СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Дания Гайнетдинова "Елан каргышы"

Наил бик яшьли ятим калды. Касыйм бабасы белән Җәмилә әбисе тәрбиясендә үсә ул. Тәртипле, итагатьле һәм бик гә акыллы малай үзе. Алты яше тулуга, беренче сыйныфка алдылар аны.
Ата-ана назыннан мәхрүм булгангамы, Наил кош-корт, җәнлек, хайваннар өчен җанын бирергә әзер. Малайның беркемгә дә ачмаган сере, дөресрәге, яшерен мәхәббәте дә бар әле. Сабыйларга хас эчкерсез мәхәббәте. Төннәрен йоклаганда да төшендә күрә ул аны. Кайчан танышты соң әле Наил аның белән? Әйе, әйе, аңа ул чагында дүрт яшьләр чамасы булгандыр. Әнисе үлгән ел иде. Әтисенең дөнья куйганын исә бөтенләй хәтерләми Наил. Ә менә әнисе белән мәңгегә аерылуын гомергә дә онытмас. «Әнием, ач инде күзләреңне», — дип өзгәләнә-өзгәләнә елаганы һич кенә дә күз алдыннан китми. Аннан соң ничәмә-ничә тапкырлар зиратка барып, кабер өстендә әнисенә ялваруларын, әби-бабасына әйтмичә, бакча башындагы печәнлектә йоклап калган чакларын ничек итеп онытсын?! Әйе, шул чагында теге тузбашны очратмаган булса, ни эшләр иде икән хәзер? Үзе дә сагыштан саргаеп үләр иде, мөгаен.
Шулай беркөнне, зираттан елый-елый кайтып килгәндә, аның күңеленнән өйгә кайтмау уе чалынып үтте. Өйдәге һәрнәрсә аңа әнисе юклыгын хәтерләтә, ятимлек ачысын көчәйтә. «Инде эңгер дә төшкән, ятам да йоклыйм шушы эскерттә» дип уйлап куйды ул һәм былтыргы печән өстенә килеп тә ауды. Үзен ятим иткән язмышка үпкәсе, ачы нәфрәте бар иде аның. Нәкъ әнисен җирләгәндәге кебек, бу кичне дә Наил әрнеп өзгәләнде, үкси-үкси елады һәм, үзе дә сизмәстән, яткан җиреннән оеп йокыга талды.
Малай таң беленә башлаганда уянып китте. Кинәт куркуыннан өнсез калды. Бер мәлгә йөрәге туктагандай булды. Күкрәгендә тузбаш елан сыенып ята. Ул аны өстеннән йолкып алып ташларга уйлады. Тик елан шулкадәр назланып ята иде ки, гүя әнисе куенына чумган сабый. Наил еланга әкрен генә бармаклары белән тиеп алды. Ә тегесе, аның саен иркәләнәсе килгән сабыйдай, койрыгы белән аның кул артына кагылып-кагылып алды.
Еланның бу хәрәкәте Наилгә дә ошады. Ул аны башыннан койрыгына кадәр сыйпап алды. Алар шулай күпме иркәләнгән булырлар иде икән, бу рәхәтлекне малайның әбисе бозды. Ул абзар артына чыккан булган һәм, шунда оныгын күреп: «Наил, балакаем, син исән-сау икәнсең», — дип елый- елый, ашыгып-кабаланып, аңа таба килә башлаган. Малай тиз генә еланны күкрәгеннән сыпырып төшерде. Әбисе күрсә, мөгаен, коты очар иде. Әнә шул көннән башланып китте аларның дуслыгы. Ничектер малайның тормышында бер мавыгу барлыкка килде.
Наил аз сүзле, бик тырыш малай. Буш вакытларында карусыз гына әби-бабасына булыша, бик тырышып дәресләрен хәзерли, мәктәптән яхшы билгеләр генә алып кайта.
Әбисе әзерләгән ризыгын кача-поса гына тузбаш белән бүлешә торган булып китте малай. Тегесе дә дустының килгәнен көтеп кенә тора. Бигрәк гә сөтне яратып эчә тузбаш. Ашап туйгач, рәхәтләнеп ял итәләр. Нәни җан иясе Наилнең күкрәгенә сузылып ята да, койрыгын боргалый-боргалый, назлана иркәләнә. Җәмилә әби оныгының үзләре белән утырып ашамавын, аның каядыр чыгып югалып торуына борчыла ук башлады. Шул хакта карты Касыймга да әйткәләде. «Баланы күзәткәләп йөре, ул-бу булып куймагае», — дип, һәрдаим исенә төшереп торды. Карчыгының борчылуы урынлы иде. Көннәрдән бер көнне өйлә ашыннан соң Касыйм бабай Наилне эзләп бакча башындагы эскерт янына килгәч, үз күзләренә үзе ышанмас хәлгә юлыкты. Оныгы изрәп йоклый. Ә аның күкрәгендә тузбаш елан сузылып яткан. Касыйм бабай тузбашны кулы белән сыпырып төшерде дә Наилне күтәреп өйгә алып кайтты. Үзе елый, күз яшьләре оныгының битенә тама. Өйгә кереп караватка салганда, малай шунда ук уянды, бабасының елаганын абайлап алды.
