СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Наилә Галиева “Сөт”

Нәфисәнең урып өстенә ятуына менә бүген өч ай булды. Бүген торам, иртәгә торам дип өметләнеп ятты ул. Тик авыруы көннән-көн көчәеп, өметен өзде. Менә әле дә әрнү дулкын-дулкын булып, бөтен тәнне, җанны өшетеп, янәдән Нәфисәне уятты. Ул тешләрен шытырдата-шытырдата, кипкән иренен чәйнәде. Ирененнән аккан канны да сизмәде. Күзен дә ача алмады. Ятагына иелгән кызын да, язгы кояш нурларына күмелгән өйне дә күрмәде. Әрнү... Бөтен тәнен, җанын куырып алган әрнү. Әнә, кызы Әлфия кабат әнисенә иелде. Төнгә рәхәтлек йөгерде. Авырту ярдан ишелеп киткән дулкын сыман әкрен генә артка чигенде. Ул күзен ачты. Яшьле күзен төбәп, кызына рәхмәт әйтәсе килде. Кипкән, чәйнәлгән ирене кыймшанса да, авызы ачылмады. Күзе, яшьле күзе генә күрә. Аның карашы идән уртасында йомшак йомгакны тәгәрәтеп уйнаучы песи баласына төште. Йомгак инде чуалып беткән, ә песи баласы аны тәгәрәтә дә тәгәрәтә. Нәфисәнең үткән тормышы да әнә шул чуалган йомгакка охшаш... Күз кабагы авыраеп, аның күзе йомылды. Ул кабат йокы аша үз дөньясына чумды... Әнә, Нәфисә ике кызын кочаклап, яр буенда утыра. Янында ире - авылның укымышлы мулласы, Исмәгыйле басып тора. Җылы, кояшлы көн. Исмәгыйль нидер сөйли, Нәфисәне алга чакыра. Юк... Нәфисәнең барасы килми, ләкин еракка, офыкка сузылган юл Нәфисәне үзенә чакыра сыман.
Менә ул үз өендә. Алты почмаклы зур, матур, якты өй. Тик Исмәгыйле кайда соң? Аның күзалдында караңгы төн, кайгылы төн пәйда булды. Балаларын кочып, нидер көтеп ята Нәфисә. Ишек шакыйлар. Авылның активисты, хәерче чулак бака малае Малик тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп, ишек шакый. Өстенә шәлен ябынып ишеген ачса, ишек төбендә кыйналган, канга баткан Исмәгыйле басып тора. Ә чулак Малик, тәмәкесен көйрәтеп, зур бака томшыгы сыман авызын кыйшайтып, җиргә төкерә-төкерә сүгенә. Нәфисәнең кычкырасы килә, бөтен дөньяны яңгыратырлык итеп кычкырасы килә. Тик пышылдау, әкрен генә үзәк өзгеч тавыш: «Исмәгыйлем, Исмәгыйлем...» генә ишетелә. Юк, ирен башка күрмәде ул. Исмәгыйленең зур итеп ачылган күзеннән битенә тәгәрәп төшкән күз яшен дә сөртә алмады. Иренең кулы бәйләнгән иде. Икенче көнне үк өйнең астын өскә китереп тентү ясадылар. Сандыкларны, өйдә ни бар - шуны чулак Малик һәм аның янында койрык болгап йөрүче әнчекләре алып чыгып киттеләр. Нәфисә буш өендә ике баласын итәгенә ябыштырып, ни әйтергә дә белмичә, елый-елый шешенеп беткән күзен еракка, тәрәзәдән күренгән юлга төбәп калды.
