СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Туфитулова “Аерылабыз, ахрысы...” (“Язмыш җиле” поэмасыннан өзек)

Ни була тугьмак сыйратын кичмәсәм, Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?!
Г. Тукай. «Читен хәл»

Балкан сугышында Төркиягә теләктәшлек белдереп, Истанбулга бер айга яралыларны карарга килгән шәфкать туташлары, биш ай дигәндә, ниһаять, Русия башкаласына әйләнеп кайттылар. Петербургта да яз. Әмма кояш әлегә биредә йөзен чытып кына елмая. Нева ярыннан, гадәттәгечә, ачы җил исә. Шәһәрне бик еш кар болытлары томалап куя.
Туташлар үзләренә бер горурлык, дәрт, уй-хыяллар белән кайтсалар да, аларны ата-аналарыннан, туганнарыннан кала берәү дә өзелеп көтеп тормый икән. Кызлар көн-төн укып, имтиханнарны экстерн рәвештә бирү теләге белән янсалар да, уку йортларында аларны ишетергә дә теләмәделәр. Киләсе елга, уку елы башыннан...
Кызлар, алай да үҗәтләнеп, үзлекләреннән баш күтәрми укыдылар. Тик имтиханга әзерлекләрен белдереп, институтларына тагын бер мәртәбә барып карасалар да, нәтиҗәсе булмады. Өч туташ, эчтән сөенеп, туган якларына кайтып китәргә җыенды. Арылган, сагынылган. Биредә күңелләргә җан җылысы җитми. Фатих абыйларының юклыгы да нык сиздерә. Нинди зур терәк, киңәшче иде ул алар өчен Истанбулда. Юлларына Хозыр Ильяс булып чыккан Фатих Кәримине шәфкать туташлары әле озак юксыныр һәм гомер буе рәхмәт, соклану хисләре белән искә алыр.
Ә хәзер — юлга!
Тизрәк Тукайлы Казанга, тизрәк туып үскән Чистайга!
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының! Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың, Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың...
И кадерле Тукаем, сагыну-җирсүләрне тагын кем синең кебек шулай итеп әйтә алыр?! Минем җанымдагы иң гүзәл почмак шушы бит инде.
...Тизрәк әнкәсенә, туган йортның җылысына сыенырга. Туган җирнең күкрәк тутырып язгы һавасын суларга, кушучлап «Изгеләр чишмәсе»ннән су эчәргә. Аулакта бер туйганчы еларга, бер рәхәтләнеп, кинәнеп көләргә, иркенләп Ходай Тәгаләгә барысы-барысы өчен рәхмәт укырга, дога кылырга.
Ниһаять, Казан! Ул да нәкъ Тукайча:
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казаң, моңлы Казан, нурлы Казан!
Гөлсемне шагыйрь белән күрешү алгысыта. Шәһәргә якынлашкан саен, иркә тайның йөрәге поезд алдыннан чабар дәрәҗәгә җитеп ярсый, ашкына. Хәерлегә генә булсын..,[
Ә монда, вокзалда, Хәтимә нишләргә белми өзгәләнә. Ул алдан төшкәнгә карап кына поезд алдан килми шул.
...Ниһаять! Йә Алла! Күзенә генә күренәме, каршысына Гөлсем йөгерәме?!
— Хәтимә!
— Гөлсем, иркә таем! Аллага шөкер, исән-сау!
Елашып, кочаклашып күрештеләр. Хәтимә әле дә исе-һушы китеп, извозчик чакырырга да онытып, мөлдерәмә күзләре белән Гөлсемгә багуында.
— Карашың бигрәк тә моңсу, ул-бу булмагандыр бит? Барысы да исән-саулардыр? Тукай ничек?! Нигә бер сүз дә әйтмисең?
Хәтимәнең авыр көрсенүе тышына ук бәреп чыкты.
— Хәле шәптән түгел шул. Инде айга якын Клячкин хастаханәсендә ята.
— Син фатирыңа кайта тор, ә мин шунда йөгердем.
— Акыллым, иртәнге биштә сине кем кертсен анда? Чәйләр эчкәч, икәүләп килербез.
