СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Азат Ганиев "Тагын күченәбез"

Әтинең кожанына бөркәнгән килеш сәдәф тишегеннән карап барам. Җил улый, яңгыр шыбырдый...
Сизмәстән йоклап киткәнмен. Җил уласа, яңгыр шыбырдаса, йокы үзенә бертөрле рәхәт-тәмле бит ул. Яңгыр туктаган кебек. Кожан астыннан чыгарга да була. Әт-тәч! Шуны гына көтеп торган диярсең, җил меңләгән кул-аяк-бармаклары белән колак, борын, чәчләремә килеп ябышты. Кабина кырыенда самауыр кочаклап утырган әти:
— Торма! Торма! Утыр, егылып төшәрсең! — ди.
Кызу да барабыз! Кара инде теге авылны! Гел урман эчендә утыра. Су керерлек елгасы да бар. Рәхәттер бу авыл малайларына.
— Әти, нинди авыл бу?
— Ивановка. Шушында яшәрбез.
Әти буровойда эшли. Бер урында нефть чыгуга вышканы икенче җиргә күчерәләр — без аның артыннан. Үзебезнең өебез юк, йөрибез дә йөрибез менә шушылай күченеп. Әллә нинди урыс, чуаш, мари авылларында булып беттек. Бу авылның малайлары күз төбенә ничә «фонарь» элгәч үз араларына кертерләр икән инде. Яңа җиргә күчеп килгән саен малайлар белән дуслаша алмый аптырыйм. Әти: «Үзең тискәре, үзсүзле; шуңа эләгә сиңа», — ди.
Авыл урамына килеп кердек. Капка асларыннан зәһәрләнеп этләр өрә. Кайберләре, тәгәрмәч астыннан лай чәчрәгәнгә карамый, куа киләләр. Этләре күп. Минем файдага түгел инде, урамга борыныңны чыгарырга ирек бирмәсләр.
Салам түбәсе бер якка авышкан, тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кагылган бер өй янына туктадык. Әти, әни әйберләрне машинадан төшереп, ямь-яшел чирәмле ишегалдына ташый башладылар. Чәйнек, тас, чиләк ишесен мин дә кертешәм.
Малайлар җыелып та өлгергән. Машина киткәч тә таралмадылар. Алар янына чыктым. Берара алар мине, мин ал арны карап күзәтешеп тордык. Арадан сипкелле битле бер малай:
— Маңгаена лай чәпәлгән, — диде дә чырык-чырык көләргә тотынды. Җәлпәк борынлы, кыска җирән чәчле икенче берсе миңа якынрак килде, Атаманнары бугай.
— Беләсең икән, — диде эре генә. — Лай түгел, миң бу. Менә бит кубып төшми, — дип каш арасындагы миңемне тырнагы белән кырып күрсәтте. Мин аның кулын бәреп төшердем. Бәрәсе калмаган икән. Елмаеша башлаган малайлар шундук сагаешып:
— Гена, нәрсә суктырып торасың?
— Кундыр берне!
— Килеп җитмәс борын кәперәймәсен! — дип, җирән чәчне котырта башладылар. Гена миңа якын ук килеп:
— Ничек?! Атаман белән шулай сөйләшәсеңме? Менә моны күргәнең бармы? Нинди ис килә? — дип йодрыгын борынга терәде. Шулчак капкадан әти чыкты. Гена кисәк селтәнеп сукты да башка малайлар артыннан чапты. Беренче очрашу шулай җайлы гына узды. Ләкин шуннан соң берничә көн урамга чыгарга ирек бирмәделәр. Атаман Гена үзенең кампаниясендәге малайларга минем белән дуслашмаска, урамда күренсәм эт белән өстерергә кушкан. Гел өйдә утырып та булмый. Бер шулай, ни булса булыр дип, урамга чыктым. Беркем күренми. Җил генә коелган сары яфракларны куып йөри. Аякларым карыша карышуын, алай да сөйрәп барам үзләрен. Берничә тыкрыкны уздым. Карыйм — алдагы бер капкадан Гена чыкты. Аякларыма ирек куйсам хәзер ишегалдына кайтарып ташлый инде үземне. Ләкин качарга ярамый. Курыкканыңны сизсәләр, бигрәк тә каныгачаклар. Гена турына барып җиттем. Гена ике бармагын авызына кабып сызгырып җибәрде. Шундук капка, койма асларыннан, өсләреннән әллә ничаклы малай килеп чыкты, «мылтыкларын» миңа төбәгән килеш «ур-ра-а» дип кычкыра-кычкыра урап алдылар.
