СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәшит Солтангәрәев “Йолдыз Кашка”

Илленче елларның башы иде. Сугыштан соң яңа аякка басып килгән колхозда ни алсалар да шатланалар. Ярлылык тәмам җанга тигән иде инде. Беркөнне Исхаков йөк машинасы сатып алырга уйлый икән, дигән хәбәр чыкты. Колхозчылар әле иләмәгән-сукмаган дигәндәй машинаны дәртләнеп көтә. Исхаков машина артыннан байтак йөрде бугай, ләкин алып бетерә алмады, бирмәделәр. Шуннан кайдандыр егерме меңгә яшь айгыр сөйләшеп кайткан, диделәр. Колхозчылар моңа да каршы килмәде. Кем колхозы — аларныкы, кем председателе китеп бара —аларныкы. Районга йә МТСка киңәшмәгә җыелсалар, колхозына, хәтта председателенә түгел, иң элек җигеп йөргән айгырына, тарантас- сбруена карыйлар.
Исхаков айгырны үзе күреп, хакы-ние турында сөйләшкән. Таза канлы, өч яшьлек нәсел айгыры икән. Шулай да үз күзенә үзе ышанмыйча Мәһәзи агай белән Котлыюл картны җибәрде. Председатель тиешлесеннән тыш юллык һәм мәгәричлек тә бирде:
— Кеше арасында ким-хур булып йөрмәгез. Эш сездә, айгыр ошаса, документларын ала да кайтыгыз,— диде ул.
Тегеләр ике көннән аждаһа тоткан әкият батырыдай кара елтыр айгырны уйнаклатып алып та кайттылар. Маңгаенда ак кашкасы да бар. Дөлдөл инде менә! Тәртәгә тагылган айгыр, сылулыгына масайган кыланчык яшь кыз шикелле, муенын дугаландырып, бик эре генә атлап килә. Артыннан кешеләр ияргән. Малайлар гына түгел, хәтта олылар да бар. Ничә ел бит инде колхозның мондый затлы мал алганы юк.
Идарә йортына халык җыелды. Мәһәзи агай белән Котлыюл карт, җиде диңгез кичеп кайткан ил батырлары шикелле, авылдашларына юл хәлләрен сөйли, ә малай-шалай, танауларын тартырга да онытып, әкрен генә айгырга якынлый. Шуннан тегенең күзләрен акайтып карап, чүлмәктәй тояклары белән җирне чокып алуы була — ыштаннарын да тотып тормыйча, ычкыналар.
Бәхәс башлана:
— Нәкъ Салават Юлаев аты, ие бит!
— Аның аты күк булган, беләсең килсә!
— һе, әллә аның аты берәү генә булганмы?
— Белсәң, элек башкортлар сугышка бия белән йөргәннәр!
— Кит, исәр! Хи-хи-хи!
Колхозның вак, арык атларына күнеккән кешеләргә айгыр чынлап та гыйфриттәй күренә. Атлану гына түгел, каравы да куркыныч! Түшләре нинди бит, чак кына кузгалдымы, мускуллары уйнап китә.
Шулвакыт буш мичкәсен зыңгылдатып, ишегалдына пожар аты белән Әшрәф карт килеп керде. Аның күренүе булды, халык көлеп җибәрде. Карт, әйтерсең менә чагыштырыгыз инде, дигән сыман юрамалый алып килгән. Шушыңача арулар исәбендә йөргән пожар аты Йолдыз кашка янында чүкте дә калды. Кара айгыр тегеңә, бу хайван да безнең заттан микән, дигән сымак карап алды.
Ике-өч көн йорт янында кеше өзелмәде. Шушы тирәгә җыелалар да сөйләшеп торган булалар. Ә гадәти лапас диюне ябып куйган әкият сараена әйләнде дә куйды. Яныннан малайлар тегеләй дә үтеп китәләр, болай да үтеп китәләр, куып җибәрсәләр, читән ярыгыннан булса да карап торалар.
Ә Йолдыз, урманнан яңа тотып алып кайткан киек сымак, һаман ияләшеп җитми боларга.
