СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гадел Кутуй «Илһам”

X. иптәшкә багышлана

Хәят Мансурова бүген уйнаячак образы турында уйланып утырганда, театр директоры килеп керде. Ул элгеч янында галошларын, бүреген, пальтосын салды һәм, кулларын уа-уа, залга узды. Мансурованы күрүгә:
— Киттекме, сөеклем? Мин сезне алырга дип килдем. Урамда машина көтеп тора, — диде.
— Рәхмәт илтифатыгызга! — дип, Мансурова директорга урын тәкъдим итте. — Ләкин юкка мәшәкатьләнгәнсез, иптәш Вәлиев. Хәзер чыгарга тора идем һәм ялгызым гына да бара алыр идем.
— Бара алмас идегез, Хәят ханым! — Директор, утырган урыныннан торып, идән буенча йөрергә кереште. — Әйе, бара алмас идегез!
— Ник, иптәш Вәлиев?
— Чөнки сез театр бинасы алдындагы мәхшәрне күрмәдегез әле. Халык... халык... анда — бихисап! Бүгенге спектакльгә билетлар кичә үк сатылып бетте. Ә халык кассага һаман агыла. «Ни булса, шул булыр», — дип, үзем дә, администраторым да качтык.
— Нишләп алай?
— Йөдәтәләр, билет сорап йөдәтәләр. Кабинетка керсәң, әле берсе, әле икенчесе: «Дуслык хакына, зинһар, бер генә урын», — дип, телефоннан шалтыраталар. Кассага чыксаң, янә шул ук хәл.
— Сәхнә артына керсәң: «Абыем килгән. Сеңелем көтә», — дип, артистлар контрамарка сорап ялваралар. Ышанмассың: театрда мин унбиш ел хезмәт итәм, әмма мондый хәлне үз гомеремдә беренче тапкыр күрәм. Әйе, сезне бүген зур уңыш көтә. Ялганлый димәгез, үз колагым белән ишеткәнне сөйлим мин. Кешеләрнең телендә бүген бары тик ике генә сүз: премьераның авторы — композитор Моратов һәм шул операда баш рольне башкаручы артистка Мансурова.
Директор, йөрүеннән туктап, диванга утырды. «Сүзләрем ничек тәэсир итте икән?» дигән сыман, Хәятка карады һәм тын калып җавап көтте. Ләкин Мансурова бер сүз дә эндәшмәде. Ул уйга чумган иде. Вәлиев күреп тора: әнә ул, тәрәзә алдына басып, зәңгәр күзләрен ниндидер ерак бер ноктага текәгән дә уйга талган. Ни уйлый ул: сәхнәгә бүген ничек чыгуынмы? Операда җырланачак җырларның моңынмы? Әллә бүтән нәрсә борчыймы аны? Шул сорауларга җавап алырлык сүз көтте директор. Ләкин Хәят Мансурова коеп куйган һәйкәл сыман хәрәкәтсез иде.
Вәлиев сәгатькә карады һәм яңадан сөйләргә кереште:
— Әмма кызык та соң сәнгать эшчеләренең тормышы! Хәер, сәнгать эшчеләренең генә түгел, гомумән атаклы кешеләрнең тормышлары кызык. Әйтик, менә сезгә шаулап-гөрләп дан килә. Кешеләр үзара очрашканда: «Мансурованы бүген тыңлыйсыңмы? Билет алып куйдыңмы?» — дип, бер-берсенә сораулар бирәләр. Сезне тыңлауны кешеләр бәхеткә саныйлар. Сезне күрер өчен районнардан киләләр. Менә шундый дан килгәндә, сезгә алгы ишектән, парадный ишектән йөрергә кирәк иде, ә мин сезне бүген, халыктан качырып, икенче ишеккә алып барачакмын, ялгыз да бара алыр идем, дисез. Бара алмас идегез!.. Чөнки сезне дә камап алырлар иде.
Хәятның дәшми торуына борчылган Вәлиев, диваннан торып, тәрәзә янына килде һәм акрын гына әйтте:
— Мин сезнең кәефегезне боздым, күрәсең... Сез дәшмисез...
— һич юк, сүзегезне бүләсем килмәде. Юк, юк, ялганлыйм мин. Зинһар, гафу итегез. Сез сөйләгәндә, мин үземне сәхнәдә уйнагандай хис иттем. Шундый рәхәт иде. Киттек. Сез чыга торыгыз, мин хәзер, — дип, Хәят күрше бүлмәгә керде.