— Күтәр кулыңны!
— Нәрсә карап торасың! Кулларыңны күтәр! — дип кычкыралар. Мин карап тик торам. Шунда теге сипкелле бәләкәй малай:
— Безнеңчә белмидер ул, — диде, гадәтенчә чырык-чырык көләргә тотынды. Малайлар аптырашып калдылар. Миңа кызык. Аларның ни сөйләгәннәрен аңлыйм бит. Русча, чуашча, марича да беләм. Гена:
— Белмәсә өйрәтербез, — дип, минем кулларны өскә күтәртеп куйды. — Кара аны, төшерәсе булма! Аттык үтердек булыр, — диде. Урам буйлап алып киттеләр. Иң алдан бик эре кыяфәттә Гена атлый. Күтәреп бара-бара кулларым арый башлады. Мин аларны түбән төшереп кесәләремә тыгып куйдым. Бу атаманның кәефен кырды.
— Нинди тискәре шайтан булды соң бу! Күтәр дигәч күтәр! — дип, кулымнан тарта башлады.
«Күтәрми генә тор әле!»
Гена минем ни уйлавымны күзләремнән күрде, ахрысы:
— Әле син шулаймы?! Яле күтәр! — дип ныклап эшкә кереште. Бераз азаплангач, кызып китеп, күз төбенә кундырды. Мин дә сугып җибәрдем. Җиргә егылып әүмәкләшә башладык. Башка малайлар безнең өскә ауды... Һәм кинәт төрлесе төрле якка качып бетте. Кемнеңдер көчле куллары мине аякка бастырды. Озын буйлы, ак чәчле малай иде бу. Керфекләре дә ак нишләптер. Бик карт кешенең генә чәче ак буладырые...
— Оһо! Фонарьне элеп калдырырга онытмаганнар, — ди. Елмая үзе. Йодрыгым белән кагылган идем, күзем ныгырак авырта башлады.
— Кем малае син? Теге өченче көн килгән буровикныкымы әллә? Исемең ничек?
— Азат.
— Мин Петя. Әйдә безгә барабыз.
Берничә тыкрык үтеп, салам түбәле иске генә йортның ишегалдына кердек. Радиолары бар, ахрысы, өй кыегына антенна беркетелгән. Өйгә кергәч бер мәлгә шым калдым.
Стеналарга... кая карама рәсем. Ни генә юк! Киртә башында әтәч кычкыра, бер малай, әнә, этен ияртеп кәҗә-сарыклар көтә, зәп-зәңгәр күзле кыз аптырап карап тора; күлмәге дә зәңгәр, күк тә, елга, болын-тугайлар да зәңгәр. Матур. Мин дә ясап карыйм әле өйгә кайткач.
Петя өстәл артында нидер эшләп маташа иде. Әллә нинди ялтыравык чыбыклар уралган механизм.
— Нәрсә бу?
— Радио.
— Радионы кеше ясыймыни?
— Болары гына ничего. Ну менә наушниклары... Беркаян табып та булмый.
— Мин әтигә әйтеп карыйм. Әти таба аны.
Петя минем җилкәдән эләктереп алды.
— Таба алса! Таба алса!.. Беләсеңме?! Вәт булыр иде.
Беренче сентябрь җитте. Шатланам да, бераз ни...
Нигә шатлануым билгеле инде. Укый башлыйм бит! Петя кебек рәсем ясарга, радио ясарга өйрәнермен. Шулаен шулай да, Гена һәм аның кампаниясе белән бер класста нишләшеп бетәрбез икән. Урамда әле, эш бик кыенга китсә, ишегалдына кереп качарга була. Ә анда... Әй, шайтан алсын! Сугыша башласалар, мин дә карап тормам әле. Әнинең читсадан теккән букчасын эләктереп мәктәпкә киттем. Бүген беркемнең миңа тияргә хакы юк, укырга барам. Ә укыган кешене хөрмәт итәләр. Әни дә бүген әнә ничек ягымлы. Энем Марат миннән көнләшеп калды.
