Хатынының кабере янында Заһир озак утырды. Уйлары, давыл эчендә калган дәрьядай, әле күтәрелеп бәрелә, әле бөтерелеп-бөтерелеп актарыла, аннары, сулышы күкрәгенә сыймагандай, кинәт тынып кала. Монда мәңгелекнең кырыслыгын, чынбарлыкның котылгысызлыгын бар тирәнлеге белән төшенәсең, аны җаның аша үткәрәсең. Бу халәттә көндәлек ыгы-зыгы, тормыш мәшәкатьләре бик кечкенә булып кала. Уйлар, үзеннән-үзе моңарчы кылган гамәлләреңне барлый-барлый, үткән гомер юллары буйлап кузгала...
Заһирның элек тә зиратка берничә тапкыр кергәне бар иде барын. Әмма бер тапкыр да бүгеңдәй халәт кичермәде. Күңел нечкәрү, кешене кызгану кебек сыйфатлар аңа хас түгел иде... Хатыны Рәсимә вафатыннан соң гына әллә нишләде, балавыздай йомшарды...
Рәсимә авырып озак ятмады. Башым авыртуга түзәр чамам юк, дип ауды да өченче көнендә дөнья куйды. Рәсимә Заһирдан алты яшькә кечерәк тә иде югыйсә. Тормышлары да таза иде, муллыкта яшәделәр. Әмма Әҗәлетдин бабай синең байлыгыңа карамый икән... Изге һөнәр иясе иде хатыны, гомере буе башлангыч сыйныф балаларын укытты. Пенсиягә чыкканына да сигез генә ел иде. Рәхәтләнеп яшәр чаклар иде дә бит...
Заһир үзе колхоз рәисе булып эшләде. Рәсимәсе аңа бер-бер артлы ике малай алып кайтты. Тәгәрәшеп үсте малайлар. Әмма Заһир аларны үз авыллары мәктәбендә, әниләре янында укытмады. Бу хакта сүз чыккач, күзен генә акайтты:
- Син нәрсә! Мәктәп директорыгыз болай да идарә юлына тузан төшерми. Аңа то машина кирәк, то тагын нәрсәдер кирәк! Мәктәбегез ишелергә тора. Малайлар анда укыса, ремонт дип җанга төшәчәк.
- Ремонт белән генә булмый инде. Яңа мәктәп кирәк! - дип сүз кыстырды Рәсимә.
- һе... Салсын. Раскулачить ителгән Бикмөхәммәт абзый йортыннан гына оештырылган мәктәп ич ул. Эшләсен директорыгыз. Соранып йөреп кенә булмый ул, әнә, әле укытучыларга ашлык сорап гариза калдырып киткән.
- Бирергә куштыңмы соң?
Заһир үзенең хуҗа булуыннан, колхозның бар байлыгы аның әмере аша гына үтүеннән канәгать бер мизгел кичереп, йомшак кәнәфидә киерелә-киерелә генә җавап бирде:
- Әйдә тыгынсыннар. Хисапчыга икешәр пот бодай язарга куштым.
Рәсимә сискәнеп китте. Ашлык сорап язылган исемлектә аның фамилиясе булмаса да, ире «тыгынсыннар» дип кенә бәһаләгәннең берсе бит ул. Димәк ки, укытучы - әрәмтамак! Аның Заһиры шулай уйлый. Киләчәктә ул ничек эшләр? Болай да хезмәттәшләренең ачылып китмәүләрен, үзе янында сак сөйләшүләрен сизеп тора ич. Укытучылар бүлмәсенә Рәсимә килеп керсә, әңгәмәләре кинәт өзелә, сүзне икенчегә борып җибәрәләр. Ул, белмәмешкә салынып, сөйләшүгә кушыла.
Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне генә түгел, әдәбият, мәдәният хезмәткәрләрен дә җене сөймәде Заһирның. Рәсимә яши-яши төшенде. Авылда белемле, үзенең фикере булган кешеләрнең азлыгы Заһирга кулай икән ич. Үзеннән түбәннәрне түбәнсетү, авызларын томалау ансат. Беркөнне ул иренең Миңнәхмәт атлы механизатор белән сөйләшүенә колак салды.
