СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Лира Ибраһимова “Бала күңеле”

Бер, ике, өч, дүрт, биш, тагын берәү, тагын бер һәм соңгысы... Эх, алмасы да алмасы! Әй, беткән баш беткән, тагын бер, ике... Төне караңгы бит аның, тагын бераз җыясы иде дә. Тик... Әстәгьфируллаһ, нәрсә бу? Үз колагы яныннан ук чажлап үтеп, гөрселдәп җиргә төшкән йорт себеркесенең тавышыннан сикереп үк куйды Илгизәр. Аның себерке икәнен дә ул шундук белде. Эләккәләгәне бар.
Бу көтелмәгән хәлдән, иблис көче иңгәндәй гайрәтләнеп, белештерми, үзен үзе яндагы карлыган куагы артына алып атты малай. Куркуыннан колаклары гөжләде, бөтен гәүдәсен салкын тиргә батырып, йөрәге күкрәк читлеген җимереп чыгардай булып котырынды. Өлфәт абзыйсының тәтесе каты икәнен белә торып керде бит югыйсә. Бер эләктерсә, кызганып тормаячагын да белеп торды. Хуҗаның эте белән уртак тел тапты табуын. Эт эт инде. Менә үзе этеннән дә явыз шул.
— Убырлар!!! Убырлар! Кайда сез, гуҗлар? Эт үтереп, алма урлап йөрисезме, убырлар?
Төнге караңгылыкта бу гырылдык тавыш Кыямәт көнне Исрафил фәрештәнең Сур мөгезенә өреп җибәрүеннән дә коточкычрак тоелды.
Менә инде әбисе дә ишеткәндер. Үз бакчаңда алма беткәннемени, Өлфәт бакчасында чәнчелеп йөрмәсәң, диячәк. Әллә ниләрен сөйли-сөйли, үзен гүрләргә кертер өчен генә яралган баласыңдыр дип елый-елый сукраначак. Әнисе башка кешегә кияүгә киткәнлектән, икенче елын инде әбисе белән генә яши иде Илгизәр. Тик әнисен генә чакыртып кайтарырга карчык тагын базнат итмәс. Юкка-барга борчыма, дип китте бит!
Бу уйлар аның башыннан, язның оялчан яшене шикелле, күңеленнән күз иярмәс тизлек белән балкып кына уздылар.
— Убырлар! Чыгыгыз, убырлар!
Малай җитез генә карбаз артына шылмакчы иде дә. Кем белсен олы кешенең каргышы шултиклем тиз төшәдер дип? Сөйрәп йөреп, кешелектән чыгарып бетермәсен дип, үзеннән яшереп куелган урыннан сугып чыгып киткән әбисенең кечкенә, купшы гына, матур гәлүшләре белән Өлфәт абзыйсының кәбестә- кыярлары өчен әзерләгән сулы ләгәненә ике аягы белән чулт кына итте! Бигрәк якыннан торып каргады шул күршесе. Дөньядагы иң газиз, кадерле нәрсәләрен югалткандай ачынып үкерде шул. Менә, төнге тынлыкны ертып, Илгизәрне юри үртәгәндәй лыгыр-лыгыр килеп, гәлүшләргә су тулды. Аның зурлап ләгәнгә төшүен Өлфәт абзыйсы шундук аңлады һәм, сыер астын себерә торган тизәкле себеркесен болгап, туп-туры шунда таба бара да башлады.
Төнлә салкын суга килеп төшкәч, йокылары ачылып киткәндәй булып, инде Илгизәр дә ары табан качышлы уйнап маташуны кирәксез санап, Өлфәт абзыйсыннан түбәнчелек белән гафу үтенү, бу гаять үкенечле вакыйга үсешен шушы җирендә туктату теләге дә килгән иде беравык күңеленә. Тик күпме гомер инде төнге караңгылыкта үзен сагалап йөргән лапас себеркесенең барыбер бер-ике тапкырдан да ким сыртына төшми калмаячагы гына көн кебек ачык иде шул! Шуны белепме, әллә балалыгы белән уенның шушы кызык җирендә генә туктатасы килмәгәннәнме, малай тиз генә ләгәннән сикереп чыкты да, су тулы авыр гәлүшләрен чапылдатып, кергән җиренә таба ыргылды.