Шулай кәефле генә уйланып бара идем, капка астыннан йомгак кебек тәгәрәп урамның иң бәйләнчек эте Жук килеп чыкты. Үзенең миңа якын килерлек рәте юк, башка этләрне котыртырга дисәң... Әнә, калын-калын тавышлы этләр аңа җавап бирә башладылар. Икенче бер урамнан китеп, моңарчы күрмәгән, белмәгән тыкрыклардан урап йөри-йөри, көч-хәл белән мәктәп янына барып чыктым. Мәктәп ишегалды буп-буш, көрәк тоткан бер ападан:
— Беренче класслар кайда икән? — дип сорадым.
Апа авызын ачкан, тик тора карап. Ялгыш татарча сораганмын икән.
Класска керү белән, алгы партада утыручы Гена артына борылып елмаеп алды. Укытучы апа:
— Азат, нигә соңга калдың? — ди.
Көләселәрен беләм, алай да дөресен әйттем. Укытучыны алдарга ярамый бит. Жук турында сөйләп биргәч бөтенесе күтәрелеп көлделәр. Гена көлә-көлә хәлсезләнеп парта астына төшеп китте. Вәт шартласа! Укытучы апа утырырга кушты. Малайлар арасында урын юк. Иң артка, кар кебек ак бантиклы кап-кара бер кыз янына барып утырдым. Бөтенесе бу якка борылган. Башымны иеп теге кызга карыйм. Кара-тут йөзле. Чәче дә, кашлары, күзләре дә кап-кара. Бите дә башкаларныкы кебек ак түгел.
— Иртәгә дә шушы вакытта киләбез. Тик иртәгә китапларыгызны, сумкаларыгызны алып килмисез. Иртәгә колхоз басуына башак җырга барабыз. Бу безнең колхозыбызга ярдәмебез булыр. Коелган башакларны җыймасак, алар җирдә калып әрәм була, — диде укытучы апа. — Ә хәзер өйләргә таралышабыз. Класстан чыкканда этешмичә, тәртипле генә чыгабыз.
Өйгә кайткач букчаны караватка ыргыттым да Петяларга йөгердем. Бүген без радионы сөйләтеп карарга тиеш идек. Петя:
— Сөйләми, — диде. Күңелсез үзе шундый. Бер кулын кесәсенә тыгып, икенчесе белән башын кашый-кашый идән буенча йөренә. Минем дә күңел төште.
— Э-э-э! Фю-ю-ют! Антенна! Антеннаны дөрес тоташтырмаганмын, ахрысы! Э-э-э!
Борылып карасам, Петя тышка чыгып киткән. Ачык калган ишектән мин дә тышка атылдым. Петя балта белән өй почмагына беркетелгән колганы каерып алды, җиргә аударды, югары башындагы чыбыклары белән бераз маташканнан соң кире үз урынына кадаклап куйды. Ойгә кердек. Петя наушникны колагына кысып тынып калды. Сулышымны тыеп аңа текәлдем. Петяның ак керфекләре тиз-тиз җилпенеп куйды, ул да түгел:
— Ур-р-ра-а-а! Сөйли! Сөйли! — дип бар тавышына кычкырып җибәрде. Мине күтәреп алып караватка, түшәкләр өстенә ыргытты. — Трат-та-там, трат-та-там! - ди-ди биергә тотынды. Кабалана-урала караваттан төштем, наушникны ике куллап колагыма кыстым. Әллә кайда бик еракта җырлаган кебек шул, чыннан да...
Мәктәп ишегалды Сабан туе диярсең — буталыш. Директор нәрсә диптер кычкырды. Тагын да ныграк бутала башладылар. Буталмый, киресенчә, тигез рәтләргә тезеләләр икән. Анна Павловна иң алга Гена белән мине бастырды. Класста иң озын кешеләр без икән.
Зур класслар бер-бер артлы капкадан чыга башладылар. Без дә кузгалдык. Әй барабыз урам буйлап! Капка төпләрендә әби-бабайлар, вак-төяк бала-чага карап кала. Авылдан чыккач арттагылар тәртипсез төркемгә әйләнде. Гена белән мин генә шак-шок басып барабыз һаман. Арттагылар да алга чыга башлагач, Гена сиздерми генә аяк чалды — күкрәк киереп, барган җирдән тузанлы юлга барып төштем. Калган юлны өстемдәге тузанны кага-кага арттан гына бардым. Безнең юл әти эшли торган буровой яныннан үтә икән. Туктап карап тора башладык. Еш килеп йөргәнгә монда ни эшләнүен беләм. Әле җир астыннан торба чыгаралар. Вакыт-вакыт буровой үкергәндә, йә ырылдап төтен бөркегәндә кызлар куркышып бер-беренә сыенышалар. Сиздермәскә тырышсалар да, малайларның да шүрләгәне күренеп тора.
