СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Шакир Янбаев "Ике бүләк"
Әйе, гәүдәне кыл урталай өзсәләр дә, мәхәббәтне кылыч белән дә, утлы ядрә ярчыгы белән дә кыеп, көйдереп, өзеп-йолкып имгәтү һич мөмкин түгел икән. Мәрхәбә сугыш зәгыйфьләгән егетнең күзләрендә мөлдерәмә тулы сөю җылысын тойды. «Гарип солдатка бәйләнеп яшь гомереңне әрәм итмә», — дип акыл бирүче адәмнәр шушы минутта бик мескен булып күренделәр, Мәрхәбәнең беләкләрендә көч-куәт артты, йөрәге сөю дәрте белән ярсып типте. Ул станциядән кайткан уңайга ук, үзләренең йортына сугылып, ястык-түшәк ише әйберләрен алып чыгып төйнәде дә, кешеләрне аптыратып, Газизә әбинең өенә килен булып төште.
Авыл халкы сугыштан кайткан солдат белән күрешергә килә башлады. Олысы да килде, кечесе дә, ә араларында «ике аягы да төптән өзелгән кеше ниндиерәк була икән?» дип кызыксынып килүчеләр дә юк түгел иде. Түрдә ястыкка сөялеп утырган Һибәтулла мондый кешеләрнең нинди ният белән килүләрен күз карашларыннан ук сизеп ала; юрганын ачып, аларга үзенең буш чалбар балакларын күрсәтә.
Атна буена ишек ягы ябылмады. Килгән бер кешегә яшь киленнең самавыры пырхып кайнап торды, килен йөгереп йөреп табынга ашъяулык җәйде. Газизә әби улы алып кайткан икмәкне шикәр урынына шакмаклап бүлеп һәркемгә авыз иттерде. Чынаякны каплап, кунакчыл йорттан чыгып китү белән төрле кеше төрлечә фикер йөртте, төрлечә жәлләде.
—Мәрхәбә ничек кенә кочаклап ятыр икән ул бахарны? — дип гаҗәп-хәйран калганнар да булды.
—Һибәтулла нинди пәһлеван егет иде, сабый бала хөкеменә генә торып калган икән шул.
—Урындыктан идәнгә дә үзе төшә алмый бит, күтәреп төшерәләр...
—Газизә әби үз гәүдәсен чак күтәреп йөри, монда иң авыры Мәрхәбәгә төшә...
—«Кирәк ташның авыры юк» дигәннәр. Беркем дә көчләп кушмады, үзе теләп тәрбияләргә алды...
—Әйе шул, «Үзе егылган — еламый» диләр бит...
Ташка уеп язылган язулар да еллар узу белән юыла.
Һибәтулла кайтып төшкән көндә, аннан соң да, авылдашларының шулай жәлләп, гаҗәпкә калып сөйләгән һәрбер сүзе Мәрхәбәнең күңелендә әле дә булса онытылмый саклана. Тәүге мәлләрдә кешеләрнең шулай сөйләшүләренә бик рәнҗегән иде. «Безне чәйнәмәсәләр, эчләре поша микән?» — дип җаны көя иде. Бактисәң, гайбәт булмаган икән аларның сөйләгәне. Соңыннан, инде чыдарлыгым калмады, дип бөгелеп төшкән, газаплары алдына килеп тыгылган чакларда ил авызы сөйләгән шул сүзләр кылт исенә килеп төшә дә яңадан тураерга, шомлы уйларны тузгытып җибәрергә көч бирә иде.
Бөгелеп төшә язган чаклары күп булды Мәрхәбәнең. Төннәрен Һибәтулланың сабый бала сымак сулыгып-сулыгып елаганын ишетмәмешкә салышып ятуы аның кургаштай авыр гәүдәсен тәүлегенә әллә ничә тапкыр күтәреп өйдән тышка, тыштан өйгә йөртүеннән газаплырак иде. Иртән торуга Һибәтулланың төнге күз яше кызу мунча ташына салган су кебек эзсез кипкән була. Шундый вакытларда Мәрхәбә дә бирешсә, Һибәтулланың талчыккан күз карашында яшәргә өмет нуры кабаттан уяныр иде микән?..
