СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Индонезия халыклары әкияте "Күгәрчен белән кырмыска"

Эссе көнне сусынын басарга дип, урман күгәрчене инеш буена су эчәргә төшкән. Караса, агымсуда бер кырмыска бата-чума үлем белән тарткалаша икән.
Күгәрчен, мескен кырмысканы кызганып, суга фикус яфрагы ташлаган. Тик кырмыска аңа үрмәләп менә алмаган, яфрак су белән агып киткән. Күгәрчен томшыгына коры чыбык капкан да инеш суында агып баручы кырмыска артыннан очкан. Шарламага җитәрәк таякны суга ташлаган. Кырмыска үрмәләп менгәч, таякны томшыгына капкан да урманга таба очып киткән.
— Син мине үлемнән коткардың,— дигән кырмыска күгәрченгә.— Мин дә берәр бәладән йолармын әле үзеңне...
— Минем томшык очым кадәр дә юк бит син. Нинди ярдәмең тияр, ничек итеп бәладән коткарырсың икән мине,— дип гөргелдәгән күгәрчен.
Икенче көнне күгәрчен оясында бер хәвефсез, тыныч кына йокымсырап утыра икән. Шулчак аны аучы күреп алган да мылтыгын төзи башлаган. Атып җибәрәм генә дигәндә, кырмыска моның гәүдәсе буйлап үрмәләп менгән дә каты итеп муенын тешләгән. Аучы, авыртудан нишләргә белмичә, кырмыскага сугам дип кизәнгәндә, ялгыш тәтегә баскан. Мылтык тавышын ишеткән күгәрчен, пырхылдап, оясыннан очып киткән.
Күгәрчен үзен бу үлемнән кем коткарганын белмәсә дә, кырмысканың сөенече эченә сыймаган. Чөнки авыр хәлдә калган җан иясен бәладән коткаруның нинди зур бәхет икәнен бик яхшы аңлаган булган инде ул.