— Карагыз, кара! Бер абый кай төшенә менгән, — диде Гена буровойның урта өлешенә күрсәтеп.
— Азатның әтисе бит ул, — диде кайсысыдыр. Миңа борылып карап алдылар. Бигрәк тә теге кара кызның күз карашы аяк астыма таш кыстырган кебек итте.
Анна Павловна, кулын каш өстенә куеп, вышкага карап торганнан соң:
— Әйе, бу — Вәли Ганиев, — диде.
Кызлар:
— Ай-яй, куркынычтыр аңа анда, — диештеләр. Мин әтием өчен горурланып куйдым. Анна Павловна берничә мәртәбә: «Әйдәгез, әйдә!» — дия-дия беренче булып үзе кузгалгач кына буровой яныннан киттек. Башка класслар эшкә тотынган да. Анна Павловна безне бер рәткә тезеп башакларны ничек җыярга икәнен өйрәтте.
— Бер-берегездән артта калмагыз, узып та китмәгез. Яле, карыйк, төшеп калган башаклар юк микән?
Төшкә кадәр зур гына чүмәлә башак җыйдык. Ял иткән арада Анна Павловна төрле уеннар өйрәтте. Ә иң кызыгы Петя килгәч булды. Петя атын туктатып арбага менеп басты да:
— Эхе-хэ-э-э-әй, балакайлар! Монда килегез! — дип кычкырды. Без аны уратып алдык. Петя берәр телем бал ягылган ипи өләшә башлады. Миңа биргәндә:
— Аша, буровик, колхоз ипиен, таза булырсың, — диде.
Беренче кар төште. Озын тәнәфестә кар бәрешеп уйнадылар. Мин класста утырам. Безнең класс малайлары «ура» кычкырып кар ата-ата атакага ташландылар. Икенче класслар әз булса да зурлар. Кар атып кына җиңә алмагач, йодрыкларын хутка җибәрделәр. Генаның берүзенә икәү килеп ябышты, егып салдылар. Безнекеләрнең җиңелә башлавын күреп, класстагы кызлар шаулашырга тотынды. Әлегә кадәр тын гына тәрәзәдән карап торган Маша (кара кызның исеме шулай) миңа борылып карады. Аның карашында мыскыллау да, үпкәләү дә бар иде. Миңа оят булып китте. Малай башың белән класста качып утыр инде. Ишегалдына атылдым. Безнекеләрнең берсенең танавын канатканнар, берсенең битен кар белән уып елатканнар. Генаның битен кар белән уып маташучыларның берсен ияк астыннан эләктереп алдым, икенчесен Гена үзе сугып екты. Кайсыдыр мине арттан килеп этеп җибәрде. Үзем еккан малайга абынып барып төштем. Авыз-борынга кар тулды. Кычкырып та, елап та булмый. Кыңгырау шалтырады. Төкеренә-төкеренә торып бастым. Үзебезнең классның берничә малае белән атаман Гена басып тора иде.
— Ә син алай ук җебегән түгел икән, — диде Гена.
— Маша, әйдә әти янына барабыз. Мин әтигә ашарга илтәм.
Маша үзеннән ике мәртәбә зур көрәк белән капка төпләрендә ерганак ерып кайнаша иде.
— Ә мин буровойдан куркам. Зур ул шундый!
— Якын бармассың, Маша. Ә ул куркыныч түгел дә.
Маша берара икеләнебрәк торганнан соң:
— Хәзер әтү, көрәгемне ишегалдына куям да... — дип, капкаларыннан кереп китте.
Буровойга якынайган саен Машаның адымнары акрыная бара. Аннары гел туктады.
— Юк, Азат, мин якын бармыйм. Әнә, өскә кара, безнең якка ауган кебек.
— Шулай күренә генә, болытлар теге якка агылганга күрә. Аның беркайчан ауганы юк.
