СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирдәвес ӘҺлия "Сәгать"


Борын заманнарда ерак бер илдәге кечерәк авылда Гали исемле кеше яши иде, ди. Ул авыл уртасындагы бәләкәй генә кибетендә балчык чүлмәк, савыт-саба кебек хуҗалык кирәк-яраклары белән сату итә иде. Товары сыйфатлы булганга, аның кибетеннән кеше өзелеп тормый, хәтта күрше авыллардан да килә торган булалар.
Диварда эленеп торган гаҗәеп матур, алтын төсендәге сары телләре йөргәндә тамчыга охшаган яшел бизәкләр җемелдәп торган сәгать кибеттәге иң затлы товарлардан санала.
Әмма иң кызыгы шунда ки, сәгать гүя кибеттәге кешеләрнең сүзләрен аңлый иде, чөнки Гали нинди дә булса акыллы фикер әйтүгә, сәгать аһәңле, матур тавыш белән, сузып-сузып:
-Ке-е-елт... Ке-е-елт! - дип куя иде.
Әйтергә кирәк, кибеткә төрле халык йөри иде: кайсы баерак, кайсы ярлырак. Гали исә һәрберсе белән уртак тел таба, һәрберсенең күңелен күрә белә иде. Ә беркөнне, гомумән, күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәл булды: Галинең кибетенә, тарантасына утырып, исеме еракларга таралган, беренче гильдия сәүдәгәр Митрофан килде. Сәгатьтәге зөбәрҗәттәй яшел тамчыга текәлеп, шактый озак карап торганнан соң, ул:
- Товарың шәп синең, Гали, бик шәп, - диде дә, як-ягына каранып алганнан соң, пышылдап, сүзен дәвам итте, - әмма бит синдә тагын да шәбрәк товар бар дип сөйлиләр.
- Нинди товар турында сөйлисең син? - дип сорады Гали, сәүдәгәрнең күзенә текәлеп.
- Соң... менә шундый инде... күзгә күренми торган товар.
- Андый товар булырга мөмкин түгел, хөрмәтлем, гайбәт бу.
Ләкин сәүдәгәрнең үз туксаны туксан, әйткәнендә нык тора:
-Мин ишеткән идем... - диде ул, дусларча Галинең кулына орынып, - син, имеш, кайберәүләргә... ничегрәк әйтергә икән...вакыт сатасың икән. - Дулкынланудан сәүдәгәр хәтта тотлыга башлады.
Шуннан инде Галинең берни эшләр хәле калмады - дөресен әйтергә мәҗбүр булды:
-Булгалый инде бераз, гөнаһлымын. Ләкин мин күп сорамыйм, үзегез аңлыйсыз: яшәргә кирәк бит ничектер...
Шушы сүзләрне ишетүгә, сәүдәгәрнең күзләре маңгаена менде, ләкин ул, бик тиз үзен кулга алып:
-Бер сер ачыйммы сиңа? - диде, Галинең колагына иелә төшеп, - яшь чакта мин үзем дә вакыт сату белән шөгыльләнә идем, шулай итеп баедым да инде мин, әйе, әйе, нәкъ шулай итеп...
-Чынлапмы? — диде Гали, гаҗәпләнеп. - Булмастайны сөйлисез...
-Хи-и, бу дөньяда ни булмас, - дип, фикерен дәвам итте сәүдәгәр. - Менә нәрсә, минем сиңа бер йомышым бар, җае чыкканда файдаланып кал!
-Нинди йомыш була инде ул? - дип кызыксына калды Гали.
Сәүдәгәр исә, ашыкмыйча гына, сүзен башлады:
Сиңа әйтеп торасы да юк инде - күпме кеше юкка вакытын әрәмгә уздыра...
- Йә, шуннан, - дип ашыктырды аны Гали.
- Соң... шуннан мин аларның артык вакытын сатып алдым.
-Искитмәле хәлләр!
- Әйе, артык вакытның кайберәүләргә гел кирәге юк. Эш белән мәшгуль, тырыш кешеләргә исә ул бик тә кирәк! Әйдә, аны сата башлыйбыз! - диде ул, Галинең терсәгенә ябышып. - Ләкин миңа ярдәмең кирәк булачак. Син вакытны чүлмәккә сал да буш чүлмәк кебек сат, әмма бәясен күпкә арттыр. Бөтен хикмәт менә шунда.
