, туганнары аркасында җәфа чигеп, чытырманлы урманыбыз чокырында ята икән!-дип, Мәрхәмәтлекәйгә кагылышлы тетрәндергеч яңалыгын Аюның колагына пышылдаган.
Мондый аянычлы хәбәр аюлар башлыгын бик аптырашта калдырган бит инде. Ул кичкә кадәр уйланып йөргән дә... Дию пәриләреннән шүрләсә дә, караңгылык иңүгә, чытырманлык белән әйләндереп алынган бер аланга үзенең нәсел-нәсәбен чакырган. Җыелганнарга ишетелерлек итеп кенә, өлкән Аю:
-Мәрхәмәтлекәйнең хәле бик мөшкел икән бит! - дип, Тычканнан ишеткәнен сөйләп биргән. Аннан өлкән Аю, тавышын бик тә җитдиләтеп:
-Сайлап алыйк нәселебездән иң елгыр һәм иң гайрәтле берничә аюны! Төнлә шыпырт кына монда җыелырбыз да Мәрхәмәтлекәйне коткарырга барырбыз. Ләкин башта явыз диюләрне балдан ясалган төнәтмәләребез белән шәп кенә итеп сыйларга ирәк булыр. Аннан, ул алдакчыларның күзләре йомылуга, Диюебез яткан хәвефле чокырны эзләргә чыгарбыз, - дип, янындагы аюларга үз фикерен әйткән.
Шулай иткәннәр дә. Икенче кичне, дию пәриләре йокыга китүгә үк, аюлар Мәрхәмәтлекәйне чокырдан да чыгарганнар. Аннары, алып кайтып, өлкән Аю өненә качырганнар, ди.
Урман халкы төннәрен, мәкерле диюләрдән яшерә-яшерә, үзләреннән өзеп, нинди тәм-томнары бар - һәммәсен ташыганнар, ди, өлкән Аю өненә. Диюебез исәйгәннән исәя бит инде! Элеккедән дә көчлерәк, элеккедән дә кодрәтлерәк булып ныгый, тернәкләнә, һәм бер дә бер көнне Мәрхәмәтлекәй, аю өненнән чыгып:
-Әй, сез, дию пәриләре! Әгәр дә без яшәгән урманнан китмәсәгез, мин сезне, һичшиксез, юкка чыгарам! Урманыбызда берегез дә калмасын! - дип, үзен кыерсыткан дию пәриләренә сүзен җиткергән.
Ә тегеләр, мәрхәмәтле Дию пәриенең сихәтләнеп, яңадан элеккедәй гайрәтләнүен күрүгә, мизгел эчендә бу урманны ташлап киткәннәр. Теге хәйләкәр Төлке дә аларга ияргән. Урманда яңадан бары тик мәрхәмәтлелек кенә хөкем сөргән.
Коткаруын коткарганнар, ә бит Диюнең күзе күрми! Күзе күрмәгәч, урманга чыккан саен, каршысына очраган җәнлекләргә, бөҗәкләргә зыян салуы бар. Шуңа Мәрхәмәтлекәй урманда яшәүчеләргә:
- Сез, дусларым, табып бирегез миңа кыңгырау! Аягыма кыңгырау тагып йөрермен, аның тавышын ишетеп, һәммәгез дә читкә тайпылырсыз, - дигән.
Чыннан да, шул көннән башлап, мәрхәмәтле Дию пәрие, урманга сәяхәт кылганда, аягына кыңгырау бәйләп йөргән, ди. Яңгыравыклы кыңгырау тавышы урман халкына көч, кодрәт өстәгән. Яклаучылары барлыгын хәбәр иткән. Урманда яшәүчеләр шул көннән соң бик дус-тату булып, киләчәккә ышаныч белән көн күргәннәр. Дуслык шундый була да инде - авырлыкларны җиңеп, киртәләрне җимерә!
2026-01-28 14:28