— Әнкәй, бер сум гына бир әле?
Мең сумны шулай «бер сум» ди инде ул.
— Балакаем, кайдан алыйм соң?! Ипине дә хәергә җыелган акчаларга алып кайттым бит,— диде Нәфисә, карлыган җыйган җиреннән башын да күтәрмичә.
— Ну бир инде, әнкәй. Әле генә теге үзбәк Рәхимулла хатынына бер чиләк карлыган сатып җибәрдең. Бар бит инде синдә. Ренатның туган көненә барам, шуңа кирәк иде.
Нәфисә, чарасыз калып, иелгән башын күтәрде. Наил, күзләрен мөлдерәтеп, әнисенә карап тора иде. Ана кеше калтыранып куйды. Әзмәвердәй таза, шкаф кадәрле малае, бөтен кыяфәтенә мескенлек билгеләре чыгарап, аңа төбәлгән. Әлеге мескен күзләр ана кешенең җанын бораулап, үтәли тишәрдәй булып карыйлар. Нәфисә, карлыган җыйган җиреннән бүленеп, әле генә Асия биреп киткән бер биш йөзлек белән ике йөз сумлыкны алъяпкыч кесәсеннән алып улына сузды. Наил, йодрык кадәрле сары лилия чәчәкләрен атлап кына үтеп, әнисенең кулыннан акчаларны алды да, нәкъ шулай ук чәчәкләр аша атлап, берни булмагандай, капкага юнәлде. Нәфисә аның артыннан бер сокланып, бер шөбһәләнеп карап калды. Шикәр шакмагыдай таза, тыгыз тәненә сыланып торган футболкасыннан таза беләкләре кабарып тора. Аягындагы кроссовкасы футболкасына төстәш. Кигән чалбары да начар түгел. Тик... җилкәсеннән терсәгенә кадәр сузылган зәңгәрсу кара белән ясалган аждаһа койрыгы гына... Бәләкәй малай, дип, апа-абыйларыннан сүз әйттерми үстергән бу ир-егет хакында, утыз өч яшенә җитеп, әти-әнисенә әле һаман өч тиен акча да алып кайтып биргәне юк, дип кем әйтер?!
Нәфисә уйларыннан айныганда, Наилнең шәүләсе дә юк иде инде. «Өч баланың берсенә дә бирмәгән Ходай мондый әзмәвердәй тазалыкны, шәмдәй төз гәүдәне, ә менә аңа биргән» дигән уй ана кешенең җанын көйдереп үтте. Утырып чыкканчы, моның кадәр үк түгел кебек иде. Әллә инде күз буарга өйрәнеп кайтты бу юлысында. Шундый итеп сорый, шундый итеп күзеңә карый... Бирми чараң калмый. Менә бүген дә, Асиядән акчаны алган да ук, «сораса да бирмим» дип уйлаган иде. Юк, тагын булмады. Бала бит, ни хәл итәсең. Авыру шул инде, авыру... Үзе теләп алган авыру.
Олы улы инде егет булып килгәндә, Миләүшәсе сигезне тәмамлаган елны картайган көнебездә ярдәмче булыр дип алып кайтырга уйладылар Наилне. Югыйсә, соңгысы шушы булыр, дип тапкан Рамиленә дә ун тула иде. Кирәк булмаган да бит... Асиянең хет әнә үлде дә котылды. Бер өзгәләнеп елады да басылды.
Нәфисә үзе карлыган җыйды, үзе шулай гөнаһлы уйларга бирелде.
Төнлә тапты ул Наилен. Дүрт сәгать тулгак белән интегеп тапты. «Төнлә туган нәрсә» дип әллә шундыйга әйткәннәр микән элеккеге әбиләр? Маңгаеннан салкын тир бәреп чыкканда: «Ник кенә кирәк булды икән соң бу миңа?»— дип, иреннәрен кан чыкканчы тешләгән иде Нәфисә.
— Ну мамаша, ты точно богатыря родила. Такой сын тебя будет носить только на руках! — диде бәби таптырган карт марҗа, чырылдап акырган кып-кызыл баланы югары күтәреп.
Нәфисә кипкән иреннәрен кыймылдатып бер сүз дә әйтмәде.