Ачлык, үзәкне өзеп ике кызының елавы, кайгы, түзә алмаслык сагыш, билгесезлек Нәфисәнең йөрәгенә, җанына, эчке дөньясының иң түренә бер чишелмәслек төен, канлы төер булып кереп урнашты. Бер ай үтмәде, кече кызы, Даниясе ачлыктан үлде. Инде елап яше бетеп, җаны кыйналып, күңеле буш кырга әйләнгән Нәфисә кызын күмгәндә елый да алмады. Тик ыңгырашу, җанының өзгәләвенә чыдый алмаслык ыңгырашу иде тавышында. Күп тә үтмәде, Нәфисәнең үзен дә алып китәргә килделәр. Караңгы төн. Кызы Галияне уятмады ул. Яшьле күзен сөртә-сөртә кызының ятагына иелде дә озак итеп баласына, җан кисәгенә карап, җаны сызланып, идәнгә бөгелеп төште... Юк, бирмәделәр вакыт, ашыктырдылар. Иренең апасына кызын калдырып, Нәфисә өеннән чыгып китте.
Күпме барганын белми Нәфисә. Икенче авылга килеп кергәндә таң ата иде инде. Ул авылдан да ике хатын-кызны арбага утырттылар. Мескеннәрнең куллары бәйләнгән, яулыкларын күзләренә төшергәннәр. Таныш та кебек... Иренең сеңлесе Зөбәрҗәт бит бу! Унҗиде яше тулмаган бала нишләгән, нигә ул арбада бара? Казанга килеп җитәрәк бер аланга туктадылар. Атларын йөгәненнән җибәреп, каравылчы түрәләр ашарга утырдылар. Нәфисә бу кешеләргә әле генә җентекләп карады. Мукшылар дисәң, татарча сөйләшәләр... Дуңгыз күзе сыман эчкә батып кергән күзләре яман ялтырыйлар. Сап-сары җирәнгеч сакал баскан йөзләрендә вәхшилек, ваемсызлык, мин-минлек бәрелеп тора. Юк, рәхимлелек көтеп булмый бу бәндәләрдән... Бәндәләр ашап-эчеп алдылар да шунда ук үз йомышларын үтәделәр. Берсе атына печән чаба башлады, ә икенчесе дуңгыз күзен Нәфисәнең тулы, матур гәүдәсенә төбәп, әкрен генә арбага якынлашты. Нәфисәнең кулларын чиште дә арбадан төртеп төшерде. Нәфисә бөтен көчен җыеп: «Тимәгез миңа», ~дип кычкырганын сизми дә калды. Аркасында камчы чыжылдап, Нәфисә җиргә бөгелеп төште. Ачыргаланып кычкыра башлады. Юк, каты, миһербансыз, пычрак куллар Нәфисәнең авызын томаладылар. Ә аннан соң күзеннән утлар очарлык итеп башы авыртуы хәтерендә. Аңына килгәндә, үзенең гәүдәсен селкетә дә алмаслык итеп бәйләгәннәр. Косасы килә, күзен ача алмый. Башыннан аккан кан йөзенә агып төшеп, күзен томалаган. Тәне түгел, җаны әрни Нәфисәнең, җаны.
Нәфисә Казанга ничек килеп җиткәнен дә хәтерләми. Ниндидер пычрак абзарга охшаш җирдә күзен ачса, абзар тулы хатын-кыз. Әче, сасы ис борынын ярып, башын әйләндерерлек итеп, тамагына килеп төелде. Ул укшып җибәрде. Эче куырылып килеп, авызыннан канлы селәгәй генә акты. Бер атнадан соң ул торып утырып, тирә-яктагы хатыннарны күзәтә, үзен карый ала иде. Әнә, янында утыручы хатын көне-төне нидер көйли. Әллә елый? Ул пычрак төргәк күтәргән дә баласы сыман күкрәгенә куеп тибрәтә. Төргәкне ача, ә анда иске-москы чүпрәк... Матур кулы белән сыйпый-сыйпый, әкрен генә бала төргән сыман иттереп төрә. Шул төргәкне күтәреп йөри-йөри дә бер ноктага төбәлеп, нидер исенә төшереп, өзгәләнә-өзгәләнә елый. Кем генә юк биредә... Зөбәрҗәт кенә юк. Кайда икән ул бала? Төннәрен Нәфисә өен, кызы Галиясен исенә төшереп, үзе дә өзгәләнә-өзгәләнә елады.
