СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габдулла Галиев “Акбәкәл”

Бөек Ватан сугышының өченче елы якынлашып килгән май аеның урталары иде.
Авыл читеннән сызылып кына таң атып, яктырып килгәндә Габделхәйләр капкасыннан бригадир Шәяхмәт абзый килеп керде. Габделхәйнең чоланда йоклаганын белгәнгә күрә, тамагын кыргалап, туры чоланга үтте. Урын өстендә кул-аякларын як-якка ташлап изрәп йоклап яткан какча йөзле, җилкә сөякләре калкып торган арык гәүдәле малай каршына иелде дә сугыштан исән кайткан бердәнбер сул кулы белән тегенең җилкәсенә төрткәләп уятырга кереште.
— Габделхәй улым, тор әле, тор.
Кичтән эңгер-меңгердә генә тырмадан эт булып алҗып кайткан Габделхәй, уятканны яратмыйча, сузып-сузып ыңгырашты.
— Ач әле, дим, күзләреңне ач!
Малай йокы мәлҗерәтеп авырайткан күз кабакларын күтәрә алмыйча азапланды.
— Тор әле, тор. Бригадир Шәяхмәт абзаң мин. Сиңа эшкә әйтергә кердем.
— Кереп йөрмәсәң дә тырмага барасымны беләм бит инде. Әз генә черем итеп алыйм да... Барырмын...
— Тырмага бармыйсың әле бүген. Субайга җибәрәм мин сине. Шуңа иртәрәк кердем.
Субайга дигәнне ишеткәч, Габделхәй куллары белән угалап күзләрен ачты, борынын сызгыртып, мышный-мышный торып утырды. Кайдадыр шушы тирәдә Субай дигән авыл барын ишетеп белә иде ул.
— Ул Субай дигән авылга нигә җибәрәсең?
— Чаналар алып кайтырсың.
— Чаналар? Шаяртма әле, Шәяхмәт абзый. Нинди чаналар?
— - Нинди чаналар булсын инде, тәпәч баш, җигә торган чаналар. Лубияннан урман эшеннән кайтканда юл өзелгәч, Гөлчирә апаңнар Субайда ташлап калдырган чаналар.
Габделхәй үзсүзләнеп, киреләнеп маташты:
— Әллә ниләр уйлап табасың инде, Шәяхмәт абзый. Җәйгә чыктык бит инде, ни чуртыма ул чаналар. Кар төшкәч алып кайтыр идек әле.
— Кар төшкәнне көтеп булмый. Бригаттагы чаналар саны минем өстемә язылган. Рифкәмисиә Нәбиулла кичә утырышта да шуны исемә төшереп колак итемне ашады. Дөнья хәлен белеп булмый, йә бригатны икенче берәүгә тапшырырга туры килер, шуңа күрә чаналарны алып кайтып урнаштыру хәерле.
— Еракмы соң ул Субай?
— Субаймы? Олы юлдан барсаң безгә кырык чакрым чамасы. Ә син Чокырча авылы аркылы басу юлыннан турыга элдерт. Аннан биш-алты чакрымга якынрак. Чокырчаны үткәч, тау итәкләп Мукшы юлына төшәрсең. Аннан Субай уч төбендәге кебек күренеп кенә тора.
— Кайсы атны җигим?
— Үзеңнең Туры бияңне җигәрсең.
— Туры бияне? Колынлы бит ул...
— Зарар юк, әкрен генә йөреп кайтырсыз.
— Булмый, Шәяхмәт абзый. Теләсә нишләт, колынлы ат белән андый ерак юлга чыкмыйм.
Боларның бәхәсләрен ишетеп, Габделхәйнең әнисе Хәтирәттәй дә чоланга кереп сүзгә кушылды:
— Әзерәк акылыңдамы син, Шәяхмәт абзый? Күрә торып малаемны колынкайлы ат белән юлга чыгарырга... Ерак юлга йөреп өйрәнгәнмени әле ул Акбәкәл. Бүтән олауга ияреп китәр, адашып калыр, юлда ни булмас...
— Хәтирә килен, Акбәкәлгә икенче ае тулып килә. Бик тере, бик җитез колын ул. Иншалла, исән-сау йөреп кайтырлар. Бер дә борчыласы юк.
Хәтирәттәй йөзенә үпкәләү чалымы чыгарып әйтте:
— Бригадир кешегә шул инде. Чыгарып җибәрергә генә булсын...
— Ялгышасың, килен. Минем дә йөрәгем таш түгел лә...
— Таш булмагач, Габделхәйгә колынсыз ат бир.
— Һай, бик бирер идем! Каян алып бирим соң? Ерак юлга йөрердәйләре бармак белән санарлык кына бит. Менә тыңла! Ике атым пустаянна райун үзәгенә трактырларга гәрүчигә йөри. Булдымы? Кичә икесен идарәдән сорап сельпа рәисе алды. Красный бурга тозга баралар. Халыкка тозы да кирәк бит, килен.
Габделхәй бригада атларын күңеленнән барлап чыкты. Чыннан да ерак юлга ышанып җигеп чыгардай ат тапмады.