Ул урынга җиткәнче бакча буйлап күп кенә барасы бар иде әле. Өлфәт абзыйсы артыннан бастырып ук килмәсә, бәлки әле, ул, көндезләрен искиткеч җыйнаклыгы белән сокландырып торган мул кишер, кыяр, кәбестә түтәлләрен кызганып, урабрак та узган булыр иде. Куыш тек куыш! Кәбестә, кишер кайгысы бармыни, ир-атлар чын ирләр шөгыле белән чынлап мавыкканда? Төртелгән, киселгән, кадалган, тырналган вак-төяк яраларны исәпкә алмаганда, болай әйбәт йөгерделәр. Әгәр дә кергән җиреннән дә шома гына чыгып шыла алган булса, тагын да «классно» була иде.
Койма башына менүен дә җиңел генә менде, артыннан очкан себерке дә шапырдатып аякларын гына тырнап төшеп китте. Сикерүен дә болай уңышлы сикергән сыман иде. Тик матур гәлүшле купшы аяклары ни өчендер шап итеп җиргә килеп басмыйча, һавада асылынып калдылар. Аның урынына нишләптер сулышы кысыла башлады, муен тирәсен нидер буды.
— Өлфәт абый, Өлфәт абый, кадакка эләктем, ычкындырып кына җибәр әле, — дигәнен Илгизәр үзе дә сизми калды.
Ни гаҗәп, Өлфәт абзыйсы да аның үтенечен кире какмый, тизәкле себеркесен малайның колакларына ук терәп ике такта арасына кыстырып кына куйды да, аратага басып, ике куллап малайның җилкәсеннән күтәреп, урам ягына төшереп тә җибәрде.
-Ай!..
Дөньяның тынлыгыннан, җирнең йомшаклыгыннан, тәнгә рәхәт салкынлыгыннан, ни рәвешле килеп төшкән булса, шул килеш кузгалмый да озак итеп ятасы килде Илгизәрнең. Тик Өлфәт абзыйның шушы газиз тынлыкны бозучы, тоташ бер гырылдыкка әйләнгән мышнавы гына үч иткәндәй тынмады да, киртә тирәсеннән ерагаймады да.
— Хәзер сикереп тор да үзең минем янга кер, авызыңны каерып корт чаккан малай. Кер давай, ятма сантыйга сабышып. Бакча басарга егетлегең җиткән икән, егетләрчә җавап та бирә бел!
Илгизәр урыныннан торып, аннан-моннан өстен каккалап, урап килеп капкадан кергәндә, Өлфәт абзыйсы гаражының капкаларын киереп ачып, сүлпән генә янган утка артын куеп, машинасының иске тәгәрмәчләре өстендә папирусын көйрәтеп утыра иде.
Машина дигәннән, малайның уйлавынча, бик яхшы белми иде аны Өлфәт абзасы. Запчастьлары инде күптән, эзләп әллә кайларга барасы булганга, яраганы-ярамаганына алыштырылып, «шөрепләр» җитми калган җирләрен баулар белән дә ныгыткалаган бу бичара машинаны белгәнрәк кеше ачып караса, «М-да-а-а!»сын гына әйтеп, тизрәк капотын ябып кую чарасын күрә башлый иде. Кунакка кайткалаган арада кияве генә, машина эченә ниндидер дөреслек кертергә тырышыпмы, ара тирә анда чокынгалап, нидер аңлаудан гаҗиз булып: «Җепләре өзелеп двигателең төшеп калганчы, капитальный ремонтка керт инде бу драндулетыңны!» — дигәләде.
Мазут-майга буялып, шатыр-шотыр тимер борып яту Өлфәт абзыйны, бәлки, һич кызыксындырмагандыр, мавыктырмагандыр. Шуңа күрә машинасы да аның мавыгу коэффициентына тәңгәл килеп кенә эшләде — кирәкмәгән вакытта кинәт туктады, борыласы якны санламый икенче якка каерды, рәхәтләнеп шатырдады, төчкеренде, аклы-күкле төтеннәр чыгарды .
