СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Вахит Монасыйпов "Камчатка" малае"

Иң арткы партада утыручыларга «Камчатка» дип дәшәләр, алармы Камчатка белән тиңлиләр. Бу аңлашыла да, чөнки алар классның иң кырыенда, иң төпкелендә урнашкан. Ярымутрау Камчатка да шулай ич — илебезнең иң читендә, еракның ерагында.
Малайларның күбесенең ел буена әнә шул «Камчатка»- да утырасылары килә. Монысы да аңлашыла. Чөнки Камчаткада иркен, рәхәт, бәйсезлек, мөстәкыйльлек — кыскасы, полный хөррият! Күңелең ни тели — шуны кыласың. Ипи күшисең килә икән, күшә рәхәтләнеп! Кишер кимерәсең килә икән, кимер кетер-кетер! Беркем сине күрми, беркем ишетми!
Әнә Тимербай... Күрәсезме? Ниндидер китап укып утыра. Мөгаен, шпион-диверсантлар турындадыр әле... Шыпырт кына укый Тимербай. Беркем белми, беркем күрми, беркем сизми...
Тукта!.. Укытучы абый нәрсәдер сизенде булса кирәк... Әнә, әкрен-әкрен атлап бирегә таба килә... Тимербай китабын яшерергә өлгерми калды... Кыскасы, янды Тимербай.
Китаптагы шпион шикелле килеп капты көтелмәгән тозакка...
— Яле, Пинкертон,— диде укытучы абый, китапны «конфисковать» итеп,— чык әле карта янына, күрсәт әле безгә Камчатка ярымутравын.
Тимербай кулына указка алды, карта янына килде. Башта Кара диңгездәге Босфор култыгына кереп китте, аннары Урта диңгезне кичеп, Африка ярларына барып төртелде... Бераз уйланып торгач, Сүәеш каналы белән аска таба — һинд океанына юл тотты...
Шулай бик озак «сәфәр» кылып йөрде Тимербай. Ахыр чиктә, һинд океаныннан кире борылып, Атлантика тайфуннарына чумды, ниһаять, Антарктида бозларына барып терәлде. Ә Камчатка, ә Камчатка ярымутравы тәки «табылмады».
— Карта ялгыш эленгән... Монысына эләкмәгән Камчатка, урын җитмәгәндер ... сыймаган.дип мыгырданды Тимербай.
Класс рәхәтләнеп көлеште.
— Шәп җавап!— диде укытучы, кинаяле елмаю белән.— Егерме ел дәрес бирәм, мондый географик ачышны беренче тапкыр ишетәм!.. Бик тә ори-ги-наль-но!..
— Магеллан!.. Капитан Кук!..— дип көлеште балалар, Тимербайга бармак төртеп...
...Икенче көнне Тимербай «Камчатка»да күренмәде, аны иң беренче партага күчереп утыртканнар иде. Алгы партада, билгеле, күшәп тә, йоклап та, китап укып та булмый... Аның каравы, барысы да күз алдында, бик һәйбәт күренә... Хәтта Камчатка ярымутравы да... Әнә ул, картаның уңъяк кырыенда, нәкъ баш өстендә... Хәзер инде Камчатканы, хет күзләрен бәйләп куйсыннар, күз ачып-йомганчы табып бирә ала Тимербай.
— Тырышкан таба ул, ташка кадак кага ул!—дип шаярта хәзер Тимербай, көндәлегендәге «бишле» билгесен күрсәтеп...
2025-12-09 09:45