...Һибәтулла кайтып дүрт ай чамасы торгач, аны Уфага протез алырга чакырдылар.
—Агач булса да, аяк аяк булыр әле, ишегалдында кармаланып йөрергә эшкә дә ярар. Болай бит синең ике аягыңа бик авырга туры килә, — дип чиксез сөенде Һибәтулла.
Менә шул чакта, Уфага барганда, Һибәтулла үзенең яшь кәләшенә тәүге бүләге итеп алып биргән иде кара сумканы. Үзен бәләкәй арбага утыртып, вокзалдан тау өстендәге калага сөйрәп алып менгән, урамнар буйлап тартып йөрткән Мәрхәбәсенә әллә нинди асыл, затлы бүләкләр алса да аз сымак иде дә бит, тик сугыштан соң кибет киштәләре буш иде. Кара кирзадан тегелгән сумка да чиратсыз эләкми иде.
—Куй, тотып чыксаң, авылда кеше көләр, кала бичәләренә генә килешә торган нәрсәне алмыйкчы, — дип тә караган иде Мәрхәбә, Һибәтулла учына йомарлаган акчасын сатучыга санап тоттырды.
—Харап җайлы нәрсә ул сумка дигәннәре, кала халкы белмичә егылып алмый ул. Еллар имингә таба киткәч, чәй-шикәр, прәннек-кәнфитләр чыга башлар. Менә шул чакта кала бичәләренә генә түгел, сезгә дә сумка бик килешер, — дип, әйбәтен, ныгын үзе сайлап алды.
Һибәтулланың шул чакта әйткәннәре рас килде. Еллар имин булып китте, Газизә әбинең текә маңгай кебек тау битендә утырган бәләкәй генә өенә дә кот кунды, йорт хуҗасы агач аяклы инвалидмын дип нигез буенда тик утырып гомерен уздырмады. Елга буеннан сары тал кисеп алып кайтып, ишегалдын читән белән уратып алды. Авылда беренче булып ул челтәрле капкалар да ясап утыртты. Үзенең ишегалдында гына түгел, колхоз умарталыгында да Һибәтулланың оста куллары ясаган умарта оялары егәрле бал кортлары белән гүләп, дөньяны дәртле зыңлауга күмеп утырдылар. Тик шултикле гаскәрне кояш чыгу белән эшкә таратып, җиргә эңгер салкыны төшүгә җыеп алган, гәрәбә төсле бал белән илне сыйлаган умартачы Һибәтулланың гомере генә кыска булды. Ярны иңеп ашаган өерелеп аккан су сыман, бетмәс җәрәхәте саулыгын аяусыз кимерде. Корган дөньясын, өч баласы белән Мәрхәбәсен ятим калдырып, бик иртә үлде Һибәтулла...
Мәрхәбә, Уфадагы кызы янына барып кайткач, сумкасын чоландагы иске-москы арасына чыгарып ташлады. Иптәшләре алдында оялгандыр: «Әни, шушы иске нәрсәне кабат күтәреп йөртмә инде. Туган көнеңә яңаны алып биргән идем бит. Минем янга шул сумкаң белән кил», — диде кызы. «Үсте бит инде Нәфисәбез, ФЗӨ мәктәбендә укып йөргән чагы түгел. Хәзер менә дигән тегүче, өстәвенә эшен дә ташламыйча, кичке техникумда да укып йөри...» — дип күңелен тынычландырырга тырышты Мәрхәбә.
Озак еллар буе файдасын күргән әйбердән аерылу, кадерле кешеңне югалткан сыман, кыен була икән. Чыгарып ташлавын ташлады да, ары үтсә дә, бире үтсә дә иске сумка күзенә чалынып, йөрәген айкап тик торды. Әллә ни затлы да, бәһале дә түгел, кирзадан тегелгән мескен генә бер нәрсә. Хәзер аның ишеләрне берәүнең дә кулында күрмәссең. Заманында да арзанлысы гына иде. Шулай да, киштә астындагы агач чөйдә шул сумка эленеп тормагач, өй ятимләнеп калгандай тоела. Ахырда бер чыкканда, Мәрхәбә апай иске сумкасын кире алып кереп, элекке урынына элеп куйды.