Йокыдан уянып, палата тәрәзәсеннән урамга күз салуга, ул аптырап китте. Дөньяда могҗиза булмый дип кем әйтер. Табигать август башы гына дип тормаган, әле саргаерга да өлгермәгән яшеллекне ап-ак карга торгән. Нәфисә ни көләргә, ни еларга белмәде. Тәрәзә төбенә таянган килеш, кар салкыныннан бөрешеп калган яшь каен яфракларын, кашкарый, зәгъфран чәчәкләрен күзәтеп, шәфкать туташының «яңа кешеләрле имезергә керткәнен дә сизми калган.
Яшь кенә шәфкать туташы, имезергә дип, улын кулына биргәч, Нәфисә озак итеп сабыеның һәр чалымын, хәрәкәтен, ирен кыймылдатуларын, җанына сеңдерергә теләгәндәй, җентекләп карап торды. Бала исә, ялгыш та бер тын чыгармыйча, үзенә бу дөнья яктысын бүләк итүче әнисен күзәтте.
— Улым, үскәч танырмынмы икән мин сине?! — дип пышылдады Нәфисә, баласын күкрәгенә кысып. Баладан килгән татлы ис рәхәт итеп башын әйләндерде. Ул, палатада хатын-кызлар гына булуга карамастан, карават башына элгән йомшак сөлгене күкрәге өстенә япты да ими төймәсен баласының иреннәренә тидерде. Малай әнисен әрсезләнеп имәргә тотынды, ә үзе, ачылыр-ачылмас күзләрен тутырып, әнисенә карады. Нәфисәнең тәннәре калтыранып куйды. Әйтерсең яшь каен ботагында асылынып торган бер йомарлам кар аның җилкә чокырына төшеп китте. Ә бала исә, рәхәтлектән күзләрен йомып, ими башын йолыккалавын белде.
Нәфисәне кечкенәсе белән бала тудыру йортыннан алырга ике баласы белән ире килгән иде. Шәфкать туташы аның кулына ап-ак йомшак төргәкне тоттыргач, Хәйдәр кызарып чыкты, үзе, җилкәләрен сикертеп, бертуктаусыз кет-кет көлде. Инде егет булып беткән малае белән кызы алдында бераз оялып та куйды бугай. Самат белән Миләүшә исә, зур булсалар да, иелә-иелә әтиләре кулындагы кечкенәне капшадылар.
Алар өйләренә кайтып кергәндә иртән вакытыннан алда агарган дөнья үз хәленә кайткан иде инде. Тик, ул киткәндә, гөлчәчәккә күмелеп калган бакча гына кара көеп төшкән. Тубал-тубал утырган ак, кызыл дәлияләр, Нәфисә алдында ниндидер гаепләре бар кебек, башларын игәннәр.
***
— Әни, бу Нәфисә апа ничек кенә өлгерә икән?! Бакчасындагы чисталык, тәртипне кара әле син?!
— Электән шулай. Җырлый-җырлый ясаган түтәлләре дә җеп белән үлчәп сызган кебек,— дип, килененең сүзен җөпләп куйды Фәридә.— Әнә, күрми дә әле ул безне.
Нәфисә, уйларына бирелеп, килене һәм оныклары белән капкадан кереп килүче Фәридәне күрми дә калган. Фәридә — Нәфисәнең яшьли үлгән бердәнбер энесе Дамирның хатыны. Онытмыйлар, еш булмаса да, шулай ара тирә җыйнаулашып хәл белеп китәләр.
— Нәфисә әби безне күрми дә әле у-у-ул,— дип кабатлады Фәридә, көйләбрәк.
— Ай Аллам, ишетми дә, күрми дә торам икән шул,— дип, Нәфисә, карлыганнарны аралап, кунакларына каршы чыкты.
— Нихәл, апа! — дип, Фәридә аңа ике кулын сузды.
Аның белән күрешкәннән соң, Нәфисә Фәридәнең килене Эльвираны кочаклап алды.
— И-и, минем өсләрем дә кунак каршылый торган гына,— диде ул, көлеп, үзе карлыган кызыллыгы сеңгән кулларын алъяпкычы астына яшереп азапланды.
