Талия киявен яратмады.
Яратырлык та түгел иде шул: кадерләп, иркәләп үстергән кызы аңардан балага узгач, кияү бик нык үзгәрде, үзен әллә кемгә куя башлады. Яхшыга түгел, начарга үзгәрде. Эшен ташлады, акча тапмады, ахырдан ул хатыны һәм әбисе җилкәсенә «менеп атланды». Андый кияүне, ирне чит илдәгеләр «альфонс» дип атыйлар, безнеңчә әйтсәк, сорыкорт була торгандыр инде! Эшкә керергә теләмәде, кулында берән-сәрән акча пәйда булуга ук, атналар буе өйгә кайтмыйча, каядыр югалып йөрде. Башы-күзе тонган кияү өйгә иртә таңнан яисә төн уртасында гына кайтып керде, өйдән тынычлык качты, тавыш-гауга китмәде.
Көннәрдән бер көнне Талия аны, бар булган әйберен бер сумкага җыйнап, өйдән куып чыгарды. Хәер, Талияне дә аңларга була: мескеннең сабырлыгы бетеп, аңа түзәр хәле калмаган иде инде. Үзе дә гомер буе ирсез яшәде, бердәнбер кызы атасыз үсте. Шушы кияве кебек үк йөремсәк вә игелексез бәндә булып чыкты аның ире. Балага узып, бала тапкач, ире әле үзенең кемлеген күрсәтмәде, ләкин өйләнешеп ике-өч ел торгач, Талия кем белән яшәгәнен аңлады һәм тиз генә аерылышты. Аерылышканына беркайчан да үкенмәде. Ул бар булган көчен, сәләтен һәм ярату хисен газиз баласына бирде. Әтисен көн саен күрүдән мәхрүм булган бу кыз бала аның өчен тормыш вә яшәү максатына әверелде. Кызына ул Дилемма дип исем кушты. Шактый сәер исем. Нигәдер ул яңа туган кызына «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендәге тискәре героиня исемен куштырды. Спектакльнең гөрләп барган чаклары — бөтен тамашачы халкы балалар тудыру йортында баласын калдырып чыгарга ниятләгән Дилемма исемле яшь һәм җилбәзәк кызга нәфрәт хисе белән яна. Тик менә Талия нигәдер тормышта гел киресен эшләргә яратты — якыннарының, туган-тумачаларының ай ваена карамыйча, әнә шул халык сөйми торган исемне куштырды...
Дилемма акыллы һәм тәртипле бала булып үсте. Яхшы укыды, әнисен яратты. Сөекле әнисенең йөзенә кызыллык китермәс өчен, ул һәрчак тырышты, үсте һәм күтәрелде. Талия аның өчен сөенеп туялмады. Ләкин аларның матур тормышын, тынычлыгын әнә шул булдыксыз кияү генә бозып атты. Динар исемле ул бәдбәхетнең каян килеп чыкканын, ничек итеп аның кадерле кызын каптырып алганын ана кеше сизми һәм белми дә калды. Кызының: «Әни, мин Динарны яратам, аңа кияүгә чыгам!» — дигән сүзләре анасының болай да яралы йөрәгенә кара ук булып кадалды...
Әйе, һәрбер ана үз баласына бәхет кенә тели, кызының яхшы кияү табып, яхшы кешегә кияүгә чыгуын тели. Ләкин Талия кызының кияүгә чыгуын күңеле белән шактый авыр кабул итте. Ул Динарны кызы өчен лаек кеше дип тапмады. Бу егет начар тәрбия алган, ул эчкечеләр гаиләсендә үскән. Аның әле тагын шундый ук ике абыйсы һәм бер сеңелкәше дә бар. Каладан читтә, Утар бистәсендә яшәгән әлеге хәерче гаиләне күрергә ул бер генә мәртәбә барды. Ул аннан күңеле төшеп, чырае кителеп кайтты. Андагы нәүмизлек, хәерчелек аны шаклар катырды. Андый мескен гаиләдә юньле кеше үсеп чыгуы шактый икеле иде, билгеле...
Өрфиядәй кызын әлеге Динар кайсы ягы белән алгандыр, Талия өчен ул бер табышмак булып калды. Сорап та, төпченеп тә карады. Җавабында кызы: «Әни, мин аны яратам да һәм кызганам да!» — диде...