Тик әле яше алтмыштан гына узып баручы бу «хөр егетнең» машинасыннан бик үк ныклап аерыласы килеп тормый иде шул. Аның бик мөһим «тырылдыгы»ннан тәмам туеп кул селтәгән вакытларында да үзен гел «смирно»га бастыра торган сәбәбе бар иде! Ээ-э-х, үтә бит гомеркәйләр! Үткән саен үткәне ныграк сизелә! Чабуына ябышып булса да барасы иде бит әле, тәндә көч булган кадәресе.
Бусы инде бөтенләй икенче хикәя. Сүз бит әле монда Илгизәр турында бара.
Менә шул машинасына арты белән утыра иде инде Өлфәт абзый, папирусын көйрәтеп.
— Сине курайда сызгырыштыра, имеш, диләр. Дөресме? — дип, сүзне бөтенләй икенче баштан башлады Өлфәт абзый.
— Ыһы, — диде малай, теләми генә, ләкин бу сүзгә һичшиксез тирән аптырап. — Нәрсә, кураегыз бар мәллә?
— Курай, имеш. Курай юк миндә. Менә син ник кураеңда гына сызгырып утырмыйча кеше бакчасы басып йөрисең диюем? Күрше санала тагын үзе.
Менә шушы «күрше» сүзен генә ишетәсе килми иде Илгизәрнең. Башка сүзләргә бер дә исе китәргә тормаган чакта, бары шушы сүз генә нишләптер аны карт кычыткандай чакты, нәрсәсендер әрнетте, эчен пошырды.
— Курайда уйныйсым килми минем.
Малай башын тагын да түбәнрәк ия төште. Әйтерсең ул төн караңгылыгыннан үзенең оятлы йөзен яшерде.
— Ник уйныйсың килми? Тавышы матур ич.
— һи, чыпчык тавышы да аннан матуррак.
Аның бу сүзеннән соң, Өлфәт абзый карашлары белән папирус төтенен тишеп, томанланган күзләрен салмак кына малайга күчерде.
— Син музыка-фәләнне яратмыйсыңмыни? Колагыңа аю баскан мәллә?
— Юк, басмаган, — диде малай, аптырап.
— «Сарман буйкайлары»н сызгырта беләсеңме соң хет?
— Ык, — дип башын гына селекте малай.
—Кит, алай булгач. «Сарман 6уе»н да белмәгәч, музыкант булып йөрмә дә. Ә «Зәңгәр күлмәгем»не?
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә Назлы җиргә башың иясең, —
дип, моңсу гына иттереп, сүзләренә салган тирән мәгънәсен әллә кемнән яшерергә тырышкандай, ярым пышылдап кына көйләп куйды Өлфәт абзый. — һәй, эт каешлары! Көй аңлый торган хайваннармыни соң сез? Анаң да музыка укытучысы түгелме соң?
— Әни бит мин түгел. Ул — икенче кеше.
— Ничек «икенче кеше?»
— Соң, ул — музыка ярата торган кеше. Ә мин — музыка яратмый торган кеше.
— Иштең ишәк чумарын. Көй яратмаган кеше буламыни?
— Менә шулай, яратмыйм инде.
Өлфәт абзый папирус төпчегенә кат-кат төкереп, капка артындагы кара балчыкка яхшылап утырткан консерв банкасына ыргытты да төн караңгылыгы аша тагын «кунак» малайга борылып карады:
— Сәер бала син.
Бу сүздән авыз читләрен чеметеп кенә елмаеп куйды Илгизәр.
— Әй, миңа әни дә шулай ди гел.
— Нишләп алай?
— Миңа син уйнаган көйләр ошамый. Миңа күктән ишетелгән көйләр ошый, дигән идем. Ул мине нык итеп ачуланды. Тагын бер шул тузга язмаган сүзеңне кабатласаң, психбольницага илтәм, диде.
Өлфәт абзый утырган җиреннән торып, малайга якынрак килеп, тагын чүгәләп утырды.