Монда ул кулына «Әлифба» тотып утырган кызына, ерактан караганда курчактай күренгән сигез яшьлек Ләйләгә эндәште:
— Мин киттем, акыллым. Әбиеңнең сүзен яхшы тыңла. Дәресләрең тәмам булгач та, сине ул ашатыр, эчертер һәм йокларга яткырыр. Ярыймы, кызым?
— Ярый, әнием, — дип, Ләйлә урындыкка басты, кулларын әнкәсенә таба сузды.
Хәят Ләйләне күкрәгенә кысты һәм кабат-кабат үпте. Баланың йомшак нәни куллары аның муенына сарылдылар. Ана кочагыннан аерылырга теләмәгән Ләйлә:
— Әнием, мине дә үзең белән алып бар! — диде.
—Алып бара алмыйм, кызым. Сиңа озакламый йокларга ятарга кирәк. Тиздән менә әтиең кайтыр. Сез өчәүләп залдагы диванга утырырсыз: бер якта — әтиең, икенче якта — әбекәй, ә урталарында — син, шунда мин сезгә иң яхшы җырларымны җырлармын. Сезнең өчен генә җырлармын.
— Әтием кайчан кайтыр соң? Иртәгә кайтырмы? Мин аны бик сагындым...
— Иртәгә үк түгел, ләкин тиз кайтыр, кызым. Йә, сау бул. Әбекәй! — Хәят няняга таба борылды. — Ләйләне сәгать тугыздан да калдырмыйча яткырырсың инде.
Кичке почта килмәдеме дип, коридорда Хәят ишеккә кадакланган хатлар ящигын ачты һәм:
— Хат, хат бар, Шакирымнан хат! — дип шатланып кычкыра- кычкыра, машинага йөгерде.
Караңгы булганга күрә, хатны машинада укырга туры килмәде. Шулай да Хәят түзмәде, конвертны ачып, карандаш белән язылган хатның әле бер урынын, әле икенче урынын күздән кичерде.
Театрга җитәр алдыннан, директор Хәятның уйларын бүлде.
— Әнә, күрәсезме? — дип, ул театр бинасы алдында басып торган йөзләрчә халыкны күрсәтте. — Күбесе билетсыз. Ләкин премьераның беренче көнендә үк сезне тыңлыйсы килү шулкадәр көчле ки, алар әле кимендә тагын бер сәгать шунда басып торачаклар. Бер билет өчен: «Миңа да миңа!» — дип, шау-шу күтәрәчәкләр. Спектакль башлангач кына кайтып китәрләр алар.
Машина театр ишеге алдына борылды. Ләкин бу юлны да кайбер тамашачылар белергә өлгергәннәр иде инде: монда да өч-дүрт кеше басып тора иде. Арадан берсе, машинадан төшеп килгән Мансурованы күрүгә:
— Исәнмесез! Мин сезне көтә идем, — дип, Хәятка эндәште.
— Ә, Мифтахов... Исәнмесез! Шакирдан хат бар, — диде Хәят аңа һәм, директорга борылып: — Иптәш Вәлиев, таныш булыгыз: Шакирның иң якын дусларыннан берсе. Үтенечен кире какмассыз, шәт, — дип өстәде.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, театрга керделәр.
— Гафу итегез, сөеклебез, мин киттем, — диде директор театрга кергәч. — Депутатларны каршы аласым бар. Күрәсез, Мифтахов театрда. Тыныч булыгыз: буш урын табылмаса, бер урындыкка икәү утырырбыз. Әйдәгез, иптәш!
Хәят, үз бүлмәсенә узарга дип, сәхнә артына керде.
Оркестрдан опера башлану алдындагы төрле тавышлар ишетелә. Кемдер, колакка ягымлы булган авазлар чыгарып, скрипканы көйгә сала, кемдер флейтада операның аерым урыннарын тәкрарлый. «Хәзер булам. Хәзер булам» дигәндәй, виолончель тавышы яңгырый. «Шулай, шулай» дигән сыман, кемдер труба кычкырта.
Элгеч тирәсеннән һәм фойедан тамашачыларның сөйләшкән тавышлары ишетелә.
— Нәкъ җәйге урман шаулавы, — дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Хәят Мансурова бүлмәгә керде.
Чишенеп тә тормыйча, хат укырга утырды ул.
«Кадерле Хәятым!