Заһирның өйдән чыгуын механизатор капка төбендә көтеп торган икән.
- Син монда нишлисең? - диде Заһир, тукталып тормыйча гына.
- Сезне көттем, - дип иярде яшь ир рәис артыннан. - Заһир абый, өч кенә көн булса да ял кирәк иде. Абзар җимерелде.
- һе... Синең абзарыңны мин барып төзәтмәм ич. Эшлә!
- Кайчан эшлим соң? Кайчан ял иткәнемне дә белмим ич!
- Яллап эшләт!
- Бик эшләтәсе, акча булса! Әнә сезнең каралты-кура нинди дә, безнеке нинди!
- һе! Минеке шулай булырга тиеш! Мин - колхоз рәисе. Ә син кем?!
Рәсимә шушы хакыйкатьне белгән хәлдә сабыр гына яшәде. Эшкә барды, ашарга пешерде, йорт-җирне пөхтә тотты.
Чит авыл мәктәбендә укыганга, малайларның монда дус-ишләре булмады. Институтны тәмамлагач та шәһәрдә калу ягын карадылар. Заһир моңа сөенде генә. «Кайтсалар - кунак, китсәләр - ерак, - дип куйды ул үзалдына. - Үзеңнекеләрне бел дип, кимчелекләрен биткә бәреп әйтүче юк...»
Заһир, авыр уйларын иңнәреннән төшерергә теләгәндәй, чардуган рәшәткәсенә тотынып күтәрелде. Рәсимәнең кабер ташындагы фотосурәгенә карап торды да кайту ягына борылды.
Зират капкасын чыгуга, аның каршысына ямьсез манзара текәлде. Мүкләнеп беткән таш өемнәре, кайчандыр бина булганны хәтерләткән хәрабәләр белән аралаша-аралаша котырынып үскән кычыткан, алабута басуы сузылган. Әйе, Заһирның хыяллары белән бәйле урын бу. И-и-и, ул чактагы уй-хыяллар...
Колхозларда дуңгызчылык тармагын ныклап җәелдерергә керешкән чак иде. Зират коймалары яныннан инешкә кадәр сузылган кара туфраклы тигез урында Заһир фермалар салырга ниятләде. Дуңгызчылыкны көйләп җибәрсәме - эше алга китәчәк аның! Күрше райондагы бер колхоз рәисен мактап туймыйлар инде. Имеш, мәктәбе дә яңа, хастаханәләре дә әйбәт. Яшьләр дә авылда кала икән. Яңа фермалар төзелсеннәр әле - Заһир колхозын да күрерләр. Планнан тыш арттырып, Заһир кебек кем дәүләткә ит тапшырыр?! Күрербез. - Шулай уйлап тәвәккәлләде ул. Урып-җыю бетеп басуда көзге эшләр тәмамлангач, авылның ир-атларына Акъяр тавыннан таш чыгарырга кушылды. Кәйлә, лом, кувалда ише кораллар белән тау башын чокырга керештеләр. Тауда кыш буе эш кайнады. Чыгарылган ташны арык алашалар җигелгән чаналарга төяп алып кайта тордылар...
Дуңгыз абзарларын Заһир тәки салдырды. Заһирның хезмәтен дә күрделәр. Бөек Октябрьнең 45 еллыгы бәйрәмендә «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләделәр. Күпчелек колхозчыларның өй түбәләре салам гына булса да, колхоз миллионер иде...
Хәзер әнә шул фермалар урынында таш өемнәре, калкынып торган диварлар, чүп үләне баскан утарлар... Җан өшеткеч шыксыз манзара.
Заһирга бик күңелсез булып китте.
