СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Флүс Латыйпов "Әманәт"
(Повестьнең дәвамы)
Сугыш!
Ирләр гаиләләреннән, егетләр сөйгән ярларыннан, аналар улларыннан, кызлар абый-энеләреннән, ярларыннан аерылды.
Сугыш!..
Бөтен кешенең авызында бер сүз — канечкеч Гитлерга каргыш, нәфрәт, тиз җиңүгә, кабат очрашуга өмет...
Таң атканда сугышып аерылган Галләм белән Галимҗанга повесткаларны бер үк көнне китереп бирделәр. Бер үк көнне аркаларына биштәр асып юлга чыкты алар.
Күз төпләре кара янган ике егет арасында ут йотып йөрде Мәйсәрә. Дошманлыкны, үлемне беркемгә дә теләп булмый. Ул, онытылып китеп, Галимҗанга тартыла да, яшь тулы күзләре белән Галләмгә карый.
Барлык уй-хыялларны челпәрәмә китерде бу сугыш. Ул булмаса Галләм белән Галимҗан да аңлашыр, хушлашу да бу кадәр үк авыр булмас иде.
Колхоз олауларына җигелгән атлар нидер сизенеп түземсезләнә, алгы аяклары белән җирне тырный, дугаларда кыңгыраулар чыңлый.
Иң үкенечлесе шул: тизрәк кузгалып китүне, аерылуны теләде шул чакта Галләм. Тизрәк, тизрәк кузгалырга да саташулы төш шикелле мизгелләрдән котылырга. Мәйсәрә белән Галимҗанны бергә күрүгә йөрәге түзә алмас, шартлар кебек тоела иде аңа.
— Исән генә кайтыгыз, егетләр!
Мәйсәрәнең һаман да икесенә бергә төбәп әйтелгән шушы сүзләреннән соң чыдый алмады Галләм. Беренче олауда утырган унөч-ундүрт яшьлек үсмер егетнең кулыннан дилбегәне тартып алды һәм, артка каерылып, бар көченә: «Кузгалабыз!»—дип кычкырып җибәрде. Шул вакытта үзенә таба талпынган Гөлҗиһан белән күзләре очрашты аларның. Кыз озатучылар арасыннан атылып чыкты да йөгереп килеп Галләмнең кулына кечкенә төргәк тоттырды һәм артына да борылып карамыйча кире чапты.
Тыелып торган атлар дәррәү кузгалды. Авылның иң таза, иң яшь егетләре ил өстенә кара үләт булып килгән фашист өерләренә каршы сугышның канкойгыч, иң үкенечле һәм югалтулы көннәрендә беренче призыв белән яуга киттеләр...
Ничә еллар үткән инде. Ләкин барысы да хәтердә, барысы да күңелдә, йөрәк түрендә тапланмас сурәт булып яңара. Каяндыр чормадан табып алынган иске көндәлекне укыган кебек, Галләмнең бөтен үткәне, дәһшәтле сугыш елларындагы вакыйгалар газаплы һәм мәрхәмәтсез кырыс хакыйкате белән күз алдына килеп басты» Әйтерсең лә күренмәс кылларга чиерттеләр: баш миендә уелып калган сугыш авазлары бөтен җиһанны тутырып яңадан яңгырый башлады. Югалту газаплары һәм җиңелү ачысы да, чын дуслыкның асылын аңлау ләззәте дә, нәфрәт һәм мәхәббәтнең бөтен тулылыгы белән йөрәкне кискәләве дә, үкенеч тә, җиңү тантанасы да бар аларда.
Кеше хатирәләр белән яши, бүгенгесен үткәннәргә карап билгели, чагыштыра. Үткәннәрен оныткан, белмәгән кеше — кеше түгел. Никадәр генә үкенечле һәм ачы булмасын, алар барысы да синеке, синең кешелегеңне, кеше буларак ни торуыңны билгели торган нәрсәләр.
Син ул үткәнеңнән риза-бәхил була аласыңмы.? Күңелеңне үкенеч корты кимермиме?
Үз-үзенә шундый сораулар бирде Галләм. Тик аларга җан тынычланырдай рәтле җавап кына таба алмады. Әйе, чынлыкта Галимҗанның мәкере дә, Мәйсәрәнең хыянәте дә булмаган бит. Булмаган! Моны төшенү өчен шулай ук еллар үтү, сугыш газапларын кичү кирәк булдымы? Галимҗанның олы җанлылыгын аңлау өчен шул газапларны бергә үтү кирәк булдымы икәнни? Гаебең юк икәнне дә беләсең, ә җан һаман кыйнала, тынгы таба алмый. Тагын күңелдә үткәннәр яңара.