Кайвакыт Мәһәзи агай аны, озын арканга тагып, бер иркенрәк урынга алып чыга да түгәрәк буйлап юырттыра, уйната. Көченә, гайрәтенә, сылулыгына сокланып карап торганда ат та белә диярсең — аның саен үзен матуррак тотарга тырышкан сымак, муенын бераз бөгә төшеп, түбән карап кына юырта, тоягыннан җирләр селкенеп кала —өстенә мен дә чабып чык та кит!
Кар төшкәч, яшь айгырны җигәргә өйрәттеләр. Әллә никадәр ир-ат, егет-җилкенчәк, малай-шалай иярде тегенең артыннан. Мондый эшне авыл тирәсендә эшләргә ярамый, айгырны иркенгә, ферма артындагы читәнгә алып чыктылар.
Биш-алты ир-ат көч-хәл белән тәртә арасына кертеп, җигеп китүләре булды, утка баскандай торган Йолдыз дыңгырдатып чыгып та китте. Аһ, алдан уйламаганнар, тәртәсе кыска булган. Хәер, аңа ярарлык тәртә дә булмагандыр инде колхозда. Чапканда айгырның аягы чанага бәрелә, шуңа ачулануыннандыр инде, теге тагы да катырак чаба.
Кызып чаба, әйтерсең, җигүле ат түгел, ә бәйгедә килә. Чана давылда йөзгән көймәмени! Чанага төялгән малайлар берәм-берәм кайсы кая егылышып калды. Теге Мәһәзи агай гына, ике кулы белән дилбегәсен бар көченә тартып, ниндидер кодрәт белән түзеп бара сыман.
Бераздан чана әллә кәзгә, әллә кырмыска түмгәгенә барып менде —Мәһәзи агай үзе дә егылып калды.
Йолдыз, карап торучыларны кинәндергән сымак, бу тирәдән ерак та китми, үзе тоттырмый да, тоякларын чанага бәрә-бәрә чабуын белә. Бара торгач, бер тәртәнең төбе каерылып чыкты. Шуннан айгыр чананы ничектер телефон баганасына китереп бәрде. Чана да, баягы Мәһәзи агай сымак, айгыр артыннан әйләнеп-тулганып барып ятты.
Тәртәләр артык комачауламыйлар атка. Хәзер Йолдыз, "өйрәттегез менә йөккә" дигән сымак, эре генә кыяфәт белән су буена төшеп китте. Әле туңып өлгермәгән елганы ике генә сикереп чыкты да кайту ягына борылды.
Бу авылда андый атны гына күрмәгәннәр, өйрәттеләр моны да!
Айгырны менеп карарга батырчылык итүче булды микән, мәгәр тарантасына утырып урамны бер генә әйләнергә хыялланмаган кеше юк иде авылда. Председатель Исхаков аны берәүгә дә тоттырмый. Ничә ел эчендә бөтенесе өч кешегә генә рөхсәт итте. Берсе —пар ат белән районнан депутат алып кайтканда, икенчесе — Мәһәзи агайның үги улының туена барган вакытта. Анда да, бәлки, бирмәс иде, бердән, конюх кеше, икенчедән, кодалары — районның абруйлы кешесе — Советлар Союзы Герое иде. Әйдә күрсен "Кызыл Урал" колхозының нинди икәнен.
Тракторист Бүләкбайның хатыны көтмәгәндә балага тулгак тота башлагач, тиз генә күрше авылга больницага алып барырга кирәк булды. (Дөрес, барыбер бала көтмәгән, юлда дөньяга килгән, шуңа күрә исеме дә Юлдыбай булып калды.) Өченче тапкыр чит кешегә әнә шулай җигелде айгыр.