Аның «булсын» дип янып-көюләренең, кичергән борчылу яки шатлыкларының, түгелгән көченең, талкынган нервларының нәтиҗәсе шушы ташландык чүплек кенә микәнни?! Тукта, тукта... Рәхмәт төшсен Заһирга! Моны менә халык өчен Заһир эшләде дип әйтерлек нинди хезмәте бар соң аның? Әйе, елның-елында дәүләткә күпме ашлык, ит, сөт, бәрәңге ише ризыклар тапшырылган. Хезмәт көненә бирәсе ашлыкны кысса кысты, ә дәүләткә бурычлы булып калмады. Планны гел арттырып үтәде. Колхозчының синең планыңда ни эше бар? Ул үзе өчен генә кайгырта. Мине алыштырган яшь рәис халыкчан булды инде, - дип, үзалдына мыскыллы елмаеп куйды Заһир. - Авыл урамнарына таш җәйдерде, бәрелә-сугыла йөри-йөри, газ кертүгә иреште, һәр хуҗалык, берсеннән-берсе көнләшә-көнләшә, яңа йорт җиткерде. Озын куллыларны да күрмәмешкә салынды. Аңа да рәхмәт әйтмәделәр. Союз таркалгач, хакимлек итүдә икенче тәртипләр кергәч, аны берәү дә аңламады. Рәхмәт әйтүче табылмады. Дөрес эшләгәнмен. Мин райком сүзеннән чыкмадым! - дип җиңел сулап куйды ул. Сулыш юллары киңәеп киткәндәй булды. Шушы мәлдә ул үзен хакимлек иткән чагындагыча хис итеп алды. Беләкләрендә көч, йөрәгендә энергия, көч-куәт тойды. Бер мизгелдә эчкә баткан коңгырт күзләреннән очкыннар чәчрәп алды. Мыскыллы ялтыраучы бу күзләргә колхозчыларның күбесе карарга куркыр иде. Аңа каршы сүз әйтергә батырчылык итүче сирәк иде. «һе, - дип куйды ул үзалдына. - Сирәк булса да, чаялар табыла иде бит. Гөлчирәне хәтерлә әле».
- Заһир абый, ат кирәк иде. Урманнан бүрәнә алып кайтырга исәп, - дип, идарәгә килгән иде бозау караучы Гөлчирә.
- Хәзергә атлар юк шул. Бар да эштә, - диде Заһир.
- Кайчан булыр икән соң, Заһретдин абый?
- Кем белә инде аны. Менә эшләр бераз җиңеләйсен инде.
Гөлчирәнең дә чигенер исәбе юк иде.
- Колхозда эшнең кайчан җиңеләйгәне бар? - диде ул, нык итеп. - Эш җиңеләйгәнне көтсәк, өебез өстебезгә җимерелә.
- Терәү куеп торырсыз, - дип тешләште Заһир.
Гөлчирә бу кадәресен үк көтмәгән иде. Аның җен ачулары чыкты.
- Сез нәрсә, Заһретдин абый! - дип кычкырып җибәрде ул. - Әтиебез сугышта калды. Үзебез һәр көн колхоз эшендә. Сугыш ятимнәре терәүле йортта яшәргә тиешмени?! Нишләп син үзең терәүле өйдә яшәмисең соң? Авылда иң биек өй синеке! Җәяү дә йөрмисең! Колхоз синең өчен ике айгыр асрый! Фермага да тарантаска утырып киләсең!
Гөлчирә әйтте-әйтте дә ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Заһир аларга ат бирмәде. Хәер, Гөлчирә дә ат сорап Заһир янына бүтән кермәде. Белде ул аның шулай мыскыллап, ялындырып йөртәсен. Кызлар, ике башын ике «уфалла» арбасына куеп, бүрәнәне тартып ташыдылар... Бу газаплы хезмәт әче әрнү, бетмәс рәнҗеш булып кызлар күңелендә укмашып калды.
Кызларның кечесе, Зөлфирә исемлесе, җыр-биюгә маһир иде. Тавышы да көчле, чиста. Укытучылары да: «Бу баланың җырлавында Гөлсем Сөләйманова аһәңнәре бар», - дип сокланалар иде. Шуңа күрә аны кечкенәдән үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнаштырдылар. Тугызынчы сыйныфта укыганда, аны район агитбригадасына дәшеп алдылар. Үз авылларында концерт куйганда, Зөлфирә Заһирны «чеметеп» алырга ниятләде. Баянчыга кушылып, «Әйе шул, шулай шул» көенә чәнечкеле шигъри юллар сипте:
Безнең колхоз алга бара,
Күтәрелә гел үргә,
Ат урынына тәртә эченә,
Кызлар җиккәнгә күрә.
