СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәнис Яруллин "Нурмигөл түти догасы".

Була бит шундый кешеләр, алар һич тә вакыт агышы белән исәпләшмиләр, кайчан карама бер килеш торалар. Ямьсезләнмиләр дә, картаймыйлар да. Ләкин бу дөньяга гамьсез караудан яки тормыш ыгы-зыгыларына битараф булудан түгел, киресенчә, кешеләргә карата күңелләрендә олы мәхәббәт саклаудан шулай. Кемгә дә булса изгелек эшләү, мәрхәмәт күрсәтү өчен дәртләндерүче эчке бер көч аларны вакыт дигән нәрсәнең рәхимсез бизәкләреннән саклап кала.
Нурмигөл түти дә — картаюны белми торган кешеләрнең берсе. Мәхмүт аны тирә-юньдәге кешеләрне бер-берләреннән аера башлаганнан бирле һаман бертөсле итеп хәтерли. Ак йөздә сирәк кенә шадралар, авыз тирәли тирән булмаган җыерчыклар. Кычкырып көлгәндә яшьләнеп, үзенә бертөсле итеп ягымлыланып китә торган коңгырт күзләр. Бу күзләр ничәмә-ничә еллар инде дөньяга сокланып караудан туймыйлар. Кайвакыт аңардан Мәхмүт:
—Нурмигөл түти, сиңа ничә яшь инде? — дип со рый.
—Кем санаган аны, туганнан бирле бер көн дә кал мый яшәп ятам, — ди Нурмигөл түти, шаярып.
—Мин киез итек буе чакта ук син шулай идең, гел үзгәрмисең.
—Әкияттәге шикелле, ел үсәсен ай үсәргә туры килде миңа, улым. Үстем-үстем, картайдым, картайдым да туктадым, — дип сөйләп китә Нурмигөл түти.
Мәхмүт аның үткән тормышы турында әз-мәз ишетеп белә. Мәктәптә укыганда, гражданнар сугышында һәлак булган батырлар альбомы төзегәннәр иде. Шул альбомның беренче битендә Нурмигөл түтинең ире Солтан рәсеме тора. Солтан атаклы Чапаев дивизиясендә сугыша. Үзле Яр дигән авылны аклардан азат иткәндә күрсәткән бер батырлыгы өчен Солтанга дивизия командиры үзенең биноклен бүләк итә. Күп тә үтми, Солтан һәлак була. Солтаннан кадерле истәлек булып шул бинокль һәм яшь ярымлык кыз кала.
Нурмигөл түтинең кызы Кадрияне Мәхмүт тә хәтерли әле. 40 нчы еллар башында авылда кызлар арасыннан бердәнбер шофёр булгангамы, Мәхмүтнең күңелендә Кадрия һаман да сакланып тора.
—Кадрия апа, машинаңа утырт әле, — дип килеп җитә иде Мәхмүт, ул кайтып туктау белән.
—Утыртыр идем дә, машинамның баллоны шартлар дип куркам. Бигрәк зур булып үскәнсең бит, прәме кочакка сыймый башлагансың.
Шулай ди дә Мәхмүтне күтәреп алып, йомшак җиреннән сөеп куя Кадрия, һәм, малайны кабинага утыртып, өйләренә кереп китә. Өйдән ашап-эчеп чыккач:
—Йә, машинага утырып туйдыңмы инде? — ди.
Мәхмүт, кызарып:
—Йөрмәгәч туялармыни? — ди.
—Ә син бит йөрт димәдең, утырт кына дидең, — ди Кадрия, шаярып. Аннан ул Мәхмүтне утыртып авыл башына кадәр алып бара. Кире юлны Мәхмүт җәяүләп кайтырга да риза инде.
Сугыш башлангач, көннәрнең берендә Кадрия дә военкоматтан фронтка китәргә повестка алып кайта. «Машина да, трактор да йөртә беләм, танкка да көчем җитәр, — дигән ул военкоматта. — Минем кебекләрнең урыны фронтта». Ә китәргә дип хәбәр алып кайткач, авылдагы бөтен бала-чаганы машинасына төяп, әллә ничә мәртәбә урам урата. Бу аның авыл белән соңгы тапкыр саубуллашуы була. Китә дә суга төшкән кебек югала. Еллар үтеп, дөньялар тынычлангач кына, тере вакытта иясен таба алмаган орден, бик күп җирләрне урап, Нурмигөл түтинең кулына килеп керә.
Соңгы терәге — Кадриясе дә китеп югалгач, Нурмигөл түти шашар дәрәҗәгә җитә.