— Ярар, әни,— диде ул, Хәтирәттәйне тынычландырырга теләп.— Бу турыда сүз куертып тормыйк, Шәяхмәт абзыйның барыбер миңа бирердәй аты юк. Үземнең Туры биямне җигәрмен инде. Әкрен генә йөреп кайтырмын әле.
Сөйләшүнең азагы үзе өчен уңай тәмамланганга җиңел сулап чыгып киткән Шәяхмәт абзый ялт итеп тагын килеп керде. Керә-керешкә кәчтүменең түш кесәсеннән, дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге алып, Габделхәйгә сузды:
— Һай, бу хәтерне?! Менә бу кәгазьгә Субай кешесенең исемен язганием. Лотфулла атлы ул. Онытып-нитеп җибәрсәң шушы язганымнан карарсың. Менә шул кешене табып чаналарны тәртәләре, отбытлары белән берсен дә калдырмыйча төяп алып кайт! Ярый, хәерле юл сиңа, улым! Исән-имин йөр! —диде дә, ничек кергән булса, шулай ашыгып чыгып та китте.
Аның артыннан ук Габделхәй дә атлар абзарына юнәлде. Әлерәк кенә төнге көтүдән кайткан атлар утарда бер-берсенә елышып йокымсырап басып торалар. Вакыт иртәрәк булганга ат җигәргә килгән кешеләр күренмиләр әле.
Габделхәй ат абзарыннан Туры биянең сбруйларын алып чыгып үзе җигеп йөри торган арбасы өстенә ташлады да кулындагы йөгәнен тотып утар эченә керде. Әнисенең касыгы кырыенда күндәм генә басып торган, карасу-көрән төсле, дүрт аягының да бәкәлләре ак оекбаш кигән кебек ап-ак, шомырт кара яллы, шундый ук койрыклы гаҗәеп матур колынкай, Габделхәйне күрү белән, аның янына ашыкты, юеш борынын йомшак кына итеп кечкенә хуҗасының күкрәгенә терәде.
— Хәлләрең ничек, Акбәкәл? — диде Габделхәй колынкайның тал мүге кебек йомшак ялыннан сыйпап: — Ерак юлга чыгабыз бүген, Акбәкәл. Ничек кенә йөреп кайтырбыз, белмим. Синнән тора инде, дускай. Сынатмасаң гына ярар иде. Сынатмассың бит, шулаймы?
Акбәкәл муенын дугайлап пошкырып куйды. Мине кем диеп беләсең, янәсе! Үзенчә, әлбәттә, сынатмам диюе булгандыр инде.
Габделхәй Туры бияне җигеп өйләренә кайтты. «Безнең бу мәшәкатьле дөньяда эшебез юк», дигәндәй, урында тәгәрәшеп йоклап яткан сеңелкәшләренең маңгайларыннан үбеп саубуллашты. Аннан әнисе белән ишегалдына чыктылар. Улының, буш арба төбенә күз ташлап әнисе күңелсезләнде.
— Улым,— диде ул,— юлда чалгы белән кырыштырып алырдай урыннар очрамый калмас Чалгы ал. Сәнәк тә салыйк әле. Кар астыннан чыккан эскерт төбенә юлыксаң, сәнәксез булмас,— дип, лапастан чалгы белән сәнәк күтәреп чыгып, арба төбенә салды.
Габделхәй атын борып урам юлына чыгарды, капка төбендә кулларын күкрәгенә куеп озатып калучы әнисенә елмаеп кул болгады да, Туры бияне юыртып китеп барды.
Инде кояш күтәрелеп килә. Көн аяз, күктә бер болыт әсәре дә күренми. Күңелле, хәтта бик тә күңелле! Бөтен тирә-як бишектә — җылы кояш нурында тирбәлә диярсең! Бигрәк ямьле шул, яз аеның аяз иртәләре!
Авыл башындагы шактый озын үрне Туры бия атлап кына менде, үр бетеп басу юлына чыккач, дилбегә какканны да көтмичә тагын юыртып китте. Әле кайчан гына Габделхәйләр тырмалап йөргән җирләрдә игеннәр бик матур булып тишелеп тә чыкканнар. Шуларны күреп Габделхәйнең күңеле күтәрелеп китте. Арбасыннан төшеп, кояшка үрләгән шул яшел шытымнарны куллары белән сыйпыйсы, кочасы килде, җанын наз, рәхәтлек биләп алды.
Басу юлыннан колынкай иярткән ат арбасына ирләрчә аякларын салындырып утырган малай бара. Арба тәгәрмәчләре сызылып кына аксыл төтен сыман тузан тузып кала. Юлда бүтән бер җан әсәре дә күренми. Акбәкәл генә юлга ияләнеп җитә алмый әле. «Кая алып барасыз мине? Әй-лә, минем барасым килми»,— дигәндәй, кылтыкланып тукталып кала. Бераздан көтеп алмаганнарын күргәч, тукмак койрыгын күтәрә дә, чабышкылар кебек чаптырып, олауны куып җитә. Әнисенең корсагы турына килеп тәртәгә кагылып карый, болай да булмагач, әнисенең алдына аркылы төшә, билгеле инде, әнисен туктатып, имчәк сыгып алырга чамалый.
