СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәмзия Габделхакова "Юлдашлар"

Кыш — ак карлар һәм кыска көннәр патшалыгы. Кояш якты йөзен күрсәтергә дә өлгерми, адәм балаларын үрти-үрти, офык артына кереп тә югала. Зур калага илтә торган олы юл буш диярлек. Чөнки бүген ял көне. Җиргә кадәр салынып төшкән күксел болытлар, куе томаннар эчендә берәм-сәрәм җиңел машиналар һәм маршрут автобуслары гына «йөзә».
Кырык биш юлчыны куенына алган “Мерседес” автобусы да шулар арасында. Башкалага барып җитәргә ерак әле. Магнитофоннан бишек җыры кебек тыныч, талгын көй агыла. Шофёр моңлы җырлар ярата торган нечкә күңелле хисчән зат, күрәсең. Пассажирлар арасында уяулар сирәк, күбесе рәхәтләнеп черем итә. Иң арткы утыргычтагы егет тә йоклап бара. Ләкин йокысы бик үк татлы да түгел бугай, чөнки йөзендә тынычлык әсәре күренми Кем беләндер бәхәсләшкәндәй, кисәк кенә башын чайкый, күз кабаклары, иреннәре әледән-әле дерелдәп куя. Менә ул, кинәт сискәнеп, күзләрен ачты, башын күтәрде. Зур итеп ачылган күзләрендә хафалану, курку иде. Урыныннан җәһәт кенә сикереп торды да, аяк астындагы сумкасын эләктереп, шофёр янына ыргылды:
- Туктагыз! Хәзер үк туктагыз!
Җылы салонда талгын көйләргә оеп-ләззәтләнеп барган шофёр кискен тавыштан сискәнеп, аңа борылып карады. Карашына аптырау галәмәте ягылган иде. Гаҗәпләнде, чөнки бер пассажиры да кыр уртасында төшеп калырга тиеш түгел иде. Һәммәсенең билеты калага, соңгы тукталышка кадәр алынган.
- Йомышың бармы әллә? — дип сорады ул. Әмма егет кистереп җавап бирде:
— Йомышым юк! Мин төшәм!
— Кая? Нигә? Килеп җитмәдек бит әле.
— Туктагыз, дим ич!
Шофёр ялындырып маташмады, тормозга басты, ишекне ачты. Тели икән, бигайбә, төшсен, һәр кеше ирекле.
Ләкин егет чыгып китмәде, төшеп барган җиреннән кисәк борылып, автобус эченә күз салды. Кире йөгереп кереп, йокымсырап утырган бер кызны урыныннан йолкып алды да:
- Син минем белән барасың! — дип, аны да ишеккә таба сөйрәде.
Йокысыннан айнымаган кызый берни дә аңламый урыныннан кузгалды, сумкасын алды. Башыннан “килеп тә җиттекмени?” дигән уй гына узарга өлгерде.
Алартөште.
Автобус кузгалып китте. Менә инде ул күздән дә югалды.
Кыз белән егет нәүмизләнең юл буенда басып калдылар.
Шулчак егет айнып китте. Ни булды бу? Нигә төште? Нигә бу кызны үзе белән ияртте?
Кыз да айныды. Үртәлеп-гаҗизләнеп кала ягыягына карады. Әле генә ул җылы автобуста тирбәлә-тирбәлә бер гамьсез йоклап бара иде, ә хәзер, кышкы караңгы кичтә, ят бер егет белән кыр уртасында басып тора.. Нинди саташу булды соң бу? Кырыклап кеше арасыннан бу егет ник нәкъ менә аны үзе белән сөйрәде? Ә нигә ул үзе тамчы да карышмады, аңгыра сарык сыман иярде дә чыкты?!
Кызның хәле мөшкел иде. Куркуыннан дәшәргә дә кыймый катып калды. Эченнән генә үртәлде, ярсыды. Егетне, үзен сүкте. Хәер, ни әйтсен, ни кылсын, автобустан җилләр искән, вакытны кирегә әйләндереп булмый. Хәзер, төнге юлда кәкрәеп катмас өчен, берәр машина тотарга гына кала...
Кыз дәшмәде, егет дәшмәде. Өметле карашларын юлга төбәп, байтак таптанып тордылар. Егет, нидер исенә төшергәндәй кабаланып, кесәләрен актарып капшап чыкты. Эзләгән әйберен тапмагач, кәефе кырылды:
— Чёрт возьми!