Озак тотмадылар Нәфисәне биредә, салкын вагоннарга төяп, Суслонгерга озаттылар. Урман кисте Нәфисә. Күпме урман кисте ул...Ун елын тутырып, авылына кайтты... Тик авыл халкы үзен кабул итмәде. Торыр өе юк, кызы Галиясе үлгән, ә Исмәгыйле суга төшеп югалган кебек югалган. Кемгә кирәк ул? Бәләкәй күтүмкәсен күтәреп, Казанга китте Нәфисә. Хәер сорашып йөреп, тамагын туйдырды. Ерак туганнары үзен бала карарга өйләренә керттеләр. Сынадылар Нәфисәне... Хуҗа хатыны Зәйтүнә, ачулы күзен ялт-йолт китереп, һәр көн үз әйберен барлады. Ике телем ипи калдырсалар, Нәфисә тик бер телемен генә ашады. Санаулы, бар әйбер санаулы иде. Вакыт үтте... Әлфиягә өч яшь тулганда Зәйтүнә яман чир белән авырый башлады. Ире Заһир, озак та үтмәде, икенче яшь хатынга өйләнде. Бер ел дигәндә Зәйтүнә үлеп тә китте.
Ул елларда күргән михнәтләр... Элек Нәфисә үзе генә булса, хәзер кулда яшь бала Әлфия. Яшь хатынга инде Әлфия дә, Нәфисә үзе дә кирәк түгел иде. Ярый, рәхмәт, ире Исмәгыйльнең апасы Асия үз өенә сыендырды. Асия яхшы тегүче, Нәфисә дә тегәргә өйрәнде. Көндез эш, ә төннәрен Нәфисә, бигрәк тә тулган айлы төннәрдә үзенең язмышын, үткәннәрне исенә төшереп, күпме төннәр керфек тә какмыйча уйланып, елап чыга иде. Ирен эзләтергә дә курыкты. Әле бит аның үзенең дә паспорты юк. Тик күпме төннәр йокламый уйланса да, үз-үзенә күпме сораулар бирсә дә, ул җавабын тапмады. Ни өчен ирен алып киттеләр? Авылда балалар укытырга мәдрәсә ачкан, авылның иң укымышлы мулласы Исмәгыйльне ни өчен кулга алдылар? Ә үзен? Ни өчен ул ун ел шул караңгы урманнарда, кибәктән пешерелгән икмәк ашап, интегеп газап чикте? Юк, җавап тапмады. Кемнән сорарга? Соpарга кеме бар? Әле Асия кисәтеп куйды, үзенең утырып чыкканын бер кешегә дә сөйләмәскә кушты. Сөйлиме соң Нәфис... Ярый әле төн бар, янында Әлфиясе. Үзенең балаларын югалткач, ул Әлфияне бу дөньяда иң якын, үз баласы кебек күрә иде. Үзе ашыйсы ризыкның тәмле телемнәрен ул кызына ашатты. Бердәнбере иде Нәфисәгә Әлфия. Әлфия дә бит үзенә әни дип дәшә. Әнисе ул Әлфиянең, үзе тудырмаса да, тумыштан үзе карап үстерде бит баланы. Үз балаларына бирә алмаган назны Нәфисә Әлфиясенә бирде.
Көн артыннан көн уза. Еллар бер-бер артлы тәгәри. Әлфиясс үсеп җитте, кияүгә чыкты. Менә үзләренә җир алып, вакытлыча землянка казып, бергә тора башладылар. Әлфия үзе, ире Зәфәр авиация заводында эшлиләр. Землянкада зур сәке, менә шул сәкедә оныгы Рузалия туды. Озак та үтми күптән көтелгән өйләрен дә сала башладылар. Нәфисә күпме җыелган акчасы бар - шуны балаларына бирде. Кайда бүрәнә тотышты, ә инде мүкләгәндә, оныгы Рузалияне бәләкәй арбага салып, берүзе мүкләде ул өйне. Ул өй салгандагы михнәтләр... Менә якты, зур өйләрен салып бетереп, шунда тора башладылар. Яшәргә генә бит...