Мәрхәбә, гафу үтенгәндәй, иске сумкага озак текәлеп карап утырды, җан дустына эч серләрен чишеп бушангандай үзалдына сөйләнде. Әгәр теле булса, сумка да аның сүзләренә кушылыр иде, мөгаен. Әйберләрнең җаны да, теле дә юк шул. Сумка үзен чоланга чыгарып олактырганга үпкә дә белдермәде, кире өйгә алып кергән өчен шатланганы да төсенә чыкмады. «Тагы әллә ничә ел тотсаң да чыдарлыгым бар әле, каккалау-суккалауларга бирешмәслек булып каешланып беткәнмен. Хәзерге, бер елга чыдамый тетелеп төшә торган модный сумкалардан әрсезрәк хезмәт итәрмен әле мин», — дигәндәй, тавыш-тынсыз тора бирде. Бу кара сумканың да өр-яңа чагы бар иде. «Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» дип түгел, сатып алган кеше озак куанып тотарлык итеп, җөй-сырлары нык җеп белән тегелгән бик әйбәт сумка иде. Аны сатып алганда Мәрхәбә апай үзе дә яшь иде, хәзергедәй күз тирәсе дә җыерчыклар белән тулмаган иде. Мәрхәбә апайның үз гомерендә иң бәхетле минутлар кичергән чагы иде бит ул. Шулай булмыйча, сөйгән егете ут-сулар кичеп, тәненә ерак җирләр тузанын, авыр яу исен сеңдереп кайтып килгән иде. Мондый бәхет сирәк кыз-хатынга гына эләкте ул заманда.
Сугыштан кайтып килгән солдатны Мәрхәбә үзе ат җигеп станциягә каршы алырга төште. Авыл белән станция арасы ике чакрымнан артык түгел, дөньяның яртысын урап кайтып килгән солдат җәяүләп, өзелеп сагынган тугайларын, яланнарын карый-карый, сөйгән кызы белән җитәкләшеп кенә үтсә дә була иде. Мәрхәбә, ат җигеп, станциягә каршы алырга килде. Җилдереп кенә алып кайтыр өчен түгел, ике аягын да төптән сугышта калдырган Һибәтулласын утыртып алып кайтыр өчен җиккән иде атны.
«Күрәләтә башыңны кайгыга салма, гарипкә кияүгә барып, гомерлеккә имгәк кенә алырсың. Мөгаен, кияү табылыр, хәзер сирәк булса да егетләр кайта башлады бит инде», — дип, Мәрхәбәнең юлына каршы төшүчеләр дә булды. Һибәтулланың әнисе Газизә әби, хәзер мәрхүмә инде, үзе арбага ястык чыгарып сала, үзе Мәрхәбәдән күзен алмый, аның һәрбер хәрәкәтен күзәтә. Менә Мәрхәбә, ирләр сыман тезен терәп, камыт бавын ныгытып тартып бәйләде, аркалыкны күтәрде. Газизә әби алып килгән юкә дилбегәне тагып, ике очын йөгән башындагы түгәрәкләргә ныклап бәйләп куйды. Арбага сикереп менеп утыргач, инде дилбегә кагып атны кузгатам дигәндә генә Газизә әби туктатты. Күңелемдә шикле төен булып калмасын дип уйлагандыр инде, Мәрхәбәнең кулын тотты да:
—Кызым, мин үз баламны ничек кенә гарип булса да авырсынмам, бавырыма басармын... Син соң яхшылап уйладыңмы? Азактан үкенмәссеңме? — дип ялварып сорады. Өмет белән өметсезлек алмаш-тилмәш яктыра иде карт ананың газаплы карашында.