Әйе, Галләмнең Галимҗан белән бер командага эләгәсе килмәгән иде. Көн саен, минут саен Мәйсәрәнең хыянәтен исенә төшереп торыр, җанына тынгы бирмәс дип уйлаган иде. Үч иткән кебек, ашыгыч үткәрелгән кыска сроклы хәзерлек лагеренда да бергә булдылар, бер взводка гына түгел, хәтта бер отделениегә дә туры килделәр. Алар белән бергә алынган егетләрнең күбесе төрле якка таралып бетте. Ә ике көндәшкә, язмыш тарафыннан күренмәс җепләр белән бәйләнгән шикелле, һаман бергә булырга язган икән.
Ял вакыты иде. Хат ташырга билгеләнгән кыска буйлы мари егете күренүгә, арыган-талганлыкларын кул белән сыпырып алгандай булды. Әле юньләп дары исен дә иснәп карарга өлгермәгән солдатларның өчпочмаклап төрелгән шушы кәгазь кисәкләренә табынуын хат ташучы күптән аңлап өлгергән иде инде. Түземсезләнеп үзен урап алган егетләрне ул тиз тынычландырды.
Кабаланмасагыз сана! Барыгызга да бар. Берәр генә дә түгел хәтта...
Бер-берсен узып алгарак чыгарга тырышкан егетләр төркеме өстендә аның шаяртулы сүзләре яңгырый башлады.
Сабиров! Бүген кич буе биесәң дә була. Бер үзеңә өч хат!
Галләм, ялгыш ишетәмме икән дигәндәй, сәерсенеп калды. Югыйсә көткәне икәү генә иде бит. Адресларын да карап тормастан, хатларны кулына алды да күкрәгенә |кысты. Читкәрәк китеп, казарма янында үскән карт каен төбенә утырды, үзе дә аңламастан, кадерле ядкәрләрне иснәп алды. Ык буендагы таллыклар, кипкән печән исләрен алып килгәндәй булды алар.
Ләззәтле минутларны озаккарак сузарга теләп, хатларны берәм-берәм ача башлады. Һәм кинәт, аптырап, гаҗизләнеп аркасы белән кытыршы агач кәүсәсенә сөялде. Хатларның берсе әтисеннән, икенчесе кече энекәшеннән иде. Ә өченчесе? Көтмәгән, уйламаган... Гөлҗиһаннан икән ләбаса.
Башын күтәрүгә, үзеннән ерак түгел агач өстенә утырган Галимҗанга күзе төште. Кош тоткандай балкый иде аның йөзе. Тирә-ягында кем барын, кем югын да абайламый. Елмаеп-елмаеп куя, кулы белән кадерле хатны сыйпап-сыйпап ала.
Галләмнең күңелен көнчелек хисе кисеп алды: Мәйсәрә хатын укый. Аңа язган, миңа юк.
Шуны сизгәндәй Галимҗан башын күтәрде дә як ягына каранып алды. Кемнедер эзли иде, ахры. Галләмне күргәч, шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде. Кулы белән изәп, аны үз янына чакырды.
—Яшьти кил әле. Сиңа да сәлам тапшырганнар! Икебезгә бу хат.
Галләм, эчендә җыелган төерне йотып җибәргәндәй, теләр-теләмәс кенә аның янына чүгәләде. Тәгаен белсә дә, сорамый кала алмады.
—Кем язган?..
—Кем булсын, Мәйсәрә,— диде Галимҗан аның бу сәер халәтенә игътибар итеп тормастан.— Икебезгә атап язган...
Башта аның шатлыгын аңлый алмады Галләм. Нәр сәсенә сөенәсең! Ике кешегә бер хат. Хәер, аңа сөенсә- куанса да була. Хат аның исеменә ләбаса.
Көнләшүен сиздермәскә, тышкы битарафлык күрсәтергә теләп эндәште:
—Ниләр яза соң?
— «Кадерле дустым Галимҗан! Авылдашым Гал ләм! Бу хатны икегезгә берьюлы язуыма үпкәләмәгез инде,— дип укып китте якташы.— Теге кич өчен үземне кая куярга белми газапланам. Туганнан да якын дус ларның ачуланышуы, үзара бозылышуы өчен гаепле санап, үз-үземне кая куярга белми интеккән чакларым күп була. Бигрәк тә үкенечле аерылышу булды шул. Бөтенесенә дә бәдбәхет Гитлер гаепле. Башы муены астына килгере. Тизрәк җиңеп туган якларыбызга кайтуыгызны түземсезлек белән көтәбез.
Сезнең икегезне дә якын дус күрәм, егетләр. Үзегезне гаепле санамагыз. Минем хатам да, гаебем дә бу».
—Бир әле үзем укыйм. Икебезгә язган икән, минем дә хакым бардыр,— дип бүлдерде Галләм һәм, ашыга- кабалана хатны тартып алып, мәрҗәндәй сибелгән сүзләргә йотылды. Тик укыган саен йөзе караңгылана, төссезләнә барды. «Галләм абый мине аңлар да, гафу да итәр. Адресын Гөлҗиһанга мин бирдем. Ул үзе хат язмакчы», дигән сүзләр тезелгән иде анда. Укып та бетереп тормастан, кире Галимҗанга сузды ул хатны.