Кыз сискәнеп куйды, тәне буйлап шомлы дулкын йөгерде.
Күзгә күренми генә, шыгырдап-өстерәлеп, ак caкаллы вакыт узды. Кышның кыска көне офык артына кереп югалды. Ак кар өстенә, кара күлмәкләрен чыштырдатып, караңгылык сузылып ятты...
Ә кыз белән егет, юлга тилмереп карый-карый, булмаган машинаны көттеләр. Иркен басуда салкын карлар белән уйный-уйный өшегән җил, икесен дә баштанаяк тентеп, соңгы җылыларын да урлап китте. Кыз калтырый ук башлады. Ләкин зарланмады. Ишетеп-укып белә иде, психик авырулар белән сак булырга кирәк: каршы дәшмәскә, кимсетмәскә-ярсытмаска, үзеңне булдыра алганча тыныч тотарга! Юлдашының сәламәт акыллы зат булуына тамчы да ышаныч юк иде.
Ләкин егеттә кыз кайгысы түгел. Суыктан кызарган борынын куртка якасына яшереп, ата каз кебек тыпырдапмы-тыпырдый.
— Монда кунып булмастыр. Кәкрәябез.
— Нишлик соң? — диде кыз.
Егет теш арасыннан төкерде:
— Белсәм икән!
«Аңгыра! Белмәгәч, нәрсә дип җылы автобустан сикереп төштең соң?!» — кыз эченнән генә шулай уйлады, тик ачуын йөзенә чыгармады. Кулы белән басулар ягына күрсәтеп:
- Әнә тегендә утлар күренә, бәлки, берәр авылдыр, — диде. — Шунда барып кунсак кына. Төнлә барыбер машина булмас.
- Пожалуй... — диде егет. — Анда барып җитәргә кирәк бит әле.
- Әллә ни ерак ара түгел лә.
Үзе шулай диде, ә башыннан шомлы уйлар йөгереп узды: «Кич... Караңгы... Билгесез юл... Билгесез кеше... Ләкин башка чара юк».
Егет — алдан, кыз арттан атлады. Кызның уң кулында — сумкасы, сулына исә кечкенә телефонын кысып тоткан. Өйдәгеләргә хәбәр итеп өлгерсә, ичмасам, кайда югалганын белерләр... Ләкин... Нинди урын соң бу? Кайсы район? Нинди авыл?
Егет артына борылып та карамый, куырылып-бөрешеп элдертә генә. Бәлки, ул аның турында оныткандыр да инде. Әллә, туктап, кире борылыргамы? Ләкин анда да куркыныч. Төнге юлда кем йөрмәс? Эзеңә дә төшә алмаслар аннары. Ә болай, ичмасам, егетнең төс-кыяфәте билгеле, пассажирлар исемлегендә фамилиясе бардыр. Аларның бергә төшеп калганнарын да күрделәр. Андый-мондый хәл була калса, шаһитлар бар. Шул да юаныч булыр икән
- Әй, син кайда калдың? — дип кычкырды егет. Сумкасын җиргә куеп, юлдашын көтеп торды. Янәшә атлап киттеләр.
- Синең исемең ничек?
- Ә синеке?
- Рушан.
Кыз аңа ышанмады: «Алдыйдыр әле...» Шуңа үз исемен әйтмәде. Хәер, кайтарып сораучы да булмады.
Кызның мышный-мышный авыр атлавы, һаман артта сөйрәлүе егетне ярсытты бугай:
- Бир әле үземә! — дип, ризалыгын да сорап тормый, кулыннан сумкасын тартып алды.
Авыл утлары якынайганнан-якынайды. Алар якынайган саен, кызның да күңеле тынычлана, уйлары яктыра, җылына бара иде. Курку хисләре гүя берәм-берәм юлга коела барды.
- Кайда кунабыз? — дип сорады егет. — Монда кунакханә юктыр.
— Юктыр шул. Авыл Советына барыйк.
— Бу вакытта анда кем булсын?
«Ә ул юләргә охшамаган, башы эшли», — дип уйлады кыз.
— Председатель өенә барырга кирәк. Урамда калдырмас әле.
