СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Айгөл Әхмәтгалиева "Зәңгәр күлмәк"

Хикәянең башы 1 нче бүлектә.

2 нче булек

Казанга укырга керүгә, Заринәне шәһәр тормышы бөтереп алды. Әти-әнисе үзен аерым фатирга урнаштырып китсә дә, бөтен уңайлыклары булса да, кыз газ плитәсе тирәсендә кайнашырга яратмый иде — институттан кайтышлый юл өстендәге кафеларда тукланудан да кулайракны тапмады. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, «Ял паркы» дигән тукталышта төшүгә, урам чатында җыйнак кына кафе бар икән, кыз шунда «ияләште». Кеше әллә ни күп түгел, ярым караңгы кечкенә генә залда чиста, матур; ничә керсәң, шансон музыкасы уйнап тора. Иң мөһиме — ул яратып өлгергән гөмбәле пиццадан һәм бәрәңге шәңгәсеннән өзелмиләр. Кыз балага күп кирәкме — Заринә берәр салат, кофе, пицца ала да инде үзенеке итеп үзләштергән ике кешелек кырый өстәлгә барып урнаша.
Беркөнне кайнар бәрәңге шәңгәсенә карап, авылны, әти-әнисен искә төшерүдән күңеле тулып, сумкасындагы кулъяулыкка үрелгән иде, каршысына кара кашлы, җәенкерәк сөйкемле йөзле, кысынкы кара күзле, егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге ир-егет рөхсәт-мазар сорамый гына килеп тә утырды.
— Кем елатты безнең сылуны? — диде ул, күптәнге танышына эндәшкәндәй үз итеп.
Заринә башта аптырап китте. Аннан, елмаерга тырышып:
— Юк ла, әллә нәрсә, чүп эләктеме шунда... — дип, күз төбен сыпырып алды.
—Гафу итәрсез, бүген сез яраткан гөмбәле пицца булмады. Ышанасызмы, бөтен Казанда шампиньон калмаган!
Заринә янә сәерсенеп калды. Бу ир-егетнең аны кем беләндер бутавы булдымы, танышырга сәбәп эзләвеме, һәрхәлдә, кыз аны беренче тапкыр күрә иде. Ул арада ир заты официант кызларның берсенә нидер ымлады. Күп тә үтмәде, өстәлгә үтә күренмәле графин белән кызыл төстәге әллә сок, әллә вино, нәзек билле ике бокал китереп куйдылар. Бераздан яшел салат яфрагы, лимон, помидор телемнәре белән бизәп, икесе алдына да төелгән бәрәңге һәм алтынсу төскә кертеп кыздырылган тавык боты чыгарып утырттылар. Заринә сүзсез сорау белән каршысындагы иргә күтәрелеп карады да, эчелмәгән кофесын алып, башка өстәлгә күчәргә уйлады.
Йә инде, Заринә, утырып аша. Куркыткан булсам, мин китеп торам. — Шулай дисә дә, ир урындыктан кузгалмады, киресенчә, аның аркасына терәлебрәк утырды.
Үзенә исеме белән дәшүдән кыз бөтенләй аптырады:
—Карагыз әле...
—Бәхтияр. Бәхтияр абыең булам. Әйдә, суынганчы ашыйк башта. Җитеш, тәти кулларың өйдә бәрәңге әрчи торганга охшамаган... Ә монысын, аппетит ачылырлык кына итеп... — Урыныннан калкынып, Бәхтияр бокалларга төбен күмәрлек кенә итеп вино агызды да берсен кызга сузды.
Бу уенның ни белән дәвам итәсен инде кызыксынып күзәтә башлаган Заринә ихлас көлеп җибәрде:
—Мин аракы эчмим бит!
—Аракы түгел, иң затлы виноларыбызның берсе! Тәмләп кенә кара.
—Вино да эчмим!
—Алайса... — Бәхтияр иреннәренә китергән бокалын кире куеп, кызга сынаулы караш ташлады: — Шампанское китертәм, инде аннан да баш тартсаң...