Үз шатлыгына йотылган авылдашы аның хәлен әллә аңлады, әллә аңламады. Хатны сак кына алды да, күптәннән бирле сузып торган икенче кулын ачып җибәрде. Китап арасына салып киптерелгән ике бөртек кыңгырау чәчәк ята иде аның уч төбендә. Чәчәкләрнең нәфис элпә кебек булып калган юка зәңгәрлегендә Ык суының яңгыр алдыннан каралҗымланып калуы чагылгандай булды Галләмгә. Әллә ничек кенә булды ул. Ерак-ерактан килгән шушы ике бөртек чәчәктән күңелендә айкалган хисләр дә тынып калды кебек. Әллә туган якның үз улларына җылысын, күңел бөтенлеген, җан шифасын, гайяр сынау алдыннан ышанычын һәм мәхәббәтен тапшыруы булды ул. Туган авыл, Мәйсәрә, Гөлҗиһан һәм Галләм белән Галимҗанны бәйли, бербөтен итә торган ниндидер тылсымлы көч бар иде кебек ул чәчәкләрдә.
«Бу чәчәкләрне без Гөлҗиһан белән Багшай күле яныннан җыйган идек. Алар сезгә безнең сагынуыбызны, сезне көтеп кибеп-саргаюыбызны аңлатсыннар. Кипсәк тә, саргайсак та, язлар җитү белән яшәреп чыгучы чәчәкләр шикелле, безнең дә хисләребез көн саен, минут саен яңара тора...» Галимҗанның хаттан бу сүзләрне укуын, Галләм томан эченнән ишеткән кебек булды. Окоп казып, мылтык сабы тотып сөялләнеп беткән уч төбендәге чәчәкне саклык белән генә алды да, йөрәк янында йөртә торган хәрби билеты эченә тыгып куйды. Аның изге бер |эш башкаргандай бу хәрәкәтләрен карап торган Галимҗанның да чәчәге йөрәк янында урын алды.
Туган як әманәте егетләрне әнә шулай татулаштырды, |килештерде. Әманәт белән бергә Вәрәш кызлары Мәйсәрә белән Гөлҗиһан да аларның язмышына уртак бер жеп белән теркәлгәндәй булды.
...Галләм карт шушыларны уйлады. Кайта-кайта Галимҗан белән Мәйсәрәнең олы җанлылыгына, эчкерсезлегенә таң калды. Һәм, җинаять эшләгәндәй, кинәт үзенең бөрешеп калуын, тәненең эсселе-суыклы булып китүен тойды. Әйтерсең лә еракта калган еллар аша аңа яшьлеге эндәште. «Хәтерлисеңме Галимҗанга үлем теләгәнеңне? Сугышка китеп барганда, яшерен үчлек белән .пышылдап дустыңның үлеп калуын, үзеңнең батыр солдат булып авылга кайтачагыңны күз алдына китереп, Мәйсәрәнең сиңа гына булачагына ымсынып кабахәтләрчә хыялланмаган идеңмени? Әйе, уйнап уйламый идең син. Көнчелектән акылың томаланган, кеше кадерен, дуслык кадерен хаиннарча хыянәткә алыштырган көннәрең иде ул. Бүген никадәр генә олы җанлы, суфый булып кыланма. алар синең күңелеңнең кара табы булып кала».
— Юк, мин ул гаепне каным белән, каным белән генә дә түгел, җан газабым белән дә юдым инде. Җан газапларыннан да авыр нәрсә юк икән дөньяда! — дип ыңгырашты Галләм карт.
«Ай-Һай, юдың микән,— дип каршы төште яшьлеге.— Ул хыянәттән, үчлектән сине Галимҗан гына йолып алып калды бит. Уйла, хәтереңә төшер, бу турыда балаларыңа, нәселеңә сөйлә. Күңел җинаятьләре шулай гына юыла ала. Яшьлегеңне яшьләр аңласын! Аларда кабатланмасын ул».
Галләм карт яңадан гомеренең иң авыр, иң истәлекле, иң кайнар көннәренә кире кайтты, үз-үзе белән сөйләште, бәхәсләште, нәрсәнедер расларга, кире кагарга тырышты.
Ике дус арасындагы салкынлык тора-бара ниндидер тыелгысыз кызыксынуга әйләнде. Бәлки, Галимҗан синең алда үзен гаепле санаган һәм шул гаебен йолырга теләгәндер. Сиздермәскә тырышып сиңа ярдәм итүен, үзе арып, егылырга җиткән чакларда да синең өчен каравылга чыгып китүен соңыннан гына белдең. Һәрхәлдә, синең алда гаебе юклыгын бик яхшы белә идең бит югыйсә. Ул — Галимҗанның олы җанлылыгы, дуслыгы, иптәшлеге булган. Әйе, аны беркем дә мәҗбүр итмәгән, сорамаган. Чират буенча син чыгарга тиеш вакытларда, ул, командирдан сорап, каравылга баскан. Моны белеп алгач, күңелендәге ташның әкренләп эри башлавын хәтерлисеңме? Әмма анда да әле аны Галимҗанга сиздермәскә, белгертмәскә тырыштың. Киресенчә, сорап алмаган бурычын кире кайтарырга дип үҗәтләнеп, аның үзе шикелле үк ярдәмләшергә тырыша башладың.
