СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдулла Тукай "Һәрнәрсәнең үз урыны бар"

Габдулла, йокысыннан уянды исә, үзенең кием-салымын аннан-моннан эзләргә тотына.
Аның бер читеге урындык астында, икенче сыңары өстәл астында ята. Бүреге карават астында ауный, кәләпүше бүлмәдә үк юк.
Габдулла һәр иртә белән шул баш, аяк киемнәрен эзләп маташа да һәр көн сабакка соңга калып килә.