— һавадан музыка тавышы киләмени, улым?
Малай, җавап бирергә ашыкмый, бик итагатьле бала кыяфәтенә кереп, ипләп кенә анда-санда борынын тарткалап, бертуктаусыз тырнакларында казынып утыруын белде.
— Синең аны чынлап ишеткәнең бармы, әллә болай гына, шыттырып кына әйтәсеңме?
— Әйе, Өлфәт абзый, — диде малай, ниһаять, куе, җылы керфекләре арасында иркәләнеп кенә тулып утыручы күзләрен аның картлык чуарлаган йөзенә күчереп. — Әбиләрнең бакчасындагы карт шомырт төбендә сәке бар бит әле. Яз көне, шул шомырт чәчкә атканда, мин гел шунда йоклыйм. Менә шунда йоклаганда, Өлфәт абзый, төннең иң караңгы вакытында тын гына күккә карап ятсаң, аннан көй ишетелә башлый. Әйе-әйе, чынлап менә, валлаһи-билләһи, Өлфәт абзый. Алдамыйм. Тик нык тирән итеп тыңларга кирәк аны, бөтен күңелең белән. Шундый тын, талгын, матур ул көй! Ул сизелер-сизелмәс, ишетелер-ишетелмәс кенә... Җиһандагы иң матур көй! Космонавтлар яхшы ишетәдер аны. Ул әллә кайдан, Галәмнең төбеннән, ерактан уралып-уралып, матур төсләр белән бизәлеп килә, һәм ул төсләр күз иярмәслек тизлектә бер-берсен алыштыра, үзгәрәләр. Әйтерсең күктә миллиардлаган салават күперләре рәхәтләнеп биешә. Синең бит аны күргәнең бардыр, шулай бит? — Малай карашын абзыйның күзеннән алырга ашыкмый күпме төбәп торса да, аларда үзенә кирәкле ниндидер җавапка ишарә таба алмады.
— Көй ишетелә, дисең инде алайсаң, улым? Мужыт, карт шомырт шулай җырлыйдыр?
— Юк, шомырт тын гына тора. Бөтен авыл тын тора. Алар барысы да тыңлый. Чәчәкне дә алар шул Галәм җырлаган вакытта аталар, мин шуны аңладым. — Илгизәр әллә нинди бер эчке куаныч белән яна башлаган күзләрен төнге күккә күчерде. — Ә җәй көне ишетелми ул. Нишләптер, белмим.
Өлфәт абзый шулай, алдына чүгәләгән килеш кенә, малайның җиңелчә калтыранган нәфис кулларына, самими, садә йөзенә тирән соклану белән карап торды да урыныннан тормый гына түш кесәсеннән папирусын чыгарды.
— Ник, алай әллә кайдагы көйләрне дә ишеткәч, кураеңда гына өйрәнмисең? — диде дә, өркетмәдемме дип куркынып, тагын малайга күз сирпеп алды.
— Курайда ул көйне уйнап булмый...
— Шундый катлаулы көймени? Табигатьтә бар да гади, диләр бит.
Юк, Өлфәт абыйның бу төпченүе малайны һич батырасы, аңа киресен исбат итәсе килгәннән түгел, үзенә нәрсәдер ачыклыйсы, бу кызык хәлдән ни дә булса аласы, аңлыйсы килүдән булгандыр, мөгаен.
— Курай алдыра алмый шул аны... Курайда уйнала торган көйләр ул көй белән чагыштырганда зәгыйфь, дөрес көйләр түгел кебек...
Өлфәт абзый култык астына кыстырып куйган майлы чүпрәгенә тирләгән сыман булып тоелган маңгаен, колак артларын ышкып куйды да торып папирусын кабызды.
— Ничек инде зәгыйфь? Аларны бит композиторлар язган.
— Аларның, күрәсең, ул көйне ишеткәннәре дә булмагандыр. Ишетми генә көйләр уйлап чыгарганнар да иң матур көй дип уйлаганнар. Кызык бит, әйеме? Чын көйне ишетми торып, ничек көй язып була инде?
