Мәктәптән алар бүген дә бергә чыктылар. Икесе ике класста укысалар да, аерылмас дуслар ич. Күршеләр үк булмасалар да, икесе дә бер очтан — Берканат урамыннан. Урамнары, чынлап та, сыңар канат кебек — бер рәткә генә эчелгән йортлар каршыдагы урманга терәлеп үк диярлек юра. Авылның иң матур урамы!
Алисә Гөлназдан бер яшькә олырак, быел алтынчыда укый. Гөлназ — бишенчедә. Дәресләре иртәрәк беткәндә, Гөлназ дустын кайвакыт көтеп тора. Бүген дә шулай — биш дәрестән соң залда утырып торды ул. Алисәсе дә, соңгы дәрес бетүгә, атылып-бәрелеп килеп чыкты.
- Почта аша кайтабыз, яме, — диде Алисә.
- Әй, йөрмик лә әйләнеп, — дип каршы төште Гөлназ.
Гадәттә беркайчан да бәхәсләшми торган дуслар, шул почтага килеп терәлсә, һич уртак тел таба алмыйлар, шулай да бу юлы Алисә җиңде.
- Ярар инде, минем открыткалар җыюымны беләсең бит. Бүген 8 Мартка яңа открыткалар кайтырга тиеш, почта Разия апа әйтте, — диде ул.
- Иртәгә керербез. Дәресләр дә иртәрәк бетә, — дип карышып маташкан иде дә дусты...
- Юк инде, кайткан көнне карарга кирәк, алайса, шнурларын алып бетерәләр, — дип кырт кисте Алисә. Үзе эченнән генә: «И дустым, дустым, беләм бит мин синең нигә почта аша кайтырга теләмәвеңне, мине кыен хәлгә куясың килми инде...» — дип уйлады.
«Их, Алисә, Алисә, — дип уйлады үз чиратында Гөлназ, — берни аңламыйсың шул син. Минем нинди кыен хәлдә каласымны белмисең...»
Почта әле генә кайткан, капчык-тартмаларны ташып бетерсәләр дә, Нургаяз абзыйның беркемгә баш бирмәс дуамал аты әле шунда тора иде. Нургаяз — Гөлназның әтисе, район үзәгеннән почта ташый ул. һәрвакыт күңеле күтәренке булыр, берәр шаян сүз әйтеп, һәркемне елмайтып алыр.
Әнә әле әтиең дә китмәгән, атка утырып кайтабыз, — диде Алисә, чын күңелдән куанып.
Гөлназы гына коелып төште, куырылып килде тәмам...
- Бик йөрисе килеп тора инде ат белән! Җәяү рәхәтләнеп кайтабыз, сөйләшеп, — диде киреләнеп.
- Нишләп, атта да сөйләшеп кайтып була бит. Әле берәр шоколад та алып кайткандыр әтиең үзеңә.
Әтисе Гөлназга гел диярлек шоколад алып кайта район кибетеннән. Монда — авыл кибетендә шоколад, булса да, бәйрәм тирәсендә генә була. Район район шул инде!
— Бик кирәге бар. Шоколадка исем дә китми, — дим киреләнгән булды кыз. «Кылтая инде, — дип уйлады Алисә. — Әтисе бар, имеш...» Аннан үз уена үзе каршы килеп: «Бар шул, бар... — дип үртәлде. — Ә менә минем әтием юк. Әтием булсамы! Миңа шулай шоколад алып кайтсамы! И бигрәк кылтык инде бу Гөлназ! Әле әтисе чакырса да, теләр-теләмәс кенә бара янына. Шоколадка да исе китмәгәндәй кылана. Атка утырмыйм, җәяү йөрергә яратам дип киреләнә... Нишләп алай кылтая инде? Әллә, миннән уңайсызланып, юри шулай итәме? Шулайдыр әле. Үзе: «Аракы эчеп кайта ул районнан, шуңа сөйләшәсем килми аның белән», — ди. Юри генә әйтә инде. Булсын иде әле минем әтием! Их, булсын иде! Бәхетле шул ул Гөлназ, шуңа кылтая...»
Чынлап та, бик матур открыткалар кайткан иде. Ромашка чәчәклесен, тал песилесен, тагын түбәдән тамчы тамганны күзәтеп утыручы чын песи төшерелгәнен сайлап алды Алисә.
— Сиңа кайсылары ошый соң, кызым, ал әйдә, — дигән иде әтисе, Гөлназ тагын киреләнүендә булды.
— Минем әле үткән елдан калганнары да бар. Кирәкми, — дип каршы төште.
Атка да теләр-теләмәс кенә утырды. Юл буе сөйләшми кайтты. Нургаяз агай сөйләгән мәзәкләрдән дә Алисә ялгызы гына рәхәтләнеп көлде...
Алисәләрнең өйләре бу баштарак, ул алданрак төшеп кала. Гөлназлар урамның аргы очында.
— Уйнарга чыгасыңмы ашагач? — диде Алисә, чанадан шуып төшкәч.
— Юк, — диде кыз кәефсез генә, — өйдә эшләр бар.
— Ярар, иртәгә мәктәпкә барышлый кагылырсың, алайса.
— Кагылырмын...
Дилбегәсен күңелле генә кагып, атны җилкетеп җибәргән ата белән кызга кызыгып карап калды Алисә.
Әтисе сөйләгән мәзәкләрдән кызык табып, чырык чырык көлгән Алисәдән юл буе көнләшеп кайтты Гөлназ:
«Их, бәхетле син, дустым. Хәзер кайтасың, әниең белән кара-каршы утырып, рәхәтләнеп тыныч кына чәй эчәсез. Аннары җыйнак кына өегезнең алгы ягына үтеп, мичкә терәлеп торган сандык өстенә чүмәшәсез дә мәктәп хәлләрен сөйләшәсез, йорт-кура тирәсендәге эшләрне барлыйсыз. Аннан әниең белән икәүләп терлекләрне карарга чыгып китәсез...
Син беркайчан да әниеңә ябырылган әшәке, нахак сүзләр ишетеп сызланмыйсың. Кайчан, кай тарафка кайнар аш тулы тәлинкә очып китәр икән, дип, өстәл янында калтыранып утырмыйсың. «Шап!» итеп өстәл сугуга, кулыңнан чынаягың төшеп ватылмый. «Мин сине ашатам, мин сине киендерәм, мин сине укытам!» — дип җикеренмиләр сиңа.
Син әниең кочагында тыныч, рәхәт яшисең... Әниең дә йомшак, җайлы синең. Иркәләп кенә тора үзеңне. Ә минем әнием... Нахак сүзләрдән, тел һәм кул ярасыннан ташка әйләнеп бара бугай инде ул. Еламый да, елмаймый да... Ачуланмый да, иркәләми дә...
Бәхетле син, Алисә, бәхетле...»