Кызына сагыз булып ябышачагын аңлаган хатын нишләргә һәм кая барып бәрелергә дә белмәде. Бу бәдбәхеттән ничек тә котылырга, кызын аның ябышкак кулыннан тартып алырга кирәк иде. Шундый авыр уйларга бирелгән ана кызыннан гына түгел, ә дөньядан, кешеләрдән читләште. Ләкин аның үз-үзенә кереп бикләнүе үзенә дә, якыннарына да бәхет өстәмәде һәм ул көткән нәтиҗәне дә китермәде. Дилемма барыбер иреннән аерылмады, аның белән очрашудан, аралашудан туктамады. Дөньясына, кызына һәм киявенә ачу тоткан Талия, ниһаять, кызы белән дә, оныгы белән дә аралашудан туктады. Калада Талиянең элеккеге иреннән калган кечкенә генә бер бүлмәсе бар иде (анда гомер буе квартирантлар торды!). Ул, кызы белән яшәгән фатирын ташлап, әнә шул бүлмәгә күчте. Кызы аңа «китмә» дип ялыныр, үгетләр дип өмет иткән ана кеше бу юлы да ялгышты — Дилемма ягыннан андый өзгәләнүләр булмады. Кызына моның өчен чын күңеленнән үпкәләгән ана бернәрсәне бик яхшы аңлады: бала (күңелгә ничек кенә якын булмасын) ул — беренче чиратта шактый зур эгоист һәм ул иң элек үзен уйлый, үз җаен кайгырта...
Квартирантларыннан арынган Талия идәннәре кылтайган, обойлары пычранган кысан бүлмәдә өч ай буе ремонт ясап интекте. Йөрәге әрнүдән рәнҗегән хатынның, төннәр буе йоклый алмыйча, елап-сыкрап чыккан көннәре шактый күп булды. Хәер, кызы да аны онытмады: килде, аңлашып, сөйләшен карарга теләде, ләкин анасы аны тыңларга да теләмәде. Килүе дә эш өчен генә булды, йомыш белән ягъни...
— Әни, мин эшкә урнашам, яңа эшкә, музыка мәктәбендә пианинода уйнарга өйрәтәчәкмен, — дин, киләчәккә планнары белән уртаклашты кызы. — Әнисәне балалар бакчасына бирмичә булмый, ә анда, үзең беләсең, чират...
— Аңладым... ни кирәк сиңа?
— Син гомер буе мәгариф системасында эшләдең, дусларың калгандыр бит?..
— Дусларым күп минем, — дип кырт кисте әнисе, ләкин синең өчен, сезнең өчен түгел...
— Әни, эшләмичә булмый, яшәргә кирәк...
— Ирең эшләсен! Ирең карасын балаңны!
— Әни!..
— Нәрсә һаман әни дә әни! — дин җикеренде әнисе. Мин сине үстердем, кадерләп, назлап үстердем! Ә син мине ниндидер пацанга алыштырдың...
— Әни, минем дә бәхетле булырга хакым бардыр бит инде?!
— Син бу ирең белән гомердә дә бәхетле булмаячаксың! Әйтте диярсең! Бала ясап куйды да башыңа менеп утырды! Күпме мыскыл итте үзеңне, күпме тукмады, оныттыңмыни?!
— Юк, онытмадым... — дип көлемсерәде кызы.
— Шулай булгач?!
— Аны онытмадым, әни, ул миңа кирәк!
— Кирәк булса, бар, чыгып кит моннан! Яшә шул альфонсың белән, килмә минем яныма бүтән!
— Куасыңмы? — дип, исе киткәндәй сорады Дилемма.
— Кумыйм, әйтәм! Мин өйдән чыгып киткәндә, бер сүз дә дәшмәдең, «әни, кал» дип тә ялынмадың...
— Ә бәлкем, кайтырсың?! Ишек һәрчак ачык сиңа! Мин сине кумадым, әни, син үзең чыгып киттең...
— Юк, кайтмыйм, ул кабахәт анда утырганда, мин өемә кайтмыйм!
— Ярый, сау бул, — диде аңа кызы, — тик, киткәндә, бер генә сүз әйтеп китәсем килә, үпкәләмисеңме?
— Әйт, мин үпкәләүдән узган инде...
— Син гомерең буе ирсез яшәдең, мине әтидән аердың, ниндидер ясалма принципларга таянып, мине әтидән ераклаштырдың. Мин гомерем буе әтине сагынып яшәдем, минем, башкалар кебек үк, тулы гаиләдә яшисем килде. Тик теләгемә ирешә алмадым. Шуңа күрә мин ирсез яшәргә теләмим, минем янымда һәрвакыт кызым да, ирем дә булачак, Аллаһы боерса...