— Көйне бит уйлап чыгаралар инде ул, улым. — Хәйраннар калырлык әллә нинди тылсымлы, могҗизалы әкият тыңлагандай һәм иң мавыктыргыч җирләрен төшереп калдырудан курыккандай, Өлфәт абзый малайга һаман йотлыгып карап торды.
— Ул бар бит инде. Аны уйлап чыгарырга кирәкми. Аны ишетергә генә кирәк.
— Ничек, кайдан ишетәсең соң аны? Бөтен кеше дә синең шикелле способный түгел бит, улым.
Ошый иде Илгизәргә Өлфәт абзыйның «улым» сүзен еш һәм сөеп кабатлап сөйләшүе.
— Һи, Өлфәт абый, — диде малай ниндидер гади генә нәрсә турында сөйләгән кеше кебек. — Ничек ишетмисең инде син аны? Сандугач сайравы? Ә кырдагы тургай тавышы? Ишеткәнең юкмыни? Кышын кар бөртекләре җырлый. Кешеләр аның һәркайсының бизәге барына ышаналар, чөнки күргәннәре бар. Ә көе булуына ышанмыйлар. Җилнең дә җыры бар, суның да. Аннары, азанның көе дә матур. Әнинең бишек җыры да. Мин шул көйләрне күбрәк яратам, Өлфәт абзый, — диде малай, авыр сулап.
— Тагын ниләр яратасың?
— Белмим... Барын да яратам. Кешеләр печән чапканда урманның шатланганын яратам. Урак вакытында басуларның нурлар чәчкәнен карап торырга яратам. Аннары тагын, печән вакыты үткәч, урманның чын кешеләр кебек көенгәнен, ямансулаганын тоеп кызганам. — Малай тагын тирән итеп сулыш алды да, бер дә юктан гына дымланып киткән керфекләрен аска төшереп, тагын бармакларында капшанырга кереште.
— Ничек күрәсең соң син аларны? Күзләреңә берәр нәрсә күренә башлыймыни?
— Белмим... Шулай тоям инде.
Ышана иде аның сүзләренә Өлфәт абзый, һичшиксез ышана иде. Алдамый бит ул, чынлап, чын күңелдән сөйли. Карашлары бит нинди чиста, керсез. Бала күңеле...
— Алай булгач, синең җен-пәриләрне дә күргәнең бардыр әллә? — дип шаяртмакчы гына булган иде Өлфәт абзый.
— Нәрсә син? Юк. Аларны күргәнем юк. Тик...— дип, малай бераз сүзсез торды. — Каршы йорттагы Харис абый нык исергәндә артыннан әллә нинди кара шәүләләр ияртеп кайтканын күргәнем бар. Мин качам алардан. Чөнки, ул утын ярышырга кергәндә, бездә дә калалар алар.
Өлфәт абзый черт итеп кенә читкә төкереп куйды:
— Сездә калып нишлиләр соң алар?
— Кайчакта таралышып бетәләр. Кайчакта зурая, үсә башлыйлар. Әбинең догасыннан гына куркалар алар. Син бит дога укымыйсың, шуңа алар синнән курыкмыйлар. Кайчак машинаңа утырып чыгып китәләр.
Абзый кеше кинәт «әстәгъфируллаһ» ди-ди, як- ягына төкеренгәләп, өсләрен сыпыргалап куйды. Менә сиңа, күп сөйләшеп торсаң кирәкмәгән кара төн уртасында. Тагын ниләр күрә икән бу ристан малай?
— Чынлап та, кураеңда гына уйнасаң яхшырак булыр иде сиңа...
— Син бит үзең үк йөгереп керәсең, тукта, сызгыртмале шул сыбызгыңны, дип. Әбинең дә башын авырттыра ул.
Өлфәт абый, ниндидер мөһим нәрсәсен исенә төшергәндәй:
— Әниеңне яратасыңмы соң син? — дип сорап куйды.
— Ярата-а-ам, — дип сузды малай, нигә сорап торасың, болай да билгеле бит инде дигәндәй. — Тик ул анда яшь ире белән калды...