Исхаков айгырны үзе дә көн дә җикми. Авыл арасында йөргәндә, печәнчеләр йә утынчылар янына барганда Моряк исемле бия дә ярап тора. Ә читтән кеше килсә, йә районга киңәшмәгә барса инде —Йолдыз, һай, кара айгырны җигеп йөрүләре үзе бер гомер шул! Урамнан үткән бар адәмне йотардай булып бара инде —тәрәзә пыялалары зыңгылдап кала, Исхаков килә эре генә, ник борылып карасынчы тирә-якка. Мин-минлек тә бар инде үзендә. Килә торгач дилбегәсен бушатып алган була, шуны гына көткән яшь айгыр выж итеп кенә кала.
Районга чыгарга булганда Исхаков бәйрәмгә җыенган кебек әзерләнә. Айгырны җиктерми, бер-ике көн солыда гына тотарга куша, әйбәтләп кыргычлап тазарттыра, үзе дә ясанып ала. Район юлының сбруе да икенче. Чыгып китә бу, сәгать үтсә үтә, үтмәсә юк, утыз чакрым җиргә барып та керә. Исхаков үтеп киткәнен һәр авылда белеп калалар хәзер.
Мәһәзи агай айгырны җигеп бирә дә артыннан:
— һай, яшь шул! Гайрәте нинди,—дип сөйләнеп кала. Шуннан:
Егет кенә чакта, һай, йөреп кал,
Урманнарда йөргән боландай, —
дип авыз эченнән генә җырлап сараена кереп китә.
Бер юлда яткан колхозның председательләре киңәшмәләрдән бергәрәк кайтырга яраталар. Күңелле бит. Кайвакыт айгырларын да узыштырып алалар.
Шулай бервакыт, район сессиясеннән соң күмәкләшеп кайтырга булдылар. Тик Исхаков кына көттерде. Әле банкка, әле райпога керә. Тегеләр ашханәгә кереп бераз көттеләр дә, кул селтәп, кайтырга чыктылар. Исхаковка шул гына кирәк, 15 — 20 минут торды да җибәрде Йолдызны күңеле теләгәнгә — чана тигән җиргә тиеп кала, тимәгәндә очып үтә, биткә кар гына чәчри.
Алда бер нәрсә күренде: үзенең Карлыгачында Абдрахманов кайтып бара икән. Исхаков чак кына дилбегәсен кагып куйды: Йолдызга шул җитә калды —оча инде! "Кызыл таң"ның председателе эшне сизеп алды, үзенең эре сөякле биясен куалый башлады. Кая инде каргага лачын белән ярышу: Йолдыз тирән көрт ярып тегеләр тирәсеннән ажгырып үтеп китте, һай, яшь мал, ярсу шул.
— Ә-әй, бодай икмәге белән арыш икмәге менә шулай ярыша! — Исхаков Абдрахмановка шулай кычкырып үткән булды.
Бу көнне дүрт председательнең өчесен узды. "Агыйдел" колхозыныкы —бәхете, район үзәгенә якын тора —авылына кайтып өлгергән иде. Калганнары Абдрахманов шикелле калдылар. Соңыннан Исхаков киңәшмәгә килгән саен шуны көлеп сөйли торган иде.
Җәен Сабан туенда Йолдызны да чабыштырырга уйлагач, "Кызыл Урал"ның кайбер кешеләре шөбһәләнеп тә йөргән иде. Нәсел айгырының чабышырга рәте булмый, тиз бирешә алар, җиңелрәк сөякле мал эше ул узышу, диделәр. Кулыңнан килмәстәй булса, мәйданга чыкмавың хәерле. Тик Мәһәзи агай гына мал таный торган кеше: "Курыкмагыз",— дип куйды.
Атларны чабышка алып киткәч, Исхаковның сөйләшәсе килми йөрде. Уеннар, көрәш-фәләндә кайгысы юк, шыпырт кына сәгатенә карый да карый.
Каян күреп, танып алгандыр инде, бервакыт ул, малайлар шикелле, мәйдан яңгыратып:
— Йолдо-ыз! — дип кычкырып җибәрде. Үзе әллә кайдагы калкулык сыртыннан чабып килүче атлылар өчен "юл бирегез, юл" дип сөран салып кешеләрне куа башлады. Бу юлы аны һич кенә дә тарантасында кукраеп кайтып барган председатель димәссең, бер авыл малае инде.
