Йоклар алдыннан, гадәт буенча, китап тотуым булды, хатын чәчрәп чыкты.
- Бәхеткәйләрем булмады инде! Гомер буе китап тузаны иснәтеп яшәвең җитмәгән, йокларга яткач та борын төбендә китап актарасың.
Төнлә, кече йомышка уянганда, китап почмагына бәрелеп, күземне чыгара яздым.
Хатын-кызны җиңгән бер генә ир-ат та юк әле. Шуңа мин уңай якка сыпыру ягын карадым.
- Соң, әнкәсе, көне буе ашыгып йөрүең генә җитмәгән, төнлә дә кабаланмыйлар аны.
Бер кызсын гына, хатынны туктатырмын, димә!
- Үзенә дә юк акылны миңа өйрәтеп тора бит әле, хурлыгыңнан егылып үләрсең! Син үшән булган да бик җиткән!
- Соң, әнкәсе, үшән булып нишләгән әле мин?
- Эшләмәгән шул, берни дә эшләмәгән!
- Эшләмәгәч, диссертацияне ничек язган соң мин?
- Болай да кызган канымны кыздырма ичмасам! Ярты гомереңне әрәм итеп утырганчы, әзер диссертация сатып алсаң, күпкә арзанга төшәр иде. Шәрифҗанның диссертация язып утырганын күрүче дә булмады, ә яклаганын бөтен дөнья шаулады. Ул синең кебек әтрәк- әләм түгел шул, базарга ит турарга кереп кеше булды. Синең кебек милләткә бушка хезмәт итеп азапланмады. Хәзер ул мәчеттә мөселманча суйган ит сата. Андый иткә ихтыяҗ аеруча зур. Милләткә дә хезмәт итә, чумарасы да кайта. Ә син диссертация язган башың белән бер кило иткә тилмертәсең.
Хәзер хатынны туктатып булмасын беләм мин. Шәрифҗанны мактап бетергәч, Рәсүлгә тотыныр, аннан - Рәхимуллага. Ишетмәс өчен, колагыма бармагымны тыгам, башымны юрган астына яшерәм - барыбер сүзләре колакка керә.
Бүтән чакта Гаптеридә туктый белә иде. Бу юлы Гаптеригә дә җитте, узып та китте, тукталмады - бөтенләй мин белмәгән кешене мактый башлады.
Берзаман китаптан тәки гайрәтемне чигерде. Хәзер миңа өйдә китапның үзеннән түгел, сүзеннән дә аллергия була башлады - йөткерәм, төчкерәм, күземне кып-кызыл кан баса. Барыбер үз сүзе сүз: һаман тегеләр әйбәт, мин - начар.
Шунда башыма бик шәп фикер килде: хатын чәпчүен тыңлаганчы, дусларның хәлен белергә кирәк, дидем.
Хатын да хуплады.
- Менә бит, башны эшләтәм дисәң, син дә булдырасың икән, - диде ул. - Бәлки ярдәм кулы да сузарлар.
Моннан ун ел элек алган, кешелеккә генә кия торган костюмымны киеп, Шәрифҗаннарга киттек.
Сөенде бахыр. Мул итеп өстәл әзерләделәр. Дипломнары, фәнни исемнәре белән мактанды. Мактанырлык икән шул. Бер юл да язмыйча фәнни исемнәргә ия бул әле!
Кайтыр вакыт җиткәч, кузгатмады. Бик кадерле кунак итеп, аерым бүлмәгә, патша ятагыдай караватка урын җәеп яткырдылар. Мондый хөрмәт төшенә дә кермәгән хатынның йөзенә нур иңде.
Йоклап кына булмый бит. Югыйсә, мин - патша, хатын патшабикә урынында бит. Башта шундый уйлар булганда йоклап буламыни?
Хуҗалар да йоклаганга охшамаган.
Шундый байлыгың булгач, йоклый алмассың шул. Әле мине кеше караватына ятып та йокы алмый. Әнә бит бүлмәләрендә ут һаман яна. Ни турындадыр бәхәсләшәләр. Әллә акча саныйлар инде?
Мыштым гына урынымнан торам. Шуны гына көткән икән, хатын да кузгалды. Ишекләренә бара-бара җан чыкты, берничә тапкыр абындым. Сизмәделәр, рәхмәт төшкерләре.
Карасам - Шәрифҗан караватына мөгезләр өеп куйган, ә үзе:
- Ярар, чәнчелеп китсен инде, хатын. Кунаклар бар дип булмый бит инде. Шушы сыер мөгезләрен көнгә бер барлап чыкмасам, йокыга китеп буламыни! Мине кеше иткән сыерларның мөгезләре бит алар, - дип, хатынына ялвара иде.