«Кайда калды» дип сорамады абзый. Малайның күңеле төбендәге тагын әллә ниләрен кузгатырга теләмәде. Бусы да җитәр иде бүгенгә. Ул, сүз беткәнен белдереп, тирән сулап урыныннан торды да гараж ишеген ике куллап этә-этә ябарга кереште.
— Слушай, малай, минем Җөнтәс кайда соң ул? — дип, әллә сорады, әллә сорамады Өлфәт абзый. Әйтерсең бу бер дә аның өчен мөһим сорау түгел иде. Эт тә булдымы кайгырыр нәрсә?
— Җөнтәс минем өйдә йоклый.
— Шулайдыр дип уйлаган идем инде мин аны.
Абзый һаман гараж йозагы белән маташкан, этен барлаган рәвешен китерсә дә, гаме аларда түгел иде, әлбәттә. Әллә ниләр сөйләп эчен пошырды әле бу малай!
— Син бит алмаларыңны аннан яхшырак саклыйсың. Йокласын.
Өлфәт абзыйның менә хәзер генә әче итеп сүгенәсе килеп китте. Тик ул шуның өчен ачылган авызына ашыгып тагын папирусын тыгып куйды да калтыранган куллары белән шырпысын сызып җибәрде.
— Алмаларың чери. Саранланганыңны сизсәләр, киләсе елга алма бирмәсләр дип курыкмыйсыңмы?
Абзыкай кабызып бер тапкыр да суырмаган папирусын төкергәләп, тагын консерв савытына атты да, инде олы капка янына барып басып, тагын уйга калды. Әйтерсең аның аякларын җиргә нык терәп, күкрәкләрен киереп басып торуын эчке кичерешләре таләп итте. Чынлап ышангандырмы-юктырмы ул Илгизәрнең бу хикмәтле бәянына, төгәл генә әйтеп бирә алмас иде, мөгаен. Әмма ләкин озак еллар җирдә яшәп гә, менә хәзер генә шушы үз бакчасында алма урлап йөрүче малай аңа бу иркен дөньяның бөтенләй икенче, үз белдеге белән беркайчан да борып карый алмаган серле, матур ягының пәрдәсен ачып җибәргәндәй хис итте. Бәхете арткыры малай, дип уйлады ул!
Гомере буе кара эштә, тәртиплеләр, хөрмәтле кешеләр хисабында йөрде. Хәтта аксакаллар дәрәҗәсенә җиткән кебек тә тоя башлаган иде үзен. Ә менә монысын ишеткәне дә булмады аның! Рәхмәт яугыры бала, дип кабатлады ул тагын. Дөньяны бит әнә ничек тә аңлап була икән! Ә кемнең фикере дөрес, кемнеке түгел — Ходай Тәгалә үзе генә беләдер. Эх, дөньяның хикмәтләре! Бәлки, хактыр да бу малай. Курайда уйныйсы килмәгәнгә генә түгелдер, ә чынлап шул без ишетә белмәгән көйне тыңлап караганга, күңеле ул тимер уенчыкны кабул итмидер? Кыйнап уйнарга өйрәтүдән ни мәгънә? Каш ясыйм дип, асылына төшенмичә, күз чыгаруың бар. Бәлки, киресенчә, әллә шул, ул ишеткән көйне үзебезгә ишетергә тырышып караргадыр? Гомерләр бит ай-һай тиз уза!
— Син дә мине тиле дип уйлыйсыңмы?
Малайның бу соравыннан абзый сискәнеп китте.
— Юк-юк, улым. Алай димим. Тиле түгелсең син. Сәерлегең бардыр барын. Синең ише кешеләр безнең ишеләргә сәер булып тоелалар инде ул, улым. Син андыйларга үпкәләмә. Ә чынында исә син дөрес кешедер. Беләсеңме, — дип, Өлфәт абый малайның алдына килеп тезләнеп, аның тезләренә олы мазут исе аңкып торган кулларын салды. — Кечкенә чакта һәммә кеше дә менә шундый кечтек кенә сәер була. Бу шулай. Гомер итеп, тормыш йөген авырлык белән тарта-тарта, кешеләр үзгәреп бетәләр. Кирәклесен күрми, ишетми башлыйлар, аңлыйсыңмы?