Әлеге басу юлы сугышка кадәр үк таныш иде Габделхәйгә. Җәйрәп яткан бу урыннарны әтисе белән аркылыга-буйга үтте ул. Урак башланган көннән уракның соңгы көненә кадәр трактор тартып йөри торган «Коммунар» дип аталган комбайн суктырган ашлыкны шушы басудан әтисе белән колхоз амбарына ташыдылар алар. Әтисе Габделхәйне алдына утыртыр иде дә, кулындагы дилбегәсен аңа тоттырыр иде. Габделхәйнең ул минутларда ничек куанганын күрсәң, исең китәр иде. Кулындагы дилбегәсен каккалап, урамда очраган малайлар яныннан атын юыртып үткәндә аннан да бәхетле малай юк кебек тоела иде. Нигәдер бигрәк яратты шул ул атларны. Җәйнең бер тотам төннәрендә дә йокысыннан торырга иренмәде, иртә таңнан әтисе белән торып аңа арба майлашырга, атын җигешергә булышыр, арба кырыенда мәш килеп йөрер иде.
Күңелле, рәхәт иде әти белән яшәү. Сугыш кына, барысын да астын өскә китереп, бутап ыргытты. Военкоматка озаткан көнне басу капкасын чыккач, Габделхәй әтисенең биленнән кочып алды да кычкырып елап җибәрде. Әтисенең күзләренә яшь тыгылды.
— Улым,— диде ул, көч-хәл белән, дулкынланудан тавышы калтыравын җиңәргә тырышып.— Дөнья хәлен белеп булмый, әйләнеп кайта алмасам, сау бул. Әниеңне, сеңелкәшләреңне ташлама, аларның бердәнбер терәге булып син каласың, шуны онытма! — диде. Аннан Габделхәйгә үзәкне өзәрлек тирән сагыш белән карап алды да: — Хуш, улым,— диеп суырып маңгаеннан үпкәч, инде шактый юл алган китүчеләрне озата баручы олаулар артыннан йөгерде.
Баштарак әтисеннән: «Хәзергә исән-имин генә Ульян каласында хезмәт итеп ятабыз. Көн-төн өйрәнүләр узабыз»,— дигән хатлары килеп торды. Кырык икенең апрель урталарында: «Фронтка кузгатырлар, ахры. Диңгез аша десант итеп кертәләр икән, дигән хәбәрләр йөри. Аллага тапшырдык, хәер-догада булыгыз»,— дигән соңгы хаты килде.
...Үткән атна азагында Габделхәйләрдә фронттан яраланып кайтып килүче Уразай кешесе кунып чыкты. Әлбәттә инде, Хәтирәттәй солдатны йортта бары белән кунак итәргә тырышты. Кичен чәй янында үзенең кайларда сугышып йөргәнен сөйләп бетергәч, җайлап кына Габделхәйнең әтисе турында сорашты. Әнисе:
— Безнеке сугышка диңгез аркылы дисан булып керәбез диеп язгание, шуннан бирле хәбәр-хәтере юк,— дигәч, солдат, авызындагы ризыгын чәйнәүдән туктап, кулын гына селтәде:
— Ә, десант беләнмени? Кырымга значит? Барып чыкмады ул безнекеләрнең десант дигәннәре. Нимес, каһәр, алдан белеп торган аны. Безнең цилый армияне капчыкка тутырдылар анда. Безнең ачыгавыз генераллар низашту харап иттеләр егетләрне...
Хәтирәттәй, башын читкә борып, яулык очы белән күзенә тыгылган яшьләрен сөртә башлагач, солдат сүзләрен җайсызрак ычкындырганын аңлап төзәтергә ашыкты:
— Син нитенмә әле, апа. Мин бит иптәшегезне үлгәндер димим. Кем белә, бәлки, партизаннар ягына чыккандыр. Анда таулар арасында партизан әтрәдләре күп, диләр. Ходай башына исәнлек бирсен, иншалла, бер кайтып килер,— диде.
Габделхәй, уйларыннан бүленеп, кояшка күз төшереп алды. Кояш шактый югары күтәрелгән, көн төшлеккә якынлашып килә иде. Туры бия дә йончып китте, ахры, адымнары салмакланды, касык тирәләре тирләп-пешеп чыкты. Ат кыркырдай үләнле урын табып, ашатып, ял иттереп алырга кирәк иде. Габделхәй, юлга якын гына балан-гөлҗимеш куаклыгы уратып алган түгәрәк аланлык күреп, Туры бияне шунда борып кертте, туарды да, тышаулап үләнгә җибәрде. Ачыккан ат авызлыгын шалтыратып үлән кыркырга кереште. Габделхәй үзе дә, юл капчыгыннан әнисе салган ризыкларны алып, чирәмгә утырды. Кай арада әнисенең имчәген бушатырга өлгергәндер, Акбәкәл, Габделхәйнең артына басып, җилкә турыннан күлмәген тешләп тарткалый башлады.