Кая инде ул хәзер Хәтимәне тыңлап тору? Әмма ул хаклы булган. Хастаханә ишеген ачтыру җиңел эш түгел иде. Сукранып ишек ачучы олы гәүдәле, яртылаш йокымсыраган марҗа шактый акча төрткәч кенә, йомшап, аны кизү торучы шәфкать туташы янына алып килде.
Анысы ишетергә дә теләмәде.
— Күреп торасыз, мин үзем дә шәфкать туташы, Ольга..!
— Ольга Николаевна. Ә сез элегрәк кайда идегез соң?
— Төркиядә. Сугыш кырында. Яралы солдатларны карадык.
— Чынлапмы?
— Әйе, чынлап. Ольга, хөрмәтлем, зинһар, рөхсәт итегез, мин әле поезддан гына төштем, ул — минем өчен бик-бик кадерле кеше.
— Кызык сез татарлар. Кергән берегез, шагыйрьне иң якын, иң кадерле кешебез, туганыбыз, ди. Шаккатам, шулай кадерле булгач, нигә аны «Печән базары»на алып килеп сатканнар соң?! Нигә алданрак дәвалау юлларын эзләмәгәннәр? Нинди яшь килеш китеп бара...
Гөлсем, тагын да илтифатлырак булырга тырышып: «Ольга Николаевна, хөрмәтлем, үтенәм сездән», — дип, йомшак кына кулын тоткан атлы булып, мәрҗән кашлы алтын йөзеген кидереп тә өлгерде.
Бу минутларда ишек янында торучы «мәхәббәт сакчысы» да Гөлсемгә хәерхаһ иде. Ни дисәң дә, Гөлсем, Тукай фаразлаганча, «ак фәрештә». Ә фәрештәләрнең «үз теле». Ул хәтта кызның тапкырлыгыннан, үҗәтлегеннән елмаеп та куйды кебек. Кизү торучы шәфкать туташы да авыз чите белән генә көлемсерәгәндәй итте дә Гөлсемне кирәкле палатага алып китте, һәм пышылдап кына, Тукай янында утыручы яшь бер ир-атның чыгып торуын үтенде. Тегесе сүзсез генә ишеккә юнәлде. Ак халат белән ак башлык кигән Гөлсемгә әллә ни игътибар да итмәде бугай.
Тукай биек ак мендәр өстендә күзләрен йомган килеш ята. Йоклаганга охшамый. Гөлсем аяк очларына гына басып, ятакка якынрак килде.
Карават башында элеп куелган кәгазьгә күзе төшеп, йөрәге жу-у итте.
И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы!..
Тукайның үз кулы белән язылган һәр юлыннан, һәр хәрефеннән моң, сагыш сарка. Утлар-сулар кичеп, үлем белән күзгә-күз очрашкан каһарман туташ бер мәлгә гүя бу дөньядан юк булып торды.
— Нигә Тукай, нигә башка берәү түгел?.. Тукай...
Кыз, аеруча бер саклык белән, кулын шагыйрьнең маңгаена куймыйча булдыра алмады. Әйтерсең Гөлсемнең үзен ут алды. Шагыйрь бик югары температура белән ята, дөресрәге, яна иде. Менә Тукай, шактый авырлык белән, күзләрен ачты. Каршысындагы «ак фәрештә»не таныгач, сискәнеп киткәндәй булды.
— Син?!
— Мин, Тукай...
Кыз ридикюленнән нәфис кулъяулыгын алып, юешләтеп, шагыйрьнең маңгаена куйды. Аннары иелә төшеп, балаларныкы кебек кеп-кечкенә калган кулларын әле бер як битенә, әле икенчесенә куеп торды. Кызның ихтыярсыз тамган күз яшьләре шагыйрьне тагын телгә китерде.
— Петербургтан киткәндә, син мине озатырга килмәгән идең. Ә бу юлы ерак диңгезләр кичә-кичә кайтып җиткәнсең... Күргәнеңчә, минем поезд инде кузгалырга тора. Урыным азаккы вагонда... Хуш...
— Хуш, Тукай... Син минем күңел күгендәге якты кояшым, нурлы аем булдың. Ишетәсеңме мине?!