—Әйтәм бит, мин берни дә эчмим! — Кыз, ачуы чыга башлаганны сиздермәскә тырышып, суынган кофесын тиз-тиз генә йоткалап алды да, ашалмаган шәңгәсенә кызганулы караш ташлап, янә урыныннан торды.
—Заринә... — Бәхтиярнең күзләре ялварулы караш белән аңа төбәлде. — Тынычлап аша да аннан китәрсең.
—Ә сез мине каян беләсез? — Кызыксынучанлык үзенекен итте, кыз кире утырды.
О-о, мин синең турында бик күпне беләм. Каянмы? Алдыңдагы ризыкны ашап бетер дә аннан барысын да ишләшербез.
Заринә авыз суын китереп, кызыктырып торган тавыкка күз салды. Институтта көн буе җылы ашамлык күрмәгән ашказаны тәмле искә алданып сулкылдап куйды. Кыз тәвәккәлләп салфеткага төрелгән чәнечке белән пычакны сүтте дә аларга карап катты. Авылда та вык ботын пычак белән кискәләп ашаган кешеме инде ул? Иң җайлысы — кулыңа аласың да, ирен читләрен майландыра-майландыра, рәхәтләнеп ашыйсың, аннан чишмә суы белән хозурланып бит-кулыңны юасың... Кыз бәрәңге боламыгын чеметеп-чеметеп капкан җиреннән күз кырые белән генә янә тавык ботына карап алды. Ярар, уртасына чәнечке китереп кададың ди, пычак белән кискәли башлагач, шуып китеп, берәрсенең аяк асты ма чәчрәп төшсә? Шуны күзаллаудан ук бит очлары ут капкандай янарга тотынган кыз, авыр сулап, юка итеп киселгән помидор телеменә үрелде.
Бәхтияр исә икеләнеп-нитеп тормады, кыска җиңле ак футболкасыннан тазалыгын, тыгызлыгын күрсәтеп торган беләкләрен өстәл читенә салып, тавык ботын кулына тотып, бернинди тартынусыз кимереп куйды. Өстәлдәге салфеткага бик җентекләп бармакларын сөрткән арада, өстәлгә ике чынаяк чәй, өчпочмаклап ясалган кечкенә генә чәкчәк кисәкләре чыгарып куйдылар.
—Бигрәк нәзексең дип аптыраган идем, ашавың юк икән лә... — Инде бәрәңге тәлинкәсен ялт иттергән Бәхтияр әле дә булса салат яфрагы чәйнәп утырган кызга мәзәк итеп каш сикертте.
—Ит белән бик дус түгел мин, — дип алдарга мәҗбүр булды кыз. «Ашыйсым килә, тик оялам» димәс бит инде.
—Авыл кызы да шулай нәзберек булыр икән.
—Хәзер әйтегез инде — сез мине каян беләсез?
Бу беркатлы сораудан Бәхтияр, кызык тапкандай, кычкырып көлеп җибәрде.
—Әллә син чыннан да Заринә исемлеме? Мин бит болай, кыек атып туры китереп кенә...
Үзен сабый урынына күреп шаяртканга ачуы кабарган кыз сумкасын ачып акча алды да аны өстәл уртасына ыр гытып, ашыга-кабалана ишеккә ташланды.
Тик Бәхтиярнең әрсезлеге дә, үҗәтлеге дә җитәрлек икән — кызны тышкы ишек катында куып та җитте, ике сөйләшергә урын калдырмаслык итеп култыклап та алды.
—Чыгымчы ат кебек икәнсең, әй. Утыр, илтеп куям. Бәхтияр тротуар янында торган, юеш асфальттөсендәге кәттә машинага ымлады.
—Үзем дә кайта алам. Мин бу тирәдә генә торам.
Бу бәйләнчек адәмнең сүзләре, хәрәкәтләре куркыныч тоелмаса да, кыз, анда ниндидер сәерлек күреп, читтәрәк торырга тырышты.
—Беләм, — диде Бәхтияр, аны тагын да ныграк аптырашта калдырып. — Алайса, җәяү генә атлыйбыз... Син минем тозсыз шаяртуыма ачуланма инде, Заринә, Син әле уку билетыңны югалтканыңны да белмисеңдер, әйеме?