Күптән кар яумагач, авыл урамы такыр, сукмаклар ачык иде. Һәр йортта ут яна. Кайсының ишеге ачылыр да, кайсында якты йөз, кайнар чәй көтәр? Чыгып чакыручы булмас, кемнеңдер капкасын шакырга кирәк. Ләкин шакымадылар. Берәрсе очрамасмы дип, урам буйлап атладылар да атладылар. Ниһаять, бер капка шыгырдап ачылды да, аннан пар чиләк күтәргән кара бишмәтле, кара бүрекле бер хатын килеп чыкты.
Яшьләр беренче булып исәнләште.
— Кемнәргә кайттыгыз, танымыйм? — диде хатын.
Аңлаттылар. Ят кешеләрнең кунарга урын эзләвен белгәч, ул бермәл уйланып-икеләнеп торды:
— Ай һай, балакайлар, кем генә кертер икән заманда? Беркемгә ышана торган түгел бит.
Ләкин кышкы төндә юлчыларны урамда калдырырга кызганды үзе, чиләген колонка борынын элеп куйды да:
— Әйдәгез, минем арттан, — диде.
Өч-дүрт йортны узып, бер тар тыкрык янына туктадылар. Ишегалдында илереп-илереп эт өрде
— Көтегез шунда гына.
Хатын егет белән кызны капка төбендә калдырды да йортка кереп китте.
Бераздан кире әйләнеп тә чыкты. Тик ялгызы түгел, иңенә кыска тун бөркәнгән зур ир-ат белән иде.
— Менә шулар, — диде хатын һәм, болардан котылуына сөенгәндәй, ашыга-ашыга китеп тә барды
Ир исә кырыс, таләпчән тавыш белән сорау алырга кереште:
— Кемнәр? Кайдан? Нишләп йөрисез?
Кыз арыган карашын егеткә төбәде: «Үзең пешергән боламыкны үзең аша инде...»
Тегесе борынын тарта-тарта мыгырданды:
— Абый, безнең машина ватылды... Юлда басып калдык... Берни юк. Өшедек... Кайда булса да кунасы иде...
- Үзең рульдә идеңме?
- Ю-у-ук...
- Шофёрыгыз кайда?
Егет көттереп кенә җавап бирде:
-Кире кайтып китте... Ул якка машиналар бар... Кала ягына — юк. Безгә калага кирәк.
- Документларыгыз бармы?
-Бар. — Егет, сумкасын актарып, паспортын чыгарды.
- Минем паспортым юк, студент билеты гына үзем белән. Ярыймы? — дип сорады кыз.
Ир үзалдына сөйләнеп алды:
- Ярар... Үзебез чыгарган карар... Фонарен яктыртып, документларга тиз генә күз йөртеп чыкты да кесәсенә салып куйды. — Тә-ә-әк... Болар әлегә миндә булыр. — Аннары кече капканы киереп ачты: — Әйдә, үтегез. Бер кичкә түзәрбез. Бушка түгел, андый заманнар үтте. Иллешәр тәңкә бирерсез.
Яшьләр бер берсенә карашып баш кактылар.
Хуҗа әле һаман өреп туймаган этенә кычкырды:
- Җитте сиңа, җанвар! Яп бугазыңны!
Өйгә керделәр. Аларны җылы һава, якты бүлмә һәм матрёшка-курчакка охшаган түгәрәк йөзле, юантык гәүдәле апа каршы алды.
- Чәй булса да эчер боларга. Тишекләре каткан, — дип боерды ир төксе генә.
Хатын бер сүз дәшми табын кора башлады. Өстәл түренә кәкре борынлы сары эмаль чәйнек менеп кунаклады. Аның янына калын итеп киселгән кибет ипие, май, шикәр, кайнатмалар тезелде. Кыз, болаpra гына риза булмагандай, сумкасыннан әнисе пешереп җибәргән пәрәмәчләрне чыгарды. Анысы хак, салкында басып тора-тора, икесенең дә тамагы ачкан иде.
Өстәл янында сөйләшмәделәр диярлек. Бары хуҗа гына, сүз юктан сүз булсын дигәндәй:
- Кайда укыйсыз? Кемлеккә? — дип сорашкан булды.
- Университетта. Юридическида, — диде егет.
Кыз җавап бирүне кирәксенмәде. Кайда, кемлеккә укыганы абзый кулындагы билетка акка кара белән язылган иде.
