СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Тәлгат Галуллин “Кысыр хәсрәт” (Шаян бәян)

Ишек янында утыручы апа мәктәп хуҗасының бүлмәсенә футбол тубы кебек бәреп керде. Рөхсәт сорау, исәнләшү, тәртип, хәтер саклау-мазар юк. Тулган ай кебек түгәрәк йөзе әле генә буялган авыл миченнән дә аграк, юан ирене аска салынып төшкән, күзләрендә — ташып чыгарга әзер курку, каушау.
— Разия Әбүзәровна, беттек, хараплар булдык... — диде ул, дулкынлануыннан буыла-буыла.
— Нәрсә булды, Кәримә апа? Аңлатыбрак сөйләгезче!
— Беттек, күкләргә очтык!
— Тынычланыгыз! Без кая очыйк ди. Тузга язмаганны.
— Какой монда тынычлану. Яндык...
— Җитте, кешечә аңлатып бирегез, — диде мәктәп хуҗасы, вахтёр апаның сүзеннән бигрәк чыраеннан шөлли калып. Адәм баласы тиктомалга Шүрәле кытыклагандай калтыранмас.
— Апаем, хәзер генә берәү тилифуннан әйтте. Бүген кичке унда мәктәбегез шартлап күккә очачак, диде. Бомба белән.
— Бомба белән? Аны кем салган, кая куйган? Тавышы кемнеке? Ир-атмы, хатын-кызмы?
— Ник алдым тилифунны, чәрелдәп утырсын иде шунда, бәдбәхет.
— Нинди тавыш, дим бит!
— Ирләрнеке иде бугай. Әйе, бугазыннан гырлап чыга.
— Кем икәнен таныдыгызмы?
— Юк, сразы ташлады тилифунны.
Кәримә апа чыгып та йөгерде. Аның зиһененә иңгән бер хәбәр дә тышка бәреп чыкмыйча калмый. Тиз тарала.
Курку кырмыска оясына кертер, дигән борынгылар. Директор тәгаен бер карарга килгәнче, мәктәп халкы үзенең бүген кичен шартлап һавага очачагыннан хәбәрдар иде инде. Тычкан артыннан уктай ыргылган мәче төсле, һәркем үзенең эш урынына атылды. Бомба аның өстәлендә, методик әсбаплар артында, мастерскойда, кием шкафында, спортзал матасы астында ятарга тиеш иде...
Мондый матавык хәлгә яшь, чибәр директорның көндәлегендә урын юк иде. Гәүдәсе, башы хыял белән тулы. Кичен яраткан кешесе белән очрашырга вәгъдәсе бар, шуңар да эш вакытын үткәрә алмыйча интегеп утыра иде. һәр сәгате бер гомер диярсең.
Без балачакта укытучы халкын артык рухилаштырып, илаһилаштырып, аны гадәти тормыш ләззәтләреннән мәхрүм итәргә тырышабыз. Аңа бәдрәфкә керергә ярамый, кыска итәк килешми, авыз тутырып иснәү бизәми. Ярамый... яхшы түгел... Чынында укытучыга да күз нурын бетереп дәфтәр тикшерү, начар укучының әти- әнисе белән әчешле булу, тонык һәм бертөсле педҗыелышта утыру гына җитми. Ул да заманасына карап эшен эшли. Яшьлек ике бирелми, хәтта укытучы затка да. Нәкъ гадиләр кебек, аның да сөясе-сөеләсе, табигатьнең, яратканының назлы кочагында иркәләнәсе килә. Ә бүген әнә мәктәп хуҗасының ничә көн элек расланган ният-хыялы бәллүр савыттай чәлпәрәмә килеп ята.
Шул арада линейка кебек озынча тар бүлмәгә куркынышкан, әсәренгән укытучылар, кызык яратучы хезмәткәрләр тула башлады, һәркайсы чүл гарәбе кебек дөм кара, түгәрәк башлы бомбаны, аның өч катлы кирпеч мәктәпне үзе белән алып һавага очуын күз алдына китерә. Нәкъ Голливуд киносындагы шикелле.
