СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Радик Фәизов “Кич җиткәндә”

Мәгълүм ки, адәм баласы олыгайган саен тормышында сүлпәнләнә, әйләнә-тирәсендәге хәлләргә, бөтен дөньясына битарафлана бара. Өеннән кая да булса чыгып йөрүләрне дә бик яратмый башлый. Ә менә безнең Азат абзый белән моның киресе килеп чыкты әле. Ул, инде җиденче дистәсен тутырып килгән карт, хәрәкәтләнүне, яшьлеге, гомере үткән урыннарны әйләнеп кайтуны ярата.
Кеше дигәнең шулай бит: бу фани дөньяда гомерем дөрес үтте, бәхетле булдым дип, бик сирәкләр генә саный. Гәрчә ул гомере буе нәкъ менә шулай булсын дип тырышса да... Үсә төшеп, аз гына тураеп аягына басуга, ул инде бәхет эзләргә җыена. Шунда аны тормыш өермәсе бик әйбәтләп кенә үзенә бөтереп ала, әллә кайларга, бик еракларга алып китә, туйганчы әйләндереп-тулгандырып йөртә. Аннары инде, тегесен-монысын бик җитәрлек итеп күрсәткәч, артына-алдына типкәләп бераз акылын да өйрәткәч, бер урынга китереп ташлый. Үзе һич тә уйламаган бер урынга төпләндереп куя.
Кечкенә генә бер авылда туып үскән Азат та, армия хезмәтенә китеп, Ерак Көнчыгышларны, урманлы сопкаларны күрде. Байкал күлләрендә коенды. Аннары да ярты Рәсәйне гизде, кирпеч салды, балта селтәде, хәтта, җир астына төшеп, күмер чапты. Ул инде бәхет дигән матур кошның беркайда да, хәтта бер чакрым тирәнлектәге җир астында да юк икәненә тәмам төшенгәч, барысына да кул селтәде дә туган якларына кайтты. Анда да әле үз авылларыннан шактый еракта булган эшчеләр бистәсендә төпләнде. Бераз соңарып булса да, өйләнеп җибәрде, балалар үстерде, кыска курсларда укып, исәп-хисап хезмәткәре булды, шушында тормыш кичерде. Хәзер инде бистәдәге җыйнак кына һәм тыйнак кына бер йортта карчыгы Вәсилә белән икәүләп кенә көн итәләр.
Җәйләре бик тиз, сизелмичә дә үтә. Вәсиләсе белән бергәләп йорт яны бакчасында җиләк-җимешен, яшелчәсен мул итеп үстерәләр. Бәхәсләшә-килешә күп итеп кайнатмалар ясыйлар, тозлыйлар, киптерәләр. Шул рәвешчә, үзләренә кышка җитәрлекне әзерләп тә куялар тагын. Ә инде эшләр беткәч, кара көзләр дә килеп җиткәч, Азат абзыйның күңеле кытыклана башлый. Ул, урта буйлы, әле һаман да җиңел, төз гәүдәле карт, кулына юл чемоданын ала. Бик салкын кышларга кергәнче кайда да булса йөреп кайта. Казан каласын, Сарытауны айкый.
Әле менә быел көзлектә ул, ерак ара дип тормады, көньяк Уралдагы бер шәһәргә килде. Яшь вакытында үзе берничә еллар торып, эшләп киткән шәһәргә. Адәм баласының табигате шулай бит: үзе булган, яшәгән җирләрне ул, гәрчә анда бер-ике ел яисә айлар гына торып китсә дә, инде гомере буена онытмый. Анда каршылаган иртәләрен, кичләрен, башкарган эшләрен, танышкан һәм дуслашкан кешеләрен исендә тота. Үткән гомернең вакыйгалары да кызыклы, кешеләре дә әйбәт, көннәре дә яктырак булган кеби тоела аңа. Чөнки, вакытлар угү белән, кеше күңелендә нәкъ менә яхшылыклар, яктылыклар гына өскә калка. Ә начарлыклар, караңгылыклар, Ходайга шөкер, каядыр түбәнгә бата, онытыла килә. һәм бу безнең бәхеткәдер, мөгаен... Азат абзый да, гәрчә моннан да матуррак бүтән урыннарда торып китсә дә һәм аларның барысын да хәтерендә тотса да, Уралның шушы яңа салынган шәһәрен еш исенә төшерә иде. Аның бу урында киң булып җәелгән Урал суын, буеннан-буена кояш төшкән киң урамнарын, үзе кирпечләр салып күтәргән йортларын, иркен паркларын, Ленинградта эшләнгән озын һәм җитез трамвайларына кадәр тагын бер күрәсе килә иде. Бу шәһәрне сагына ул, үзенең шушында йөргәнен еш исенә дә төшерә, төшләрендә дә күрә, аның якты урамнары буйлап тагын бер үтәсе килә иде.