- Гөнаһ эш кылырга этәрәсез мине, хөрмәтлем. Сатучы булсам да, минем намусым бар, алдау-йолдау белән шөгыльләнмим.
Боларның әңгәмәсен моңарчы тыныч кына тыңлап торган сәгать шулвакыт, ниндидер шыгырдавыклы тавышлар чыгарып:
-Келт... Келт!.. - дип куйды.
Озак бәхәсләште сәүдәгәр белән Гали, әмма соңыннан, ниһаять, бер фикергә килеп, кул бирештеләр. Сатучы Гали сәүдәгәрдән товарны алды да, чүлмәккә салып, күзгә кү ренердәй урынга киштәгә куйды.Сәүдәгәр белән Гали арасындагы әңгәмә ничектер башкаларга дә мәгълүм булган ахрысы, без капчыкта ятмый, дип юкка гына әйтмиләр, күрәсең. Икенче көнне кибет ачылуга бер бай килеп керде дә, бусаганы атлар-атламас борын, болай дип сүз башлады:
-Минем буш вакыт күп икәнне син беләсең инде; менә шул вакытны кая куярга да белгән юк. Сәгатькә карап, көнозын диванда ятам. Минем сәгать нәкъ синеке кебек, тик аның телләре, бер-берсенә ябышкан кебек, һаман бер урында тора.
-Бәлки, сәгатегез ватылгандыр, - диде Гали, бай абзыйның хәленә кереп.
-Юк, ватылмаган, эшсезлектән интеккәнгә шулай әкрен йөргән кебек тоела.
-Әйе, аңлыйм мин сезне, эш булмаганда, вакыт уздыруы кыен.
Шулвакыт стенадагы сәгать, хуҗасының сүзләрен җөпләгәндәй, тагын телгә килде:
-Келт... Келт!
-Карале, синең сәгатең сөйләшкәнне аңлый бугай, - диде бай абзый, гаҗәпләнеп, - алай сәгатең дә акыллы булгач, син мине аңларсың инде
-Йомыш нидә, сөйләп бирегез, - диде Гали аңа.
- Зинһарлап сорыйм синнән: сатып ал минем буш вакытымны, бәлки, бераз хәлем җиңеләер.
- Ярар, мин риза, тик үзегез беләсез, мин бит сезнең кебек бай кеше түгел, түләргә акчам юк. Аннары... бәлки, әле вакытыгыз да әллә ни шәп түгелдер... буштыр...
- Бер кеше белән икенче кешенең вакыты арасында аерма бармыни? - диде бай абзый, пошаманга калып. Күрәсең, бай булса да, акыл ягы саерак булгандыр.
- Хи-и, ничек булмасын инде! - диде Гали, бик күпне белгән кеше сыман.
-Нәрсәдә соң аерма, сөйләп бирче, зинһар.
- Кеше үзе нинди булса, аның вакыты да шундый, чөнки һәр кешенең күңелендә үз сәгате бар, - дип сөйләп китте Гали. - Менә син, байлык туплар өчен, үзең бармакка бармак сукмадың бит, үзләренең кадерле вакытларын әрәм итеп, сиңа ярлылар эшләде.
Шулчак стенадагы сәгать, хуҗасының сүзләрен куәтләп:
- Келт... Келт! - дип куйды.
- Алай инде сәгать тә синең сүзне җөпләгәч, димәк, дөрес сөйлисең. Ярар, алайса минем вакытны бушка ал, бүләк итәм!
Шулай хәл иттеләр дә. Сатучы Гали, бай абзыйның буш вакытын алып, чүлмәкләргә салды. Бер чүлмәктә сәүдәгәрнең вакыты, калган ике чүлмәктә бай абзыйның вакыты булды. Гали чүлмәкләрнең һәр өчесен киштәгә куйды да сатып алучыларны көтә башлады. Ничек көтмисең, ди, инде - сатучы үз файдасын да кайгыртырга тиеш бит!
Икенче көнне иртүк кибеткә бер ярлы кеше килеп кереп башындагы алама бүреген салып ташлады да ачыргаланып сөйләргә тотынды:
- Гомер буе мин иртәдән кичкә кадәр, бил бөгеп, байларга эшлим. Бар тапканым көч-хәл белән гаиләмне ашатырга җитә. Мин әле карт түгел, эшләргә көчем бар, тик менә вакыт җитми. Вакытым булса, мин төнлә дә эшләр идем.