Хәтереңдәме Белоруссия сазлыклары?..
Көне-төне томанга охшаш вак яңгыр сибәли. Өс киемнәренә — шинель, гимнастеркаларга гына түгел, сөякләрегезгә кадәр бөтен тәнегезгә шул дым сеңгән кебек тоела иде. Ә учак ягып кипшенергә, җылынырга ярамый — дошман сизә. Туган илнең һәр карыш газиз туфрагын саклап, соңгы патронгача, соңгы тамчы кангача фашист урдаларына каршы торырга кирәк иде.
—Бер адым да артка чигенмәскә!
Шул әмер көч бирде, еракта калган туган авылыгызның да азатлыгын яклап сугышу икәнен аңлау арган- талган тәнегезгә куәт өстәде, яшәү өметен яктыртты; илбасарларга нәфрәт сезне кул селкетерлек хәлегез калмаган чакларда да һөҗүмгә күтәрде.
Бертуктаусыз өч көн, өч төн дәвам иткән канлы бәрелештән соң бөтен тирә-якта сәер тынлык урнашты. Шунда гына сез төп көчләрдән аерылып, дошман тылында калуыгызны аңладыгыз. Ротадан унҗиде солдат калган. Аяк өстендә көчкә басып торучы командирыгыз — үзегез шикелле үк яшь, әле яңа гына мыек чыга башлаган лейтенант Истомин әйтте:
—Ничек булса да сазлык аша үтеп үзебезнекеләргә кушылырга кирәк!
Яртылаш су тулы сай окоптан күтәрелгәндә сул аягыңның кинәт әрнеп авыртуын, баса алмыйча кире җиргә егылуыңны хәтерлисеңме, Галләм?
Юк, хәтерләмисең. Боларын инде син соңыннан, иптәшләреңнең сөйләве буенча гына белдең. Чигенеп, муеннан сазга батып урман арасына кереп баручылар арасында юклыгыңны күргән Галимҗан эзләп тапкан сине. Сугыш кызуында сизелмәгән дә яраның, вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, калын урманнар, сазлыклар аша үткәндә ни белән бетәчәгән хәзер аңлау кыен түгелдер. Әгәр шунда һушың югалткан хәлдә ятып калган булсаң? Бу уйдан хәзер дә аркаң чымырдап китә. Шул вакытта яраңны бәйләүче дә, аркасына салып сөйрәүче дә, үзе арып хәлдән тайгач, нечкә зирек агачларыннан носилка ясап, иптәшләре белән чиратлап күтәреп баручы да шул Галимҗан булган.
Еллар ераклыгыннан торып фикер йөртү җиңел. Шул чагында авылдашың, яшьлек дустың булмаса, болар нәрсә белән бетәр иде... Ерак Вәрәштәге өеңә, бәлки, башка дистәләрчә өйгә килгән кебек я «Хәбәрсез югалды», я Батырларча һәлак булды» дигән кара хәбәр килгән булыр иде. Синең уйлавыңча, хыянәт итеп җан тынычлыгыңны, Мәйсәрәңне тартып алучы да, тынычлыгын югалткан җаныңны саклап калучы да шул Галимҗан булды ләбаса.
Яраланган чаклары да булды, госпитальдә дә ятып чыктылар. Әмма яралары төзәлеп аякка басуга, икесе дә ниндидер үҗәтлек белән, мең газаплар кичеп булса дә, кире үз частьларына әйләнеп кайттылар.
Фронтның бөтен авырлыкларын үтеп, инде озак көтелгән җиңүгә дә күп калмаган көннәр иде ул. Әле дә хәтерендә, 1945 елның январь урталары иде. Фашистларның үтеп керә алмаслык крепостька әйләндерелгән Тельзит шәһәре өчен канкойгыч сугышлар бара.
Һөҗүмгә күтәрелгән беренче минутта ук янәшәсендә йөгергән Галимҗанның кинәт алга сөрлегүен күреп алды Гилләм. Иптәшен күтәреп алырга, ярасын карарга, аны бәйләп булмаса да, куркынычсызрак урынга илтергә иде исәбе. Галимҗанның янына тезләнеп, башын күтәрүгә хәлне аңлап алды. Иптәше канлы иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып: «Бәхил бул! Мәйсәрәгә әйт...» дияргә генә өлгерде. Бу аның соңгы сүзләре булды. Соңгы әманәте, соңгы үтенече. Тик нәрсә тапшырырга, нәрсә әйтергә. Болары синең өчен мәңгелек сер булып калды.
Шәһәрне алганда һәлак булган сугышчыларны зурлап, елга ярыннан ерак түгел җирдә күмделәр.