Әйе, Дилемманың сүзләрендә хаклык та бар иде сыман. Аның, һичшиксез, үзенчә гомер итәсе килә һәм һич кенә дә әнисенең язмышын кабатлыйсы килми иде...
Бу вакыйга, бәлкем, шулай тәмамланган да булыр иде. Талия дә, горурлыгын читкә куеп, кызы, оныгы янына әйләнеп кайткан булыр иде. Ләкин бу хәлләрдән соң ярты ай вакыт та узмады, Талия яшәгән бүлмәгә аның элеккеге ире Тәбрик кайтып төште. Егерме елдан артык бу тирәдә күренмәгән, хатыны, баласы белән аралашмаган әлеге бәндәнең кинәт кенә кайтып төшүе хатын өчен бер табышмак булып калды. «Бүлмә кирәк булгандыр!» дигән шомлы уй йөгерде аның башыннан. Ләкин элеккеге ире аны бөтенләй шаккатырды: бик нык үзгәргән һәм ул бөтенләй икенче Тәбрик иде. Тыныч, сабыр, итагатьле, яшьлек юләрлекләреннән арынган ир элекке сыман ордым-бәрдем түгел, тыңлый һәм аңлый белә торган кешегә әйләнгән иде. Хәтта бер мәлгә «Кемне югалттым мин?! Югалтып дөрес эшләдемме мин бу кешене?!» дигән үкенечле уйлар да йөгереп үтте хатынның башыннан...
Талия белән аерылышкач, ул ике ел төрмәдә (кеше кыйнаган өчен!) утырып чыккан, шуннан соң, барысын да ташлап, Себергә китеп барган. Анда ул кеше булган, баеган, ныгыган. Хатын-кызлар белән яшәп алгаласа да, рәсми рәвештә башка өйләнмәгән. Талия яшәгән бүлмә әле һаман да Тәбрик исемендә, элеккеге хатынында аның ачкычы гына калган иде. Себер кунагы, Талия уйлаганча, бүлмә дәгъва итәр өчен кайтмаган, ә кызын күрер өчен кайткан булып чыкты. «Гомерем буе кызымны күрәсем килеп яшәдем, бердәнбер кызымны!» — дип, үзенең сагыну хисләрен белдерде ул якыннарына. Күрешү мизгелләре шактый дулкынландыргыч төстә узды, тере әтисен күрү бәхетенә ирешкән Дилемма эчендә балкыган сөенечен яшерә алмады. Оныгы Әнисәне күргәч, Тәбрикнең башы бөтенләй күккә тиде...
Ләкин кеше ничек кенә үзгәрсә дә, аның алдагы сәерлеге барыбер эзсез югалмый. Аның алдагы этлеге, әшәкелеге, тыштан әллә ни күренмәсә дә, эчкә, тирәнгә киткән иде. Аңа бик үк ышанып бетәргә ярамаганлыгын аңлаган хатын иренә якынлашмаска, аңардан мөмкин кадәр ераграк торырга тырышты. Ләкин кияү бәласе аларны барыбер бер-берсенә якынайтты, берләштерде сыман. Кияүнең кем булуын ачып биргәч, Тәбрик (ни хикмәт!) хатыны ягына авышты һәм ул юньсез кияүдән ничек итеп котылу турында планнар кора башлады...
—Аны куарга кирәк, кусак, без аны бергәләп кенә куа алабыз! — дип өзгәләнде Талия.
—Куып кына булмый, — дип каршы төште ир, — ул кызга сумала кебек ябышкан. Ул барыбер кире кайтачак, шуңа күрә аны куркытырга кирәк!
— Ничек? Аңлат!
— Минем калада бер танышым бар...
— Кем?
—Утырган кеше ул, кушаматы «Идол», — дип аңлатты ире. — Теләсәң, мин аның белән сөйләшә алам. Ул синең яратмаган киявеңне гомер килмәслек, кайтмаслык итеп олактырырга мөмкин!
— Син нәрсә, киллер ялларга кушасыңмы?
— Кушмыйм, ә киңәш итәм!
— Мин сиңа ышанмыйм...
— Ышанмасаң, үзеңә кара, миңа түгел, сиңа кирәк! — дип астыртын елмайды Тәбрик. — Мин китәм дә барам, кайчан кайтасым да билгеле түгел...
— Яхшы, әйтеп кара, мин риза...
— Ул бушка эшләми!
— Мин түлимме?..
— Ә кем? Минме? Мин болай да бүлмәмне сиңа бүләк иттем, кызга ярты машиналык акча бирдем, — дип вакланды ир, — так чту... уйла, җаным, уйла...