Авырту. Әрнү... Нәфисә ыңгырашып күзен ачты. Еллар буе тәгәрәп килгән дә, кара йомгак, тәгәрәгән саен үткән еллардан әрнү, күз яше, кайгы-хәсрәтне үзенә җыя-җыя, Нәфисәнең җанына кереп утырган. Менә хәзер Нәфисәнең эчендә шул йомгак әйләнә. Әйләнгән саен бөтен тәнен куырып әрнетә, җанны түзә алмаслык итеп кычкырта. Тик инде хәл юк. Тавыш, җан сызланган тавыш эчтән кычкырса да, дөньяга ишетелми. Авыртуга кипкән авызы ачылса да әкрен генә ябыла. Эчтән ыңгырашу, үзәк өзгеч ыңгырашу гына ишетелә. Әлфиясе әнә кабат әнисенең йөзенә иелде. Нәфисә кызына карый алмый. Күз кабагы авыраеп, Нәфисә күзен йомды. Тәнгә тәмле җылылык йөгерде. Кайсы көненә, кайсы кайгылы төненә алып китте Нәфисәне бу җылылык? Әнә, тагын Исмәгыйле каршында. Ул кулын җәеп, Нәфисәсен үз кочагына алды. Алда юл, озын офыкка сузылган юл. Нәфисә оча, бер җире дә авыртмый. Җанына рәхәт... Нурлар, нурлар... бермәл очтылар да Исмәгыйле кая китте? Урман. Кара урман. Шул урманда адашып йөри Нәфисә. Бу бит үзе кискән урман - Суслонгср урманнары.. Зәйтүнә... Аның җан биргәндәге яшьле күз карашы... Зәйтүнә елмаеп карый... Әлфия .. Оныгы Рузалия... Зөләйха... Кем җырлый?.. Моңлы тавыш Нәфисәгә тынгылык бирми. «Син кайтмадың, иркәм, син кайтмадың... Көзге җилләр яфрак сиптеләр...» Кем җырлый? Зөләйха, Зөләйха тавышы. Зөләйха җырлый. Күрше хатыны, мөлаем йөзле, матур тулы гәүдәле Зөләйха Нәфисәгә сөт бирә. Көн саен сөт бирә. Ә үзе җырлый. Кемен югалткан бу бала? Ни өчен ул сыерын сауганда шул сыер абзарында да һәркөн җырлый? Әнә карт бабай, Зөләйханың кайнатасы ишек алдына чыккан да килененең сыер абзарыннан ишетелгән матур, сагышлы җырын тыңлый. Зөләйха җырлый- җырлый сыер сава. Ә бабайның күзеннән, ак сакалын чылатып, яшь ага. Елый бабай, Нәфисә дә елый... Күрми бабай Нәфисәне... Нәфисә сөт савытын тоткан да онытылып сагышлы моңны тыңлый. Күпме сагыш ул моңда? Юк, кеше үзенең якын кешесен, сөйгәнен югалтмаса, менә сиксәнгә җиткән бабайны елатырлык итеп җырлый алмас иде. Ниндидер сер бар бу балада... Сагышлы серле җан Зөләйха... Ире үзеннән күпкә олы яшьтә булгангамы, белмим, ул Зөләйханы бик ярата. Ул ирнең мәхәббәт көче, артык яратуы Зөләйханы ни өчендер бәхетле итми. Зөләйха мөлаем, шат йөзле. Тик менә сыерын савып чыкканда нигә соң ул елаган була? Яшьле күзен яшерер өчен башын иеп, кечкенә сараена кереп китә. Шунда сөтен сөзеп, якты кояш кебек елмаеп чыга. Ә бабай, Зөләйха җырлап бетерү белән, күз яшен сөртә-сөртә, кәкре, авырткан аякларына көчкә басып, өйгә атлый. Сагышлы моң... Шул моң Нәфисәне, бөтен язмышын, үткәннәрне айкап алып, югалтуларын исенә төшереп, ишегалдыннан алып чыгып китеп, аулакка, элекке землянка каршында үскән каенлыкка алып керә. Күптән кипкән күз яшьләре агыла да агыла. Елый да елый ул. Җаны бушанып, җиңеләеп китә. Менә кичләрен бабай белән Нәфисә икәүләшеп шул сагышлы моңны тыңлыйлар. Һәp кич Нәфисә Зөләйханың матур сагышлы җыры, йомшак кулы белән сауган сөтен алып чыга.