Ул ишетә һәм артыгы белән аңлый иде. Әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Тик җаныннан гына: «Әйе, син бу дөньяда миңа соңгы сөю фәрештәсе булып, хушлашырга килдең», — дигән якты бер уй сызылып узды...
...И-их, ул үзе эчтән генә гөман иткәнчә, сау-сәламәт булып, гомере дә озынрак булса, билгеле, бер гүзәлнең кайнар кочагында биһуш яши дә алыр иде... Ләкин аны язмыш тулысы белән милләтнеке итте. Шагыйрь өчен милләтенең гасырлар дәвамында сөюе, сөекле итүе күпкә кадерлерәк иде.
Гөлсемгә бирелгән вакыт чыкты. Ике шәфкать туташы да бу юлы ым белән генә сөйләшүгә күчте.
Ольга Николаевна, Гөлсемнең халәтен, тыелгысыз аккан күз яшьләрен күреп: «Чыннан да, бик кадерле, яраткан кешесе икән», — дигән фикергә килде. Хәтта йөзеген дә кире кайтармакчы иде. Гөлсем, кулын йөрәгенә куеп, башын ия төшеп, рәхмәт белән ихластан бирелгәнен аңлатты, һәм шагыйрьнең соңгы сурәтен гомерлеккә күңеленә яшереп, ишеккә юнәлде.
— Һай, соңладым, соңладым шул, — диде Гөлсем үзалдына, үзен битәрләп.
— Шөкер, өлгердем, диген, — дип пышылдады кемнеңдер йомшак тавышы.
Гөлсем эсселе-суыклы булып китте. Янында беркем дә юк түгелме соң?..
Гөлсем көч-хәл белән Хәтимә янына кайтып егылды. Аның да бөтен эче-тышы яна иде.
...Сызланып кына таң атты. Тукай бераз йоклап та алды кебек. Күзләрен ачканда, аның янында Шиһап Әхмәров белән Әхмәт Урманчиев утыра иде. Аларның эче еласа да, тышка чыгармаска тырыштылар. Тукайның бу кадәр сабырлыгына аларның исләре китә иде. Хикмәт, әле дә карашында илаһи бер нур, горур олпатлык.
— Тукайҗан, шөкер, бүген кәефең бөтенләй яхшырганга охшап тора.
— Әгәр дә чәй эчкәч, сине фотога төшерсәк — каршы килмәссеңме?
— Ә нигә, соңгы стансада, соңгы ядкяр итеп төшерергә дә мөмкин.
—Син Газраилнең: «Тукай кадәр Тукай янына килергә җөрьәт итмим», — дип китеп барганын ишетмәдеңмени әле?
— «Кирәк черсен, кирәк торсын — ни ул тән? Чыдамсыз бер кием ул җанны өрткән!»
— Беләбез, сиңа «курку берлән өркү хәрәм».
— Минем һәр минутым дөнья бәһасе торганын да беләсез...
— Беләбез!
— Менә мендәреңне биегрәк күтәрик әле, үзең яратканча, кулларыңны баш артына куйсаң ничек бульш?
— Чын булыр.
— Берсен утырган килеш төшерәбезме әллә?
Өчиледән Рабига апасы биреп җибәргән каз мамыклы йомшак мендәрне бу юлы аркасына терәп куйдылар. Тукай ике куллап тезләрен кочаклады. Тыны кысылып китте, ахрысы, чак кына авызын ача төште. Каядыр төбәлгән зур моңсу күзләрендә сизелер-сизелмәс кенә уйчан елмаю хасил булды...
Тукта, Мизгел, син — Мәңгелек!
Әмма әлегә бу гаҗәеп кадерле Мизгел белән илаһи Мәңгелек арасында, соң көченә егерме җиде еллык гомерне иңләп, ахыргы сәгатьләр ярсып чабар.
Соңгы минутында аңа тагын «кара төннең ак фәрештәсе» иңәр. Тукай аның үҗәтлегенә, самимилегенә тагын бер кат гаҗәпләнеп, сокланып елмаер.
— Син?
- Мин, Тукай...