Заринә, сумкасының каптырмасын ычкындырып, акча янчыгын тартып чыгарды. Аның эчке кесәсенә студент би летын да, китапханәнең уку залына йөри торган билетын да тыгып куйган иде. Хәзер исә күксел төстәгесе юкка чыккан. Кыз, кашларын дугаландырып, Бәхтиярнең ел маюдан балкыган каратут йөзенә төбәлде.
—Син аны кичә акча түләгәндә төшереп калдырдың,
—Ә сез шуны күргән килеш бер сүз дә эндәш мәдегезме?
—Нигә? Син бит барыбер пицца ашарга керер идең...
—Бүтән эшегез юкмы, минем арттан шпионлык итеп йөрисезме?
—Әйе. — Бәхтияр һич шаяртмыйча шуны раслады. — Мин синең кайда торганыңны да, укыганыңны да, көн саен безнең кафеда бер үк өстәлдә утыруыңны да, шәңгә яратуыңны да белә идем инде, исемең генә сер иде. Җирдән көткәнне Ходай күктән бирде — кызлар билетыңны прәме кулыма тоттырдылар.
—«Безнең кафе»да?
—Аптырама, мин шушы кафеның, гади генә итеп әйтсәк, хуҗасы.
—Кызык... — Заринә төртелеп калды. Йөр син менә, артыңнан разведчик шикелле һәр адымыңны барлап торуларын башыңа да китермичә... — Мине берәр тәҗрибә куяны дип уйладыгызмы әллә?
—Юк. Просто булачак хатынымның кемлеген, ниндилеген, нәрсәләр яратуын алданрак чамаларга тиештер бит инде мин.
—«Булачак хатынымның»? — Кыз башта күзләрен түгәрәкләндереп башын күтәрде, аннан яшьләре тибеп чыкканчы рәхәтләнеп көлде дә кулын ялт кына Бәхтиярнең култыгыннан тартып алды.
— Мин кайтып җиттем.
Сау бул, Заринә! Очрашканга кадәр!
Кыз аның артыннан «очрашкан ди, бүтән ул кафега аяк басасым юк» дип күңеленә катгый карар беркетеп калса да, чәч толымнарын шушы сәер, алчак күңелле Бәхтияр белән бәйләп куясын башына да китерми иде...
Егет аны туры сүзлелеге, әледән-әле төрле маҗаралар уйлап чыгаруы һәм кыз өчен берни кызганмавы белән җәлеп итте. Бу тормыш — берни белән чикләнмәгән, һәр теләгәне алдына килергә күнеккән Заринә өчен иде. Институт бусагасыннан чыгуга машина белән каршы алу лар, әле кафеда, әле ресторанда сыйланулар, кыйммәтле бүләкләр алдында кыз көчсез калды — Яңа ел алдыннан алар Бәхтияр белән ду китереп туй ясадылар. Беренче курста гына укучы кызларының шулай бик иртә гаилә камыты киюен өнәп бетермәсәләр дә, сайлаган кешесенең нәкъ менә алар теләгән даирәдән булуы ата-ананың күңеленә хуш килде. «Кәрим дип тагын башын әйләндерә башлаганчы...»
Мәшәкатьсез мул тормышта барысы да бар һәм... бер ни дә юк иде. Моны аңлау Заринәгә соңрак килде. Кыз күңелендә ул хыялланган мәхәббәт тә, татлы хисләр дә юк иде. Үзе сайлаган тормышның алтын читлек икәнен аңласа да, яшь хатын барысы да үзгәрер, Бәхтиярнең яратуы икесенә дә җитәр дип өметләнде. Тик әлеге өмет кысыр хыял гына булып калды: Заринә күңелендә Кәримнән башкага бөтенләй урын юк иде. Ире күкрәгенә сыенган минутларда хатынның күз алдында шакмаклы зәңгәр күлмәк гәүдәләнде, чәч толымнары Кәримнең сак кына кагылуын көтеп тилмерде. Хатынның җаны да, тәне дә Бәхтиярне үз итә алмады. Ирнең исә, бермәлне ачылып китеп: «Сине безнең кафега керүеңнең беренче көненнән үк күзәтә башладым. Үзең сылу, үзең яшь, бо зылырга өлгермәгәнең йөзеңә чыккан. Минем хатын менә шундый булырга тиеш иде: кулга өйрәтелмәгән яшь тай кебек, кеше кулы тимәгән...» — диюе, пыскып булса да янарга иткән учак өсгенә салкын яңгыр сибәләп үткәндәй, Заринәнең күңелендәге бер тамчы соңгы җылыны да сүндереп ташлады.