Ул арада Эльвираның ике баласы да Нәфисә әбиләрен кочаклап алдылар.
—Минем былбыл балаларым да монда икән бит. Ничек үсеп беткәннәр! Радик кая соң әле? — диде ул, капкага таба карап.
— Монда-а. Ансыз килеп булмый бит. Капка төбендә эт белән уйнап калгандыр,— диде Фәридә, артына борылып карап.
Ачык капкада, эчкерсез елмаеп, Радик күренде. Нәфисә ике куллап күреште дә яргаланган куллары белән Радикның аркасыннан кагып куйды.
— Үзең бер дә тик тормыйсың. Карлыган җыясыңмы соң? — диде Фәридә, сукмак кырыендагы кызыл карлыганнан бер-ике тәлгәш өзеп,— Эльвира, кара әле апаның лилияләрен, нинди төсләре генә юк. Алла бирсә, көз көне үзебез дә утыртырбыз әле. Яшь чагында синең бакчаң нинди иде, хәзер дә шулай. Ничек иренмисең дә ничек арымыйсың син, апа?
— И и, Фәридә, элеккеге бакчалар, элеккеге чәчәкләр юк шул инде. Бакчасы да искерде, үзем дә картайдым. Бар иде, түтәлне тигез ясамыйсың, дип, әнкәйдән суган да утырттырмаган чакларым. Шушылай картаермын дип башыма да килми иде. Кара, нишләп монда торабыз соң, әйдәгез әле өйгә.
— Җизни кайда соң? — диде Фәридә, исәнләшеп өйгә кергәч.
— Булатка кереп китте бугай. Наил белән булышып ята инде. Ул сораган берәр нәрсәне әзерләсәм, җене котыра. Шуның белән әйткәләшеп чыгып киткән иде. Әйдәгез, утырыгыз әле. һаман сүз белән сыйлыйм, алайса.
Нәфисә плитә тирәсендә кайнаша башлады.
— Апада, һәрвакыттагыча, тәмле исләр инде аңарда,— диде Эльвира, күчтәнәчләрен өстәлгә куеп.
— Менә боларны алып куй. Нәрсәдер тиз генә уйлаштык та чыгып киттек. Әллә ни алырга да вакыт булмады. Китешли, балалар гына «Пятёрочка»га кереп чыктылар,— дип өстәде Фәридә.
— Берни дә кирәкми иде. Бөтен нәрсә җитә бит. Әле менә, карлыган, кура җиләге, коелган алмаларны турап компот кайнаткан идем. Аның исе. Наил ярата. Суыткычка куя да тик шуны эчеп йөри.
— Без бакча карап керәбез әле,— диде Эльвира, пакетыннан күчтәнәчләрен бушаткач.
— Барыгыз, бар, балаларга ак карлыган белән кызыл карлыган юып бир. Кранда су бар анда. Агы теге якта, кызыл шомырт астында,— диде Нәфисә, суыткычтан май алып.— Менә иртән генә алмадан бәлеш салган идем. Фәридә, син шуны кисә тор. Әнә анысы кара карлыган белән төеп куйган кура җиләге иде, шуны да ал әле. И-и, аякларым бетте инде, Фәридә.
Яшьләр бакчага чыгып киттеләр. Балалар туйганчы кызыл, ак карлыган ашадылар. Аннан кура җиләгенә дә барып җиттеләр. Кызыл шомырт та ашап караганнар иде, авызлары бөрешеп, тиз төкерделәр. Бераздан Радик, малаен ияртеп, капка төбендәге эт янына чыгып китте. Кечкенә чагыннан гел шушында кайтып йөргәнгәме, бу йорт, аулак урам бик якын аңа.
— Улым, мин синең кебек чакта, ә-ә-әнә тегендә әти белән Сабантуйга бара идем,— диде ул, улын җилкәсенә күтәреп.
— Беләм, беләм. Син әле бер аягың белән пычракка да баткансың,— диде Руслан, авызын ерып.
Радик, монда килгән саен, аны әтисе, җилкәсенә утыртып, Сабантуйга алып баруы турында сөйли.