— Синмени әле бу җәфәтник,— диде Габделхәй, Акбәкәлгә таба борылып.— Шаярасың киләмени? Вакытым югын күрмисеңмени? Ашыйм бит. Ярый ла син имчәк бәреп килдең. Тукта, дим, хулиган, күлмәгемне җыртсаң, кайткач Хәтирә әбекәң кирәгеңне бирер! Әһә, әле син шулаймы, абыеңны тыңларга теләмисеңме?! — Габделхәй урыныннан сикереп торып, Акбәкәлне муеныннан кочып алды.— Күрсәтимме кирәгеңне?! Йә, йә, тиямме соң сиңа! Ничек кулым күтәрелсен?! Бигрәк матур бит син! Егет булсаң да, күзләреңә кадәр кызларныкы кебек сөрмәле! Ялларың өрфәле ефәк кебек йомшаклар! Бәкәлләрең мамык күк ап-аклар!
Сабый димичә ни диярсең, тамагы туйса шаярырга ярата Акбәкәл. Басуда төшке ялга туктагач, Габделхәйнең иптәш малайлары да рәхәтләнеп шаяралар аның белән. Акбәкәл исемен дә малайлар бирделәр аңа. Шул исемгә күнегеп килә инде ул. «Акбәкәл»,— дип чакырсаң, чабулап килеп тә җитә. Тозсыз шаяртканны гына яратмый Акбәкәл. Кайвакытта малайлар, шаярып, аның касыгына төртәләр, бу үртәүне һич кенә дә кабул итә алмый Акбәкәл, җавабы әзер,— шунда ук ялт итеп арт ягын борып куя. Шул вакыт авызыңны ерып, касыгына төртеп кара инде син аның! Тәгәрәп киткәнеңне сизми дә калырсың. «Ат куркытам, тай үтерәм диеп тибә»,— диләр, хактыр бу.
Беркөнне Рәшит исемле малайга шундый итеп типте, ярый бичара читкә тайпылып өлгерде. Әнә шулай бәләкәй булса да, мин-минлеге бар Акбәкәлнең! Ни шути! Хайван димә, яратуың ихластанмы, көләр өчен генәме — барысын да аңлый, тоя белә ул.
Туры бияне язгы чәчү алдыннан Габделхәйгә беркеткәндә Туры бия дә, колынкае да бик ябыклар иде. Колхоз терлекләре быел кышны бик авыр чыктылар. Хәтта саламга да туймаган Туры биянең имчәгенә сөт бик аз төште. Шуңа колынкае да күләгә кебек шырагай, бик арык иде. Аты өчен улының еларга җитеп борчылып йөргәнен күреп, әнисе: «Борчылма, улым. Шөкер инде, язга чыгып киләбез, тиздән үләннәр дә калкыныр, булганыннан йорттан да өлеш чыгарырбыз. Иншалла, рәтләнер Туры бияң»,— диеп Габделхәйне юатты.
Терлекләрнең бәхетеннән май ае җылы килде. Шуны гына көткән үләннәр уйсу урыннарда баш төртеп тә чыктылар. Төнге көтүгә йөргән атларга әкренләп төс керә башлады. Колынлы бияләрнең дә имчәкләренә сөт төште, Туры бия белән Акбәкәл дә күзгә күренеп рәтләнеп киттеләр.
Габделхәй, урыныннан торып, аланлыкны йөреп чыкты. Нияте, Субайда кунып калырга туры килсә, атына төнгә ашатырлык печән чабып алу иде. Кызганычка каршы, чалгыга эләгерлек урын тапмады. Чабып алырлык урыны юлда очрарына өметләнеп, атын җигеп тагын алга кузгалды.
Бара торгач, Шәяхмәт абзыйлары әйткән Чокырча авылын да үтеп киттеләр. Тау итәкләп Мукшы юлыннан төшкәч, үзәнлектә чабып алырдай урын күреп, Габделхәй атын туктатты. Арба төбеннән чалгысын алып үләннең куерак урынына керде дә егетләрчә бар кочагына селтәнеп чабарга кереште. Атыма төн кунарга печәнем була, дип шулай куанып кына чапканда чалгысы үлән арасында яткан ташка бәрелеп кинәт шартлап сынды.
Габделхәй, еларга җитеп озак кына сынган чалгысына карап торды, чалгы сапка беркетә торган җиреннән үк сынган, берничек тә көйләп булырлык түгел иде.
Субайга кичкырын гына барып җиттеләр. Туры бияне юлда берничә урында тугарып ашатып алырга туры килде. Үлән кыркып кына туенып барган колынкайлы бияне артык куып булмый шул, юлның соңгы яртысын Туры бия гел үз көенә атлап кына барды.
Субай дигәннәре зур авыл түгел икән, урамнан сораштырып бара торгач, Лотфулла абзыйның йортын күрсәттеләр. Лапас түбәсенә күтәреп куйган чаналарны берәмләп җиргә төшерү шактый вакытны алды. Чаналарны арбага төяп бетергәндә кояш баерга якынлашып килә иде инде.