Әйе, зур калаларда телефон чыбыгы аша теге яки бу бинага янаган куркыныч турында хәбәрләр ишетелеп тора. Күбесе явыз шаяру булып чыга. Үзеңә килеп кагылмыйча, бу халәтнең ничаклы җайсыз, ипсез икәнен, күпләрнең язмышына ахырзаман күсәгедәй янавын күз алдына китерә алмыйсың.
Телефон аңа туры килгән булса, Әбүзәр кызы хәбәрне үзендә генә калдырыр иде, бәлки, һәрхәлдә, укучыларны, хезмәткәрләрне ипләп кенә, башка сылтау-елтау белән өйләренә таратып, тиешле урыннар белән тыныч кына киңәшер иде. Мәкер нәкъ кешесенә, бер хәбәрне, теләсә нинди серне үзендә калдыра алмый торган тел бистәсе Кәримә апага килеп төртелгән шул. Койрыксыз көймә төсле.
— Ягез, иптәшләр, ни кылабыз? — диде директор җыелган халыкка.
— Милициягә хәбәр итәргә!
— Роно белән киңәшергә.
— Участковыйны чакырырга!
— Бергәләп эзләргә! Бомбаны урамга чыгарып ташларга!
— Президентка телеграмма сугарга!
Тәкъдимнәр, теләкләр, фикерләр — кызган, майсыз табага төшкән борчаклардай сикерештеләр.
Борын өстендәге кечтеки миңен бармагы белән сыйпап, директор уйга калды. Болай да җыйнак битнең яртысын биләгән маңгае ныграк ачылган, зур зәңгәр күзләргә шөбһә, билгесезлек рухы иңгән. «Иске мәдрәсәбезнең инкыйразы шушы микәнни инде? Кайсы өметсезенә ошамадык та, нинди гөнаһларыбыз өчен түлисе сәдакабыз бар икән? Бина шартласа, бәлки, яңасын тизрәк төзерләр. Юк, барыбер яшәсен, күнегелгән, ничәмә-ничә буынны тәрбияләгән әбекәебез».
Шул арада бүлмәгә бик җитди, җаваплы кыяфәт белән участок полицейские килеп керде. Басынкы гәүдәле, тулы битле, кырык яшьләрендәге ир мәсьәләне коры тотты. Бүлмәдә директор белән Кәримә апаны гына калдырып, эшкә кереште:
—Бомба эзләү минем эш түгел, шул шөгыль өчен хезмәт хакы алучылар бар. Хәзер без протокол төзүгә керешәбез.
Папкасын тезенә куеп, Кәримә апаны сораулар белән чорный, допрос ала, теркәмә тутыра башлады: «Ни өчен ул трубканы алган, нинди тавыш ишеткән, яшьме, картмы, ир-атмы, хатын-кызмы, исерек түгелме, тәмәке тарткан кешегә охшаганмы, ачулымы, үпкәчелме, сөйләшүне ул бүлдеме, әллә трубканы үзең ташладыңмы, шартлауның сәгатен бутамадыңмы, иртәрәк йә соңрак түгелме һ. б.».
Кәримә апа, каушый-каушый, бутала-ялгыша, бу чукынчык дөньяда ник шулай озын-озак яшәвенә үкенә-сыктый җавап тотып утыра. Вилаять хуҗасы тиешле кәгазьләргә кул куйдырды да, честь биреп, эре генә чыгып та китте.
Ул да түгел мәктәп йорты янына бәләкәй автобус килеп туктады, автоматлар белән коралланган сигез әзмәвердәй ир кечтеки бүлмәгә тулып, көпшәләрне Разия ханым ягына төбәп, әмер көтеп үрә каттылар.
Командир хуҗабикәгә үзләренең вәкаләт вә бурычларын аңлатып бирде:
—Безнең максат бинаны, йортны кешеләрдән, хайваннардан арындыру.
— Соң, мәктәп эчендә берәү дә калмады.
— Үзебез тикшерербез. Без беркемгә дә ышанмыйбыз!