Кайчагында, йолкыш кына, өтек кенә күренгән ире янәшәсендә кояш кебек балкыган хатыннарга карап, Заринәнең йөрәге телгәләнде: кемнәрнеңдер күңеле әнә, җан тарткан ярының ямьсез, кыска буйлы, пеләш булуына да карамастан, яратудан ташып тора. Бәлки, аларның Заринә өстендәге тун турында төштә дә хыялланганнары юктыр, аның шикелле, ире бүләк иткән затлы машинага вәкарь белән генә кереп утырганнары да булмагандыр, әмма аларның йөзендә үз-үзләреннән канәгатьлек чагыла. Вьетнам базарыннан алынган өтек курткалы ирнең култыгына сарылган йөкле хатынны гына күр әле: һәр керфегенә, күз карашына, бит очына сибелгән вак-вак тапларга бәхетнең үзе кереп елмая диярсең. Дөньясында бер бәхетле шикелле, йөзендә шулкадәр ихлас сөю балкый...
Институтны тәмамлаганчы кеше арасында, яшьтәшләре тирәсендә көннәр сизелмичәрәк үтсә дә, соңыннан, дипло мын киштәгә кыстырып, өйдә хуҗабикә ролендә генә кал гач, Заринә ни чарадан бичара үзе сайлаган язмыш турын да торган саен ешрак уйлана башлады. Ул бит читлектәге алтын кош, бәллүр вазадагы гөләп чәчәге... Читлек ишеген ачсалар, якын-тирәдә генә очып тирбәлергә хакы булган кош; күз карашы белән генә сокланырга рөхсәт ителгән асыл чәчәк... Бәхтиярнең бизнесы гөрләп бара, шәһәрнең төрле почмагында кафелары ярыйсы табыш китерә — за манадан бер адым алда барырга яраткан ир һәр яңалыкны барысыннан да иртәрәк белеп, тиз арада шуны кулланышка кертеп тә җибәрә. Саранлыгы юк ирнең, Заринәгә кирәген дә, кирәкмәгәнен дә ташып кына тора. Инде аяк басмаган чит илләр дә калмады диярлек — җай чыкса, хатыны белән атна-ун көн булса да ял итеп кайтырга ярата Бәхтияр. Тик менә аның кая да булса эшкә урнашу теләгенә генә теше-тырнагы белән каршы килә.
— Сылуым, бичәм, син матур чәчәк шикелле, мин кайчан гына кайтып керсәм дә, өйдә балкып утырырга тиеш! — Ирнең бу боеручан карарын Заринә хатын-кыз хәйләкәрлеге белән дә, күз яшьләре белән дә үзгәртә алмады.
Менә бүген дә шул хакта сүз кузгатуга, ирнең кырт кына чыгып китүе иде.
Манекенга кигертелгән ирләр күлмәгенә карап, Заринә бөтенләй онытылып киткән икән. Ул, авыр сулап, пыяла ишек аша эчкәрәк үтте. Әгәр шул зәңгәр күлмәкне Бәхтияргә алса? Юк-юк... Иске яраларны тергезеп, Йорәк сызлатыр өченме? Хатынның күз карашы өске киштәгә тезеп куелган ак, яшел, кара, тагын әллә нинди күлмәкләрне барлап чыкты. Җанга ятышлысы берәү генә иде шул...
Карим! Менә бит монда галстук саталар, ак күлмәк тә бар!
Ниндидер хатын-кыз авызыннан үзәкләрне өзәр дәрәҗәдә таныш исем ишетеп, Заринә үз колакларына үзе ышанмыйча артына борылды һәм тип-тигез идәндә аздан гына абынып егылмады: кул сузымы арада, күгелҗем күзләрен аптыраулы төбәп, Кәрим басып тора иде. Элекке кебек үк кыска керпе чәч, калынаеп киткән киң җилкәләр, ирләрчә кырыс матурлык иңгән озынчарак йөз.