Үзеңә һәм Ләйләгә фронттан сәлам. Бу хатны мин сугышка керер алдыннан язам. Бүген сигезе. Өчендә язылган хатыңны алдым. Язуыңа караганда, тагын биш-алты көннән сезнең премьерагыз булачак, һәм син, сандугачым, еллар буенча хыял итеп йөргән ролеңдә чыгачаксың. Яныңда була алмавыма, залда утырып тавышыңны тыңлый алмавыма бик борчылам. Радио аркылы операны тапшырмаслармы дип, мөмкинлек табып булса, тыңларга әзерләнәм. Уңыш казаначагыңны алдан ук сизәм һәм чын күңелдән котлыйм. Моратовның да кулын минем өчен кыс. Талантлы егет ул. Монда яман суыклар. Бүген 45 градус. Ләкин мин туңмыйм. Синең белән, балам белән татлы очрашу өмете миңа җылылык бирә. Син минем өчен кайгырма. Үзеңне сакла. Теге мин бүләк иткән мамык шәлне антракт вакытларында аркаңа салырга онытма, юкса, җырлап чыгып, салкын тидерүең мөмкин.
Ләйләне бик каты итеп минем өчен кочакла һәм үп. Няняга һәм дус-ишләргә сәлам әйт.
Үбеп — Шакирың».
Хат берничә тапкыр укылды. Гримда утырганда да, өс-башын алмаштырганда да Хәятның күзләре гел хатта иделәр. Кабат-кабат укыганнан соң, хатны иң кадерле әйбер итеп куенына салды. Ләкин хат куенда ятса да, карандаш белән язылган аерым хәрефләр һәм сүзләр күз алдында йөрүендә дәвам иттеләр.
Грим салынып беткәч, өс-башы сәхнәгә чыгарга әзер булгач, Хәят гардеробтан мамык шәлне алды һәм аны бөркәнеп, Шакиры белән шулай бергә утыруларны хәтерләде.
Колакта яңгыраган, ләкин хатны укый башлау белән һәм хатны укыганнан соң йөрәктә туган җылылык белән яңадан роль турында уйлану аркасында онытылган шау-шу кинәт өзелде. Әйләнә-тирәне көчле давыл алдыннан була торган авыр тынлык басты. Озак та үтмәде, таң атуын хәбәр иткән быргыны хәтерләтеп, флейта тавышы ишетелде. Бу тавыш әллә кайдан, ерактан, таулар артыннан килгәндәй тоелды, ягымлы көй, таң нуры сыман сызыла-сызыла, һаман көчәя барды. «Ишеттек, ишеттек» дигән кебек, ялгыз флейта тавышына скрипкалар кушылдылар.
Бу — увертюраның башлануы иде.
Хәятның колагы музыкада, ә күңеле сугыш утына кергән Шакирында иде. Увертюрада ул үзе уйнаячак образның моңын ишетә һәм сәхнәгә кереп киткәндәй була. Авыз эченнән ул шул моңны көйли һәм Шакиры турында уйлана. Әгәр дә мөмкин булса, Хәят хәзер үк, менә шушы секундта ук Шакиры янына очып барыр иде. Аның колагына әлеге моңны көйләр иде. Шакирның исәнлеген күргәннән соң, залдагы халык алдына чыгып, һичкайчан һәм һичкем тарафыннан җырланмаган җырларны җырлар иде.
Увертюраны тыңлаган минутларда Хәят Шакирны нинди генә хәлдә күз алдына китермәде. Менә ул иптәшләре белән бергә ял итеп утыра, Хәятның хатын укый, Хәятка җавап яза... Менә ул дошман белән йөзгә-йөз очрашу минутларын кичерә...
Оркестрдан ишетелгән барабан тавышы Хәятка туп атылуны, бомба шартлауны хәтерләтә, һәм ул, бизгәк тоткандай, калтыранып китә. Сумкасыннан ул Шакирның рәсемен чыгара һәм рәсемгә йотылып карый башлый.
Ике-өч минут эчендә аның күз алдыннан бөтен тормышы узып киткәндәй булды. Менә аның бала чагы: тугыз яшьлек ятимә Хәят әбисе янында капчыклар ямап утыра. Әнә унике яшьлек Хәят су буена йон юарга йөри. Шуннан соң язмыш аны кыргыз далаларына, җәйләүләргә алып китә. Анда ул кыргыз акыннарының моңнарын тыңлый һәм үзе дә җырлый башлый. Очы-кырые күренмәгән иркен далада җырлап үсү аның тавышына көч бирә. Кояшта янган карасу йөзле, зәңгәр күзле Хәятны чегән кызына охшаталар. Мәҗлесләр булганда, акыннар Хәятның сайравын сорыйлар, аның җырларын сөеп тыңлыйлар, Хәятны мактап кымыз эчәләр.