—Шартлаткычны эзләргә килмәдегезмени сез? — дип сорый алды сигез автомат игътибарында үзен бик бәхетле сизмәгән ефәк чәчле хатын.
—Мина, бомба, дары кебек нәрсәләрне барлау безнең максатка керми, — дип, бер дә иренмичә аңлатты командирлары. — Ул дошманнарны эзләү, табу һәм юкка чыгару буенча махсус хәрби, мөстәкыйль оешма бар. Өйрәтелгән этләр дә алар карамагында.
—Мәктәптә миннән башка адәми зат юк. Тараканнар, тычканнар булырга мөмкин... Әмма...
—Нәрсә «әмма»? — дип бүлдерде аны сагая калган командир.
— Мин алар өчен җаваплы түгел.
—Без берәүгә дә ышанмыйбыз! һәрнәрсәне үзебез тикшерәбез, капшыйбыз. Отряд! Алга! Өченче каттан башлап аска төшәбез, йортны камап, тарап чыгабыз!
Ыржыктай таза, сабан төрәнен кара җир өстеннән сөйрәп йөрергә лаеклы егетләр кирпеч бинаны салам кибәнендә энә эзләгән кебек тикшереп чыктылар.
Бернинди җан иясе табылмады. Командирлары бәләкәй өстәл кырыена утырып, беркетмә язып, директордан кул куйдырганда, сигез корылган мылтык янәдән яшь хатынны мушкада тотты.
Бу мәрхәмәтлеләре бүлмәдән чыгып та өлгермәде, кабинетка ала-кола сыер тиресенә охшаган киемле, беретларына, җилкәләренә серле тамгалар таккан алты хәрби бәреп керде. Шундый ук таза гәүдәле, мәһабәт сынлы булсалар да, болары өлкәнрәк һәм җитдирәк күренә. Кулларында — катлаулы тикшерү җайланмалары. Мина эзләүче отряд икән бу хикмәтлеләре.
Шулчаклы «ярдәмчеләрдән» арый башлаган, яраткан кешесе белән очрашуның өзелүенә гарьләнгән хуҗа ханым:
— Сез нинди оешмадан? — дип, белешмә алуны кирәк тапты.
— Без — мина эзләүчеләр. Профессионаллар.
— Ә этегез кая?
Хәрбиләр сүзгә саран, наданнарга мәрхәмәтле халык түгел, дигән идек. Өлкәннәре тәфсилләп бирде:
— Сездән чакыру алгач, бомба эзләргә өйрәтелгән этебезне урамга алып чыктык. Аны бит операциягә әзерлисе, күнектерәсе. Шунда аңа бер урам эте килеп каныкты да борынын тешләп алды. Шаулап кан китте. Дөрес, ветврач канны туктатты. Тик этебез сиземлеген югалткан булып чыкты. — Шунда ук ханымны тынычландыруны кирәк санап: — Борчылмагыз! Минем бөркетләр янында теләсә нинди овчаркаң бер якта торсын. Бәхетегездер әле. Өйрәтелгән этне бер чакыру миллион ярымга төшә. Ә безнең алтыбызга бер эт бәясен түлисе. Акча күчерүгә ризалык кәгазенә кул куегыз да, без эшкә керешик.
—Мин... — дип тотлыга калды хуҗа ханым, — сезне чакырмадым. Түләргә акчабыз да юк.
— Сезнең шәхси мөрәҗәгатегез мәҗбүри түгел. Берничә миллион жәлләп, мәктәпсез каласыгыз киләме? Бу оятсызлык булыр иде. Учтите, соңыннан бөтен җаваплылык сезнең өскә төшәчәк... Менә шунда салыгыз кул тамгагызны. Вәт шулай! Хәзер без эшкә керешәбез. Алга!
Миначылар чыгып китәргә өлгермәде, бүлмәне иңе-буе бер диярлек гәүдәле, хәрби киемле, өлкән яшьтәге абзый бәхетле итте. Башында — чәче, җилкәсендә погоннары гына юк.