Маша барыбер якын бармады. Әтигә бидонны үзем генә илтеп килдем. Йөгерә-йөгерә кайтып киттек. Авылга җитәрәк Маша тагын акрынрак атлый башлады. Еш- еш сулаган хәлдә:
— Азат, син җәйне яратасыңмы, әллә кышнымы? — дип сорады. Мин җавап биргәләгәнче үзе үк тотлыга-тотлыга сөйләп китте. — Ә мин җәйне яратам. Былтыр әни белән урманга гөмбәгә барган идек. Шундый рәхәт булды. Мин кәрзинемә гөмбә урынына чәчәкләр җыеп кайттым. Минем әни шундый әйбәт. Әни әйтә: «Быел урманга гөмбә җыйсаң гына алып барам», — ди. Мин үзем дә чәчәкләрне бүтән өзмим. Алар болында килеш матур. Былтыргылары өйдә шиңеп бетте. Шундый жәлләдем үзләрен, шундый жәлләдем... Ә син җәйне яратасыңмы? Җәйнеме?
— Җәйне. Ә беләсеңме нигә җәй була?
Маша туктап калды. Күзләре зур булып ачылдылар.
— Белмим. Ә нигә соң?
— Мин дә белмим, ләкин -җәй әйбәтрәк.
Без Машаларның капкаларына җиткәнче йөгердек. Машаның әнисе суга чыгып килә иде.
— Кайда югалып тордың болай озак? — дип Машаны ачулана башлады.
Машаның әнисе дә кап-кара. Һәр көн бәйрәмдәгечә матур киенеп йөри. Эре-эре кызыл, ал чәчәкле зур шәленең очларын җилкә аша артка ташлаган. Аныкы кебек алка, муенсалар беркемдә юк.
Маша әнисе каршында башын иеп тынып калды.
— Без буровойга бардык, — дим нигәдер оялып. — Әтигә ашарга илттек. Ә ул ерак түгел, әнә генә, — дип өстәдем, хәзер миңа да эләгә икән дип башымны түбән идем. Ләкин Машаның әнисе, һич уйламаганда, гаҗәеп ягымлы тавыш белән:
— Бүтән алай ерак китеп йөрмәгез. Хәзер яз вакыты, суга төшүегез бар, — диде.
Җиңел сулап куйдым. Маша да түбән караган килеш миңа елмаеп алды.
Өйгә кайтып кергәндә әни тегү тегеп утыра иде. Аның янында митырлы читсаны буена куеп үлчәп торган апаның Анна Павловна икәнен күреп кызарындым, ахрысы, колакларым кызыша башлады.
— Менә Азат та кайтты, — диде Анна Павловна. Әни дә борылып карады. Тегү машинасының текелдәвеннән ишек тавышын ишетмәгән, күрәсең.
— Кайттыңмы, улым? Хәзер дәресләреңне кара, — диде.
Анна Павловна булмаса, чыгып тайган да булыр идем, утырырга туры килә. Өстәлне җыештыргалап дәрес хәзерләргә утырдым.
— Бер өйдә тормый, укуының да рәте юктыр инде, ди әни Анна Павловнага зарланып.
— Әйбәт укый ул, — дигән була Анна Павловна. — Әле мин, үз телендә булмагач, ничек укыр дип курыккан идем. Ә ул рус, мари, чуаш телләрен дә белә, — ди.
Әни инде шат:
— Үзбәкчә дә белә ул, — дип мине мактарга тотынды. - Без Ташкент якларында да тордык. Дүрт ел. Тик, кая барсак та, малайлар белән сугыша. Урамга чыгып китсә, кайчан кыйнап кайтарырлар дип куркып торам.
— Азат малайлар белән дус бит ул. Гена белән, Петя белән бик дуслар. Аннары Маша белән...
Әни тегүеннән туктап:
— Нинди Маша? Нинди Маша? — ди.
Әйбәт кенә барган сөйләшүнең болайга борылуына ачуым килә башлады. Бер-беренә мут елмаешалар җитмәсә.
— Чегән кызы ул, — диде Анна Павловна Маша турында.
- Берничә ел элек безнең авылда урнашып калдылар. Әтисе тимерчелектә. Бик акыллы кыз.
Кар эреп бетте. Көннәр җылына бара. Урманга экскурсиягә дә бардык. Шундый күңелле булды. Аланлыкта ял иткәндә Анна Павловна әкиятләр сөйләде. Соңгы баруда гына... Маша чирләгән иде. Маша бара алмады анысында. Һаман терелми нишләптер.
Бүген дәресләр бетүгә Анна Павловна:
— Таралмыйбыз, хәзер бөтенебез бергә Машаларга барабыз, — диде.
Машаның әнисе:
— Әйдәгез, әйдә, керегез, — дип якты йөз белән каршы алды, ишекне зур итеп ачып куйды.