Егетнең бер гөнаһсыз сүзләре дә хуҗаның кәефен кырырга җитте:
— Урам тулы юрист та экономист! Адым саен нәчәлник, — дип сукранып алды. — Син дә мулла мин дә мулла... Авылда кем эшләр соң?!
Кыз гаепле тавыш белән йомшак кына сорап куйды:
— Бу нинди авыл соң, абый?
— Сазкүл, — диде ир.
— Сасы күл?! — дип кайтарып сорады кыз.
— Алай дисәң дә ярый... Сазы ни дә, сасысы ни... Әллә ни аермасы юк. Бетте авыл... Бетерделәр.
Кызны авыл язмышы борчымый иде. Ул ялт итеп сәгатькә карап алды да, табын яныннан кузгалуга телефонына ябышты. Күзгә күренмәгән дулкыннарга ияреп, туган йортына хәбәр китте: «Мин килеп җиттем. Барысы да яхшы». Шулчак башына харап акыллы уй килде. Сиздерми генә юлдашына күз салып алды, тегесе, катып калган карашын борынына тегеп, чәй шөперә иде, рәсемгә төшерүләрен сизми дә калды. Кыз исә эчтән генә үзенә кул чабып, тантана итте: «Менә шулай, егеткәем. Хәзер инде беркая да китә алмассың. Бик тиз эзеңә төшәрләр». Аннары, хәрефләр чүпли-чүпли, нидер язды да телефонын сүндереп куйды...
Икенче көнне Рушанны хуҗа хатын уятты:
— Тор, энем, юлга чыгасың бар. Якты күздә барып җитсәң яхшырак булыр. Кышкы көннең чабуы юк, борылырга өлгермисең, караңгы төшә.
Юынып, чәй эчәргә утыргач, егет карашы белән юлдашын эзләде.
—Абыең эштә. Сеңлең китте, — диде хатын. Калага машина бар иде. Бер генә урын булгач, сине уятып тормадык.
Рушан җиңел сулап куйды. Югыйсә бу кызыйны автобустан ияртеп төшүенә үзен бик нык битәрләгән иде. Әллә нинди бер саташу булды ул чакта. Йокылы-уяулы килеш ни кылганын үзе дә аңламады.
Ул киткәндә, урамда әле караңгы иде. Хуҗа хатын аны озата чыкты. Чылбырын өзәрдәй булып буыла-буыла эт өрде.
- Рәхмәт сезгә! — диде егет.
Хатын дәшмәде, иңнәрен җыерып, моңсу итеп елмайды гына.
Авыл да, бу авылда яшәүче кешеләр дә Рушанга артык күңелсез булып тоелды. Гүя биредә мәңгелек төннәр иле, таңнар мәңге атмый иде... Гүя биредә беркайчан шатланмыйлар да, көлмиләр дә... Әллә монда үткән төн дә бары саташу, төш кенә булдымы?! Егет яшь шул әле, ул әлегә белми-аңламый: кеше гомеренең бик күп мизгелләре бары төш кенә булып калачак! Хәтта гомер үзе дә...
******
Рушан Казанда читтән торып укый. Елына ике тапкыр имтиханнар тапшырырга килә. Ике кала арасын инде дүртенче ел таптый.
Ул көндезге бүлеккә керергә теләгән иде. Ләкин барып чыкмады, керү өчен бары бер балл җитми калды. Аны деканатка чакырып, түләүле бүлектә укырга тәкъдим иттеләр. Уку бәясен ишеткәч, егет шундук баш тартты.
- Ризалашырга кирәк иде! — дип үрсәләнде әнисе. — Бурычка булса да табар идек. Сине армиягә алсалар, ялгызым нишләрмен, ничекләр түзеп бетәрмен?
Күрше малаен солдат хезмәтеннән кыйнап-имгәтеп кайтарганнан бирле, әнисе ут йота. «Армия» сүзе чыкты исә, йөрәгенә ябыша. Укырга керә алмыйча кайткач, ул Рушанга егылып китәрлек шаккатмалы сүзләр әйтте:
- Әтиең янына барып кара. Ул ярдәм итәргә тиеш!