—Стоп! Мин ГОдан вәкил. Подполковник Чубейко. Операция минем өскә йөкләтелде. Барыгыз да миңа буйсынасыз!
Хуҗа хатын соңгы тапкыр бүләк сәгатенә күз салды. Вакыт аның файдасына эшләми. Көтә алмас инде кадерлесе шул гомер.
Яшьлегеннән оялып, олырак күренергә тырышып, ике размерга зуррак кырыс костюм киясе дә калмаган икән, көтелмәгән гарасат күз төпләренә кара ураклар төшергән. Йөзе җитди.
Ишәк картайса, кәрван башы булыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Хакимлек тулысы белән гражданлык сагы вәкиленә күчте. Фирка җитәкчеләренең берсе — Ленин бабабыз — «властьны бирмиләр — аны алалар» дигән. Хак булган икән.
- Шәһәр хуҗаларын да чакырдым. Хәл-әхвәл белән үзем таныштырырмын.
Чыннан да, озак та үтми ярдәмчеләре, куштаннары белән шәһәр мәгариф бүлегеннән, хакимияттән берничә җаваплы кеше, күзәтүчеләр һәм хәтта матбугаттан вәкилләр килеп төште. Бинаның беренче каты умарта күчедәй гөжләп торды.
Мәгариф вә мәгърифәт әһелләре, журналист халкын бер дә хупламыйча, эшләренә аяк чалу ягын карадылар.
Үзен биредә иң олы һәм җаваплы кеше дип игълан иткән Чубейко тирәннән күтәрелгән калын тавыш белән уку-укытуга мөнәсәбәте булган кешеләрне тәрбияли башлады:
—Кем куйган дисез ул бомбаны? Әлбәттә, сездә укыган һәм гарип тәрбия алган кеше булыр ул. Хәзер белем эстәп ятучы укучыгыз булмаса әле.
Җаваплы кеше тупны мәгариф капкасына үткәрмәү ягын кайгыртты.
— Сезнең фараз суга сәнәк белән язудан башка нәрсә түгел. Бөтенләй тәрбиясез дип тә булмый ул сволочьны...
— Ник шулай дип уйлыйсыз?
— Телефоннан кисәткән бит әле.
Чубейко, бу төзәтмәне колакка эленгән токмач рәтенә дә алмыйча, күкрәвен дәвам итте:
—Җәмгыятьнең артта калуы, һәртөрле хулиганнар мәктәпкә бәйле. Начар эшлисез!
—Мәктәп — бала белән гаилә арасында арадашчы һәм белем бирүче генә. Без сабыйларны ташлап гаип булган атаны да, җенси тотнаксыз ананы да алыштыра алмыйбыз. Тиеш тә түгел. Үз максатыбыз бар.
Бәхәс кызганнан-кыза барды. Бәхетле матбугат әһелләре җиң сызганып эшкә кереште, яза, сыза, төшерә башлады.
Өстәл почмагына кереп поскан директор инде бөтенләй башка уй белән сәгатенә күз салды. Мәктәп бинасының йөз егерме минутлык гомере калып бара икән.
— Иптәшләр, эшкә керешергә вакыт түгелме икән?
Борчулы тавыш һәммәсен сискәндереп, уятып җибәрде. Чубейко дилбегәне кулыннан ычкындырмау ягын кайгыртты:
—Бинаны бушатыгыз! Ике йөз метрга читкә китеп басыгыз! Бүлмәдә директор белән икәү генә калабыз.
—- Минёрлар, эшне өченче каттан башлап, аска таба төшегез. Ашыгыгыз, вакыт кыса.
Вәли — үз эшенә, Гали үз шөгыленә кереште. Халык таралышты. Разия Әбүзәр кызы чакырылмаган кунагы ягына күз салганда, Чубейко иптәш, рәхәт йокыга чумып, икенче аланны чыгып бара иде инде. Өч урындыкны бер итеп утырган, бите муенга төшкән. Нинди генә авазлар чыкмый. Тавыш, бавырдан күтәрелеп, тамак «флейталар»ын хәрәкәткә китереп, әллә нинди төс-рәвешләргә керә. «Гырылдап күрсәтәләр безнең хәрбиләр», — дип уйлап алды ханым.