Советск шәһәре... Неман елгасы...
Улы Таһирның хатындагы шушы таныш исемнәр күңелен тетрәндергән, тапшырылмаган әманәте йөрәген урыныннан кузгаткан иде дә инде Галләм картның.
Тапшыра алмады шул ул дустының соңгы сүзләрен Мәйсәрәгә. Кем белгән, бәлки, тапшырылмавы хәерлерәк тә булгандыр. Ә тапшырган булса, бәлки, йөрәктә бу кадәр яра да калмас иде.
Үз-үзен акларга да теләп карады Галләм. Ни дисәң дә, тиз генә өенә кайта алмады ул. Соңгы яралары белән сугыш беткәннән соң да бер елга якын төрле госпитальләрдә, санаторийларда аунарга туры килде.
Кайткач та Мәйсәрәнең: «Мин Галимҗанның үлгәненә ышанмыйм. Барыбер көтәм әле»,— дигән сүзләрен ирештерделәр. Бармады аның янына Галләм. Ул чагында Мәйсәрәне күрәсе килүе курку хисе белән алышынган иде түгелме соң? Әйе, әйе... Элеккеге хисләрең яңарудан да курыктың бит син ул вакытта. Көнчелек тә түгел иде инде ул. Чөнки Мәйсәрәнең Галимҗанга гына лаек икәнен, бары аныкы гына булырга тиешлеген Неман ярына килеп җиткәнче үк күңелеңә беркетеп куйган идең.
Күтәрелеп бәрелмичә, шауламый-нитми генә Гөлҗиһан белән туй үткәрдең. Сугыш елларындагы тугрылыгы, хатларындагы бирелгәнлеге белән ул Галләмнең күңелен яулап алырга өлгергән иде инде. Ә Мәйсәрә... Аның артыннан каяндыр килгән Шәяхмәт исемле ыспай офицер йөри икән дигән сүзләргә дә әллә ни игътибар ителмәгән. Бусы да дөрескә чыкты. Бер-ике ел үттеме-юкмы, туйлары булды. Чакырылса да бармады Галләм. Туйда, хәер, сугыштан соңгы елларда нинди туй инде ул, туй дип аталган кечкенә мәҗлестә түзеп утыра алмам, я Шәях мәткә дә кул күтәрермен дип курыккан идең. Яшьлек дуамаллыгы гына булмас иде ул. Хәер, сугыштан кайтканда егерме өч яше дә тулып җитмәгән кешеләргә ничек карт дип әйтмәк кирәк. Ләкин чоры, сугыш ачылыгы, кайбер кешеләр ике гомер яшәсә дә күреп бетерә алмаслык газап һәм фаҗигаларны кичерү, мәхәббәт һәм нәфрәтнең, дуслык һәм хыянәтнең бөтен асылын аңлау вакытыннан элек олайткан, кирәк чакта басынкы булырга өйрәткән иде шул.
Дустың Галимҗан хакына Мәйсәрәгә гомер буе ярдәм итеп яшәргә карар биргән чагыңны, ант иткәнеңне ник оныттың? Дөрес, Шәяхмәт исән чакта ярдәм кирәк тә түгел иде. Ә ул вакытыннан элек гүр иясе булгач, ник бармадың Мәйсәрә янына? Аның тынычлыгын сакладыңмы, үткән елларның мәңге төзәлмәс җәрәхәтләрендә казынып, үз тынычлыгыңны бозарга теләмәдеңме?
Бәлки, Мәйсәрә дә синнән шул сүзләрне көткәндер. Көткәндер... Онытылып китеп иренә Галимҗан дип эндәшкән чаклары булган икән, Шәяхмәт шуның өчен кыйнап ташлаган икән дип карчык-корчыкларның сөйләшүе сиңа килеп ирешмәдемени?! Иреште. Игътибар итәсең килмәде.
Дөрес, үзегез Гөлҗиһан белән начар тормадыгыз. Сүзләр куешмаган, вәгъдәләр бирешмәгән булсагыз да, озатканда ул биреп җибәргән төргәктән чыккан чигүле кулъяулык, кызыл чүпрәктән тегелгән нәфис тәмәке янчыгы бөтен сугыш буена күкрәк кесәңдә йөрде, күңелеңне җылытты. Кулъяулыкта эре роза чәчәкләренең сабаклары арасына, кыйгачлап, латин хәрефләр белән «Мин сине көтәрмен» дигән сүзләр яшереп чигелгән иде.
Сүзендә торган булып чыкты ул. Кайткач, беренче очрашканда әйткән сүзләре дә шул булды:
— Мин сине кулсыз, аяксыз кайткан булсаң да көтәр идем, Галләм абый!
Ә шулай да нигә гомерне ике яшәп булмый икән. Әйтелмәгән сүзләрне дә, тапшырылмаган әманәтне дә кире кайтып әйтергә, тапшырырга мөмкин булсын икән!..