Лотфулла абзый, Габделхәйнең кайтыр юлга кузгалуын күреп: «Нишләвең бу? Кайтырга уйладыңмы әллә? Төнгә каршы юлга чыгуың бер дә мәслихәт түгел»,— диде.
— Куна калсам, Туры бия төнне ач чыгачак шул,— диде Габделхәй.— Имчәге дә сөтсез калыр, Акбәкәл кызганыч.
Лотфулла абзый, Габделхәйнең буш арба төбенә карап аптырашта калды.
— Арба төбендә җил уйнап тора икән шул, улым. Минем дә түбәмдә бер шырпы салам да юк. Менә агай, ә? Берничек тә ярдәм итә алмыйм бит сиңа, улым, шуңа эчем пошып китте. Син болай ит, улым, монда килгәндә авылга ерак түгел инеш аркылы күперне чыктыңмы? Күпернең теге ягындагы көтүлекне күрми үтмәгәнсеңдер. Атыңа эчерергә инеше дә якын. Төн уздырырга шуннан да уңайлырак урын тапмассың. Бар, караңгы төшкәнче кузгал, улым. Хәерле юл сиңа! — диде.
Габделхәй, Субайдан чыгып шул урынга юл тотты, инеш күперен үткәч, куну өчен уңайлырак урын карап барды да, юлдан ерак түгел ялгыз өянке күреп, атын шунда таба борды, өянке кырыена җиткәч тукталып, атын туарды. Беренче эше итеп инештә атын эчереп менде. Озак кына, Туры бияне тышаулап җибәрергәме, дилбегәсе белән тәртә башына бәйләп куяргамы, дип уйланып торды. Тышауласаң, үлән кырка-кырка еракка китеп барыр, бәйләү хәерлерәк булыр дип, дилбегәнең бер башын арба тәртәсенә, икенче башын Туры биянең йөгәненә бәйләп куйды.
Туры бия комсызланып үлән кыркырга кереште. Офыкка кереп югалган кояшның әкренләп алсу-кызыллыгы сүнде. Тирә-якны сәер тынлык биләп алды. Ара-тирә тынлыкны бозып, авыл ягыннан этләр өргән, кайдадыр җиргә иңеп килүче күксел томан артында чыбыркы шартлаткан, атлар кешнәгән тавышлар колакка чалынды. Атларны төнге көтүгә куганнар, дип уйлап алды Габделхәй, бу көтүлектә үзенең ялгызы гына түгел икәнлегенә шатланып.
Май уртасы булса да, кичке салкын үзенекен итте, күлмәк белән генә калтырата башлагач, Габделхәй арбадан сырмасын алып киде. Анасы янында тыныч кына йокымсырап басып торган Акбәкәл янына барып аны сөеп килде. «Ардыңмыни, Акбәкәл? Минем белән шаярасың да килмиме? Мин дә ардым шул, дускаем, бик арыдым»,— дип сөйләнде. Аннары, арбасы алдына аркасын терәп, чирәмгә утырды. Иртән юлга чыкканда кесәсенә шырпы тыгып чыкмаганына үкенеп куйды. Инеш буендагы корыган тал ботакларын җыеп учак ягып җибәрсәм, ничек шәп булыр иде диеп уйлады. Ул, шактый вакыт күпер астындагы бакаларның берсеннән-берсе уздырып бакылдашканнарын тыңлап утырды. Ерак юлда алҗыган яшь тәнне әкренләп йокы баса башлады, керфекләре, авыраеп, йомыла башладылар. Үзенең, йокыга талганын сизеп, Габделхәй ялт итеп урыныннан сикереп торды. Ул аты белән колынкаен ялгыз калдырып йоклап китүдән курыкты. Бик кыен булса да, бу төнне ничек тә түзеп, арбасы кырыенда утырып чыгарга булыр. Йокысын куарга тырышып, озак кына арбасы әйләнәсендә йөгереп йөрде, чүгәләп-торып гимнастика ясады. Барысын да эшләп аргач, кабат арбасы алдына утырды. Кинәт ул, дерт итеп уянып китте, җәһәт кенә башын күтәреп, күзләре белән Туры бияне, Акбәкәлне эзләде. Туры биянең арбадан ерак түгел, бик тырышып үлән кырыкканын, Акбәкәлнең әнисе янында ятып торганын күргәч, тынычлангандай булды. Әмма, күпме тырышса да, барыбер йокысын җиңә алмады: башы күкрәгенә салынып төште, күзләре йомылды.
Габделхәй күпме йоклагандыр, билгесез, аркасы белән сөялеп утырган арбаның кисәк кенә алга таба тартылып куйганына уянып, күзләрен ачты.
Туры бия нигәдер тынычсызлана, бәйләгән дилбегәсеннән ычкынырга теләп як-якка тартыла, аякларын җиргә бәреп тибенә иде. Акбәкәл?.. Акбәкәл кайда соң әле? Габделхәй аның нәрсәдәндер өркеп әнисенә сыенганын, Туры биянең аны янына җибәрмәскә тырышып, үрсәләнгәнен күреп алды. Габделхәй, хәлне аңларга теләп, як-ягына каранды. Кәм кинәт аның күзләре Туры биядән ерак түгел зәһәр очкын чәчеп торган яшькелт ике ут ноктасына төште... Чү, нәрсә бу? Габделхәй, ул нокталарны ачыграк күрергә теләп, аягына басты һәм зур гына соры төенчекнең Акбәкәлгә таба шуышып якынлашканын күрде... Бүре бит бу?.. Әнә астыртын гына, елан кебек, җиргә сеңгән Акбәкәлне эләктерергә чамалый.