Гали аны тыңлады-тыңлады да болай диде:
- Әйе, вакытның кадерен белә торган кеше син, юкка-барга әрәм итмәссең аны...
-Келт... Келт! - диде шулчак стенадагы сәгать.
Гали исә, әкрен генә пәрдә артыннан килеп чыккан хатынының карашын аңлап, теге ярлы кешегә:
- Сиңа тылсымлы бер чүлмәк бүләк итим әле! Авыр тормышыңны җиңеләйтсә иде бераз, - дип, вакыт салынган чүлмәкләрнең берсен сузды. Ярлы кеше, бүләккә нык куанып, чүлмәкне күкрәгенә кысты да басудагы эшен төгәлләргә йөгерде.
-Менә, үзебезгә тагын зыян ясадык инде, - диде Гали, гаепле елмаеп һәм, хатынын кочаклап, болай диде: - сату итә белмим, ахрысы, мин.
- Ярар, алай бик кайгырма әле, - дип тынычландырды аны хатыны. Безнең бәхет байлыкта түгел бит, кешеләргә игелек кылуда. Күңелең әйбәт шул синең. Хәер, безнең болай да беркайчан байыйсыбыз юк инде.
Хатыны сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде - шулчак ишек ачылды да бусагада күбәләктәй җиңел гәүдәле бер кызчык күренде. Кыяфәтенә караганда, ул бик борчулы иде.
-Алмаз бөртегедәй кадерле минутымны югалттым! - диде ул, нечкә генә кулларын болгап. - Кая китәргә мөмкин ул? Сез күрмәдегезме минем минутымны, ә? Нишләргә инде хәзер?
- Минутыңны?! - дип гаҗәпләнде Галинең хатыны. - Минут кебек юк нәрсә өчен борчылып торасыңмы? Нәрсә эшләр идең соң шул минут белән?
- Башкарасы эшләремне тәмамлар идем, - диде кыз җитди итеп. - Идән юар, кер уар, түтәлдәге чүпне утар идем...
- Бер минуттамы?!
- Әйе шул. Чөнки минут алтмыш секундтан тора, ә алтмыш минут бер сәгатьне тәшкил итә. Нишлим инде мин шул минуттан башка? Күпме эшем хәзер эшләнмичә кала, - диде кыз һәм хуҗа хатынның алъяпкычына борыны белән килеп төртелеп елап җибәрде.
- Елама, акыллым, - диде хуҗабикә, кызның йомшак чәчләреннән сыйпап, - башка берәү синең урында булса сөенер, ял итәр иде, ә син...
- Тик торырга яратмыйм мин. Әбием белән әнием мине һәр минутның кадерен белергә өйрәтте.
Шулчак хуҗа хатын сораулы карашын иренә төбәде. Ире, аның карашын сүзсез дә аңлап, вакыт салынган чүлмәкнең икенчесен киштәдән алды да, кызга сузып:
- Бездән сиңа бүләк, - диде. - Әмма, өеңнең бусагасын атлаганчы, чүлмәкне ачма. Бәхетле бул!
«Сәүдәгәргә нәрсә дип җавап бирәбез инде хәзер, - дип уйга калды алар кыз артыннан ишек ябылуга. - Яхшы кешеләргә вакытны бушка таратабыз бит».
- Бик әйбәт, - диде Гали, хуҗабикәне тынычландырып. - Эш кешеләре бит алар, трай тибеп йөрүчеләр түгел. Ә сәүдәгәргә мин барысын да әйбәтләп аңлатырмын.
- Әле тагын берсе калды, - диде хатыны, киштәдәге чүлмәккә ишарәләп.
- Ә менә анысы, кадерлем, сиңа булсын. Син, алны-ялны белмичә, һаман борчу-мәшәкатьтә. Бераз тын алырсың, ичмаса.
- Их, каян белдең, күз нурым, күптәннән инде вакыт табып, тәрәзә төпләрен шау чәчәккә күмәргә хыяллана идем.
- Вакытың булыр хәзер, хыялыңны тормышка ашырырсың.
- Келт!.. Келт!.. Келт! - дип куйды шулчак стенадагы сәгать.