Әйе шул, шулай шул,
Кызлар җиккәнгә күрә.
Зөлфирә куркып җырламады. Аны Заһир абыйсы берни шләтә алмый. Ул, унынчыны тәмамлауга, Казанга укырга китәчәк. Җырчы булачак. Заһирдан паспорт алырга рөхсәт язуы сорап йөрмәячәк...
һай, дөнья без уйлаганча гына барсачы! Зөлфирә конкурстан узмады. Анда бәрелде, монда сугылды - шәһәрдә урнаша алмый интекте. Паспорт кирәк. Шулай өметсезләнеп йөргәндә, ул бер белдерүгә тап булды. Җитен комбинатына эшчеләр кирәк икән. Аны бишкуллап эшкә алдылар. Тулай торакка урнаштырдылар. Җитмәсә, җитен комбинатында үзешчән сәнгать түгәрәге бар икән. Зөлфирә шунда җыр дигән бөек тылсым серенә төшенә башлады. Ә икенче көзне түгәрәк җитәкчесе үзе аны музыка училищесына алып барды...
Зөлфирәның тормышы көйләнде. Әмма Заһир авылда калганнарының тормышларын шактый көйсезләде.
- Кызыгыз колхоз рөхсәте белән китмәде, - диде ул карусыз эшләп йөрүче Гөлчирәгә. - Ун сутый бакчагыз киселә.
- Ни хакыгыз бар, Заһир абый? Әти сугышта калды.
- Сезнеке генә калганмы әллә? Аңа карап колхоздан качмыйлар!
- Ул укырга дип китте бит!
- Керде, пычагым! Аңа тагын! Җитен комбинатында сүс тукый танылган җырчыгыз!
«Да-а, - дип куйды Заһир, кепкасын каш өстенә үк батырып. - Да-а-а...»
Нәрсәгә кирәк булган инде бу гамәл. Ул ун сутыйны бөтенләйгә кистерергә барыбер ирешә алмадым ич. Зөлфирә дә җырчы. Минем малайлар да читтә. Берүземә егерме биш сутый җир... Ә нишләп әле мин үземне болар белән тиңләп утырам - мин аңа лаек! - дип каршы төште ул үз-үзенә. - Ул чакта партиянең карары шулай иде. Халыкны авылда калдыру кирәк иде...»
Аның уйлары тормыш юлында кичерелгән әле бер вакыйгага, әле икенчесенә тукталды. «Эшләдем, эшләдем... Ә миннән соң ни кала? Ә гомер нәкъ җырдагыча: «Үтә дә китә икән». Әнә авыл башында «Сәет коесы» дигән урын бар. Анда югыйсә коеның эзе дә юк, ә исеме калган. Димәк, Сәет атлы изге җан кайчандыр кое казыган, авылны сулы иткән. Ике басу арасындагы тирән ерганакның ташлы урыны «Җамали күпере яны» дип телдә калган. Җамали абзыйның кайчан яшәгәнен дә белүче юк. Исемен халык онытмый!
Аның исеме ничек сакланыр? Бүген хәрабә хәлендә калган урынны «Заһир дуңгыз фермасы яны» дип йөртерләр микән?
Дөнья фани икән лә, фани... Адәм баласы көчле көчлесен, үзе эш майтара торган чагында бу хакта уйламый икән. Гел көчле торырсың шикелле. Чир дигәне дә сиңа ябышмас, картлык дигәне дә тиз генә җитмәс кебек тә... ә ул килә икән. Песи кебек йомшак кына басып, сиздермичә генә килә икән...
«Әйе, - дип авыр сулады ул. - Миллионлаган тонна ашлык, ите, сөте, мае, тагын әллә ниләр су кебек аккан. Байлык аккан, ә ни калган? Нәрсә, спорт заллы, бассейнлы иркен мәктәп төзетә алмас идеммени?! Юлларны рәтләтә алмас идеммени?! Тукта әле! - диде ул шушы урында үз- үзенә. - Нәрсәгә дип кирәкмәгәнгә фәлсәфә сатам соң мин! Әллә башка колхозларда юллар шәп идеме? Әнә күрше Чыпчыклыда бездән дә хуже иде әле...
