СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Якут халык әкияте “Бабай, әти һәм онык”
Яшәгән ди бер агай. Булган ди аның карт атасы белән бәләкәй улы. Боларның авылында кеше картаеп, эшкә ярамый башлауга, аны тайгага ерткыч җанварлар арасына илтеп ташлыйлар икән. Ул «әрәмтамакларны» нигә асрап ятарга, янәсе...
Менә бу агайга да карт әтисен урманга илтер чак җиткән. Агай атын җиккән дә, чана төбенә кабык җәеп, шунда әтисен чыгарып утырткан. Болар кузгалырга гына торганда, баскыч төбенә малайлары чыккан да: «Мине дә алыгыз, мин дә барам!» — дип такмакларга тотынган. Нишләсеннәр, чанага малайны да утыртканнар.
Урманга килеп җитүгә, агай атны кырт кына бер якка борган. Чана авышып, бабай кабык белән бергә кар өстенә шуып төшкән. Агай атын кайтыр якка каратып, дилбегәсен кагып куйган. Шулчак малай әтисенең җиңенә ябышкан. «Тукта, әти!» — дигән ул. «Нәрсә булды? Ни кирәк?» — дигән тегесе. «Нигә кабыкны калдырасың? Кабыкны алыйк!» — дип еларга тотынган малай. «Нигә кирәк сиңа ул кабык?» — дигән әтисе. «Ә үзең картайгач, мин сине урманга нәрсәгә утыртып барырмын?» — дип, әтисенә тутырып караган малай.
Шулчак агай уйга калган. Аннан, кире борылып, әтисен чанага күтәреп салган да өйгә алып кайткан. Менә шул көннән башлап бу авылда картларны урманга илтми башлаганнар, ди.
2023-12-20 15:08