—Минем аяк-кулларым бар бит, исән булсам, кеше күзенә тилмереп утыртмам, — дип җавап бирде Мәрхәбә, үзе кып-кызыл булды. Шушы минутта ул Һибәтулланы ташламаска эченнән ант итте. Станциядә, озата килгән шәфкать туташы Мәрхәбәнең күзләренә сораулы караган чакта, биргән антын ул эченнән генә тагын кабатлады. Һибәтулланы беренче тапкыр вагоннан күтәреп алып арбага күчереп утырткан чакта, Мәрхәбәнең маңгаена кара кургаш сыман бөрчек-бөрчек тир тибеп чыкты. Көче җитмәгәннән түгел иде бу тир. Сугыш елларында ул юан-юан бүрәнәләрне дә күтәрде, алтышар потлы капчыкларны да җилкәсенә салып ташыды. Ир-ат көче бар иде аның беләгендә. Ә менә Һибәтулланы күтәргән иде, аяк-кул буыннары калтырады да төште. Җир селкетеп бии иде бит Һибәтулла! Аның аяк тавышы үзенә бер башка була торган иде. Шул аякларының җитезлегенә карап туя алмаган сөекле егетен кинәт сабый хәлендә күреп каушады Мәрхәбә.
Һибәтулла Мәрхәбәнең муенын кочаклап асылынган килеш, гаепле елмаеп, арбага килеп җиткәнче тын да алмый барды. Ястык өстенә җайлап утыргач кына:
— Фашист, каһәр, кыл яртыга өзсә дә, үзем шактый авырмын, ахры, — дип шаярткан булды. Үзе моңсу күзләрен Мәрхәбәдән алмады.
Ирсез калып, ялгызы гына балалар үстергән хатыннарның да шатланган чаклары була. Тик аларның куанычы ирле бичәләр шатлыгына охшамый. Мәрхәбә станциягә барып кайтсынмы, калага барып әйләнсенме, кулындагы сумкасы тулы булган чакта бигрәк сөенер иде. Станциядән авылга тикле байтак җәяү атлыйсы бар. Өйгә кайтып җиткәнне көтми, Мәрхәбәгә балалары каршы йөгереп килерләр иде. Тау калкуына иң алдан чәчен җилфердәтеп Нәфисәсе, аңа ияреп Мидхәтне җитәкләгән Газизҗаны тәгәри. Бала бала инде, «Әни, юлың уңдымы? Нихәлдә кайтып киләсең? Арымадыңмы?» — дип сорашу кая, өчесе дә, килеп җитү белән, иң элек кара сумкага ябышырлар иде. Шунда ук яшел үлән өстенә утырып балаларының кала күчтәнәче ашаганнарын карап, Мәрхәбә үзе дә куана, арып-талуларын, көнозын авызына тәгам ризык капмаганын да оныта торган иде. Һибәтулла да бик бала җанлы булды. Нәфисәне биш яшеннән үзе укырга өйрәтте. «Кара инде, биш яшьлек бала да укуның тәмен, кадерен белә. Алдагы көндә илнең бер өметле кешесе булып чыксыннар, балаларны ничек тә укытырга тырышыйк!» — дип, кич яткан саен, васыять әйткән шикелле, тәкрарлар иде. Шушы теләге Мәрхәбәнең күңеле нә сеңеп калсын дигәндер инде.
Балалар бик үткер, зирәк булып үстеләр. Нәфисә авыл мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, кешеләр: «Үзеңә ярдәмче булыр, фермага эшкә бир», — дип киңәш иткән иделәр, Мәрхәбә аларны тыңламады, бала үзе дә Уфага барып тегүче һөнәренә өйрәнергә теләде. Бала газиз бит. Нәфисә ФЗӨ мәктәбендә укып йөргән чагында Мәрхәбә ай саен дигәндәй, маен, кортын, бәрәңгесен төяп, Уфага йөри башлады. Монда да, тулай торак ишегеннән килеп керүе була, Нәфисә иң элек шул иске кара сумкасына тотыныр иде. Олы хәзинә сыман күреп, сумканы актара, күчтәнәчләрне өстәлгә чыгарып тезеп куя да, иптәш кызларын сыйлый, түбәсе күккә тиярдәй булып куана иде бала.