Түшәкләргә ятсам — түшәк суык,
Өйләргә генә керсәм — яме юк;
Кем күзенә баксаң — ул күз яшьле,
Кем күңеленең генә гаме юк, —
дип, бәет тә чыгара ул. Аннан инде, ялан кадәр өйдә ялгыз башына урын таба алмагач, еш кына Мәхмүтләргә кереп утыра башлый. Мәхмүтләр йорты, таяк тыгып болгаткан кырмыска оясыдай, гел мыжлап тора. Алты бала. Алтысы да чәчрәп торган тереләр. Такта өстенә ташланган борчак кебек, сәке өстендә тәгәрәшәләр генә. Боларның әүмәкләшкәннәрен карап утыру Нурмигөл түтинең күңеленә ял бирә.
—И-һи, балалар, — ди ул, кинәт кабаланып, — мин сезгә бер нәрсә апкергән идем, онытып торам лабаса.
Җанлы борчаклар, мәтәлчек атуларыннан туктап, Нурмигөлгә якынлашалар.
—Нәрсә апкердең, күрсәт, Нурмигөлттәй...
Нурмигөл алъяпкычын чишеп җибәрә. Аннан әле рәтләп суынып та җитмәгән арыш шишарасы килеп чыга.
—Мәгез, балалар, бүлгәләп ашагыз. Карыннарыгыз да ачкандыр. Әнкәгез кайчан эштән кайта да кайчан әзерләп ашата әле.
Шишара, сихерче кулына эләккән әйбер кебек, күз ачып йомганчы юкка чыга. Алты авыз аны, бик тиз әйләндереп, тиешле урынга озата. Нурмигөлнең алъяпкычында башка нәрсә юклыгына ышангач, җанлы борчаклар тагын кайсы-кая тәгәриләр. Нурмигөл аларга сиздерми генә үз хәсрәтен кире үзе белән алып чыгып китә.
Бервакыт Мәхмүткә кышның гаҗәеп салкын бер көнендә сеңлесе белән икәүдән-икәү генә өйдә калырга туры килә. Зурраклар укуда. Өй тып-тын. Морҗада җил сызгыра да, идән астында ашарга таба алмаган тычканнар кыштырдаша. Мәхмүтнең сеңлесе:
—Абый, пес-песем килә, — дип шыңшый башлый.
—Пес-песең килсә, хәзер чыгарбыз, түлке җылама. Җыласаң, өй иясе килеп керер дә икебезне тиң капчыгына салып апкитәр.
Шулай сеңлесен үзенчә юатып, мич башындагы итекләрен идәнгә ыргыта Мәхмүт һәм алар артыннан үзе дә сикереп төшә. Сеңлесе әле бик кечкенә, шуңа күрә аның киез итеге дә, бишмәте дә юк. Мәхмүт итегенең сыңарын үзе кия, икенче сыңарын сеңлесенә кидерә.
—Менә минем шикелле титаклап чык. Егыла башласаң, күлмәгемә тотынырсың.
Ишекне каты итеп ябалар да, сыңар аякта сикерешеп, тышка чыгып китәләр. Тәпиләре суынганчы эшләрен бетереп кире керергә уйласалар, ишекне ача алмыйлар. Соңыннан беленә: эчтән келәсе төшеп бикләнеп калган икән.
Гыйнвар салкыны балаларның киндер күлмәкләре аркылы бик тиз үтеп керә. Сеңлесе инде елый ук башлый. Мәхмүт кенә һаман да ниндидер бер үҗәтлек белән ишек артына кадаклаган тирене (чөнки тоткага буе җитми) тарткалый. Тик аның да түземлеге озакка бармый, сеңлесенә кушылып еларга тотына. Салкынлыктан балаларның күз яшьләре дә җиргә төшеп җиткәнче туңа.
Шулай ишек төбендә күпме торганнардыр, анысын беркем дә белми. Шулвакыт балаларның елаган тавышларын ишетепме, әллә очраклы рәвештә генәме Нурмигөл түти килеп керә. Өйалдында яткан балта белән ишекне каерып, Мәхмүтләрне өйгә кертә. Каяндыр спирт табып, балаларның туңган тәннәрен уа. Мичкә ягып җибәрә. Икесен бер юрганга төреп, җылытып йоклаткач кына фельдшерга йөгерә. Ике атнадан артык больницада ятып чыккач, Мәхмүт тә, сеңлесе дә сәламәтләнәләр.
Бу вакыйгадан соң Нурмигөл түтигә Мәхмүтләр бигрәк тә якынаялар. Беркөнне Мәхмүтләрнең әнисе Нурмигөлгә:
—Нурмигөл, синең бу яхшылыгыңны ничек кайтарырга да белмим инде, — ди.