Бу калага юл ерак, бер поезддан икенчесенә күченеп озак көтеп тору мәшәкате зур иде. Азат абзый шактый йончыды, әмма аның каравы, вокзалга килеп төшкәч, уңай килеп чыкты, кунак йортларына барып, эзләнеп йөрергә туры килмәде. Вагоннан төшүенә үк иптәше, кайчандыр үзе белән бергә эшләгән дусты Иван Шашура очрады. Бу шадра һәм сөйкемле йөзле, хәзер инде тәбәнәк буйлы булып калган урыс карты, әйтерсең лә көтеп торган, аны шунда ук танып алды.
— Азат җаным, Свобода җаным! — диде ул, һаман да яшь вакыттагыча шаян сүзләре белән, һәм, колачын киң җәеп, аны күкрәгенә кысып алды. Бернинди кунак йорты яисә бүтән танышларны эзләп йөрү зурында ишетергә дә теләмәде.
— Безгә кайтабыз һәм бетте китте! Мин синең бу шәһәргә тагын бер килеп чыгасыңны белдем, бик белдем. Бу хакта миңа күңелем әйтеп торды. Мин япа-ялгызым бит хәзер, Азат дус. Настямны былтыр төп йортка илтеп куйдым... Киттек туп-туры безгә! — диде Шашура.
Трамвайга, кайчандыр шушы яңа кала өчен ерак Ленинградта махсус эшләнгән озын, иркен вагонга кереп утырдылар, һәм шунда Азат абзыйның күңеленә дә ниндидер иркенлек, яктылык кереп тулгандай булды. Шәһәр гаҗәеп үскән, тагын да матурланган. Аның яңа урамнары да элеккечә киң, туры, буеннан-буена кояш төшәрлек итеп салынган. Азат абзый ул югында үсеп чыккан галәмәт зур, биек йортларга, сарайларга карап сокланып, тел шартлатып барды.
Шашураның фатиры зур, өч бүлмәле икән. Ялгызы гына торып калса да, карт тәртипне дә кулдан җибәрмәгән, һәркайда чисталык-пөхтәлек, идәннәрдә йомшак келәмнәр. Икәүләп кибетләргә чыктылар, затлы шәраб, тегесен-монысын алдылар, икәүләп табын әзерләделәр. Ул кичтә таңга кадәр диярлек йокламадылар, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Яшь чакларны, уртак танышларны, ул вакыттагы җитәкчеләрне, үзләренең нәчәлникләрен искә алдылар.
— Фатир, күрәсең, иркен, мин ялгызым. Җаның теләгән бүлмәдә йокла, үзең теләгән кадәр тор. Ә анда, Татарстанда, хәлләрең ничек соң? Карчыгың исәнме? Кабыргаңа төрткәләп, җайсызлап торучыларың юкмы? Ул тәкъдирдә минем янда бөтенләйгә дә торып кала аласың. Баш өсте... Икәүләп яшәрбез шунда, — диде Шашура.
— Рәхмәт, Иван. Бөтенләйгә үк торып калып булмас анысы. Алай да бераз торырга исәп бар әле, — диде Азат абзый.
Иртәгесен ул кала урамнарына чыгып китте. Шашура аның белән чыкмады, иренде. Ә бу Азат абзый өчен әйбәт кенә, аның үз иркендә ашыкмыйча җәяүләп кенә, үзалдына уйланып, хисләнеп йөрисе килә иде.