Рушан әтисен хәтерләми диярлек. Бары бер вакыйга гына хәтеренә уелып калган. Яңа ел алды иде. Алар әнисе белән чыршы бизиләр. Шулчак ишек ачыла да, үзе белән салкын ияртеп, ак парларга уралып, әтисе кайтып керә. Ул баштанаяк карга чумган, кулында олы капчык. Әтисе кергән уңайга капчыгын идән уртасына әйләндереп каплый да, аннан шыбыр-шыбыр эреле-ваклы уенчыклар коела. Малай, шатлыгыннан бар дөньясын онытып, шуларга ташлана. Әтисе белән әнисе, бер-берсенә сыенып, аңа карап елмаялар...
Шуннан соң Рушан капчык аскан һәр Кыш бабайга «әти» дип дәшә башлады... Әнисе аларны ел саен чакыра иде. һәм ул Кыш бабайлар малайдан шигырь сөйләтеп, аңа нинди дә булса бүләк тапшырып китәләр иде...
Үскәч белде: Рушан туганчы ук, әтисен армиягә алганнар, ул Камчаткада хезмәт иткән һәм шунда эшләп тә калган икән. Аларны да үзе белән алып китәргә теләгән, тик әнисе аяк терәп каршы торган. Туганнарны ташлап, җир читенә китәсем ю, дигән. Бер кайткан әтисе, ике кайткан... Аннары инде, өметен өзеп, башка гаилә корган.
Алар үзләренчә хәл иткәннәр дә куйганнар, I Рушанның ризалыгын сорап торучы булмаган... I
Әнисе: «Әтиең янына барып кара», — дигәч, Ру шан мыскыллы елмайды гына:
— Камчаткагамы?
— Камчаткага түгел, — диде әнисе һәм улының кулына әтисе эшләгән оешма адресын тоттырды...*
Әтисе ике ел элек гаиләсе белән Карагайга кайтып урнашкан, шунда үз эшен ачып җибәргән икән. Кайткан, әнисе белән сөйләшкән. Ә Рушан бу турыда белми дә. Егетнең хәтере калды.
Шулай да әнисенең үгетләвенә, зар елавына түзә алмыйча күнде. Карагай Камчатка түгел, ярты сәгатьлек юл. Ике арада автобуслар җилдереп кенә тора.
Әтисе белән очрашу Рушанны куркыта да, дулкынландыра да иде. Кыш бабай булып истә калган кешене җәй уртасында күрү башка сыймаслык хәл булып тоелды.
Әтисе эшләгән оешманы ул тиз эзләп тапты. Ишектәге язуны күрде. Андагы исем-фамилиягә бик озак текәлеп торды. Күңеленнән генә: «Бу — минем әти... Әти... Әти... Әти...» — дип кабатлады. Бу ят та, кадерле дә һәм бик тансык та сүзне әйтергә өйрәнергә кирәк иде.
— Хуҗа объектка китте, — диделәр аңа.
Ләкин егет чыгып китмәде, көтеп утыруында булды.
Ниһаять, Ул кайтты... Кайтучының Ул икәнен ишекне үз ачкычы белән ачып керүеннән аңладыю Рәсемдәге әти дә, хәтердәге әти дә бу кешегә бөтенләй охшамаган иде. Сорау билгесе сыман бөгелеп төшкән, үзе ябык, үзе чал чәчле ирнең баһадир, төз гәүдәле, алсу йөзле Кыш бабай белән бернинди уртаклыгы юк иде. Рушан башта икеләнеп калса да, торып басты. Кызарынып-бүртенеп, тотлыга тотлыга:
“Мин... сезнең янга килгән идем... — диде.
Ир аңа күтәрелеп карады. Күзләр очрашты.
Әтисенең күзләре ни кара, ни зәңгәр түгел, көл төсендә иде.
-Син Рушанмы? Егет баш какты.
- Әйдә, үт.
Кабинетка кергәч, әтисе аны иңнәреннән кочып алды. Сокланып карап торды да, шатланып-горурланып:
- Безнең кан! Безнең нәсел! Бабаңа охшагансың, - диде.
Алар озак сөйләштеләр. Кабул итү бүлмәсендәге хатын алларына кетердәп торган печенье белән кофе кертеп куйды. Тик егет аларга кагылмады, кыенсынып утырды. Аның эше дәрестәге кебек тыңлау һәм имтихандагы сыман җавап бирү иде. Әтисе башта үзе, гаиләсе турында сөйләде. Улының нинди йомыш белән килүен ул инде белә иде. Озатканда, яркасыннан кагып әйтте:
- Килеп йөр. Туганнарың белән танышырсың. аралашырга кирәк, бер кан бит. Борчылма, мин сиңа булышырмын.