- Юк инде, акланма, - дип баш калкытты миендәге бер күзәнәк. - Чыпчыклы белән үз авылыңны чагыштырма. Анда урта мәктәп, хастаханә, элемтә бүлекчәсе... Колхозда эшләргә кешеләре дә юк иде ич. Ә синдә бөтен кеше колхозда эшли! Гомере буе ферма сазында резин итек белән йөреп хәзер аяксыз калган Гөлчирәгә теге чакта ат та бирмәдең! Гөлчирәләрдән көлмәделәр. Аларны һаман мактыйлар. Бүрәнәне тартып ташып өй салган кызлар дип, шушы көнгә хәтле сөйлиләр.
- һе! Сөйләсеннәр! Тел - сөяксез ул, - дип, теге кыю күзәнәккә каршы чыкты Заһир. - Мин партия кушканча яшәдем. Өстәге җитәкчеләр сүзеннән чыкмадым.
- Үз башың юк идемени? - дип чәнчеп алды теге күзәнәк. - Партия исеме астына кереп качма! Башкаларның үземнән өстен булуын күтәрә алмыйм, диген! Әле бит хәзер дә, пенсиягә чыккач та, элеккеге гадәтләреңнән котыла алмыйсың...
Заһир моннан берничә ел элек кенә Зөлфирә белән булган очрашуын исенә төшерде.
Җырчы кыз авылга кайткан иде. Күргән бер кеше колачын җәеп кочаклап алды кызны.
- Зөлфирәкәем, исән-сау йөрисеңме?
- Зөлфирәкәем, син - безнең горурлыгыбыз! Ходай яман күздән саклый күрсен! Үзәкләргә үткәзеп тә җырлыйсың инде!
Заһир белән дә юлы кисеште Зөлфирәнең.
Өлкән яшьтәге класс җитәкчесенә чакыру билеты бирергә ашыга иде кыз. Укытучы апасы яшәгән урамга борылуга, каршысына Заһир килеп чыкты.
- Исәнмесез, Заһир Кәбирович, - диде күренекле җырчы.
Заһирның какча яңаклары тартышып алды. Болай да кысынкы күзләре тагын да кысыла төште. Кызның сәламен алып тормады Заһир.
-Ә-ә, синмени? - диде ул аңа, хакимлек иткән чагындагы кыяфәтенә кереп. - Бер юньле-башлы репертуарың юк синең. Менә дип күрсәтердәй бер җырың юк...
Зөлфирәнең бөтен гәүдәсе калтыранып алды. Бар иҗатына шушы коточкыч бәһане алган хәлендә, ул бүген авылдашлары каршында концерт куячак...
Зөлфирә үз халәтен Заһирга сиздермәде. Җавабы да әзер иде. «Заһир абый, сез сәнгать белгече булсагыз, мин - балерина! - димәкче иде дә, эндәшмәде. Олы кеше белән нигә әрепләшеп торырга!»
- Сез яраткан җырчыларыгызны гына тыңлагыз! - диде дә Зөлфирә үз юлына китте.
«...И-их! Рәсимә, Рәсимә! - диде ул, үзен ураган уйлар ятьмәсеннән котылырга теләгәндәй. - Белмисең хәлләремне... Сагыш дәрьясында берьялгызым...»
Уйлар белән тулган башын игән хәлдә, төпсез, нурсыз күз карашы белән җир себергәндәй, ул әкрен генә өенә таба атлады. Кайтып керүенә, өй тын тормасын дип, телевизорны кабызып җибәрде. «Яңа гасыр» каналында Зөлфирә җырлый иде:
Гомеркәйнең көзе Үзәкләрне өзде...
Үткәннәргә нигә киңәшләр?
Йөрәк ничек түзәр? - Үкенечле сүзләр - Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләшләр...
Әйтерсең лә җыр аның җанындагы сагыш дәрьясын айкый. Кичерешләре дулкын-дулкын булып бәргәләнә.
Җыр дөньяның фанилыгын, гомер атлы бөек тылсымның кыскалыгын, кылган гамәлләргә бәһа буласын искәртә...