Идол белән алар бер атнадан соң гына күрештеләр. Көз айлары, салкын, иртә-кич бертуктаусыз яңгыр сибәли. Бу вакытта Тәбрик еракта, Себергә китеп барган иде инде. Идол дигәннәре шушы әшәке көз кебек үк шыксыз бер адәм иде. Өстенә коңгырт-кара төстәге калын куртка кигән. Бу куртка кайчандыр яңа һәм кыйммәтле кием булган, күрәсең, кия-кия, ул шаламаланып, куркыныч кыяфәт алган. Сары чәчле, кыек авызлы, кәкре борыныннан сыек маңкасы агып торган бу төссез адәмнең тавышы да кысынкы, түбән тембрлы иде...
— Айттеләр, аңладым! — диде ул кыска гына. — Проблема бар...
— Нинди? — дип сорады хатын.
— Кыйнап кына калып булмый, добить нады падлу...
— Ничек... добить?
— Манчырга! Убить... то ес! Ризамы?
— Юу-ук...
— Нет, только так! — дип аңлатты Идол. — Агар мин аны үтермәсәм, ул мине танып калачак һәм сообщать итәчәк! Ну, ты знаешь куда! А мне этого не нады! Минем кабат утырасым килми! Мин аны юк итәм! Ризамы?
— Ри-и-за...
— Алайса...
— Әйе...
— Три тысяча! Зелёных...
— Аңламадым?
— За работу! Аңладың...
— Да, — дип, башын аска иде хатын, — аңладым...
— Деньги потом! Обычно берут сразу... Мужа твоего уважаю... Он мне в тюрьме жизнь спас...
— Яхшы, мин риза, — дип килеште Талия (ул үзенең кыюлыгына үзе үк шаккатты!), — тик кияүнең үлгәнлеген ничек белермен соң?
— Телефоныңа төшереп җибәрермен... Видео-смс-кой... мәетен то ес...
Алар кабат очрашу көнен билгеләделәр. Өч көннән соң Идол яшәгән йорт каршында очрашырга дип сүз куештылар.
Талия беркайчан да банклар белән дус булмады, кредит алмады. Булган акчасын да, процент арттыру уе белән, банкларга салып маташмады, һәрвакыт үз янында саклады. Шуңа күрә, киллер белән араны өзәр өчен, аның акчасы күптән әзер иде инде. Оныгына (ул укырга кергәч!) бирергә дип әзерләп куелган акчасы иде ул аның. Оныгына дигән акча хәзер әнә аның әтисенә үлем алып килергә тора иде...
Видео-смска икенче көнне үк килеп төште. Анда маңгай өсте канга баткан, кулбашлары кара янган киявенең куркыныч фотосурәте ялтырап ята иде. Ләкин Талиядә аңа карата нигәдер артык кызгану хисләре уянмады, бу канлы фаҗигане ул шулай булырга тиеш дип кабул итте. Ул бернигә дә үкенмәде, аны вөҗданы да газапламады, чөнки ул аны үзе шулай теләде, күпме гомер шул хәтәр уй белән яшәде. Үзенең гамәлен дөрес дип санады ул, чөнки дөреслек аның ягында, ана кеше ягында булырга тиеш дип уйлады. Хафаланулар, үкенүләр, билгеле ки, әле соңыннан киләчәк, ләкин әлегә аның турында уйларга вакыт та һәм теләк тә юк иде кебек...
Эш беткән: кияү үлгән, дөмеккән! Хәзер бер генә гамәл кыласы калды, ул да булса киллерга тиешле акчаны илтеп бирәсе бар. Акчаны кызыл төстәге баш яулыгына төреп куеп, ул акрын гына юлга кузгалды. Очрашу сәгате телефонда язылган: кичке тугызда. Талия Идолга хәтле такси яллады, алар шактый тиз килеп җиттеләр. Киллер аны машинасында көтеп утыра иде. Кыенсынып кына, машинаның артына кереп утыргач, ул төргәкне Идолга сузды. Тегесе аны тиз генә алмады, «сабыр ит» дип кул изәде. Эшләгән эше өчен акчасын алып, тиз генә хушлашасы урынга, ул нигәдер хатынны сөйләштерергә тотынды...
-Ну, сез канәгатьме? — дип сорады ул хатыннан.
— Ие! — дип, башын иде Талия.
— Динарны үтергән өчен, сез миңа акча түләргә әзерме? — дип сорады киллер.
— Ие, менә бит! — дип, кабат акча төргәген сузды хатын.