???
—Заринә? — Кәрим, каушавын сиздермәскә тырышып: — Сине танырлык та түгел... дисәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, — дигән булды.
—Казанда нишләп йөреш? — Заринә битараф кына шулай дияргә тырышса да, тавышының калтырануын җиңә алмады.
Ул арада уртача буйлы, җирән чәчен иңсәсенә таратып салган зәп-зәңгәр күзле яшь кенә кыз Кәрим янәшәсенә килеп басты да сүзсез сорау белән аңа күтәрелеп карады.
—Заринә — минем авылдаш, классташ. Мәктәпне бетергәннән бирле күрешкән юк иде... — Кәримнең сүзләре аклангандай килеп чыкты. — Ә бу — минем хатыным Алинә. Менә, туйга кирәк-ярак барлап йөрибез.
Алинә кызыксынучан карашын яшереп тә тормыйча Заринәнең төс-кыяфәтен, атсыз бармагындагы никах балдагын тикшереп чыкты да канәгать тавыш белән:
—Сез кияүдә икән, әйеме? — дип, мәзәк кенә сорап куйды.
—Нигә, әллә ярамый идеме? — дип, Заринә сүзне уенга борып җибәрде.
—И-и, мин шундый инде... Каримны аны саклап кына торышлы... Алайса, янында мин барын онытып, кемнедер эзләгәндәй як-ягына карана да йөри... — Алинә, күрәсең, әле дә булса балалыктан чыгып бетмәгән иде, эчендәгесен ярып та салды. — Карим, монда бөтен әйбер әкәмәт кыйммәт, гадәтеңне беләм, тагын биш-алты күлмәк төяп чыгачаксың, бүтән кибеткә керик әле.
—Юк. Шушыннан сайлыйбыз. — Кәрим ияге белән күлмәкләр рәтенә ым какты.
—Ай, белсәгез икән, Заринә! Минем Карим акчаны уңлы-сулга сибәргә дигәндә... Ужас!
«Минем Карим». Кыңгырау урынына чыңлап кьны торган кыз авызыннан яңгыраган әлеге сүзләр Заринәнен колагын түгел, җанын көйдереп узды. «Ул синеке түгел, ; түгел! Синеке булсын өчен аны иң башта миннән йөрәгем белән бергә кубарып алырга кирәк!» Аннары, аңа болай каты итеп «Карим» дип түгел, җылы гына, йомшак кына,, иркә генә итеп, «Кәри-им» дип дәшәргә кирәк!
—Кәри-им, — диде Заринә, башын югары күтәреп, Яшерен моң, сагыш һәм шуның белән бергә ясалма горурлык чагылган күзләрен тутырып ир-егеткә текәлде. Кәримнең Чаллыда яшәвеннән, бик уңышлы гына эш башлавыннан, авылда күз явын алырлык ике катлы таш йорт җиткереп ятуыннан хәбәрдар булса да, кызыксынып со раган булды: — Син ничек соң, тормышларың дигәндәй?
—Чаллыда яшәп ятыш. Запчастьлар, йөк машиналары... Үз эшемне ачтым, бара әкренләп кенә. Өйләнәм дип маташу...
—Озак сайлангансың! Безнең классташлардан син генә дуадак каз кебек йөри идең. Яраткан кешеңне табуыңа мин бик шат! — Бу сүзләрне Заринә юри басым ясап, һәр авазын тутырып, карашын Кәримнән әзгә генә дә ычкындырмыйча әйтте. Әйтте һәм шул мизгелдә Кәримнең күгелҗем күзләрендә яшен утыдай чагылып киткән рәнҗүне, тетрәнүне, яратуны күреп өлгерде. Моннан унбиш ел элек тә бу күзләрдә шушы ярату чагы ла иде...
—Яшь бара бит. — Артык сүз өстәмәде Кәрим.