— Радик, Эльвира, кайда сез? Балалар? Әйдәгез, чәй эчәргә керегез.
— Керәбез, керәбез,—диде Радик.
Кызын иярткән Эльвира да кура җиләкләре арасыннан килеп чыкты.
— Минем бөтен тәртипсезлекне карап чыктыгызмы? — дип елмайды Нәфисә. Аннары веранда диварына элгән, тәрәзә төпләренә җәйгән үләннәрен, ботаклары белән өзелгән җиләкләрен тоткалап, эткәләп куйды.
— Синең тәртипсез яткан әйберең дә матур. Юктан да кәнфит ясыйсың инде,— диде аның артында басып торган Фәридә.
— Кара, монысы да артымнан чыгып җиткән. Әйдәгез, әйдә. Балаларның ашыйсылары килеп беткәндер,— дип, Нәфисә кунакларны алдан үткәрде дә, күтәреп куйган челтәрне төшереп, ишекне ачык калдырды.
— Наил эштәме әллә? — диде Радик, табынга утыргач.
— Эштәме соң инде-е?! Әле яңарак кына чыгып китте. И-и, шул сыннарыңны әрәм итеп йөрисең, дим дә соң... Әйдәгез, менә бәлеше белән эчегез әле. Маен кабыгыз,— дип, Нәфисә сыйларның әле берсен, әле икенчесен әткәләп кузгаткалап кына торды.— Балаларга чәй кайнар түгелме? Тукта, менә хәзер компот салыйк әле...
Нәфисә өлгер хәрәкәтләр белән суыткычтан өч литрлы банка белән компот алып, өстәл читенә куйды.
— Салкын булмас микән? — диде Эльвира, банканы кулына алып.
— Азрак әнә кайнар су салып җибәр, алайса,— дип, Нәфисә аерым банкага чәйнектән кайнаган су да агызып куйды.
Фәридә таманлап ике балага да компот салып бирде. Балалар чынаякларын күтәреп чыгарга җыенганнар иде, әниләре:
— Улым, кая киттегез?! Син бит зур инде. Утырып эчәргә икәнен оныттыңмы әллә? — диде.
Малай да, кыз да кире урыннарына утырдылар. Компотны эчеп куйгач, «әппәр» итеп, тиз генә чыгарга җыендылар.
- Урамга чыкмагыз, бакчада гына йөрегез. Юмыйча бернәрсә дә ашамагыз, карагыз аны,— дип, әниләре артларыннан кычкырып калды.
— И, боларның үзләрен генә чыгарсаң... Тукта, үзем дә чыгыйм әле мин. Әби булгач әби булырга инде, — дип елмайды Фәридә һәм балалар артыннан иярде.
— Әйдәгез, ашагыз инде, Эльвира. Радик, менә алма бәлеше белән эчегез әле. Балалар да берни ашамадылар. Тәмле булмаганмы әллә? — дип, Нәфисә бер кисәк бәлеш алып капты.
— Бик тәмле булды, рәхмәт! Мин җизнине карап керим әле,— диде дә Радик битен сыпырып өстәл яныннан торып китте.
Бигрәк сүзгә саран инде, һәр сүзе исәптә. Нәфисә, карашы белән сөеп, Радикны ишеккә кадәр озатты.
— И-и, карап торам да балаларга, күз генә тимәсен инде, бигрәк тәртиплеләр. Без әллә таба белмәдек, әллә бага белмәдек. Әллә нәрсә төсле генә булды.
— Без дә әллә ничек тапмадык инде, апа,— дип көлеп куйды Эльвира.— Башкалар кебек. Икесен тапканда да: «Ходаем! Бәхете-тәүфигы, хәләл ризыгы белән тусын»,— дидем. Безгә әби: «Ходайдан шулай итеп балалар сорагыз, ихластан сорасаң, бирми калмый ул»,— дия торган иде.
Нәфисәнең әллә аңында, әллә җанында «менә сиңа шәһәр кызы!» дигән уй сызып узды. Эльвира исә аның бу халәтен сизмәде дә. Ул, табакка су алып, чынаяклар юарга керешкән иде инде.