—Куйсана, — ди Нурмигөл, — нинди кайтару ул. Яхшылыкны бурычка эшлиләрмени? Мин үлгәч, Мәхмүт кабер казышырга барса бәхил инде. Мин бит каккан казык кебек ялгыз.
Нурмигөлнең күзләре яшьләнә. Ул аларны читкә карап яулык почмагы белән сөртеп ала да тирән итеп көрсенеп куя. Аннан сүз сугыштагы ирләр, сугыштагы хәлләр турысына күчә. Илгә яман бәла китергән Гитлер каһәрләнә. Хәсрәтләрне уртаклашып, күңелләрне бушатып бераз җиңеләеп калгач, Нурмигөл түти Мәхмүткә борыла һәм, шаяртыбрак:
—Кабер казышырга барырсың бит?! — ди.
—Барам, барам, Нурмигөл түти.
—Үлүен генә үл, дисеңме?! Әҗәл алмый шул әле, улым. Дөньяның авырлыгы яшьрәкләр җилкәсенә төште.
—Бер дә үлмә, Нурмигөл түти, яшә дә яшә.
—Үләргә исәп юк югын, балам, һаман куш куллап тормышка ябышып яту. Кайгы-хәсрәт килер дә китәр, гомер генә ике килмәс, дигәннәр бит. Дөньялар гел болай тормас, бер рәтләнер.
Әйе, ил өстенә килгән афәт үтте. Еллар, язгы елгадагы бозлар төсле, бер-берләрен куышып ага тордылар. Мәхмүт тә үсеп җитте. Колхоз аны монтёрлыкка укытып кайтарды. Авылга электр керү үзенә бер бәйрәм булды. Авыл башындагы фермага узган линиядән Мәхмүт иң беренче электрны Нурмигөл түтигә кертте.
—Нурмигөл түти, менә сиңа иптәшкә электр кертәм әле. Бервакытта да өеңдә ут сүнмәсен. Яктылык гел иптәш булсын сиңа.
—Рәхмәт, балам, яхшы сүзеңә. Инде, Аллага шөкер, дөньялар тынычланып, тормышлар түгәрәкләнеп бара. Яшәргә дә яшәргә генә. Тик картаебрак кителде шул.
Исәпләсәң исең китәр дигәндәй, син дә буй җиткән егет булдың. Кадрия апаңның машинасына утырып йөргәндә, кабина тәрәзәсеннән башың да күренми иде.
—Унтугызга чыктым, Нурмигөл түти. Быел армиягә китәм инде. Берничә тапкыр комиссиядә дә булдым. Бар җирең дә таза, диделәр.
—Без картаймый кем картайсын. Орчык кебек балалар имән кебек үстеләр, — дип калды Нурмигөл Мәхмүт артыннан.
Ни өчендер Нурмигөл күрше-тирәдәге башка балалардан Мәхмүтне артыграк күрде. Аны үзләренә чакырып тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлау дисеңме, кием-салым алып бирү дисеңме — берсен дә кызганмады ул. Мәхмүт үзе дә аңарга бурычлы булып калмады: Нурмигөлнең бар нәрсәдән дә бигрәк ялгызлыктан ныграк җәфаланганын белгәнгә күрә, йомышы булса булмаса да, аның тирәсендәрәк чуалды. Ә Нурмигөлгә шул гына кирәк тә. Ул бөтен дөньясын оныта, үз тирәсендә чуалып йөрүче ваемсыз сабыйга караса, йөзендәге җыерчыклары язылып киткәндәй була. Башта Солтаны, аннары Кадриясе китеп югалгач, аңа дөнья беткәндәй тоелган иде. Баксаң, ул менә шушы Мәхмүтләр булып, кар астыннан чыккан чирәмдәй яңадан калкалар икән.
Мәхмүтнең армиягә китү хәбәрен ишеткәч, Нурмигөл, бик якын кешесен озатырга җыенгандай, ашыгып, табасында карабодай коймаклары чыжлатырга тотынды. Ә бер сәгатьтән ул Мәхмүтләрдә иде инде.
—Менә, улым, бераз коймак керткән идем, кайнар көе капкалап ал әле.
Мәхмүт, тамагы тук булса да, карчыкның хәтерен калдырудан куркып, берничә коймак ашады.
—Рәхмәт, Нурмигөл түти, коймагың бик тәмле булды.
—Ә хәзер менә бу коймакны бер тешләп куй инде, — диде Нурмигөл, тәлинкәдән бер коймак алып.
—Анысы нәрсәгә тагын?
—Ашалып бетмәгән ризыгың калса, шул үзеңне тартып кайтарыр, дигәннәр картлар.
—Алайса, коймакның иң зурысын алып тешлим әле, ризыгым күбрәк калсын, — дип, Мәхмүт Нурмигөлнең теләген үтәде. — Өч ел хезмәт итеп кайткач ашармын, кешегә бирмә, Нурмигөл түти.