"Кызыл Урал"ныкылар җыелып бетте. Исхаков инде шунда йөри, әйтерсең айгыр түгел, үзе чабып килә.
Башка атлар әллә ни гомер үткәч кенә күренде. Ат башындагы малай да:
— һи-и, безнең айгыр тегеләрне уйнап кына үтте дә китте!—дип җибәрде.
— Китче инде?! Мә, энем!— Исхаков кесәсеннән алып тегеңә чылбырлы көмеш сәгатен алып бирде, һаман да үз акылына килә алмый йончый үзе.
Даны китте Йолдызның. "Кызыл Урал"ларның айгыры машинаны да уза икән, дип сүз чыгардылар. Ярыштырып карасаң, үтәр дә иде, бәлки. Район җитәкчеләре дә килгәндә-киткәндә: "Айгыр ничек әле, Исхаков?"—дип сорашалар. Ә күршеләр нәселен алып калырга тырыша.
Тәрбия дә шәп шул. Исхаков көн дә ни ашаттыгыз, ни эчердегез, юдыгызмы, тазарттыгызмы дип сорашып кына тора. Мәһәзи агай, әлбәттә, атны ничек карарга икәнен Исхаковтан шәбрәк беләдер, шулай да хуҗа кеше кызыксынып торгач, күңеллерәк.
Шушы елның җәендә колхоз күптән хыялланып йөргән Газ-51 не сатып алды. Ат—ат, машина—машина инде. Айгырны макта да машинада йөр.
Йортка тагын халык җыелды. Бала-чага машинаның кузовында, бәхетлерәкләре — кабинада. Буяу, резина исе аңкып торган яшел машина бөтен авылга ямь биреп тора.
Шоферы да тиз табылды. Исмәгыйльне армиядә шоферлыкка өйрәтеп кайтарганнар икән, утырып чыкты да китте бу.
"Кызыл Урал" әнә шулай хәлләнде. Кышын пилорама алып кайтып кордылар, ә чәчү беткәч, Исмәгыйль грузовигын икенче кешегә тапшырып, Ульяновск каласына китте. Берничә көннән сигез урынлы җиңел машинага утырып та кайтты.
Исхаков хәзер машинада гына йөри. Районга-фәләнгә барырга булса, "Кызыл таң"ның председателенә шылтыратып куя.
— Әзерләнә башла, унҗиде минуттан кереп алырмын, — ди.
Йолдыз сарайда тора. Мәһәзи агай гына кайсы вакыт тезгенен тотып, сугарырга алып чыккан була тегене. Сирәк кенә курпы чабып алып кайталар. Айгырга төшкән бар эш шул. Юкса, аны көннәр, атналар буе караңгы сарайда бәйдә тоталар.
Ә тәртип һаман да элеккечә калды. Исхаков айгырны үзеннән башка берәүгә дә җигәргә рөхсәт итми. Машинасы ватылса, йә болай купаеп алу өчен генә айгырына әллә нидә бер утырып чыга:
— Машина ялкытты әле,—дигән була ул.
Көчле айгырга бик астында торуы авыр булса кирәк. Ул, киртәгә берәр кеше килеп керсә, хәтта капка ярыгыннан гына карасалар да ярсый, ачулана башлый. Бакрачтай күзләрен акайтып борыла да әлеге чүлмәктәй тояклары белән тибенергә тотына. Сарай дер селкенә. Әллә нигә яратмый башлады ул кешене.
Тирә-як тын калгач, Йолдыз басыла. Алда солы да, яңа чабылган печән дә бар. Тик нигә Йолдызга азык, ирек кирәк аңа. Чыгарып кына җибәрсеннәр, өч көн, өч төн ашамаса да риза. Үзе генә чыгып качар иде дә, зинданнан котылу юлын белми.
Кайвакыт ишегалдына берәр бия килеп керә. Йолдыз аны шундук сизеп ала.