Юк шул. Табигать моны бирмәгән. Бер гомереңне үкенмәслек итеп яшәргә кирәк. Әйтелми калган сүзләр йөрәккә тынычлык бирми. Әйтерлегең барында әйтергә кирәк булган икән ул.
Галләм картның күз алдыннан бөтен яшьлеге, гомер юлы узды.
Мәскәүдән чыкканнан бирле вагон тәрәзәсеннән аерыла алмаган Галләм, поезд Советскига якынлашкан саен, йөрәгенең ашкыныбрак типкәнен тоя башлады. Әле бер, әле икенче нәрсәне күрсәтеп, үз гомерендә Бөгелмәдән ары чыгып йөрмәгән Гөлҗиһанга юл буе нәрсәдер сөйләп, арытып бетергән иде. Ә хәзер бөтенләй сөйләшмәс булды. Аның башында нинди уйлар, күңелендә нинди хисләр актарылганын яхшы аңлаган карчыгы да тынып калды.
Анда-санда күренеп калган чүлмәк түбәле җыйнак Портлар, шаулап иген үсеп утырган киң басулар, яшел көтүлекләрдә утлап йөргән сыер-таналарны күз алдыннан үткәргәндә канкойгыч сугышның нәкъ менә шушында барганын, кайчандыр монда бомбалар, миналар шартлавын, җир белән күкнең утка, төтенгә күмелүен, кемнәрнеңдер газиз балаларының, ирләренең, япь-яшь егетләрнең үлеп калуын күз алдына китерүе бигрәк тә авыр иде шул. Табигать яралары чагыштырмача тизрәк төзәлә. Хәер, тән ярасы да шулай. Әмма күңелдәгесе төзәлми дә, еллар үтү белән онытылмый да, картайган саен тагын да тирәнәя, ачык җәрәхәт сыман тагын да авырттырыбрак сулкылдый башлый икән. Барын да искә төшерү, кабат кичерү өчен бер мизгел дә, кечкенә генә бер хатирә дә җитә.
Советск вокзалында гаиләсе белән каршылады аларны Таһир. Вагон номеры алдан ук телеграмма белән хәбәр ителгән булса да, перронда түземсезлек белән гасабиланып торучы улларын Галләм дә, Гөлҗиһан да ерактан ук күреп алдылар. Тәрәзәдән башын тыгып кычкырып ук җибәрде Галләм.
—Без монда, монда...
Гомерендә бер мәртәбә ашыгып, кабаланып эшләмәгән сабыр картының болай ашкынуына Гөлҗиһан тагын бер тапкыр гаҗәпкә калды.
«Картайган саен сәерләнә, яңа яклары белән ачыла бара бугай. Чыннан да картаюыбыз шушыдыр инде»,— дип уйлап алырга өлгерде ул. Ә тегесе, каядыр соңга калырга курыккандай, күчтәнәчләр, юл кирәк-яраклары салган чемоданны, төенчекләрне тотып тышка ашыкты. Үзе ашыгу гына түгел, карчыгын да кызулады:
—Әйдә, җәһәтрәк бул!
—И әти, үзем кереп алган булыр идем бит инде,— дип каршылады Таһир, күтәренеп, ашыгып килеп чыккан әтисен.
Татар халкы гадәтенчә, сабыр, тыйнак күрештеләр ата белән ул. Ничә ел бер-берсен күрми торсалар да кочаклашу, үбешү кебек нәрсәләр юк. Ирләрчә каты итеп бер-берсенең кулларын гына кыстылар. Гөлҗиһан карчык кына үзенә килеп сарылган килене Фәнисә, аякларыңнан килеп кочаклаган Илдар белән Дамирны күрүгә түзә алмады, чөеп бәйләгән яулык чите белән күз кырыйларын сөрткәләп алды. Сөйләшер сүзләре күп иде. Әмма монда, вокзал ыгы-зыгысында, йөзләрчә чит-ят кеше арасында ничектер кыенсыналар — үзеңне, бөтен барлыгыңны ачып салу килешеп бетми иде кебек.
—Бераз читкәрәк китеп тын алыйк әле,— диде Галләм карт, бераз тынычлана төшкәч.
—Әткәй, анда безнең машина көтеп тора,— дип кул изәп күрсәтте Таһир вокзал мәйданындагы «Москвич»ка.— Кайтышлый Неман буенда туктап бераз ял итеп алырбыз. Безнең совхозга моннан егерме чакрым гына...
Аның артыннан ияргән Галләм карт кинәт туктап калды.
—Юк, улым! Сезгә кайтмыйбыз әле. Башта каберлеккә алып бар син безне.
Таһир, аптырап, дөрес ишетмәдемме әллә дигәндәй туктап, бер әтисенә, бер Гөлҗиһан карчыкка карап куйды.
—Нинди каберлеккә?..
—Монда солдатлар күмелгән каберлек булырга тиеш.
Яр буенда... Калкулыкта иде. Янында яшь каенлык та бар...