Песи төсле йомшак басып, Разия бүлмәсеннән чыгып китте. Шартлаткыч эзләүче кыюлар, капшана-капшана беренче катка җитеп, соңгы бүлмәләрне тикшереп ятмыш иделәр. Өчесе, үрмәләп диярлек, хатын-кыз бәдрәфенә кереп китте. Озакламый аннан атаклы радио дикторы Левитанныкы төсле көчле, безнекеләр немецлардан Киевны азат иткәннән соң яңгыраган кеби сөенечле тавыш килде:
— Ура, таптык!
Командир дигәннәре вакыйга агышын үз кулына алуны кирәк тапты:
— Барыгыз да урында каласыз! Бомбаны үзем алам.
Явыз шартлаткыч бәдрәфнең арткы почмагына, өстән кипкән олы торба артына яшерелгән булып чыкты. Гадәти чиләктән биегрәк, таррак икән үзе.
Командир маңгаен салкын тирдән җиңе белән азат итте дә, батыр үләр, даны калыр, дип, очына тимер ыргак урнаштырылган колга белән күпме кешене эштән аерган, шөбһәгә төшергән «каһәр» ягына шуышты, башкалар арт белән ишеккә чигенде. Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган ГО вәкиле битараф йокы йомгагын сүтүен дәвам итте.
Кыю сапёр, Ходай Тәгалә биргән бердәнбер тормышын куркыныч астына куеп, бомба белән бил алышуны башлап җибәрде. Тегесе бирешергә теләмәде, көч кулланырга мәҗбүр итте.
Өреп тутырылган шар кебек мускулларын киереп ныграк тарткач, бомба дигән мәхлугыбыз командир ягына авышты һәм, бәйләнүгә түзә алмыйча, тәкате корып, язмышына ризалашкан хатын-кыздай, кызыл вак плитә җәелгән идәнгә шап итеп егылды. Командир, багорын ташлап, маймыл җитезлеге белән читкә сикерде. Бомба бугазыннан идәнгә елан агуы кебек яшел сыекча агылды. Бу үтә тәҗрибәле белгечләргә дә таныш булмаган, яңалыгы белән коточкыч куркыныч матдә иде. Хәзер, чакмадан ут алынып, сыекчага күчеп, йоклап яткан шартлаткыч уянып, афәт чыгарачак.
Командир, колгасын идәнгә атып, бу юлы инде пантерадай сыгылмалы гәүдәсен ачык ишектән коридорга ташлады:
— Чигенегез! Урамга чыгыгыз!
Мәктәп яны ташландык өй кебек бушап калды. Үзбәк пыяласыдай йомры тезенең яртысын гына каплаган итәген аска тарткалап, чибәр ханым гына урынында калды. Ул мәсьәләнең асылына төшенгән иде инде. Курка-курка, оста биючеләрдәй баш бармак очына гына басып, мәктәпкә керә башлаган коткаручылар ягына борылды:
— Курыкмагыз! Идәнгә буяу гына түгелде.
Йөзендә гаепле елмаю. Барысына да капылт күңелсез булып китте. Үзләрен базарда алданган, кәртәдә оттырган кешедәй хис иттеләр. Лутче булсын иде ул бомбасы. Лутче шартласын иде.
Шул арада мәктәпкә, хуҗаларча шап-шоп атлап, участковый килеп керде. Папкасын тәрәзә төбенә урнаштырып, урлап, яшереп куелган буяу шәрәфләренә беркетмә тутыруга кереште. Табылачак бурга сораулар бихисап иде.
Шик завхоз вазифаларын да башкаручы Кәримә апага төште. Мөгез эзләп, колагыннан коры калу ихтималы булган карчык артыннан кеше җибәрделәр.
Директор бүлмәсенә төшеп, иң җаваплы иптәшне татлы йокысыннан уятып, өйләргә таралышасы гына калды. Разиянең бүләк сәгате төнге уникене сүтә башлаган иде инде.