— һы-һы-ы... — Калын иреннәрен калтыратып, үзенчә йомшак, иркә генә итеп эндәшә, шуннан яман итеп, җан тетрәткеч итеп кешнәп җибәрә. Танау ыржайган, ике күзе ишектә. Бер тегеләй, бер болай йөри. Юк, ишек ачылмый, каеш муенны кыса. Кешеләр үзләре җиңел генә бәйләп, җиңел генә чишәләр дә бит, аңардан булмый.
Элек көн дә килеп карый, иркәли, учына салып кына солы бирә, шуннан икәүләп әллә кайларга җилдерә торган кеше бөтенләй күренми, шул дүрт тәгәрмәчле арбасына утырып тик йөри. Йолдыз белән чыкканда да озакка түгел. Аның бит һаман да элекке сымак күз күреме җитмәс якларга карап чабасы, башка айгырларны гүләтеп узып китәсе килә дә, юк, бераздан әлеге шул сарайга китерәләр дә ябалар. Хәзер теге әкрен генә басып йөргән карты суны да зур калай савытка гына салып бирә. Эх, яратмый да шул нәрсәдән су эчәргә.
Ә моңа Йолдыз үзе гаепле. Эшне бозып ташлады шул.
...Мәһәзи агай айгырны кыргычлап, тәнен тазартып алырга булган иде. Эшкә тотынып та өлгермәде, бөтен күк ярылып киткән сымак, кинәт шатыр-шотыр яшен атып җибәрде дә, шаулатып эре тамчылар ява башлады. Болыты да бәләкәй генә сымак иде, уйламаганда гарасат купты да китте. Мәһәзи агай чак лапас астына качып котылды, айгыр ишегалдында баганага бәйләгән килеш калды.
Хәтәр! Бөтен дөнья шу-у-у килеп тора. Җирдә ап-ак эре боз борчаклары сикерешкәне генә күренә. "Ә" дигәнче ишегалды чуп-чуар булды.
Айгыр тынычсызлана башлады. Мәһәзи агай җәһәт кенә барып чишәргә уйлаган да иде—әмәле юк. Ахрысы, утлыктагы кожанын эзләргә тотынды.
Тагы дөнья тетрәп китте. Йолдыз бар гайрәтенә тартылды, каеш тезгеннең, энә җебе кебек, өзелгәне дә тоелмады. Аргамак, кармакка эләккәннән соң кире суга сикергән чуртанмыни, ялт итеп кенә капканы сикереп чыкты да юк булды. Соңыннан аяк тавышлары гына дөпелдәп калды.
Мәһәзи агайдан яңгыр кайгысы китте, йөгереп урамга чыкты: айгыр җан көченә чаба. Ул тыкрыкка хәтле барды да шуннан иркенгә чыкты һәм яңадан кирегә —авыл очына борылды.
Кара айгыр, яшен яшьнәгәндә уйнаган карлыгач сымак, кыеклап яуган аксыл борчак яңгыры аша ялт-йолт итеп кенә кала. Конюх җанын учына тотып бара: йә Ходай, бәрә бит яшен үзен!
Күктә тагы дәһшәтле ут ялтырап алды. Мәһәзи агайның түземе бетте, айгыр киткән якка йөгерә башлады. Кара шәүлә аска, атлар сараена борылды. Мәһәзи агай да шул якка...
Менә бервакыт күк күкрәгәннән дә яманрак тавыш ишетелде: ике айгыр сугыша.
...Йолдыз киртәгә барып та керде, яшь айгырны талый да башлады. Башта тегесе, кызлар алдында егетлеген күрсәтергә теләгән яшүсмер шикелле, бирешмәскә, моңа каршы торырга уйлаган иде, әмма бу килгән уңаена бар гайрәте белән бәреп екты. Яшь айгыр шунда ук аркасында әйләнеп аягына басты. Тик һаман Йолдыздан котыла алмады. Авыл өстендә ике яшь гыйфритнең күкрәгеннән чыккан җан өзгеч яман тавышы гына яңгырый. Берсе, әйтерсең ярдәм сорый, икенчесе, ни өчендер үч ала.