—Ә... сугышчылар кабере, туганнар каберлегедер әле,— дип ачыклык кертте Фәнисә.
—Шулдыр... Яр буенда,— дип кабатлады карт.
—Әткәй, соңыннан бер алып килермен әле! — дип кенә үткәреп җибәрмәкче булган Таһир әтисенең тавышында кинәт яңгырый башлаган катылыкны, үз сүзендә торырга җыенган кискенлекне ишетте.
—Юк, улым. Хәзер барабыз! Әллә ничә мең чакрымнар юл үтеп килеп җитә язгач, аны күрми китмибез. Соңыннан тагы алып килерсең....
Таһир, нишлисең инде дигән кыяфәт белән, машина ачкычын уч төбендә үлчәп карагандай сикертә-сикертэ, битараф кына әтисенә буйсынуын белдерде:
—Ярар, алайса... Сугылып чыгыйк.
...Туганнар каберлеге янына килеп җиткәнне күңеле белән сизеп, машинаны туктатырга кушты Галләм.
—Сез монда торып торыгыз. Башта... үзем генә, үзем,— дип кабатлады ул, тынып калган балаларга, карчыгы Гөлҗиһанга.
Аңа иярергә дип күтәрелгән Таһирны Гөлҗиһан карчык туктатып калды:
—Утыр, улым! Үзенең генә буласы килә торгандыр. Яшьлеге белән очрашканда комачаулама...
—Әллә нәрсәләр сөйлисез бүген, әнкәй,— дип җавап кайтарды бу серлелектән үзе дә кинәт уйга калган Таһир.— Безнең килгән бар инде ул каберлеккә. Берни дә юк анда. Шәһәрне алганда һәлак булган солдатлар күмелгән. Безнең әткәй исән бит...
Гөлҗиһан карчык дәшмәде. Әле һаман да берни аңламаган Таһир, машинасының капотын ачып, анда казынырга кереште.
...Әйе, күп нәрсә үзгәргән монда. Кайчандыр япь-яшь булган бөдрә каеннар да картайган, кәүсәләрен җыерчыклар баскан, яфраклары карала төшкән. Көндезге тынлыкта аларның ник берсе селкенсен. Гүя ки сафка басканнар да, колакка ишетелмәс матәм маршын тыңлыйлар, моңланалар. Көн саен кеше кайгысын күрү, җуелмас истәлекләр белән яшәү, тамырларында мәңге яшь калган егетләрнең соңгы сулышы киселгән, соңгы тамчы каннары тамган җирнең канлы суы агу картайткан аларны.
Гранит плитәдән сугышчан дусты фамилиясен эзләп тапты Галләм карт. Онытмаганнар!.. Алтын хәрефләр белән кызгылт-көрән гранитка уелган ул. Һәйкәл каршына килеп тезләнеп, куен кесәсеннән ак кулъяулыкка төрелгән кечкенә генә төенчек чыгарды Галләм.
—Менә, яныңа килдем, Галимҗан. Күп еллар үтте, бик күп сулар акты инде. Моңынчы килә алмадым, гафу ит. Синең алдагы бурычымны да үти алмадым — сүзләреңне, әйтеп бетерә алмаган соңгы теләгеңне Мәйсәрәгә тапшыра алмадым. Соңга калдым. Инде синең белән күрешергә соңга калмас өчен ашыгып килдем менә... Гафу ит, газиз дустым, авылдашым, кадерле кешем...
Бүтән сүзләр таба алмады ул. Бугазына төер килеп тыгылгандай булды, калтыраган куллары белән төенчекне чишә алмый азапланды. Ә үзе һаман дога укыган кебек авыз эченнән сөйләнүен дәвам итте.
—Юк, оныттылар дип уйлый күрмә. Онытмадык без сине... Менә Мәйсәрәдән дә соңгы сәлам алып килдем... Соң булса да үпкәләмә инде...
Кабер өстендәге чәчәкләргә дустының яшьлек эзләре калган Вәрәш җиреннән алынган, ярмаланып торган кара туфрак сибелде. Шунда гына Галләм монда да кыңгырау чәчәкләр үсүен абайлап алды. Нәкъ Ык буендагы шикелле үк зәңгәр, таҗ яфраклары аска таба шәмәхәләнеп килүче эре чәчәкләр иде алар. Дугаланып бөгелгән сабакларындагы кыңгырауларын аска игәннәр дә, моңаеп утыралар. Дерт итеп китте Галләм. Әллә йөрәге янында йөрткән, Мәйсәрә истәлеге булган чәчәкнең орлыгыннан тишелеп чыкканнармы алар? Шундый уй йөгереп узды. Юкса Неман буендагы чәчәкләр Ык буендагыларга бу кадәр дә нык охшамас иде ләбаса.