— Ярар инде, Эльвира, үзем юып куяр идем әле. Эшем эшләнгән, дуңгызым дагаланган дигәндәй, — Нәфисә үзе сөтләрне, майларны суыткычка илтте, үзенең колагында Эльвираның баягы сүзләре яңгырап торды.
Ул арада ишектә Фәридә күренде. Аның артыннан ишеккә элгән челтәргә урала-урала, балалар керде. Радик күренмәде.
- Татар ашар да качар дигәндәй, апа, без кузгалыйк инде. Эшсез килсә, эш калдыра. Күпме эшеңне калдырдык. Шулай да, сиңа килсәк, җаннар рәхәтләнеп кайта,— диде Фәридә.
— Шушында килсәң, үзе рәхәт, үзе җәрәхәт, дисеңме? — диде җырламыйча йөри белми торган Нәфисә. Эш дип, без пенсионерларның хәзер сыер савып, көтү каршылыйсы юк... Әй, туктагыз әле, чиләгем тулган бит. Фәридә, Эльвира, кайсыгызга булса да алыгыз әле.
Нәфисә, аягының авыртканын да онытып, ишеккә юнәлде. Ул шулкадәр ашыгып атлый иде, әйтерсең акрын гына атласа өлгерми кала, аның берәмтекләп җыйган карлыганын алмый китәләр.
Төзлеген, сыгылмалылыгын югалтмаган гәүдәсенә шәфәкъ кызыллыгы төсендәге мәк чәчәкләре төшкән юка күлмәге дә бик килешеп тора. Шатлыкта да, кайгыда да җырга һәвәс җаны гел шушы өрфия таҗлы мәк чәчәкләре кебек аның. Нәфисәнең артыннан карап торган Фәридә ирексездән шулай уйлап куйды. Нишләп шундый чагыштыру килгәндер күңеленә, Фәридә үзе дә аптырады.
Бөтенесе дә, Нәфисәгә ияреп, бакчага чыктылар. Нәфисә йөзеп кенә карлыганнар арасына кереп китте дә тулар-тулмас зәңгәр чиләген күтәреп тә чыкты.
«Аның бит алъяпкычы да кешенеке төсле генә түгел», — дип уйлады Фәридә, апасының челтәрдән теккән алъяпкычына карап.
— Бик чөмәкәйләп тулмаган инде. Мәле, машинаңа чыгарып куй, улым,— дип, Нәфисә зәңгәр чиләген Радикның кулына тоттырды.
Балалар әтиләре артыннан иярделәр.
— Рәхмәт, Нәфисә апа. Килгән саен бер, буш җибәргәнең юк инде синең,— диде Эльвира.— Бакчаң да үзең кебек, үзең дә бакчаң төсле.
— Туктагыз, хәзер,— дип, Нәфисә кирегә борылды да өйдән чиләк белән йомыркалар алып чыкты.— Фәридә, мәле, монысын син алдыңа ал.
— Әйдә, Радик, кузгал. Монда апаның күчтәнәче бетмәс. Торган саен нәрсәдер күтәреп чыга ул,— диде Эльвира, елмаеп.
Эльвираның тавышы тагын аның өстәл артында сөйләгән сүзләрен яңартты. Яңартты дип, Нәфисә аны онытмады да. Кайчак була бит шулай, иртән торганда күңелгә бер көй килә дә, көне буе шуны көйләп йөрисең. Эльвираның сүзләре дә, ишеткәннән бирле, Нәфисәнең колагында яңгырап тора, җанында бутала.
Кайсыларыдыр нидер әйтте, саубуллашты, куллар болгады. Машина кузгалды. Аулак урамдагы капка төбендә аксыл зәңгәр машина төтене өелеп калды. Ул арада, комганны комга ышкып чыгарган шайтан кебек, төтенгә чумган капка төбендә Наил пәйда булды.
— Әнкәй, бер генә сум бир әле-е-е? — диде ул, тонган күзләре белән елмаерга тырышып.
Нәфисә ишетмәде. Аның колагында Эльвираның «Ходайдан тәүфикълы балалар сорадым» дигән сүзе кабатланды. «Ә мин алай әйтә белмәдем шул,— диде Нәфисә, пышылдап. — Сорый белмәдем...»