Иң әүвәле ул Урал суы буена төште. Урал элеккечә киң, җәйрәп ята, әмма аның яр буйларын инде танырлык түгел. Ташлы-кантарлы бу урынны тигезләп, яңа парк салганнар, аның агачлары инде чын урман булып үскән. Асфальт түшәп туп-туры юллар ясаганнар. Парк янәшәсендәге калкулыкта чуеннан коелган манарадай биек һәйкәл. Корыч коючы пәһлеван үзе чүкеп ясаган гаять зур, киң кылычны илне дошманнардан саклаучыга, шундый ук пәһлеван солдат кулына тапшырып тора. Ә суның теге ягында шушы чуенны коеп чыгарган комбинат төтенли. Ул биек торбалар урманы белән күз иярмәс араларга, күп чакрымнарга җәелеп киткән. Елга аша салынган дамбалар буйлап күпсанлы машиналар, трамвайлар чабыша. Алар, асылда, дөньяның ике зур кыйтгасы — Ауропа һәм Азия арасында чабышалар. Чөнки елганың бу ягы — Ауропа, теге яры — Азия. Менә шушындый шәһәр бу... Азат абзый яр буенда, һәйкәл янында озаклап басып торды, сукмаклар буйлап йөренде. Аның күңелендә дулкынлану, ниндидер рәхәтлек, ул үзен икенче дөньяда, төшендә кебек хис итә иде. Чынлап та, бу манзараны күп мәртәбәләр күзаллаган, төшләрендә дә күргән иде инде ул.
Монда эскәмияләргә утырып ял итә-итә, туйганчы, күңеле булганчы йөренгәч, ул кечкенә генә бер ашханәгә тамак ялгарга керде. Кеше сирәк керүдән интеккән яшь кызлар аны күтәреп алгандай иттеләр, тәлинкәләргә һәр ризыкны мул итеп салдылар. Ул шунда, почмактагы бер урындыкка утырып, черем итеп тә алды. Ул-бу сүз әйтүче, тынычлыгын бозучы булмады. Тамакны туйдырып, яхшы гына хәл дә җыеп алгач, Азат абзый дамбаның бу як ярга чыккан башына таба атлады. Монда асфальт түшәлгән бик иркен, ярым түгәрәк мәйдан. Шәһәрнең уң як ярдагы иң зур өч урамы, ә уртадагы үзәк — Корыч коючылар урамы шушыннан башланып китә. Азат абзый мәйдан читендәге очлы түбәле таш палаткаларны күрде һәм, гәрчә алар ул югында салынган булсалар да, аларны танып та һәм аңлап та алды. Тау-ташлар арасына беренче булып килүчеләр, шушы каланы һәм комбинатны сала башлаучылар яшәгән палаткалар бу, шуларга куелган һәйкәл! Асылда нәкъ менә үзе кебек гади эшчеләргә, гади авыл кешеләренә куелган һәйкәл. Алар арасында тоткын хәленә төшереп, бер дә хаксызга куып китерелгәннәре дә байтак иде... Абзый, төрле уйлар эчендә калып, бу һәйкәл янында озак басып торды.
Мәйданнан урамнар төрлесе-төрле якка, үргә таба тарала. Азат абзый уңга, кояш чыгышына юнәлгән урамга атлады. Күңелендә моңлану, дулкынлану, хисләр өермәсе иде. Кая гына карасаң да, таныш урыннар, яшьлек сукмаклары, яшьлек хатирәләре! Менә кайчандыр күпме тапкырлар кереп чыккан кибетләр, әнә әрҗәсенә хатлар салып йөргән элемтә бүлекчәсе. Менә киң тәрәзәләре әллә кайдан күренеп, үзенә дәшеп торган тулай торак, дус егетләр белән бергәләп дөнья авырлыкларына, кайгы-хәсрәтләргә төкереп, шау-гөр килеп яшәгән йорт. Азат абзый бишенче катка менеп, үзе яшәгән бүлмәне карап чыкмакчы иде дә, кире уйлады. Аякларның хәле беткән, йөрәге дөп-дөп тибә иде. Ишек төбендәге бик тә таныш, озын агач эскәмиягә килеп утырды. Якты йөзем, карале, бу эскәмияне бер ял көнне үзе ясап куйган иде бит ул! Калын такталардан, тимер почмаклар сугып, нык итеп ясады, һәм ул әнә шушы заманнарга тикле исән-имин торган да. Тагын торыр әле. Азат абзый үзе бу дөньядан китеп баргач та торыр... Аңа инде күпме кеше утырып ял иткәндер, ниләр генә сөйләшмәгәннәрдер, әле тагын күпме кешеләр утырып ял итәр. Азат абзый кулы белән эскәмиясен, шомарып беткән арт тактасын ышкып утырды.