Йөгереп Мәһәзи агай килеп җиткән булды. Конюхлар да нишләргә белми йөри, якын барырлык түгел. Бетерә бит болар хәзер! Йолдыз тегенең берничә җирен умырып тешләп тә алды, тик бераздан гына яше җиңелгәнен белдерде бугай, моннан ычкынды да сарайга кереп китте. Артыннан ишекне ябып калдылар. Дошманын куып җибәреп, дөньяга үзе хуҗа булып алгач, әле генә коточкыч кыяфәттә күренгән Йолдыз тагы ыспайланып, матурланып китте. Ул атлар өерен әле тегеләй, әле болай ярып чыга, үзенчә йомшак кына итеп бияләрне иркәли.
Зинданнан котылган бу арысланны күрү соклангыч та, жәл дә иде.
Шулай да аны монда калдырырга ярамый. Ничек кенә тырышмасыннар, шул киртә эчендәге Йолдызны тота алмадылар. Якын да җибәрми. Кешенең үз теләге белән иркеннән мәхрүм буласы килсен инде!
Башкача юл калмагач, берсе лапас башына менде дә, уңаен туры китереп, айгырның муенына аркан ташлады. Сизеп алуы булды, Йолдыз, кармакка эләккән чуртан шикелле, дулый башлады. Аркан тоткан кеше нәрсәгәдер сөртенеп егылды, айгыр киртә аша урамга сикерде.
Арттан берничә атлы куа чыкты. Тотып кара судагы балыкны! Йолдыз, яңгырдан соң тып-тын калган һаваны ярып кешни-кешни, башта авыл буйлап чабып үтте. Урамдагы халык, артыннан аркан сөйрәтеп, җен сымак килгән айгырдан чак качып котыла. Менә ул бераз барды да тыкрыкка борылды һәм арттагы калкулык башына менде. Туктап бераз конюшня ягына карап торды. Чыңгылдап торган тавышы белән сарайда калган туганнарына сөрән салды. Тагы бераз торды да, яшь тай сымак, уйнаклап чабып чыгып китте.
Йолдызның шулай да берүзе генә чыгып китәсе килми иде шикелле. Әллә кайлардан урап, тагы конюшня тирәсенә килде. Әмма аңа артык якынлашмый да, куучыларны да якын җибәрми. Ул, юрамалый эшләгәндәй, авыл тирәли чабып йөрде дә, тегеләрнең атлары ап-ак күбеккә баткач, уйнаклый-уйнаклый далага чыгып китте.
...Йолдызны ике көннән генә табып алып кайттылар. Корсагына хәтле пычранган, ялтыр тиресенә ак күбекләр каткан аргамак, ялларын җилфердәтеп, талгын гына юртып килә. Муенында каешланып беткән аркан кисәге. Ул үзен тотышырга ярдәм иткән ырудашларына борылып та карамый, әйтерсең: "Сез —хыянәтчеләр", —ди.
Ятлылар Йолдызны артык ирексезләми, уңайлатып кына киләләр. Айгыр олы юлдан кайтырга теләмәде, кинәт борылды да авылга терәлеп торган тау башына менде. Гаскәре алдына чыккан баһадир шикелле бераз карап торды да озын, сагышлы итеп кешнәп җибәрде. Аръяктагы конюшнядан шундый ук тавыш белән җавап бирделәр. Моның танау яфраклары ыржаеп куйды, арган күзләрендә очкын кабынгандай булды.
Айгыр, салмак кына юртып, түбән төште һәм конюшня ягына борылды. Ләкин ике атлы шундук моңа каршы чыкты. Арыган айгыр берни чыкмаячагын, бу кешеләрдән котылып булмаячагын аңлаган, ахрысы, карышмыйча идарә ягына борылды да җай гына, атларда гына була торган соклангыч, мәһабәт адымнар белән сарайга кереп китте. Койрыклары, әйтерсең биеп йөргән кызлар толымы— атлаган уңайга матур гына тирбәлеп калды.