Һәм йөзендәге шушы соңгы елмаю белән шагыйрь олуг Газраил фәрештәне каршылар. Вәгъдә иткәнчә, җавап тотып, әкрен генә моңлы итеп көйләр:
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
Газраил фәрештә үзе дә ихластан моңаеп, шагыйрьне тыңлап бетерер. Аннан соң гына, аеруча бер илтифат вә йомшаклык берлән, хәзрәти Тукайның «күңел кошын» Күкләргә, бөек Илаһысы тарафына очырыр...
һәм апрель иртәсе белән үзәк өзгеч хәбәр таралыр: Тукай вафат...
Бу хәбәрдән җирләр, күкләр иңрәп куяр. Дөньяның бар сазлары ачы хәсрәт көен уйнар. Кырлай урманнары, шүрәлеләр үксер... Гөлсемнең Тукайга биниһая гашыйк җаны гынамы, Галәм йөрәге елар...
...Гөлсемне бүген Хәтимә дә, беркем дә, берни дә юата алмый. Иртәгә ничекләр итеп җирләргә барыр ул Тукаен. Ай, әҗәл авыруы кагылмаган булса, ул аны, төрек кызы Айсели кебек, Чистайга алып китмәс идеме?! И-и нәрсәләр уйлый, нәрсәләр сөйли Гөлсем?! Кичәдән бирле үзе дә, йөрәге дә дер-дер калтырый. Әйтерсең, Тукайның януы да, туңуы да Гөлсемгә күчкән. Хәтимәнең аны мондый хәлдә гомергә дә күргәне юк иде. Ул, ашыга-ашыга, Чистайдан җыеп алып килгән җиде төрле үлән белән чәй пешерде, кипкән җир җиләкләре салды, юкә балы болгатты.
— И канәт, шифасы гына тия күрсен, берүк. Иртәгә дә болай булсаң, мин сине беркая да чыгармыйм.
— Син ни сөйлисең? Иртәгә Тукайны соңгы юлга озатачаклар, аңлыйсыңмы син шуны?
— Аңламаган кая, бу кадәр үз-үзеңне бетерсәң, Алла сакласын... Син Истанбулда ул кадәр яралылар янында пичекләр эшләдең соң?
— Бу — Тукай, һәммәбез өчен бердәнбер булган Тукай! Нинди чагыштыру булырга мөмкин? Без аны саклап кала алмадык.
—Тәкъдир ул, иркә таем, синең белән миннән сорап йөрми. Зинһар, тынычлан.
Гөлсемнең моңа чаклы берәүнең үлеме өчен дә бу кадәр ут йотканы, көйгәне, ачыргаланганы булмагандыр, юктыр.
—Белмим, гомере буе җылыга туймаган Тукайны иртәгә ничекләр итеп бөтенләйгә салкын җир куенына салып калдырырбыз, апам?!
— Үзең җир куены, дисең ич. Кабер суыгы ул җәен генә була. Син бераз ятып хәл җый. Мин чәчәк кибетеннән урап килим әле.
...Әйтерсең Казан бу төндә бөтенләй керфек какмаган. Иртәдән үк урамда халык ташкыны. Ул ташкын артканнан-арта, көчәйгәннән-көчәя бара. Тукай шушы халкына бит иң кыйммәтле, иң олы бәһасен үзе исән чагында ук биреп калдырган иде: «Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!» Менә хәзер шушы зур халык, моңлы халык Аны йөрәк түренә салып, иңнәренә күтәреп, соңгы юлга озата.
...Яңа Бистәдәге татар зираты. Тукай кабере. Өстә, ак болыт сурәтенә кереп, фәрештәләр сакта тора. Җирләр — Күкләргә, Күкләр Җирләргә сәлам биреп, җавап тота:
- Җиде мулла нәселеннән булган, «садренә Иман берлә, Коръән нуры тулган» Мөхәммәтгариф улы Габдулла Тукаев хәзрәтләре Хозурыбызга кайтты. Рәхмәт берлән каршыладык.
...Халыкның югалтуы зур. Кайгысы зур. һәркем аны үзенчә тоя, үзенчә кичерә. Гөлсемнең исә җаны үкси. Ул кабер өстенә тезгән ак чәчкәләре белән бергә инде ничәнче кат бер үк шигъри доганы кабатлый:
...Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!