Үзе кайчандыр җиңел, ашкынулы адымнар белән атлап йөргән баскычларны, үзен йөргән сукмакны карап байтак шулай утыргач, ары китте. Менә алар салган биш катлы торак йорт. Менә бу фатир диварларына кирпечне Азат үз куллары белән өйгән иде. Тәрәзә төпләрен, бер истәлегем булып калсын дип, бик тырышып, салкын үтмәслек итеп, әйбәт итеп эшләде. Төзүчесенең кем икәнен белмәсәләр дә, монда торачак кешеләр рәхмәт сүзләре әйтсен дип. Хыялый вакытлар бар иде шул... Азат абзый шулай уйланып тротуарда басып торганда, йорттан яшь кенә бер хатын килеп чыкты.
— Исәнмесез, абзый. Сез берәр кешене эзлисез мәллә? — ди де ул.
— Юк, кеше эзләмим, — диде Азат абзый һәм үзе дә сизмәстән әйтеп куйды: — Мин... сезнең менә бу йортны салганда, шушында эшләгән идем. Яшь чагында...
— Шулаймыни?! Тирә-якта иң әйбәт йорт бу. Кирпеч булганнан гына түгел, ул вакытта сез аны яхшы итеп салгансыз. Әйдәгез, чәй эчертеп чыгарыйм әле үзегезгә! — дип ачылып китте теге хатын һәм Азат абзыйны култыклап алды. Ай-ваена карамастан, йортка алып керде. Нәкъ менә тәрәзә асларын ул үзе эшләгән фатирга килеп керделәр. Хатын тиз арада чәен өлгертте.
— Фатирыбыз бик әйбәт, кышларын бик җылы була. Рәхмәт инде сезгә! — дип, кыстый-кыстый сыйлады.
Атнадан артык торды бу шәһәрдә Азат абзый. Үзе төзешкән бүтән йортларны, бөтен бер кварталны алып торган институт бинасын карады. Урал суының теге ягына чыгып, металлургия комбинаты тирәсендә йөрде, аның төтенен, кайнар шлак исләрен иснәде. Инде онытылып та килгән, сагынылган исләрне. Аның күңелендә ниндидер яңа хисләр, горурлык, канәгатьләнү, бу хисләр йөргән саен күңелне киңрәк били, яктырта иде. Карале, гомер дигәнең бер дә заяга, мәгьнәсезгә үтмәгән икән бит! Менә бу исеме бөтен дөньяга билгеле шәһәрне бар итүдә аның да хәләл көче кергән, йортлары ташына аның да кайнар тире тамган.
Бу көннәрдә Азат абзый гел елмаеп йөрде. Трамвайларда сүз алышкан кешеләр белән шаян сүзләр сөйләште.
Инде кайтырга җыенгач, Иван Шашура белән бергәләп, карчыгына вак-төяк бүләкләр, шушы каланың сувенирларын да алдылар. Саубуллашканда, Иван аны кочагына алды һәм озак җибәрмичә торды.
— Мин исән вакытта тагын киләсең әле монда. Матри... Киләсе елга ук килеп төш. Туп-туры үземә! — дип озатып калды.
******
— Ай Аллам, йөрисең бит үзеңә мәшәкать эзләп әллә кайларда. Карт башың белән арып-талып, — дип каршылады аны карчыгы Вәсилә әби.
— Шаулама, карчык, шым бул. Ару-талулар бар инде ул анысы. Әмма аның каравы күңелләрем кояшлы дала минем. Иркен дә, яп-якты да. Алла кушып сау-сәламәт булсам, киләсе елга тагын бер тарафка сәфәр кылам әле. Армия җиренә, Байкал күле аръякларына ук барып җитеп булмас, анысы. Ә менә үзем күмер чыгарган Донбасс якларына тәвәккәлләргә исәп бар! — диде Азат абзый.