Йолдызны сарайга бикләп куйдылар. Хәзер курпыга да икенче ат белән йөриләр, суны да алып килеп кенә эчерәләр. Тора ул шунда койрыгы белән чебен кугалап.
Айгыр утлык башыннан ничектер үзенә зур гына тишек ясаган. Еш кына башын шуннан тышка чыгара да тирә-якка карап тора. Аның бу гадәтен малайлар да белеп бетергән, сарай кыегына менәләр дә озын талчыбык белән моңа төрткәлиләр.
Йолдыз башын кире ала да чәпчергә, үрсәләнергә тотына. Сарай дер килә.
— Әй, Йолдыз котырган, ди бит! Теге вакыт аны котырган бүре тешләгән, ди!
— Әйдә!— Малайлар шабыр-шобыр килеп сикерешеп төшәләр дә йөгерәләр.
Мәһәзи агай үзе дә шөбһәгә төшеп карый: нигәдер боек бит айгыр. Ашау да, дәрт тә, кыяфәт тә элеккечә түгел. Ул Исхаковка да әйтеп карады. Тегесе:
— Айгыр өчен ветеринар бар. Әнә, Ямаевка күрсәт,— дип машинасына утырып чыкты да китте.
Ветфельдшер айгыр тирәсендә йөрде-йөрде дә берни таба алмады. Хәер, тегеңә якын килергә дә курыкты бугай.
— Кеше сымак атның да төрле вакыты була инде, — дип әйтү белән эшен бетерде.
Мәһәзи агай үз гомерендә атны аз күрмәде дә бит, моңа ни булуын аңлый алмады. Ә мескен мал боекканнан-боега. Ул тагы Исхаковка әйтте: "Затлы мал бит",—диде. Шуннан, ахрысы, председатель күрше колхоздан ветврач чакыртты. Аптырарсың, зур белемле врачы да артык әллә ни әйтә алмады.
Авыруы юк кебек. Менә моны эчереп карагыз, инде дә килешмәсә, тагы хәбәр итегез. Сез аны бикләп тотмагыз, көтүгә җибәрегез,— диде.
Йөретеп кара син аны иректә, хәзер сугыша-талаша башлый. Үткәнендә дә әллә кайда күрше колхозның көтүенә барып чыгып айгырларын имгәтеп киткән. Шуның өчен дә сүзләшеп беттеләр. Исхаков аны бүтән беркая да чыгармаска, бәйдә тотарга кушты. Ә Мәһәзи агай курка, нишлисең, шуңа күрә, хуҗа кушкач, бикләп тотуың хәерлерәк, дип тик йөри.
Тора-бара Йолдыз ашамый да, эчми дә башлады: мал докторларының дарулары да, Мәһәзи агайның ырымнары да ярдәм итмәде. Аптырадылар. Авырган җире юк сымак, ә үзе чабылып ташланган үләндәй, күзгә күренеп шиңә бара.
... Беркөнне Мәһәзи агай айгырга яңа гына кайткан үлән салып йөри иде. Элеккесе дә шул көе, алдында солысы да бар, аптыраганнан маташа инде. Әллә нигә күңеле дә тыныч түгел, ул чыгып китте дә кире керде. Йөрәге кагып тора ла...
Менә аргамакның кинәт күзләре уйнаклап киткәндәй булды. Мәһәзи агай сискәнеп китте: бу нихәл? Ул печәнен ыргытты да йөгереп тегенең янына килде.
Йолдыз аңа күзен тутырып карады да акрын гына стена ягына авыша башлагандай итте. Аһ, бу ни эш!.. Мәһабәт аяклар, әйтерсең камырга әйләнгән: авыр гәүдәне тота алмыйча бөгеләләр. Менә кинәт җир селкенеп куйды —Йолдыз гөрс итеп егылды да тирән итеп тын алды. Шуннан тынды. Тик башы гына, асылынып үлгәндәге сымак, югары күтәрелеп тора —баганага бәйләнгән яссы, калын каеш җибәрми...