СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фарсель Зыятдинов "Баллы кар"

Кулына берәр тәмлерәк нәрсә эләктеме, Белми энесеннән читкәрәк китү ягын карый. Чөнки тәмле нәрсә күп булмый, ә аз нәрсәне энесе белән бүлешәсе килми аның. Гадәте шундый икән, ничек итеп бүген генә үзгәртә алсын ул аны? Әле генә дәү әнисе биргән баллы карны тәмләп суырып утырганда, үч иткәндәй, энесе Үсәр күзенә чалынды. Белми шунда ук ялт итеп куаклар арасына чумды һәм тиз генә әйләнеп тә чыкты.
—Абый, абый, — диде энесе аңа, — кулыңда баллы кал бал иде түгелме соң? Әллә яшелдең инде?
—Яшерде ди сиңа... Каян килсен ди миңа баллы кар? Тәмле нәрсә күбрәк сиңа эләгә бит. Кечкенәм, дип, төпчегем, дип, әни дә сиңа алып бирә, әти дә. Ә мине, зур инде син, диләр. Менә шулай, энекәем.
—Алдамасана, мине күлмәде дип, сукыл дип белдеңме әллә?
Болар сүз көрәштергән арада, якындагы куаклар арасында бер карга чүпләнеп йөри иде. Ул кинәт куанычын яшерә алмый кычкырып җибәрде:
—Кар-р, таптым кар, — диде ул һәм, баллы кар савытын эләктереп, тупыл башына кунды.
Чынлап та, ямьле җәй уртасында сап-салкын кар тапкан иде ул. Аның да ниндиен әле, баллысын, тәмлесен.
Белми, каргага бөтенләй игътибар бирмичә, энесе белән бәхәсләшүен дәвам итте:
—Теңкәмә тимә инде, Үсәр! Бернәрсә дә яшермәдем, дим бит...
Үсәр исә, аңа ышанмыйча, туп-туры куаклар арасына кереп китте. Калган баллы карны энесе эләктергәнче дип, Белми дә аның артыннан куаклыкка ташланды. Эзлиләр, эзлиләр, таба алмыйлар. Белми кабалана. Югыйсә менә шушында гына куйган иде бит. Кая китәр икән? Шулай да үзе дулкынлануын энесенә белдермәскә тырыша:Әйттем бит мин сиңа яшермәдем дип, ә син ышанмаган буласың. Хәзер ышандыңмы инде?
—Яшелмәгәч, нигә үзең бик кабаланып эзләдең соң? Саланлансаң, шулай була ул менә: үзеңә дә юк хәзел, миңа да...
Шулчак, Үсәрнең сүзләрен раслагандай, агач башындагы карга аваз салды:
—Кар-р-р! Эреп беткән баллы кар!
Белми карганы күрмәкче булып тупыл башына текәлгән иде, буш баллы кар савыты аларның алдына ук килеп төште.
2025-07-14 13:41