Галләм кулыннан коелучы туфрак тиеп киттеме, җил исеп үттеме, чәчәкләр салмак кына тирбәлешеп алдылар. Галләмнең колагында кечкенә кыңгыраучыклар чыңы яңгырап үткән кебек булды. Сугышка озаткандагы атларның дугаларында чыңлаган кыңгыраулыклармы соң алар, әллә сабан туйларын яңгыраткан көмеш кыңгыраулар тавышымы?! Юк, кыңгырау түгел, чаң тавышы икән лә бу! Хатынь авылында, Бухенвальдта яңгырый торган чаң авазы... Әнә ул аваз шәһәр-авыллар, урман-кырлар, кыя- таулар, елга-диңгезләр өстеннән бөтен дөньяга тарала, ни дер сөйли, сорый, үгетли, чакыра. Тавышы да торган саен көчлерәк ишетелә.
—Әй, исәннәр! Безнең хакта онытмагыз. Бүгенге тормышыгыз, яшәешегез белән сез безгә дә, безнең вакытсыз киселгән гомерләребезгә дә бурычлысыз. Уяу булыгыз! Җир йөзендә җан кыярга әзер торган кара көчләргә бу вәхшәтне кабатларга юл куймагыз, кешеләр! — дип сөйли сыман алар.
Галләм кыңгырау чәчәкләрнең телен аңлагандай булды, алар белән бергә яшьлек дусты яткан изге туфракка баш иде:
Туган җиреңнең сәламен алып килдем...
Аннан соң карт, бушап калган кулъяулыгын тузанлы җир өстенә җәеп куйды да, әле һаман калтыранган, тыңлаусыз бармаклары белән тырмап, солдат кабере өстеннән комлы сары туфракны тутырды:
—Ә бусы Мәйсәрә каберенә булыр.
Озак утырды Галләм карт. Әйтәсе сүзләр әйтелде, тапшырасы әманәт тапшырылды, күңелдә ничә еллар җыелып, инде күптән ташырга җиткән хисләр аз гына булса да үз урынына утырган кебек булды. Сәер бер тынлык, күңел тынлыгы кичерде ул. Үзенең еракта, бик еракта солдат кабере янында утыруын да, капка төбендәге машинада Гөлҗиһан белән бергә балалары көтүе дә, барысы да, барысы да онытылды. Хатирәләр, истәлекләр сөйләшкәндә, очрашканда җир кайгылары онытыла икән ул.
Ниһаять, торып басты Галләм. Тезендәге тузанны да, чалбарына ияргән үләннәрне дә күрми иде ул. Зираттан чыкты да гаиләсен чакырды.
Кызган машинада утырып әлсерәп беткән малайлар да, бу минутларда карт күңелендә айкалган хисләрне аңлаган кебек, тынып калганнар иде. Тавышсыз-тынсыз гына алар да кабер янына, Галләм карт каршына килеп бастылар.
Әтисен бу хәлдә күргәне юк иде Таһирның. Аның инде шактый картайган, бөкрәйгән гәүдәсе тураеп киткән, күзләрендә кырыслык та, дөньяның асылын аңлаган ил картларында була торган кыюлык та, сүз әйтмичә йөрәктән йөрәккә күчә торган моң да бар иде бугай. Тавышы да үзгәргән. Карлыга, салмаклана төшкән:
—Улым, киленем, оныкларым... кырык елдан артык бергә гомер иткән хәләлем... Дөньяда бар булуыгыз, яшәвегез белән сез шушында күмелгән кешегә — һәлак булганда Таһирдан да яшь булган батыр солдат Галимҗан Биктаһировка бурычлысыз. Әйе, аңа... Хәер, аңа гына да түгел, аның кебек меңнәрчә, меңнәрчә башка солдатларга... окопташларыма, яшьтәшләремә... Онытмагыз, бу кабер сезнең өчен атагыз кабере шикелле үк изге җир булсын!
—Әткәй, нигә алай дисең инде,— дип бүләргә тырышты аны Таһир.— Сиңа борчылырга ярамый бит...
Ачуланмады Галләм карт. Күзен текәп, сүзсез генә улына озак итеп карап торды. Аның бу карашында боеру да, үтенү дә бар иде:
—Элегрәк сөйли алмаганыма үкенеп бетә алмыйм. Шуңа күрә хәзер тыңлагыз. Тыңлагыз... Ә кешегә борчылу кирәк. Сөйләргә, борчылырга, уйланырга һәм онытмаска кирәк. Битарафлык, ваемсызлыктан качарга кирәк. Бу каберне кадерләп саклау да сезгә тапшырыла, сезгә күчә...
Озак сөйләде Галләм карт. Улы Таһир, килене Фәнисә, оныклары — Галләм карт белән Гөлҗиһан карчыкның җир йөзендә дәвамы буласы кешеләр — укучым, син яңа гына укып чыккан шушы хикәят белән таныштылар ул көнне.
Алар кузгалганда көне буе тын торган табигать телгә килде — каяндыр көнчыгыштан уйнаклап җил исеп үтте, карт каеннарның яшел яфраклары лепердәште. Гүя алар да ерак еллар авазы турында пышылдашалар иде.
2025-12-01 10:25