— Нигә елыйсың, бабай? — диде ул, берни булмагандай гаҗәпләнеп.
— И, улым, улым, — дип уфтанудан гайре Касыйм бабасы оныгына берни дә әйтә алмады.
Көннәр шулай үтә торды. Тузбаш белән Наилнең дуслыгы ныгыганнан-ныгый барды. Җәмилә әби генә Касыйм бабайны адым саен игәүләп торды. Ничек кенә булса да, сагалап торып, тузбашны юк итәргә үгетләде. Шуңа күрә Касыйм бабай оныгы берәр эш белән мәшгуль булган вакытны көтеп кенә тора да еланны ауларга китә. Шулай шактый йөрергә туры килде аңа һәм бабасы көннәрдән бер көнне үз теләгенә иреште дә. Дустының аш тәлинкәсенә салынган сөткә ымсынып чыккан иде шул тузбаш, Касыйм бабай шундук аның башын көрәк белән чабып та өзде. Ирексездән, мәҗбүри эшләнде бу эш. Җәмилә карчыгы көн дә тәкрарлап тормаса, ул бу вәхшилекне һич кенә дә эшли алмас иде югыйсә.
Йортта тынычлыкның югалуы нәкъ менә шул көннән башланды да инде. Наил көннән-көн ябыга, сула барды. Еш кына аңын югалтып егыла, зиһене чуала. Мәктәптә өйгә биргән эшләрен дә эшли алмас дәрәҗәгә җитте. Баланың бу халәтенә укытучы да игътибар итте. Көнаралаш Касыйм бабайларның бусагасын таптады ул. Наилнең мондый хәлгә төшүендә әбисе белән бабасы сәбәпче булуына шнге юк иде аның. «Нинди акыллы, тәүфыйклы бала иде, баланы харап итәсез», — дип, аның саен картларның күңеленә җәрәхәт ясап торды. Эх, белсә иде ул эшнең нәрсәдә икәнен... Юк шул... Тәрбия җитми, имеш. Хикмәт анда гына булса... Карт белән карчыкның да төннәре йокысыз үтә. Бердәнбер оныкларының әкренләп котылгысыз упкынга төшүенә, аны шушы үлем сукмагына кертүләренә бары тик Җәмилә әби гаепле иде шул. Үз гомерендә чебен дә үтермәгән Касыйм бабай үз ихтыяры белән шул эшне эшләр идемени? Юк, әлбәттә. Эш узгач, үкенүдән ни файда соң?
Юкса Әфганстанда хезмәт итеп кайткан күрше егетенең елый-елый сөйләгәннәре һаман күңелен тырнап ала иде түгелме соң?!
— Касыйм бабай, башымнан узган бер хәлне сөйлим әле үзеңә, — дип башлаган иде егет сүзне. — Мин бала чактан тауларны ярата идем. Күңел төшкән вакытларда тау түбәсенә менәм дә зәңгәр күккә ашкынам, үземне башка дөньяда кебек хис итәм. Хәтта Әфганстанның шомлы-дәһшәте тауларга булган мәхәббәтемне сүндерә алмады. Тауларга гашыйклыгым минем армия хезмәтемне мәгънәле, серле, маҗаралы итте. Әз генә буш вакытым булуга, тауга йөгерәм, куаклары белән серләшәм, хозурланам. Беркөнне шулай хисләргә чумып утырганда, үлән кыштырдаган тавышка сискәнеп киттем. Карасам, миңа таба боргалана-боргалана елан шуышып килә. Кыймылдамыйча, суламыйча утыра бирәм. Ә елан һаман якыная, минем аяк очларыма җиткәч кенә хәрәкәтсез калды. Хәзер нишләр икән бу, дип сынагандай миңа карап торды-торды да янә шуышып күздән югалды. Шуннан соң тауга кайчан гына менсәм дә, еланым, мине генә көтеп торгандай, хәзер шуышып килеп җитә торган булды. Шулай дуслашып киттек...