— Шунда тамсын, газиз Тукаем...
(Яңа Бистә зиратына Тукай хакына дип, ул көнне беренче тапкыр хатын-кызларны да кертәләр.)
* * *
И күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне; Минемчә, онытылу, тибәрелү үлемнән яманрак.
Милләт тирән кайгы кичерә. Халык шагыйре Габдулла Тукайның вафаты турындагы үзәк өзгеч хәбәр татарлар яшәгән бар төбәкләрне, ил-кыйтгаларны урый.
Кайгы уртаклашкан тәгъзия телеграммаларның исәбе-хисабы юк. Кайлардан, кемнәр генә язмаган да, шагыйрьгә карата нинди генә асыл, һиммәтле сүзләр әйтелмәгән. Алар да халыкның чиксез яратуы, күз яшьләре белән хушлашуы, әйтеп бетергесез хәсрәте... Гөлсем атна буена бер генә газетаны да калдырмыйча укып барды. Аның ише: «Тукай!» — дип җан атучылар дөнья буйлап сибелгән икән ич!
Соңгы көннәрдә Гөлсем өчен тәмам хафага төшкән Хәтимә сеңлесен килеп кочаклады да:
— Иркә таем, зинһар, тынычлан инде. Үлгән артыннан үлеп тә, үлгәнне терелтеп тә булмый. Дога белән генә сагыныйк. Үткән үткәндә калсын. Исәннәргә киләчәк белән яшәргә кирәк. Син бит инде акыл утырткан кыз.
—Рәхмәт сиңа! Барысы-барысы өчен дә рәхмәт! Бу көннәрдә синнән башка нишләр идем, кая барыр идем?! Алла теләсә, таң белән юлга тәвәккәлләрмен, дим. Инде сагынуларым да хәттин ашты.
— И бала, и иркә таем...
Тагын бер кочаклашып елаштылар.
* * *
...Апрель. Юл өзеге. Тәкъдирләр өзеге. Чистайга кайту юллары да әлегә язмыш төсле өзек-өзек, урау-урау. Гөлсемнең Казаннан чыкканына да унике сәгать. Бу вакыт эчендә аның уена кемнәр генә килмәде дә, ниләр генә кичмәде. Хикмәт, алар бүген гел шигъри бер кимәлдә агылалар да агылалар. Бәлкем, адәм баласын башына төшкән кайгылары, күңеленә тулган сагышлары шулай шагыйрь итәдер. Әнә бит әнкәсе Бибифатыйманың да «Җыру, мөнәҗәтләр, бәетләр» дәфтәре бар. Яшереп кенә тота. «Үзәгем өзелгәндә язып куям шунда», — дияр иде. Бу юлы ничек тә сорап укыр әле ул аны.
...Ниһаять, Чистай! Әнә пароход та, бөтен ярларны яңгыратып, «Каршылагыз, килеп җитәбез» дигәндәй, сузып-сузып аваз сала.
Гөлсем бу борынгы, кадерле туган тарафның һәр күренешен күздән кичереп калырга ашыга. Әнә әткәсе Мөхәммәдзакир ишанның Хаҗдан алып кайткан алтынсу-кызыл бакыр табагы тиклем кояшның бихисап нурлары Чулмансуда чумып уйный. Кояш берара тирә-юньне шулай шәфәкъ балкышы белән камап кинәнер дә озакламый үзе дә нурлары артыннан елгага чумар.
Гөлсем хәтта бала чагындагыча кояш белән сөйләшеп алырга да өлгерде:
— Кояшым, син суда батмыйсың ич, син йөзә беләсең ич, иртәгә каршыдан тагын елмаеп чыгарсың ич?!
...Бүген Гөлсемне балачакның, яшьлекнең онытылмас хатирәләре каршылый шулай. Яр башында аны песиле таллар, тарантаслы атлар көтә. Кама буйлап тезелгән хәтер көймәләре сәламләп чайкала.
Каршында — җил, яңгыр, кар, еллар төсе сеңгән, эченә-тышына дулкын шавы тулган, китүләрнең моңсулыгын, кайтуларның шатлыгын саклаган, һәр пароход тавышына адарынып, «биеп» торган агач пристань. Түбә белән тәрәзә җекләре буйлап тезелеп киткән карлыгач оялары. Барысы да элеккечә, барысы да хәтерендәгечә.