Габделхәй бер мәлгә каушап, югалып калды, аннан кинәт аңына килеп, бар көченә: «Бүре бар! Коткарыгыз, бүре бар!» — диеп кычкырып җибәрде. Ул, бүрегә нәрсә белән ташланырга белмичә, як-ягына каранып алды — якында таяк, таш кебек нәрсә күрмәгәч, куллары белән бүренең бугазына ябышырга ниятләп, аның каршына чыкты һәм шунда, келт итеп, арба төбенә әнисе салган сәнәге бары исенә төште. Бер сикерүдә арба кырыена килеп, сәнәкне эләктереп алды, чана тәртәләре арасына кысылып калган сәнәк үч иткәндәй чыкмый җәфалады, җан ачуы белән тешләрен кысып бар көченә тарткач кына суырылып чыкты.
Габделхәй сәнәк белән маташкан арада бүре Акбәкәлгә ташланып өлгерде. Әмма һөҗүме уңышлы чыкмады, Туры бия, яшен тизлегендә гәүдәсен борып, Акбәкәлне ышыкларга өлгерде. Бүре, икенче якка чыгып, яңадан Акбәкәлгә ыргылды. Ләкин бу юлы аны: «Бирмим, Акбәкәлне, барыбер бирмим, кабахәт »,— дип, ярсып елый-елый, сәнәген алга сузып Габделхәй каршы алды. Табышына ташланган ерткыч бу юлы дүрт чатлы сәнәк очына килеп кадалды. Авыртудан зәһәр ырылдап, бүре гәүдәсен читкә атты, Габделхәйнең кулыннан сәнәген бәреп төшерде, сәнәкне җирдән алган арада бүре өченче ыргылыш ясады. Акбәкәл кинәт үзәк өзгеч тавыш белән иңгерәп, кешнәп җибәрде. «Их, бетерде, Акбәкәлне харап итте»,— дигән коточкыч уй Габделхәйнең миен көйдереп үтте, әмма нәкъ шул мизгелдә Туры бия бүрегә кушаяклап шартлатып тибеп җибәрде. Бүре чинап бер кырыйга очты, авыртудан котылырга теләгәндәй, башын селеккәләп торды да янәдән торып басты, гайрәтләнеп тешләрен шыгырдатты, күзләреннән утлы очкыннар чәчеп яңадан ыргылды. Габделхәй кулындагы сәнәкне сикереп үтәргә теләп өскә сикерде, әмма сикереп үтә алмады, тагын сәнәккә барып бәрелде. Бу юлы Габделхәй дә, бүре дә җиргә тәгәрәделәр. Бүре үҗәтләнеп яңадан ыргылды. Әмма бу ыргылу баштагыларыннан күпкә көчсез иде. Туры биянең саллы тояклары аңа әйбәт кундырган иде, күрәсең. Бу алышта, Габделхәйнең сәнәк очы бүренең кабырга арасына туры килде, бүре авып төште, сәнәктән котылырга теләп, тәгәри-тәгәри як-якка ташланды, сәнәк сабын тешләре белән кысып, зәһәрләнеп ырылдады. Ләкин аның егәре калмаган иде инде. Ул, үзенең җиңелгәнен аңлады, гәүдәсен көч-хәл белән сөйрәп, аунаклый-аунаклый китеп барды.
Габделхәй, сәнәген ташлап, Акбәкәл янына ашыкты. Акбәкәл әнисенең күкрәге турына сыенган, бөтен гәүдәсе дерелдәп калтырый иде. Туры бия, хуҗасын күргәч, үзенең кечкенә йөрәк җимешенә ярдәм итәргә кирәклеген аңлатырга теләгәндәй, башын чайкый-чайкый пошкырып, баскан җирендә таптанды. Габделхәй, Акбәкәлне муеныннан кочып алды: «Нишләтте сине явыз бүре, кая, карыйм әле»,— дип җиң очы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә, Акбәкәлне тикшерергә кереште. Һәм бичараның сул як арт ботында шактый умырылган җәрәхәт күреп алды. Ярадан җиргә тып-тып кан тамчылап тора иде.
Габделхәй, бер мәлгә Акбәкәлгә ничек ярдәм итәргә белмичә торганнан соң, нәрсәдер исенә төшереп тиз генә өстендәге күлмәген салып атты. Күлмәкне калтыранган куллары белән тасмалап ертты, маташа торгач, яра бәйләрлек бинт сыман нәрсә килеп чыкты. Иң кыены җәрәхәтне бәйләү булды. Бичара сабый, бинт ураганны яратмыйча, йә алга, йә артка сикергәләп Габделхәйне җәфалап бетерде. Бәйләүнең файдасы тиде, бераздан кан агу туктады. Габделхәй дә азрак тынычлангандай булды, әмма коточкыч вакыйга тәэсире һаман кимеми, үксүе туктаса да, вакыт-вакыт сулкылдаудан гәүдәсе дертләп куя иде.