Сөт, сөт... Нәфисә күзен ачты. Караңгы төн. Кызы күкрәгенә башын иеп, йокымсырап утыра. Нәфисәнең ыңгырашкан тавышына кызы Әлфия уянды. Әнисенең янына килеп, иелә тошеп:
-Әни, хәлең ничек?
Инде ничә көн бер сүз дәшмәгән әнисе әкрен генә:
- Кызым, чакыр Зөләйханы.
Нәфисә әкрен генә кузгалды, кулы белән кызына ишарәләп:
-Кызым, Зөләйханы чакыр...
Әлфия аптырап, бер сүз дә әйтмичә басып тора. Тиз генә әнисенә ризалыгын белдереп:
- Әни, борчылма. Хәзер алып керәм Зөләйха апаны.
Әлфия кызы бүлмәсенә кереп, Рузалияне уятты да:
- Кызым, әйдә тор... Дәү әниең Зөләйха апаңны сорый. Алып керик үзен.
Рузалия тиз генә киенгәч, чыгып киттеләр. Озак үтмәде, Зөләйха апаны алып керделәр.
- Зөләйха апа, әнинең сезгә йомышы бар... Иелебрәк сөйләшегез. Ишетмәссез әйткән сүзен.
- Ишетәм, ишетәм күршемне...
Зөләйха Нәфисә яткан ятакка иелеп:
- Күршем, Нәфисә апа, хәлләрең ничек? Аллаһы бирса, терелерсең.
Нәфисә кипкән иренен ялап, әкрен генә:
- Зөләйха... Сөт... Сөт...
- Нәфисә апа, сөт кирәкме? Хәзер алып керәм.
Нәфисә башы белән ишарәләп:
-Юк-юк... Зөләйха, бәхиллә мине, бәхиллә... Сөт... Сөт өчен... Мин бит сиңа сөт өчен тулысынча түләмәдем, бик фәкыйрь яши идек бит, мөмкинлегем булмады.
- Нәфисә апа, мин бәхил... Бәхиллим мин сине...
Нәфисә арып күзен йомды. Зөләйха күз яшен ак йомшак кулы белән сөртеп, читкә барып басты. Аның үксеп-үксеп елыйсы килә. Ул үзен көчкә тыеп тора иде. Әлфия яшьле күзен Зөләйха апага төбәп:
- Әни нигә сезнең бәхиллекне сорады?
Зөләйха бер сүз дә дәшмәде. Янында басып торган, бергә кергән кызы Наилә аңлады... Һәр айның азагында әтисе әнисенә:
- Җаным, сине гаепләп әйтмим. Ни өчен соң сауган сөтеңнең акчасы чыкмый? Зөләйха, менә дәфтәр, һәр сөт алучының исемлеген яздым. Күпме биргәнеңне язып кына бар. Ник язмыйсың соң син?
Язмаса да белә Зөләйха кемгә күпме сөт савып биргәнен. Тик ул землянкада, авыр тормышта яшәүче, күпме михнәтләр күргән Нәфисә апага: «Сез бит алган сөтегезнең яртысына гына акча түлисез», - дип әйтә алмады. Зөләйханың да бит сөйгән яры менә Нәфисә апаның ире кебек шул елларда суга төшкән кебек югалды... Бик укымышлы, бай гаиләдән иде сөйгән яры. Шириазаны... «Син кайтмадың, иркәм, син кайтмадың...» Шириазанына җырлый бит ул, һәр кич Шириазанына... Беркем ишетми аның җырын, йөрәге сызлануын... Йөрәккә - сызланган, яраткан йөрәккә дәва юк. Шул моң, сагышлы моң гына бераз дәва бирә... Оныта алмый ул тәүге һәм соңгы мәхәббәтен...
Иртә белән таң атканда Нәфисә үлде...