Революция елларында Хәят Сембергә — хәзерге Ульяновскига күчә. Кичләрнең берендә Хәят урнашкан семьяга ике гаскәри килеп керә. Гаскәриләрнең берсе, яшьрәге, Шакир була. Уналты яшьлек Хәятны ул фронтка китүче кызылармеецлар өчен ясала торган концертта җыр белән чыгарга сорый. Хәят моңа риза була. Концертта аны Идел буеның яшь артисткасы Хәят Мансурова дип игълан кылалар. Фронтка китәр алдыннан, Шакир, саубуллашырга дип, яңадан Хәят янына килә. «Мин сезне мәңге онытачак түгелмен, — ди ул Хәятка. — Исән булсак, бер очрашырбыз әле. Хушыгыз!» Ләкин үзе, «хушыгыз» дисә дә, баскан урыныннан кузгалмый. «Хушыгыз, бәхетле юл сезгә!» — дип, Хәят аңа кул суза.
Айлар, еллар узалар. Хәятның кайдалыгын белергә теләп, Шакир төрле җирләргә хатлар яза һәм аны ул Казанда, музыка техникумында эзләп таба. Шуннан бирле алар берсен-берсе кайгыртышып бергә яши башладылар. Хәят консерваторияне тәмам итте. Шакир шикелле яхшы иптәш, яхшы ата турында Хәятның ишеткәне дә, укыганы да юк иде. Хәят өчен ул ниләр генә эшләмәде! Шакирның вакыт-вакыт үпкәләүләре дә, дәшмичә утырулары да Хәятка хәзер ничектер бик кирәк сыман тоелалар.
Залда яңгыраган көчле алкыш Хәятны сискәндереп җибәрде. Увертюра тәмам. Тагын биш минуттан соң Хәят сәхнәгә чыгачак. Алкыш һаман үсә, көчәя бара. Димәк, халык операны яхшы кабул итә. Хәят сәхнә янына килде һәм чыгарга әзерләнде. Башта аны курку алды. Шушындый тантана белән башланган спектакльне бозмаммы, җырым халыкка җитәрме, дип уйлады ул. Аның күзләре сәхнә алдына куелган микрофонга төштеләр. «Шакирымның да тыңлавы мөмкин», — диде Хәят авыз эченнән. Җанга тынычлык килде, йөрәктә җылылык урнашты. Хәят оркестрдан килгән көйләр арасыннан үз партиясенең моңын ишетте һәм, режиссер ярдәмчесенең әйтүен дә көтмичә, сихерле музыка чакыруы буенча, җилдәй атылып, җырлый-җырлый сәхнәгә керде.
Халык аны тиз таныды: сандугач сайравын хәтерләткән беренче авазлар ишетелү белән үк, бинаны яңгыратып, алкыш ява башлады.
Үзенең арияләрен Хәят микрофонга якынрак торып җырларга тырышты.
Син кайда-а-а, бәгы-рем,
Мин кө-тә-ә-әм, беләсеңме? —
шикелле җырларны йөрәгендә булган бөтен җылылыгын, тавышында булган барлык моңын салып җырлады.
Хәятны һәр картина саен кабат-кабат сәхнәгә чакырып чыгардылар. Ул җырлаган арияләрне берничә мәртәбә тәкрарлаттылар. Тагын бер картина, соңгы картина калды. Ләкин Хәятның моңы, көче һәм дәрте һаман үсә генә барды. Тагын биш картина булса да, ул барыбер арымас иде, шул ук дәрт, шул ук хис белән, ә бәлки аннан да зуррак осталык белән тагын, тагын җырлар иде.
Сәхнәдән чыгуга, аны директор, композитор, җырчылар, сәхнә эшчеләре күтәреп алдылар.
— Котлыйбыз, Хәят ханым!
— Тамашачыларны гына түгел, сез безне дә сихерләдегез...
— Сездән алган ләззәтне аңлатырга сүз җитми, — дип, тойгыларын белдерергә ашыктылар.
Шатлыктан, җырының халыкка барып җитү куанычыннан һәм шушындый минутта үз янында Шакирын күрә алмау кайгысыннан Хәят бер сүз дә әйтә алмады. Күз яшенә чыланган керфекләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, җавап итеп, елмаюлы караш кына ташлый алды. Котлаучыларның кулларын кысты. Рәхмәт әйтергә теләп, иреннәрен кыймылдатты.
