СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдулла Тукай "Картайган арыслан".

Каты нәгърәсе белән урманнарны тетрәткән, гайрәте белән барча җанварларны калтыраткан арыслан картайды.
Борынгы көчле тырнаклары вә үткен тешләре зәгыйфьләнде; бичара арыслан корышкан, салынган аяклары өстендә үз гәүдәсен көчкә генә күтәреп йөри башлады.
Арыслан шул хәлендә бервакыт сахрада аһ-ваһ килеп ыңгырашып ятканда, күзен ачып караса, күрә ки, барча хайваннар моның каршына искедәге үчләрен алырга килгәннәр: мескен арысланны йә тәкәббер ат килеп тибә, йә бүре килеп тешли, йә үткен мөгезле үгез килеп кабыргасына төртә иде Бәхетсез арыслан, ходайның тәкъдиренә буйсынып, күкрәге белән сулап, һаман әҗәл көтеп ята иде; бер заман дошманнарына тегәләбрәк карап күрде ки, ишәк тә моны тибәргә әзерләнә; тик катырак авырта торган җирне сайлап маташа Арыслан, бу хурлыкны күргәч, еларга керешеп: «И Раббым! Мине мондый оятлар белән изгәнче, әҗәлне тизрәк җибәрсәң, бик разый булыр идем; миңа җан бирү никадәр авыр булса да, ишәктән җәбер күрүдән артыграк булыр иде»,— дия иде.
Үзеңнең барачак, йөриячәк юлыңа таш атма. Яшь вакытта ни чәчсәң, шуны карт көнеңдә урмыйча кабергә кермәссең.
2025-02-10 10:41