Булышты да. Ниндидер юллар белән хәрби билет .алып бирде. Әнисе җиңел сулап куйды...
Ә Рушанга оят иде. Шуңа күрә ул әтисе янына кабат барып йөрмәде. Эшкә урнашты, читтән торып укыды. Ата белән малай арасына күпер салынмый калды...
...Калага килеп җиткәч, Рушан, әйберләрен саклык камерасына тапшырып, укуына чапты. Әнисе ут йотадыр, тизрәк аңа хәбәр бирергә кирәк. Тик кесә телефоны автобуста төшеп калган иде. Тәнәфескә чыккач, иптәшеннән сорап, әнисенең эшенә шалтыратты. Сабакташ юмарт затлардан түгел иде. «Бер секунд! Бер секунд! Единицам юк!» — дия-дия, кар шында биеп-кыбырсып торды. Рушан бары ике-өч сүз генә әйтергә өлгерде: «Әни, мин килеп җиттем, урнаштым. Кайгырма, барысы да әйбәт!» Әнисе әллә ишетте, әллә ишетмәде. Берничә тапкыр: «Улым! Улым!» — дип өзгәләнеп дәшә генә алды...
* * *
— Рушан!
Таныш тавышны ишетеп, егет туктады, артына борылды. Каршына автобустан үзе ияртеп төшкән кыз килә иде. Ул:
— Рушан! — дип эндәште дә туктап калды.
— Ни булды? — дип гаҗәпләнде егет.
Бу очрашу аны сөендерми иде. Чөнки кыз егетнең төнге юләрлегенең шаһиты да, корбаны да...: Ә аның ул вакыйгаларны тизрәк онытасы килә.
Кыз куллары белән Рушанның яңакларына кагылды:
— Рәхмәт сиңа, Рушан!
— Рәхмәт?! Ни өчен?
— Ә син белмисеңме? — дип сорады кыз. — Чынлап та берни белмисеңме?
— Ни белергә тиеш соң мин?
— Без бит икәү генә...
Табышмак өстенә табышмак. Кызның кыланмышы Рушанга үтә дә сәер тоелды. Теге көнне ул саташкан иде, бүген исә... Егет китәргә ашыкты. Аңарда әлегә бөтенләй башка кайгы, ак-караны күрми имтиханга ашыгуы иде. Юлын бүлеп, һаман каршында торучы кызның сүзләрен тыңлап бетерергә түземлеге җитмичә: ’
— Ну?! Икәү... Шуннан ни?! — дип кычкырды.
Мондый тупаслыктан кыз сискәнеп артка чигенде. Ләкин карашындагы якты җылылык сүнмәде. Гаять дулкынланып:
— Рушан... Без утырып килгән автобус... поезд астына кергән бит... Барысы да... Без генә... — дип, сүзен ярты юлда өзде.
- Нәрсә?!
- Син мине үлемнән коткаргансың...
Рушанның гүя зиһене ачылып китте. Мизгел эчендә барысы да искә төште. Әйе, шулай... Ул бит автобустан юкка гына төшмәде! Ул бит куркыныч төш күреп уянды! Автобусны ялкын сарып алганын күрде, үзен, әтисен шул ялкын эчендә күрде. Менә ул ишеккә атылды, тик шулчак, әтисен искә төшереп, кире борылды. Аны инде ялкын ялмап алган иде. Рушан, яна-пешә, әтисен ишеккә сөйрәде... Нәкъ шул чакта ул уянып китте, төш белән өн буталды... Әтисе урынына менә бу кызны тартып төшерде...Ни өчен аны? Курткасы... Әйе, аның бит курткасы кызыл. Ялкын кебек. Башлыгы да ялкын төсендә... Ул автобуска килеп кергәч, Рушан «тере учак» дип уйлап та куйган иде әле. Кыз Карагайда утырды... Кызыл курткасы, кызыл башлыгы белән учактай балкып килеп керде...
Рушан, имтиханы турында бөтенләй онытып, карашы белән, йотыла-йотыла, кызның матур йөзенә күз салды. Үзе учак... Ә күзләре... көл төсендә... Көл төсендә... Карагай... Күңелендә туып килгән җавапны кычкырып әйтүен үзе дә сизми калды:
— Син минем сеңлеммени?!