...Тау артыннан таң атып, яктырып килүен күргәч Габделхәй Акбәкәлгә карап уйга калды. Яралы аягы белән авылга кайтып җитә алырмы Акбәкәл? Кайтасы юл якын ара түгел, таулар, чокырлар аша үтәсе. Арба башына урын көйләп Акбәкәлне яткырып та алып кайтып булыр иде дә, моның өчен, аны арбага күтәреп салырга кирәк шул. Берьялгызының гына көче җитмәс Габделхәйнең. Җансыз әйбер булса бер хәл, ничек тә күтәрер иде әле ул. Кырык-илле килолы капчыкларны күтәреп арбага салганы бар аның. Бу бит җан иясе. Мескен хайван үзенә ярдәм иткәнне каян белсен, арбага күтәрә башлау белән чабаланыр, сикергәләр, бәйләгән ярасын кузгатып, канатып бетерер.
Габделхәй бу уеннан кире кайтты. Акбәкәлне олау артыннан ияртеп әкрен генә кайтудан да хәерлесе булмас, дигән фикергә килеп, атын җигеп кайтыр юлга чыкты.
Ун чакрымлап юл үткәч, Акбәкәл арбадан калыша башлады. Габделхәй Туры бияне туктатып аны көтеп ала-ала юлын дәвам итте. Чокырча авылына җитәрәк, Акбәкәл бөтенләй тукталып калды, әнисенең кешнәп чакыруына да исе китмәде. Габделхәй, пошынып, Туры бияне җир межасы полосасына кертеп туктатты. Тиз генә туарып, үләнгә кушты да, Акбәкәлне каршы алырга китте. Акбәкәл, хуҗасының килгәнен күреп, басып торган җиреннән көч-хәл белән генә кузгалды, яралы аягына бик нык аксап аңа таба якынлашты. Габделхәй нәни дустын муеныннан кочып: «Кайтып булмыймыни, җаным? Яраң ирек бирмиме? Әрнидер шул, сызлыйдыр. Ничек ярдәм итим икән соң сиңа?» — дип, Акбәкәлне сөйде, ә үзенең күзләренә яшь тыгылды. Атларга булыша-булыша, Туры бия янына алып кайтып, әнисенең имчәгенә кушты. Колынкайның теләр-теләмәс кенә имгәнен күргәч, бик нык борчылды.
Акбәкәлнең үз аяклары белән авылга кайтып җитә алмаячагы көн кебек ачык иде. Габделхәй берәр юлчы-фәлән күренмиме икән дип, юлга күз төшереп алды, әмма бормаланып, сузылып яткан юлда бер җан иясе дә күренмәде. Чарасызлыктан нәрсә уйларга белмичә басып торганда, күзе кинәт межа баганасына төште. Җирдән чама белән арба биеклегендәге бу калкулык аңа Ходай биргән могҗиза кебек күренде. Габделхәй, Туры бияне җигеп, арбаны калкулыкка яны белән терәтеп туктатты, арбаның калкулык белән бер тигезлектә калганын күреп, шатлыгыннан елмаеп куйды. Инде хәзер Акбәкәлне ничек тә калкулык өстенә менгереп, арбага төшерәсе калды. Габделхәй аны муеныннан кочып алып, җайлап кына калкулык өстенә сөйрәде. Тик күпме тырышса да, бу эш барып чыкмады, Акбәкәл алгы аякларын җиргә терәп карышты, яралы аягы авырткангамы, калкулык өстенә менәсе килмәде.
Габделхәй, колынкай белән әвәрә килә торгач, тирләп-пешеп чыкты, тәмам алҗыды. Җиргә утырып бераз тын алгач, аягына басып, тагын бер тапкыр юлга күз төшереп алды һәм берәүнең аксаклый-аксаклый бу якка якынлашып килгәнен күрде.
Аркасына солдат капчыгы аскан хәрби киемле кеше килгән юлыннан борылып керде дә Габделхәй янына җитеп туктады. Башта кояшта уңып саргая төшкән гимнастеркасының яка сәдәпләрен ычкындырып, кулындагы яулыгы белән тирләгән битен, муенын сөртте, аннан, ике якка салынып төшкән кара мыегын сыпырып алгач, калын көр тавыш белән сәлам бирде:
— Нихәл, үскән егет! Исән-сау гынамы? Ерактан ук карап киләм арбаң янында кайнашканыңны. Минем бәхетемнән, юлларыбыз бер уңайга түгелме? Иртәдән бирле тимер юл стансасыннан җәяүләп теркелдим. Хет бер атлы юлчы очраса икән?! Ерак юлны килештермәде бугай, аягымдагы ярам шешеп чыкты, рәхмәт төшкән нәрсә.— Юлчының күзе кинәт Акбәкәлгә төште.— Бәрәч?! — диде ул, гаҗәпләнеп.— Монда минем кебек тагын бер яралы бар икән ләбаса. Нәрсә булды, улым, бу гөнаһсыз сабыйга?
