Сезнең җир йөзендәге иң бәхетле кешене күргәнегез бармы? Ә менә минем күргәнем булды. Кем дисезме? Авылдашым Хәниф абзый.
Сугыш аны аямаган. Ике аягын да Висла елгасы ярында җирләп кайткан ул. Бер елга якын госпитальләрдә аунагач, агач аякларын өстерәп авылына кайтып төшкәндә аңа бары егерме ике яшь була. Гариплегеннән оялып, Хәниф баштарак кызлар халкына туры карарга да оялып яши. Хәлимә апа аның йортына үзе килеп кергән дип сөйлиләр. Кызның күңелендә үсмер чактан ук дөрләп кабынып калган сөю хисләрен егетнең гариплеге дә, вакыт та җуя алмаган, күрәсең.
Икесенә дә утыз бер яшь дигәндә туй ясыйлар. Туйдан соң өч ел буе балалары булмый аларның...
Боларны мин әниемнән ишетеп кенә беләм. Исемдә калганы шул: без-авыл малайлары-яланда туп тибеп йөри идек. Шунда безнең янга тыны бетеп күрше кызы йөгереп килде дә:
— Хәниф абжыйның кыжы туган, бөтен авылны үженә жыя, әйдәгеж, беж дә барабыж,—дип ыжылдады,—Рәшимгә дә ун тиен биреп шыгарган...
Баштагы «ыжылдавык» җөмләләр зиһенебезгә бик авыр барып җитсә дә, соңгы сүз малайларны бик тиз айнытып җибәрде һәм без, дәррәү, Хәниф абзыйларга йөгердек.
Ах-ух килеп барып кергәндә, Хәнифләрнең ишегалды халык белән тулган иде инде. Барысының да күзләре ишектә. Эчтә— бала тавышы...
Хәниф абзый исә бер мичкә балны ишек төбенә чыгарып утырткан, үзе чүмеч белән әче бал чумырып ала да койма буенда яткан бүрәнәләргә тезелеп утырган күршеләрен сыйлап йөри. Үзе кызмача, күзләрендә яшь. Бу-аның шатлыгы, бәхете мөлдерәмә тулган чак иде.
- Малай бит! Малай! Эх!.. Үземә охшаган ди бит... Кара син аны, малай актыгын! Ямьсез дип тормаган, әтисе ягына тарткан... Э-э...
Ул шулай сөйләнеп йөри-йөри дә өйалды баскычына барып утыра, йөзен каплап, бер мәлгә тынып кала. Тагын торып китә, бушап калган чүмеченә бал чөмереп ала да эчеп җибәрә...
Моңа кадәр оялчанлыгы, тыныч, сабыр табигате белән билгеле Хәниф абзыйга кешеләр нигәдер бөтенләй дә аптырамыйлар иде. Без моңа бик сәерсенеп карап тордык.
Шунда Хәниф абзый чирәмлектә җыелып утырган бала-чаганы күреп алды да, кесәсеннән бер уч көмеш чыгарып, чирәмгә чәчте. Үзе йөгерә-атлый килеп, тезләнеп, акча җыеп йөргән күрше малаен күтәреп алды, аннары кысып үпте:
- Малаем бар бит... Минем дә малай бит, менә синең кебек, ме-нә... менә минем кебек... Юк-юк! Минем кебек түгел, түгел! Түгел...
Күрше малае ялт кына кеше арасына кереп юк булды. Агач аяклары белән җиргә тибә-тибә такмаклаган Хәниф абзый бу минутта чыннан да бик ямьсез булып күренде...
Шул вакыт өйалды баскычына авыл фельдшеры Нәсимә апа килеп чыкты. Аның кулларында ап-ак чүпрәккә төрелгән бала ята иде. Сабыйның кып-кызыл йөзе чак кына ачып куелган; ул йоклый иде булса кирәк...