Ял итсен дип, аны бүлмәдә ялгызын гына калдырдылар. Бүлмәгә кемнәрдер бәйләм-бәйләм тере чәчәкләр керткәннәр. Алардан хуш ис килә.
Хәят, як-якка кулларын җәеп, диванга ятты. Антракт вакытларында ял итәргә өйрәнгән иде ул шулай. Аның бу гадәтен театрда барысы да белә һәм шуңа күрә аңа берәү дә комачауламый иде. Ләкин бу юлы Хәят озак ята алмады. Ишек шакып, аңа телеграмма керттеләр.
— Берәр котлау телеграммасыдыр... өстәлгә куегыз, — диде Хәят яткан килеш.
Бер-ике минут ул: «Кайдан һәм кемнән булыр икән бу?» — дип уйланып ятты. Соңгы картинада ничек уйнаячагын күз алдына китерде. Күңелгә микрофон килде. Уйлар яңадан Шакирга күчтеләр.
Хәят бер-бер артлы бирелгән ике звонокны ишетте һәм сикереп торды да, телеграмманы алып, сәхнәгә дип, бүлмәдән чыгып китте.
Коридорда җырчылардан берәү: «Хәят апа, менә шулай шәпме?» — дип, аңа үзенең гримын күрсәтте һәм нәрсә турындадыр сөйләргә кереште.
Өченче звонок бирелде. Хәят, сәхнә янындагы ут яктысына килеп, телеграмманы ачты. Аның күз алды караңгыланды. Ул баскан урынында катып калды. Телеграммада «...лейтенант Шакир Гайнетдинов дошманга каршы көрәштә батырлар үлеме белән һәлак булды...» сүзләре язылган иде.
— Хәят апа, чыгарга әзерләнегез, — дигәндә, режиссер ярдәмчесе Мансурованың кыяфәтенә аптырады.
Хәят танымаслык хәлдә иде, мөлдерәп аккан күз яшьләре, грим буявын юып, бит алмаларында борылмалы сызыклар ясаганнар. Күм-күк иреннәр бизгәк тоткандагыча калтырыйлар. Матур гәүдә хәзер авам дип тора.
Спектакльне дәвам итү турында уйларга да мөмкин түгел иде. Борчылган һәм нишләргә белмәгән режиссер ярдәмчесе: «Хәят апа, сезгә ни булды?» — дияргә дә өлгермәде, Хәят Мансурова, чайкала-чайкала, сәхнәгә кереп китте.
Бу соңгы картинада Хәят аклар тарафыннан сөекле балалары үтерелгән ананың кайгысын бирергә тиеш иде. Менә ул сәхнәдәге су буена килде. Ялгыз агачка сөялде һәм җырлый башлады. Бу җыр иге-чиге булмаган далаларны хәтерләтте, кара урманнарны күз алдына китереп бастырды, кара болытлы көзге көннәрне, давыллы диңгезләрне искә төшерде.
Хәят микрофонга таба берничә адым ясады. Аның көчсез адымнарына карап, дирижерны дулкынлану алды. Хәзер инде сәхнә уртасына баскан Хәят кына түгел, оркестр да елый һәм сыкрый иде.
Олуг кайгы турында сөйләгән моңлы авазлар арасында Хәят колагына каядыр чакырган быргы тавышы чагылып китте. Ул башын күтәрде, гәүдәсен турайтты, күз яшьләрен сөртә-сөртә, батыр адымнар белән таучыкка менде һәм тагы да көчлерәк илһам белән, далаларга, урманнарга, диңгезләргә ишеттерергә теләгәндәй, чакыру җырын башлап җибәрде. Аның дәртле тавышын ишетеп, сәхнәгә берсе артыннан берсе кешеләр җыелдылар. Хәят җырына хор кушылды. Хәят Мансурова илһамына буйсынгандай, залдагы халык аягүрә басты.
Уен тәмам булуга, атаклы артистканы котлар өчен, сәхнә артына театр җитәкчеләре һәм кунаклар керделәр. Ишек янында басып торган режиссер ярдәмчесе директор колагына нәрсәдер әйтте. Вәлиев Хәят янына керде. Ләкин озакламыйча кире чыкты һәм:
— Хәят ханым хәзер берәүне дә кабул итә алмый, — диде. — Сезгә, илтифат итеп килүегез өчен, рәхмәт белдерергә кушты һәм үз исеменнән гафу үтенүемне сорады...