Габделхәй юлчы солдатка төнлә булган вакыйганы сөйләп бирде. Солдат: «Кит аннан»,— дия-дия, тәэсирләнеп тыңлады, Акбәкәл янына килеп ярасын тотып карады да, башын чайкап куйды. Габделхәйдән:
— Хәзер ничек кайтырга уйлыйсың инде? — диеп сорады. Габделхәй, үзенең уен әйтеп биргәч: — Дөрес, башка чара юк. Бу сабыйны арбага салып кына кайтып җитә алырсың,— диде.
Алар икәүләп эшкә керештеләр. Арбадагы чаналарны арткарак күчереп, Акбәкәлне яткырырга иркенрәк итеп урын әзерләделәр. Габделхәй, дустына йомшак булсын өчен, өстеннән сырмасын салып арба төбенә җәйде. Барысын да көйләп бетергәч, Акбәкәлне җайлап кына күтәреп арбага яткырдылар, юлда сикереп төшә алмаслык итеп бау белән бәйләп куйдылар. Солдат абзыйның куллары эшкә ята икән, барысын да җай белән төгәл итеп башкарды. Эшләнгән кадәресеннән канәгать калгач, солдат арба кырыена килеп сөялде дә тәмәке кабызды. Һәм, кинәт каршында ялан тән басып торган Габделхәйне беренче тапкыр күргәндәй сискәнеп китте.
— И-и, кара әле, ә?! Эш белән мавыгып, күрми дә торам икән. Сырмаңны салгач, шәрә калгансың бит син,— диде. Солдат абзый, ашыгып, гимнастеркасын, эчке күлмәген салды.
— Йә әле, улым, менә бу солдат күлмәген киеп җибәр,—дип Габделхәйгә күлмәген сузды. Габделхәй, уңайсызланып, күлмәкне алмый маташты.
— Алай киреләнергә ярамый. Әле җәйнең җиткәне юк, язгы җил астыртын, усал була. Үпкәңә салкын тияр,— дип, Габделхәйнең ай-ваена карамыйча, өстенә күлмәк кидерде.— Җиңнәре бераз озынрак икән, ничауа, зарар юк,— дип сөйләнә-сөйләнә, җиңнәрен бөкләп өскә күтәрде. Аннары: — Сиңа ничә яшь соң әле? — диеп сорады.
— Ундүрткә чыктым,— диде Габделхәй.
— Ә нигә мәктәптә түгел? Әллә укуыңны ташладыңмы?
— Ташламадым. Мин быел җидене бетерәм. Колхозда ат белән эшләргә кеше җитми. Имтиханнарны эш арасында тапшырабыз. Ике көннән соңгы имтихан.
— Алай,— диде солдат абзый, тирән уйга калып.— Син минем улым белән яшьтәш икәнсең. Ул да, синең кебек, шулай нужа чигеп йөридер инде.— Аннан, бераз күңелсезләнеп сүзсез торгач, ачынып: — Каһәр төшсен ул сугыш уты кабызучыларга. Менә бит нинди хәлләргә калдырдылар халыкны. Яшьләребезнең яшьлеген, балаларыбызның бала чакларын тартып алдылар,— диде Габделхәйне аркасыннан кагып: — Ничек тә түзик, улым. Сугыш беткәч, бу михнәтләрнең бер рәхәтен күрербез әле, иншалла,— дип өстәде.
Габделхәй әтисенә охшаган бу нечкә күңелле солдат абзый белән бик җылы саубуллашты. Аның басу юлыннан аксый-аксый китеп барганын артыннан карап калды.
Габделхәй авылларына көтү кайтканда гына кайтып җитте. Әнисе күрше-күләнне җыеп, Акбәкәлне бергәләп арбадан төшерделәр. Көне буе имчәк капмаган, хәлсезләнгән Акбәкәлне анасына кушып имезделәр.
Ике-өч көн авыл халкы телендә гел Габделхәй белән Акбәкәл генә булды. Берәүләре Габделхәйнең батырлыгына сокландылар, икенчеләренең ул вакыйганың чынлыгына ышанып җитәселәре килмәде. «Рефкәмисиә» Нәбиулланың: «Колынын күпер ярыгына кыстырып имгәткәндер. Хәйретдин малае хитри ул, ансат кына бүрегә сылтап котылмакчы була. Колынкаена ул-бу була калса, хакын кычкыртып түләтербез»,— дигән сүзен ишеткәч, Габделхәй бик нык рәнҗеде.
Хәтирәттәй, умартачы Мулланур карттан корт җилеме алып кайтып, ак май кушып кайнатты. Акбәкәлнең җәрәхәтен һәр көнне шул җилемле майны сөртеп бәйләделәр. Дәва килеште. Җәрәхәт өсте, ямау салган кебек, ак йон белән капланып, төзәлде. Бу ямау, әйтерсең, бүре вакыйгасы онытылмасын өчен гомерлек бер истәлек булып калды.