Маша ишек буендагы зур агач караватта ята. Үзе елмая, үзе менә-менә елап җибәрер төсле. Күзләре белән кемнедер эзли. Мине күргәч бераз текәлеп торды да үпкәләгән сыман Анна Павловнага борылды. Анна Павловна кулын Машаның маңгаена куеп:
— Тереләсеңме, Маша? Тизрәк терел! Синнән башка күңелсез этү, — диде.
Карават кырыенда басып торган Гена кулына йомарлаган кепкасына карап:
— Син терелсәң тагын урманга барырбыз, учак ягарбыз, — дип сөйләнеп алды.
Машаның керфекләре тетрәнеп күзләрендә яшь күренде. Әнисе:
— Шулай килеп йөрегез, ешрак килегез. Машаның үзенә генә күңелсез. Менә терелер, тагын бергә уйнап йөрерсез, — диде.
Машалардан кайтканда миңа бик күңелсез булып китте. Үземнән алда барган күләгәмә карап бара идем, капка астыннан чәңгелдәп Жук килеп чыкты. Әй, бәйләндең ачу китереп! Таш белән алып бирермен!
Вакыт шундый тиз үтә. Инде менә укулар да бетте. Каникулга тараласы көнне Анна Павловна:
— Өч айдан тагын укый башларбыз. Сез инде икенче класс укучылары булырсыз, — диде.
Мин моңа бик алай сөенмим, икенче класста Маша безнең белән укымый. Ул һаман терелә алмый, караватта ята.
Урамда нишләп шуның кадәр халык?! Елаган тавышлар! Урамга чыктым. Капка төбендә мине Гена тотып алды. Үзе әллә ничек, олы кешеләр сыман...
— Ни бар анда, Гена? — дим. Гена миңа текәлгән, тик тора карап. Тагы бер сорагач:
— Маша үлгән, — диде.
— Маша?! Үлгән?!
— Әнисе елый шундый. Күмәргә дә бара алмады. Өйләрендә калды.
Без төркем артыннан иярдек. Берничә мәртәбә абынып аякны авырттырдым. Соңгысында канап ук чыкты. Киртә белән уратылган, серле, шомлы каберлеккә килеп кердек. Як-якта иске һәм яңа, зур һәм кечкенә тәреләр тырпаешып тора. Кешеләр кинәт туктады. Гена белән алгарак үттек. Тирән чокыр, чокыр кырыенда табут. Олы кешеләргә әллә ни булган, беркемне күрмиләр, сөйләшмиләр. Маша шул әрҗә эчендә микәнни? Нигә аны чыгармыйлар? Олы кешеләр тулганып безне арткарак кысрыкладылар. Бераздан бөтенесе бергә авылга кайтып киттеләр. Мин берүзем. Гена җиңемнән дә тарткалады кебек. Кара өем балчык. Аргы башында агач тәре. Маша шушы балчык астындамы? Ә ул урманны ярата иде, болындагы чәчәкләрне яңадан өзмим дигән иде.
Кояш батты. Тирә-ягымда миңа аңлаешсыз-ят мохит, зур һәм кечкенә тәреләр. Алар астында да кешеләр ята алайса?! Алар аннан беркайчан чыга алмыйлармы?! Беркайчан... Маша?..
Капка төбенә йөк машинасы килеп туктады. Әти белән әни төйнәп куелган йорт кирәк-яракларын шуңа төйи башладылар. Без тагын күченәбез. Бер тирәгә җыелган малайлар янына килдем. Ни эшләргә белми аптырашып торабыз. Шунда, аерылышканда зур кешеләрнең кул кысышуларын исемә төшердем. Генага кулымны суздым.
— Йә, ярый, Гена. Менә китәбез дә...
Гена дәшми генә кулымны нык итеп кысты. Башка малайлар да кулларын суза башладылар. Шул чак урамда бар көченә чабып килгән атлы күренде. Туктар-туктамас, ат өстеннән, озын ак чәчләрен җилфердәтеп, Петя сикереп төште.
— Китәбез, да? — диде ул, йөгәнен Генага ыргытып. — Төшкә кайткан идем, әни әйтә, татар дустың китә бит, ди...
Шофер машина гудогын кычкыртты.
— Ярый, сау бул! — дип, Петя мине күтәреп алып кузовка менгерде.— Үскәч тагын бер килеп чык безнең Ивановкага. Онытма.
Машина кузгалып китте. Мин карават кырыена тотынган килеш, классташларым күренми башлаганчы кепкамны болгап бардым.