Ниһаять, аны кайчаннан бирле тыны белән тартып алырдай булып көткән газиз әнкәсе аермачык күренә. Хәер, ак ефәк шәлен япкан мәһабәт кыяфәтле әнкәсен Гөлсем әллә кайлардан, әллә кайчан абайлап алды. Акчарлак булып, яннарыннан әллә ничә «урап» та килде.
...Пристань алды гөрләп тора. Әнкәсенең бер ягында җизнәсе Нәҗип хәзрәт белән апасы Камиләтенниса, аларның балалары, дус кызлары тезелгән. Зәйтүнә дә монда!
Йә Алла, ниһаять, юл өзекләрен, айларны-елларны ялгап, туган ярга басма сузыла. Тизрәк, тизрәк! Әллә — Гөлсем, әллә әнкәсе Гөлсем каршына «оча».
— Әнкәем, бәгърем...
— И татлы төпчегем, балам-җаным! Аллага шөкер, исән-сау! И-и, ул сагынуларымны, ут йотуларымны белсәң, балам.
Бибифатыйманың сабырлыгы төкәнеп, күзләреннән, йөрәгеннән кайнар яшь тама. Ләкин бу — барыбер күренгән шатлыгы.
Юл шактый арыткан. Гөлсемнең инде тизрәк әткәсенең төсе булып сакланган Юкәтау талчыбыкларыннан үрелгән кадерле тарантасына, әнкәсенең иркә кочагына кереп чумасы килә. Чөнки бу минутта аның өчен дөньяда иң зур бәхет шушы!
Тик менә уе тагын гомере буена ана назына тилмергән Тукайга тоташты. Әйтерсең сабый Габдулла хәзер алар янәшәсендә кар өстеннән әнкәсенең җеназасы артыннан яланаяк йөгерә һәм: «Әнкәйне кайтарыңыз, әнкәйне 6иреңез!» — дип илереп ялвара. Гөлсем аның саен әнкәсенә ныграк сыена төшә, аның саен Тукай өчен үзәге ныграк өзелә, җаны елый.
Бибифатыйма сизми каламы соң баласының бу өзгәләнүләрен? !
— Әй йөрәк парәм, ниләр дип кенә юатыйм. Нишләмәк кирәк, Ходай шулай яраткан: берәүләр килә, берәүләр китә.
— Зәйтүнә бик нык үзгәргән.
— Ул бала Иж-Бубыйдан бик каты салкын тидереп, авырып кайткан, бик нык ютәлли. Мин дә баллар, үләннәр илткән идем әле. Бүген сине хаклап кына төшкәндер.
Ни аяныч, Зәйтүнә Тукай белән хушлаша алмый калды. Гөлсем Чистайга алданрак кайтып өлгергән булсамы?! Ул Зәйтүнәне, ташып аккан бозлар өстеннән җитәкләп, җәяүләп булса да, Казанга алып килеп җиткерер иде. Юкса шагыйрь Зәйтүнәсе юлына нинди мәхәббәт шигырьләрен җәеп куйган иде... Сизеп тора Гөлсем: Зәйтүнә белән кочаклашып елашасылары алда...
Ул арада алмачуар атлар бер ашкыну белән соңгы үрне менде. Инде алда атаклы Мөхәммәдзакир ишанның какшамас илаһи рухы, ул дәвернең гүзәл чагылышы, юсе булган мәчет-мәдрәсәләре, туган йортлары балкып күренде. Чистайның фирүзә күгеннән айлы манараларга елышып кына яңа туган көмеш ай, йөзьяшәр тупыллар арасыннан качып кына йолдызлар карады, һәм аларга бүген «ак фәрештә»нең дә ак нурлары, серләре өстәлде.
...Иртәгесен Чулмансудан янә кояш күтәрелер, таңга чаклы чалкан ятып ай йөзәр. Апрель — майга, май — җәйләргә, айлар елларга тоташыр, һәм алар шәфкать туташына аерата шәфкать белән килер.