Үзенең авызыннан өзеп, чебешләренә җим ташыган сыерчыктай, ару-талуны белмәде Мәрхәбә. Икешәр пот бәрәңгене булсынмы, сөтле авыр бидон булсынмы, иңбашына салыр да, станциягә сатарга йөгерер иде. Кешеләр татлы йокыларыннан чак уянганда, ул инде сатасын сат кан, балаларына кием-салымынмы, чәй-шикәренме алып өлгергән була. Йөгереп кайтып, балаларының тамагын туйдыра да, колхозның корт бакчасына эшкә китә. Анда да Һибәтулласы башлаган эшне хур итмәс өчен, бал кортларын караучысыз калдырмас өчен җан атып ашыга. Өч баланы яшьтәшләре арасында ким-хур йөртмәс, ятимсерәтмәс өчен, шулай үңәче өзелә язып тырышты Мәрхәбә. Кайда гына барса да, кулыннан кара сумкасын төшермәде. Һибәтулласының төсе итеп, кадерләп йөртте. Авыр йөкне бәйләп иңбашы аша салган чакта, сумка һәрвакыт күкрәге өстендә ятар иде. Шушы кадерле бүләкне кочаклап атласа, әллә нинди авыр йөк тә җиңел тоела иде Мәрхәбәгә.
«Әй бала! Әнисенең шулай аллап-артлап иске сумка күтәреп килүен ошатмады. Каланың матур-матур киенеп йөргән кешеләре арасында ямьсез күренгәнмендер шул. Кабат сине оялтып, яныңа еш барып йөрмәм, балам, үстең бит инде, һөнәрле кеше булдың...» — дип, Мәрхәбә, чөйдә эленеп торган иске кара сумкадан моңсу күзләрен алмыйча, үзалдына сөйләнде.
Дөньяда баладан аерылудан да авыр нәрсә юктыр. Мәрхәбә бик сагынды Нәфисәсен. Элекке сыман күтәренеп янына барып кайтырга әллә ничә тапкыр әзерләнеп беткән иде, әлеге шул сумкага тотынуы була, юлга чыгудан күңеле кайта. Нәфисә үзе берәр ял көнендә кайтып китәр әле дип өметләнә иде башта. «Ял көннәрендә имтиханга әзерләнәм, укулар беткәч кенә, әнкәем, сезне кайтып күрермен инде», — дип, кеше артыннан хәбәр җибәргәч, Мәрхәбә хат язарга булды. Күптән онытып бетергән иде ул хат язуны. «Кызым Нәфисә! Җир-су яшәргән чакта кайтып китәрсең дип бик көтә идек, бик тиз димәгәнсең әле. Укуыңның беткәнен көтсәң, самый җиләк пешкәндә генә кайтырсың инде болай булгач», — дип язып китте Мәрхәбә. Өч-дүрт ай буе күрешмәгәч, сүзләре күбәеп киткән икән, яза башлагач, бөтенесе дә берьюлы хәтергә килеп төште алар. Каләм ашыкмый гына кәгазь өстенә ананың кызына җиткерергә теләгән уй-хисләрен, яңалыкларын тезә барды.«Быел җиләк булыр, ак кар кебек чәчкәсе. Шомырт булмас, кырау куырды. Безнең авыл шул кырау белән интегә бит. Быел особый салкын килә яз, кырау төшә дә төшә. Кортларга да бал җыярга бер дә хут бирми. Яз тал чәчәгенә бераз очып караган иделәр, хәзер тукталып торалар әле. Чәчкән ашлыклар болай ару күренә, көнбагыш та салкынга бирешми әле. Корт бакчасы янындагы көнбагышның чыгышы бик матур, карлыгач койрыгы кебек кенә җилфердәп утыралар. Соңрак каты кырау бул- маса, махы бирмәсләр дип уйлыйбыз.
Сыерыбыз май башында бозаулады. Ак кына бозавы бар. Исән-сау торсалар, син кайтуга сөт-каймак була. Энеләрең бик яхшы гына укып йөри. Газизҗан бүген биш алып кайтты да: «Әни, сигезенче сыйныфны бетерәм дә, апай шикелле, мин дә ФЗӨ мәктәбенә китәм. Эшли башлармын да сиңа акча җибәрермен», — дигән була. Бәбкәчем, исән-сау гына булсын, хәзердән әнисен уйлагач, укый торгач тагын да әниләрнең якынлыгын аңлар дип куандым. Әни кешене шулай сөендерер өчен күп кирәкми. Синнән хат-хәбәр килсә дә олы куаныч миңа. Әле ни өчендер бик сагындырып кына язасың хатны. Почта Лиза урамда күренсә, күзебез тишелеп чыгардай булып, кайчан безнең юлга уңайлар, кайчан безгә хат тоттырып китәр дип, энеләрең белән көтәбез. Яныңа барып кайтырга ни үземнең быел яз вакытым булмады... Бал кортларын кышлаган урыннарыннан чыгарып, умарталарын чистартып, тәрбияләп гомер үтте...»