Беркөнне командир: «Менә илләрегезгә кайтыр вакыт та җитте, ул-бу хәл килеп чыкмаса, берничә көннән кузгалабыз да», — диде. Без үз колакларыбызга үзебез ышанмадык. Бу ут өермәсеннән исән-сау котылу турындагы хыялларыбыз онытылып бара иде кебек. Икенче көнне юлга чыгарга әзерләнеп беткәч, еланым белән хушлашырга дип, тауга менеп киттем. Йөрдем-йөрдем дә бер агач төбенә утырдым. Таулардагы дустымның күренмәвенә борчыла ук башладым. Аның белән саубуллашмыйча ничек итеп китеп барырсың, соңгы көнне генә хыянәт итә күрмәсен инде, дим. Юк, әнә ничек җитез шуыша! Килеп җитеп билләремә үк уралды. Мин аның мондый чагын күреп гаҗәпкә калдым. Әллә сизенәме, җибәрәсе килми мәллә, еланлыгын итәргә чамаламыйдыр бит? Мин җансыз хәлдә күпме утырганмындыр, хәтерләмим. Эчтән генә әти-әнием, сөйгән кызым белән бәхилләшеп тә алдым. Еланыма: «Син, дускай, мине иптәшләремнән калдырма инде, зинһар!» — дим. Болай бер хәрәкәтсез ятуын күргәч аптырадым. Җылыдан йокыга талгандыр, койрык очын гына булса да кыймылдатыр иде юкса. Йокысы туйганчы йокласа, рәхмәтеннән ташламас әле, дим. Шулай тораташ булып күпме утырганмындыр, миңа ул бөтен бер гомер булып тоелды. Еланым койрыгын селкетеп куйды да ничек шуышып менсә, шулай төшеп китеп, куаклык арасына кереп югалды.
Еланымның ничек итеп мине кызык итүен егетләргә кайтып сөйлим әле дип палаткага йөгердем. Әлсерәп, палаткага килеп керсәм, өнсез калдым. Иптәшләремнең бөтенесенең дә башы чабылган, һушсыз ауганнан соң, елап, ыңгырашып күпме ятканмындыр... «Юлга җыеныгыз!» — дигән тавышка аңыма килдем...
Касыйм бабай, елан — изге җан, мине үлемнән йолып калды бит ул!..
Наил көн саен әллә ничәшәр тапкыр эскерткә барып тузбашны эзли. Әле ул бабасының еланны үтерүен белми иде. Бары тик аның, юклыгына гына ямансулый. Ул үзенең хәлсезләнә баруының сәбәбен аңламый. Аны өлкәннәр дә белми. Әнә ич, нинди генә табибларга күрсәтеп карамадылар үзен. Бар җире дә сау-сәламәт кебек. Ә нилектән сула, кибә соң ул? һәлакәткә илткән сәбәп нидә?
Моны бары тик Җәмилә әби генә белә иде бугай, һәрхәлдә, ул Касыйм бабайның тузбашны чабып өзгәннең икенче көнендә күргән төшен шушыңа юрады. Өндәге кебек иде бит ул төш. Тузбаш, Җәмилә әбинең аякларына уралып, үзен бәладән коткаруын ялварып сорый, имеш. Адәмчә ялвара. Җәмилә әби аны аяклары белән тибеп очырды. Елан сикерә- сикерә елый, ул аңа кулындагы таягы белән суга да суга. Елан шунда, утлы өермә булып, аның Наилен дә күккә алып менеп китте. Шулай куркып уянган нде ул төнне Җәмилә әби. Менә төш диген инде син аны! Шул елан каргышы төште бугай аларга, елан каргышы!..
Җәмилә әбисе инде тәмам хәлсезләнеп беткән оныгы янында сүзсез генә елый бирә. Ә Наил инде беркемне дә күрми, аның бу дөнья белән алыш-биреше өзелә бара. Ни эшләмәк кирәк соң?
Бала, төшләнеп-саташып, күкрәгендәге тузбашны эзли. Ул аны күкрәгендә тоя да иде бугай. Әнә ич, сыйпап та куя әле. Шундый вакытларда ирен читләрендә генә булса да яшәү чаткысы, елмаюга охшаш хәрәкәт сизелеп куя. Ләкин болар барысы да томан аша гына шул.
Әйе, үзенең ачы хәсрәтләре белән көннәр шулай уза тора. Менә Наилне җирләгәннән соң да җәйләр белән кышлар никадәр алмашынып торды. Касыйм бабай белән Җәмилә әбиләр йортына моннан соң беркайчан да күңел тынычлыгы, җан җылысы кермәде. Әнә ич, әле дә булса теге тузбаш Җәмилә әби төшенә кереп, аның җанын җәрәхәтләп, һәр көн исенә төшереп тора. Елан каргышының елан агуыннан да зәһәррәк икәнлегенә Җәмилә әби бик соң төшенде шул...
2025-10-06 08:38