Кинәт Хәниф абзый белән әллә нәрсә булды. Ул айнып киткәндәй итте, бермәл аптыраган кыяфәттә Нәсимә апага карап торды, аннары абына-сөртенә ишеккә табан ашыкты. Бөтен кеше тын калды. Малайлар да, акча бүлешүдән туктап, шунда төбәлделәр.
Менә Хәниф абзый өйалды баскычына барып җитте, ашыга-ашыга күтәрелә башлады. Агач аяклары тыңламый аптыратты... Соңгы баскычны күтәрелеп җитүгә, таягын читкә атып бәрде дә, кулларын алга сузып, ак төргәк тотып торган Нәсимә апага табан омтылды. Менә ул кулына бала төрелгән төргәкне алды, аның почмагын ачып, малаена карады, бермәл тын калды... Кояшта янган йөзе буйлап аккан күз яшенең иге-чиге булмас кебек иде. Хәниф абзыйның калтыранган иреннәре арасыннан бары бер сүз чыкты:
— Улым...
Ул, койган балыннан башы әйләнепме, таяксыз гына басып торганлыктан хәлсезләнепме, өйалды идәненә тезләнде. Сабыйның йөзен үз битенә якын ук китерде, аннары, яңагын төргәккә куеп, тагын тын калды...
Кинәт ишегалдындагы халык «гөж» итеп алды. Баксаң, Хәниф абзый кулындагы төргәкне, идәнгә куеп, ашыга-ашыга чишеп ята. Нәсимә апаның:
— Хәниф абзый, нишлисез сез?—дип аңа табан омтылуын күреп, янында басып торган Оркыя әби яшь фельдшерның юлын бүлде. Бу вакытта Хәниф абзый малаен бөтен кеше алдында чишеп җибәрде.
Бала исә, кечкенә тәпиләрен югары күтәреп, тын гына ята. Ләкин аңа болай-шәрә аякларын бар кеше алдында өскә күтәреп яту бик ошап бетмәде, ахры. Бераздан нечкә тавыш белән шыңшый башлады. Хәниф абзый исә аның аякларын тотып алды, аларны капшап-капшап карады да:
— Аякларым, минем аякларым бит болар!—дип кычкырып елап җибәрде,—Менә—аяк бармакларына кадәр минеке инде, менә-менә—камыт аяклары да минеке... Минем аяклар бит болар... Улым!..
Баланы Хәниф абзый кулыннан чак тартып алдылар, соңыннан озак кына тынычландыра алмадылар. Бераздан аны хатыны янына алып кереп киттеләр. Өйгә кергәч тә, иң тәүдә, хатынының аякларын кочып үпкән, диделәр.
* *
Бу хакта нигә сөйлим соң әле сезгә? Бала чагымда күңелемә уелып калган шушы хатирә егерме ел үткәч ташып чыкты да, тарих җиле булып, тормышыма килеп бәрелде.
...Миңа да ата булу бәхете тиде. Хатыным сылу кыз бүләк итте әтисенә. Мин дә, меңнәрчә башка яшь аталар кебек, зур төенчек, чәчәк бәйләме күтәреп, әнисе белән кызымны алырга бардым. Ап-ак халатлы апа кулыма кечкенә бер төргәк китереп салгач, башта сәеррәк булып китте. Сабыйның йөзенә карадым. Карасана, миңа охшаган ласа бу кызый!.. Әнисе дөрес әйткән икән...
Шунда нидер булды да куйды үземә. Кинәт кулларым белән баланың аякларын капшый башладым: аяклары ничек? Төргәк чак кына кулымнан төшеп китмәде. Үзем як-якка каранам. Ярый әле күрмәделәр бугай...
Әнисе күзеннән читтә каламы соң!.. Сизенгән икән. Кайткач сораша: «Баланы кулга алгач ни булды сиңа, ник шул чаклы дулкынлана идең?..»
Хатыныма балачагым-хатирәсе булып калган шушы вакыйганы сөйләп бирдем.