—Ә мин менә... күлмәк алам дип сугылган идем. — Хатын үзе дә абайламастан һәм теләмәстән кулы белән манекендагы күлмәккә изәп күрсәтте.
—Клёво! Карим, сиңа да шундыйны алабыз, төсе бигрәк матур! — Алинә җәһәт кенә күлмәк җиңенә та гылган кәгазьне әйләндереп карады, бәясен күреп, йөзен җыерып куйды: — Моны берне, туйга ап-акны алсак, җитә инде.
Кәрим белән Заринәнең күз карашлары мизгелгә генә бер-берсенә берегеп калды, һәр икесе күңелендә татлы, сагышлы, газаплы әрнү пәйда булып, шул әрнү яралы кошчык урынына тыпырчынып куйды. Тыпырчынып кына калмады, керфекләрне аралап бит очлары буйлап түгелгәндәй тоелды. Моннан унбиш ел элек шулкадәр мәгънәсез генә аерылышу булмаган диярсең: менә алар, икесе дә йөрәкләренең әле дә булса бер-берсенең исемен кабатлап типкәнен бик яхшы аңлап, кара-каршы басып торалар.
Алинә «Карим!» дип үз янына дәшкәнгә икесе дә сискәнеп киттеләр. Чая кыз сатучыдан манекендагы күлмәкнең кирәкле размерын таптырып маташа иде.
Заринәгә кинәт кенә әллә ничек булып китте. Шушы зәңгәр күлмәкне Кәрим өстендә күзаллап, тәненә салкын чемердәү йөгерде. Алинәнең җирән чәчләре белән ирнең күкрәгенә сарылуын, шушы вак шакмаклы күлмәккә ба шын салып, Кәримнең йөрәк тибешен тыңлап иркәләнүен күз алдына китерүе дә коточкыч иде. Хатын, үзе дә сизмәстән, ук урынына прилавка янына атылды.
—Гафу итәрсез, тик бу күлмәкне мин алам!
Сатучы кыз кояш урынына балкып аны тынычландырырга ашыкты:
—Борчылмагыз, бездә һәр размер икешәр данәдә!
—Миңа нәкъ икәү кирәк тә инде! — Үртәлүен, ачуын сиздермәскә тырышса да, Заринәнең сүзләрендә тимер чыңы ишетелде.
—Абау, Заринә, ирегез бертөсле ике күлмәк киеп йөрмәс инде, минем Карим... — Җитез куллары белән әле ачылырга өлгермәгән күлмәк кабына үрелгән Алинәнең ярты сүзе һавада бүленеп калды.
—Үскәнем, — диде Заринә, инде мыскыллы тонын яшереп тә маташмыйча, — беренчедән, мин иремә гомердә дә шакмаклы зәңгәр күлмәк кигермим! Икенчедән, күлмәкләрне мин бүләккә алам. Өченчедән...
Ике хатын-кызның күлмәк өчен бакча баласыдай тарткалашырга җыенуы Кәримгә көлке тоелдымы, әллә мәҗбүри генә елмаюы булдымы, ул:
—Кызлар, мине оныттыгыз! — дип, аларның уртасы на кереп басты. — Алинә, үземә кирәкне мин үзем сай лыйм! Мондыйны җенем сөйми, — дип, зәңгәр күлмәккә ымлады да аннан боз кебек карашы белән булачак хаты нына төбәлде.
Әлеге карашны Алинә бар дип тә белмәде бугай, ә менә Заринә куырылып, бөрешеп калды. Бу минутта аңа Кәрим дә, кычыткан чыпчыгы кебек кызыкай да кинәт кенә шулкадәр кызганыч тоелды. Күгелҗем күзләрнең иң тирән төпкелендә Заринә үз чагылышын гына күргәндәй булды. Бербөтен булырга тиеш күңелләрне аерып, араларда вак шакмаклы зәңгәр күлмәк, шул күлмәкнең күкрәк турысына сыенган кара толым җәйрәп ята иде. Хисләрнең сафлыгы да, ихласлыгы да, мәхәббәтнең үзе дә толымнарга сарылып калган диярсең... Бу гаиләне дә гомер юлындагы уртак сукмакта парлы ялгыз лык көтеп торганы көн кебек ачык иде...