— Шулхәтле яратмадыгыз, ахры, киявегезне?! — диде Идол, төргәкне кулына шудырып.
— Күрә алмыйм!
— Кызганмыйсыз дамы?
— Аның урыны шунда... кабердә...
Калганын ул томан эчендә генә хәтерли: каяндыр ике яктан штатный киемнән киенгән ике полиция кешесе бәреп керде, аның берсе хатынның җилкәсеннән кочып кысты, икенчесе Талиянең кулына тимер богау кигезде. Шуннан соң ниндидер протоколлар төзеп маташтылар, каяндыр ниндидер чит кешеләр (алары понятойлар булып чыкты!) пәйда булды. Полицейскиларның: «Сез кулга алындыгыз!» — дигән яман каты сүзләре аның колак төбендә яңгырап торгандай булды. Ә тимер рәшәткәләр белән тотып алынган таш бүлмәгә кертеп утырткач, имәнеп китә язды, аның каршысына Динарны кертеп утырттылар. Исән-имин кияве, беркем дә аңа тимәгән, беркем дә аны үтермәгән! Кыскасы, кешегә ышанучан беркатлы хатын белән спектакль генә уйнаганнар...
— Ну што, мамаша! — дип төрттерде эчтән тантана иткән кияү. — Уеның барып чыкмады, да?! Әйт әле миңа, ни өчен син мине үтертергә теләдең, ә?! Нишләп син шуңа бардың?
— Эшләдем, ие...
— Нәрсә өчен? Аңламыйм?
— Син минем кызым белән яшәргә лаеклы кеше түгел...
— Мин моны миллион тапкыр ишеттем инде, — дип тәкрарлады кияү, — яхшы, мин синең кызыңа лаек кеше түгел, ди, яхшы, мин яман бәндә, ди, тик синең хакың бармы соң мине үтертергә?
— Хакым юк, килешәм, — дип ризалашты Талия, — ләкин мин шуны теләдем, синең үлемеңне теләдем, фәкать теләдем генә...
— Ну ты же меня заказала?! — дип чәрелдәп акырды кияү. — Меня же могли убить! Әле ярый юньле киллер эләккән, алар ваще-то юньле була алмыйлар, алар ваще не люди! Алар өчен кеше юк, алар өчен кеше ваще нуль!
— Исән калганыңа сөен, яме! — дип төрттерде Талия. — Сине үтерергә теләвемә һич кенә дә үкенмим, аңлыйсыңмы?! Бер лачкылдатып төкерәсем килә чыраеңа! Тфү! Тфү!
— Да-а! — дип сузды кияү, учы белән юешләнгән битен сөртеп. — Бу — ваще финиш! Син беләсеңме соң, что синең язмышың хәзер минем кулда! Мин эшне ничек борсам, тормышың да шул якка борылачак! За преднамеренное покушение, даже за попытку покушения, беләсеңме, күпме бирәләр?!
— Юк, белмим...
— Башың чериячәк бит төрмәдә, башың!
Талияне тикшерүче янына алып керделәр. Акланмады ул, киявен дә якламады. Органнар аның гаебен танытырга теләделәр, ләкин ул гаебен танымады — үзен һаман да хаклы санады...
Таш зинданга тыгып куймасалар да, югалырга ярамаганга килешү төзетеп, аны өенә кайтарып җибәрделәр. Талиянең әлеге куркыныч гамәле хөкемсез генә узмаячагы көн кебек ачык, шуңа күрә дә аңа адвокат ялларга кирәк булачак иде...
Ул төне буе кызын көтте, ничә еллар кадерләп үстергән газиз баласын көтте. Ләкин Дилемма килмәде, хәтта әнисенең хәлен белеп шалтыратмады да. Күрәсең, ул әнисенең мондый хәтәр адымын берничек тә аңламаган, йә инде, аңлап та, кабул итәргә теләмәгән. Әйе, кайда да каршылык, кайда да дилемма...
Дилемма төне буе йоклый алмыйча борчылып чыкты. Бер яктан ул анасын аңласа да, аны кызганса да, икенче яктан әнисенең дөрес юл белән китмәгәненә бик нык борчылды...
Иртән ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Ишек «күзе»ннән ул этажда керергә дә, кермәскә дә белмичә аңгыраеп басып торган ире Динарны күреп алды. Инде хәзер вакытлыча гына булса да әнисен югалткан егерме биш яшьлек балалы хатын алдында тагын бер дилемма килеп басты: аның күңелен кайтарырга өлгергән бу зимагур ирне өйгә кертергәме, әллә мәңгегә аны ишек артында калдырыргамы?!