—Ярар, улым, исән күрешергә булсын.
— Күрешәбез әле, Нурмигөл түти. Мине ничек озатып калсаң, шулай каршы алырга да тиешсең.Алайса, миңа тагын өч ел яшәргә кушасың икән. Рәхмәт, балам. Дөньялар тыныч булса, өч елы да үтәр, дөньялар гына болганмасын. Илләр имин булсын!
Озатканда шулай дип озаткан иде Нурмигөл Мәхмүтне. Каршы алганда: «Исән кешеләр бер кайта, менә сине күрергә дә насыйп булды. Үлгәннәр генә кире кайтмый», — дип көрсенде ул. Бу минутта аның хәтереннән Солтаны, Кадриясе чагылып үтте. Еллар йөрәктәге кабер туфрагына әкрен-әкрен үлән үстерсәләр дә, аны җир белән тигезли алмыйлар шул. Ул һаман да калкурак булып кала бирә. Шуңа күрә дә, үткән гомер юлына күз ташлаганда, иң беренче шушы калкулыклар күренә.
Нурмигөл түтигә әле Мәхмүтне тагын берничә кат озатып калырга туры килде. Бу юлы инде алай озакка түгел, Казан каласына — укырга. Казанда биш ел укып агроном булып кайткач, Мәхмүт, дипломын күтәреп, Нурмигөл түтигә керде.
—Менә, Нурмигөл түти, инде укуны да бетереп кайттым. Моннан соң беркая да китмим. Гомер буе авылыбызда эшләячәкмен.
—Бик хуп, улым. Синең зур кеше булып чыгуың миңа да шатлык. Исәпләсәң исең китәр, кайсы гына йортны алып карасаң да, берәр баласы Казанда укымаган гаилә юк. Заманалар үзгәрде.
—Әйе, үзгәрде, Нурмигөл түти. Заман белән син дә, синең тормышың да үзгәрде. Хәтереңдәме? Мин, армиягә киткәндә, сиңа электр гына кертеп киткән идем, ә кайтуга, өстәлеңдә бозау хәтле радиоалгыч каршылады. Кайчандыр менә бу почмакта йөзлекләре сап-сары итеп юылган сәке тора иде, хәзер аның урынында никельләнгән карават. Казанга укырга киткәндә генә телевизорың юк иде, ул да булган.
—Бер минем тормыш кына түгел, балам, бөтен авылныкы шулай.
—Бөтен авылныкы гына да түгел, бөтен илнең тормышы матурланды, Нурмигөл түти. Башларына кара шәл ябынган тол хатыннар төсле салам түбәле йортларны бер генә авылдан да таба алмассың хәзер. Авыллар яшәрә дигән сүзне китапларда гына язалар дип уйлый идем, чынлап та шулай икән. Таякка таянган бөкре карт кебек терәүле йортлар урынына алтыпочмаклы, сигезәр тәрәзәле биек йортлар ничек мәһабәт булып утыралар. Авыл белән бергә кешеләр дә яшәрә. Миңа калса, Нурмигөл түти, элеккегә караганда син дә яшәрдең 6угай. Йөзеңдәге җыерчыклар язылгандай, аркаларың турайгандай тоела.
—Гел җилкәгә төшкән авырлык безне иртә бөккән иде, улым. Ил белән бергә без дә турайдык. Дөньялар тынычлыгы, ил иминлеге кирәк, балам. Шул булса, бар да булыр. Тик менә шушы тормышны Кадрияләр, Солтаннар гына күрә алмады. Бигрәк иртә гомерләре өзелде. Искә алып юанырга Солтанымнан бер бинокль дә, Кадриямнән шушы орден гына калды.
—Юк, Нурмигөл түти, синең сүзең белән килешеп бетмим. Мин дә кечкенәрәк чакта әтидән бер кәҗә тун белән күн итек кенә калган дип йөри идем. Алай гына түгел икән, минем әтиләр, Солтан абыйлар, Кадрия апалар безгә бик-бик зур мирас калдырганнар. Ул — безнең җиребез, бәхетле тормышыбыз, Нурмигөл түти. Алар безнең уңдырышлы җирләребезне, кадерле туган туфрагыбызны саклау бәрабәренә гомерләрен бирмәгән булсалар, бүгенге көнебез болай матур булыр идемени?!
—Әйе, балам, син бик дөрес әйтәсең.
Шулай озак кына сөйләшеп утырганнан соң, Нурмигөл түти үзенең һәрвакыт кабатлый торган догасын әйтеп куйды: «Илебез имин булсын, дөньялар болганмасын!»