СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәйдә Зыялы "Тәмле җиләкләр"

Борын-борын заманда Каф таулары артындагы кечкенә генә бер авылда яшәгән, ди, егет белән кыз. Икесе дә ятим, икесе дә ярлы булган, ди. Кечкенәдән абый белән сеңел шикелле ярдәм итешеп, бер телем ипине урталай бүлешеп, якын булып үскән болар. Буй җиткәч, бер-берләренә гашыйк булганнар. Егет, кечкенә генә көймәгә утырып, көн саен балык тотарга диңгезгә чыга икән. Аның кайтуын кыз яр буенда көтеп тора икән.
Беркөнне егет, эрерәк балыкларны күбрәк тоту нияте белән, диңгез эченәрәк киткән. Зур-зур балыкларның күпләп эләгүенә сөенеп, болыт килүен, көннең бозылуын сизми калган. Болытларны куа килүче көчле давыл егетнең кечкенә көймәсен дә әйләндереп ыргыткан.
Ун көн, ун төн буе кыз яр буеннан китмичә егетен көткән. Диңгез сөйгәненең ни үле, ни тере гәүдәсен чыгармагач, яр буйлап эзләп киткән. «Исәндер, яр буенда ярдәм көтеп ята торгандыр», — дип тиз-тиз атлаган. Көн барган кыз, төн барган, тауларга менгән, таулардан төшкән, ташларга сөртенеп аякларын канаткан, чәнечкеле агачларга тырналган, тирләп-пешеп чыккан, әмма егетен таба алмаган. Аптырагач, ул биек тау өстенә менгән дә, кулын маңгаена куеп, су өстен күзәткән. Юк, юк, аның сөйгәне күренмәгән. Кыз җиргә ятып, җирләр тырнап, үкси-үкси елаган. Үзенең бу тиклем бәхетсез булуына аптыраган. Болай ялгыз яшәгәнче, мин дә аның янына китәм дип, тау башыннан диңгезгә сикергән. Ә иртәгесен... кызның күз яшьләре тамган урында аның иреннәредәй кып-кызыл, татлы җиләкле нечкә сабаклы куак үсеп чыккан. Җиләкләре тел өстендә эри, хуш исле, тәмле икән. Шул җимешләр белән чәй эчкән кеше шундук тирләп-пешеп чыга, йөзенә кызыллык йөгерә икән. Бу татлы җимеш кура җиләге булган.
Кояшта җылынып, диңгезгә карап үсеп утыручы кура җиләген кешеләр күреп алганнар да бакчаларга күчергәннәр. Үсемлек үзе дә кешеләрне яраткан, урманнарга, болыннарга күчкән, таралган.

Дәва өчен кыргый кура җиләге файдалы. Аның составында төрле органик кислоталар, шикәр, С витамины күп. Болгариядә аның яфрагы төнәтмәсе белән дәваланалар. Эч кипкән чакта, ашказаны, эчәкләрнең лайлалы катламы ялкынсынганда, салкын тигәндә ул бик файдалы. Теш казналары бозылганда шушы төнәтмә белән авыз чайкарга киңәш ителә.
Җиләкнең үзендә органик кислоталар, салицил кислотасы, С,В витаминнары, каротин бар. Җимешеннән алынган сироп төрле дарулар һәм шәраб ясау промышленностенда кулланыла.
Кышкы озын кичләрдә хуш исле кура җиләге белән тирләп- пешеп чәй эчү — үзе бер шифа.
2025-06-24 08:06