Шушы урынга җиткәч, Мәрхәбә капылт кына язуыннан туктады. Аның үз гомерендә бервакытта да, беркемгә дә ялганлаганы булмады, әле үзенең алдашуыннан, дөресен язмавыннан йөзенә кайнар кан йөгерде. Уттай кызу эш өстендә дә, форсат табып, Нәфисәсе янына барып кайта иде бит ул. Бармавының сәбәбе башка иде шул. «Әни, шушы иске сумканы кабат күтәреп йөрмә инде», — дигән сүзгә хәтере калган иде. Барып күрергә ашкынган чакларында кинәт шушы сүз исенә килеп төшә дә аягына тышау булып бәйләнә...
Әле менә хат язып утыра торгач, үзенең үпкәләп йөрүенә кинәт оялып китте. «Куй, болай итеп хат аша сөйләшеп утырмыйм әле мин, Нәфисәм янына барып кайтыйм», — дип, Мәрхәбә җәһәтләп юлга әзерләнә башлады. Нәфисәмнең өлеше дип саклаган бер түтәрәм казны, майны, йомыркаларны келәттән алып керде. Мидхәт белән Газизҗан да тик тормады. Берсе иске китап битен ертып биреп торды, берсе күчтәнәчкә дигән йомыркаларны шул кәгазь битенә төрә барды.
—Мидхәт, Газизҗан, кирәкле китабыгызны ертып куймагыз!
Малайларның үскән саен аталарына охшый баруына гаҗәпләнеп, нәни кулларына сокланып карап торды.
Мидхәт белән Газизҗан әниләрен станциягә тикле озата бардылар. Авыр гына күчтәнәч салынган яңа сумканы ике малай алмаш-тилмәш күтәреп, Мәрхәбәнең кулына тидермәделәр дә.
—Минем муенымнан да йөк төште ләбаса! — дип, ул, ике кулын тиен селтәп, кинәнә-кинәнә атлады. Малайларның ялан тәпиләре сырлаган юлдан күзен алмый барды. «Җылы сирпеп яткан шушы аяк эзләрен Һибәтулла күрсә, ничек шатланыр иде! Үзем аяксыз булсам да, җирдә эзем җуелмас, балаларым дәвам итәр минем юлымны, дип еш кабатлый торган иде бит ул. Ничек үтә күреп әйткән! Әнә бит, бер түгел, ике Һибәтулла атлый бүген» дигән уй ана йөрәген горурлык хисләре белән җилкендерде.
Кызлар тулай торагына якынлашкан саен Мәрхәбә, күрешү куанычын алдан тоеп, ашкыныбрак атлады. Әллә баш баласы булганга, әллә читтә яшәгәнгә, Нәфисәсен аерата якын күрә, сагына шул Мәрхәбә. Менә хәзер йөгереп каршыма килеп чыгар, үзе бүләк итеп биргән яңа сумканы тотып килгәнне күреп, бигрәк тә сөенер бала, дип уйлады ул. Кеше сыман төз басып, кулына өр-яңа, матур сумка тотып кала урамнарыннан атлавы рәхәт иде ана кешегә. Кала кешеләре генә түгел, моннан күп еллар элек ике аяксыз ирен бәләкәй арбага утыртып сөйрәгән яшь кенә Мәрхәбә дә, сөт, бәрәңге сатып өй борынча йөргән өч балалы тол Мәрхәбә дә бүгенге Мәрхәбәгә карап торадыр төсле. «Иске сумканы өйдә калдырганга күңелең борчылмасын, яңа сумкаң ничек килешә үзеңә! Башыңны горур тот, син бит барлык авырлыкларны җиңгән кеше!» — дип, әллә алар сөрәнләде, әллә Мәрхәбәнең үз йөрәгендә шул шатлыклы аваз яңгырап ишетелде.
2025-04-18 13:33