Инде кечкенә малай Өлфәт абыйсының ни турында сөйләгәнен аңламады.
— Нигә авыр соң ул, тормыш йөге, Өлфәт абзый?
Өлфәт абзый, нидер кызулап аңлатмакчы булып, киң сулап, кулларын да югары күтәргән иде, тик нигәдер ниятеннән кире кайтты. Аңлатып бетерә алырмы ул аңа? Ул үзе дә бит аны чамалый гына. Кайдан белсен ул тормышның нилектән авыр икәнен? Аннары, аны аңлатып торуның хәзер кирәге дә юктыр. Ник чуалтырга, керләргә бала хәзинәсен?
...Карчыгы янына, җылы юрганы астына кереп яткач та тынычлап кына йоклап китә алмады Өлфәт абзый, һаман теге малайның мөлаем серле елмаюы күз алдына килде. Ул серле елмаю артында тагын да гаҗәбрәк, таң калдырырлык әллә ниләр бардыр сыман тоелды аңа. Әнә шулай, малайны уйлаган саен, аның эчен ниндидер ризасызлык катыш әллә ниткән көнчелек тырнагандай хис итте. Нидән ризасызлык, нәрсәдән көнләү? Бу сорауларга үлсә дә җавап таба алмас иде бугай Өлфәт абзый.
Шушы төнге, кызыклы хәлләрдән соң булган сәер сөйләшүдән кала, аларга башкача болай якынлашырга туры килмәде. Илгизәр ул хәлне инде күптән онытса да, Өлфәт абзый өчен ул ниндидер күк капусы ачылуга тиң бер гаҗәеп хәл, могҗизага юлыгу кебек матур хатирә булып күңелендә мәңгелеккә уелып калган иде. Шулай да була бит ул. Юк, күрешүен күрештеләр алар. Тик тизгә генә.
Икенче көнне иртүк Өлфәт абзый, ике чиләк тутырып, Илгизәрләргә алма кертте. Калган бар алмасын җыеп, авылдагы карт-карчыкларга таратып чыкты. Аңа калса, күп кирәкмени аларның үзләренә? Озак та тормый, күрше авыл Әсмабикә түтине бер утыртып урман әйләндерер өчен генә кабызгалый торган машинасын ныклап төзәтү форсаты белән бөтенләй сүтеп атты...
Аннары... Аннарымы? Аннары «Илгизәр төннәрнең берсендә түбән оч ларёкның тәрәзәләрен коеп төшергән» дигән хәбәр килеп өлгәште. Кермәгән, бернәрсәсенә дә кагылмаган. Пыяласын гына бәреп ваткан. Ни өчен? Ни өчен икәнен авылда Өлфәт абыйдан башка беркем чамаламый калды.
Алар соңгы тапкыр сельсовет янында очраштылар.
— Әни кайтмады... — диде малай Өлфәт абзыйсына, күптәнге якын танышына серен ачып калдырырга теләгәндәй.
— Бәлки, кайта алмавы хәерлерәктер?
Илгизәр, гадәттәгечә, башын аска иеп, чәйнәлгән тырнакларын чокып, тагын озак кына берни эндәшми басып торды.
— Юк, — диде малай, болытларга менеп тоташучы олы юлга күзләрен төбәп. — Миңа әни кирәк...
«Миңа әни кирәк! Әни кирәк!..» — дип, дөньяга аваз салды бала. Ишетерме ана күңеле? Аның сөюен яулап алыр өчен, керсез күңеленә гөнаһ җыеп йөрүче, илаһи биеклектән упкынга очып баручы газиз баласының оранын ишетерме саңгырау ана?!
Кеше язган көйне яратып уйнау гына җитәрме, үз күңелеңнең көе зәгыйфь булса?
Бу — безнең кальга. Без шул Галәм белән тоташкан иркен кальгада аунап үстек тә буй җиткереп кальга диварлары өстеннән дөньяга күз ташладык.