СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хәсән Сарьян "Зәңгәр күл сагышы".

Хикәянең башы 1 нче бүлектә.
2нче бүлек
Әйе, төп-төгәл ун ел гомер үткән икән шул. Тик әле июль, ул вакытта сентябрь иде. Мин үзем дә Уфада тора идем.
Шулай беркөн мине ректор чакырып алды да бер колхозда эшләп яткан студентлар янына барып кайтырга кирәклеген әйтте. Ничегрәк эшлиләр, ничегрәк ашаталар, колхоз канәгатьме, — гомумән, барысын да белеп, ярдәм кирәк булса, ярдәм итеп кайтырга кирәк иде.
Иртәгә чыгасы газетада минем бер теоретик мәкалә басылырга тиеш иде, шуны укып китим инде дип, институттан туры редакция ягына борылдым. Барсам, фән һәм культура бүлегендә безнең студент Фәйрушин утыра. Мине күрү белән торып басты.
—Исәнмесез, абый!
—Сез нишләп монда, Фәйрушин? — дидем мин.
—Менә шигырь бирергә генә кайткан идем, абый. Мин председательнең үзеннән сорап кайттым, бүген үк китәм.
Алар курсы мин барасы колхозда эшли икән. Колхозы да ерак түгел — су транспорты белән ике генә сәгатьлек юл икән. Фәйрушин миңа рейсларына кадәр әйтте.
Иртәгесен мин унбердәге рейска гына өлгердем.
Менә мин Агыйдел белән өскә күтәреләм. Дизель моторы талгын гына тибрәтеп, йокы китергеч тавыш белән гүләп бара. Салонда һәммәсе авыл халкы. Идән тулы сөт- катыктан бушаган чиләк, бидон. Аларга да, эреле-ваклы капчыкларга да булкидыр, сушкидыр тутырганнар. Пристань саен чиләкләр кимеп, салон бушый бара. Ниһаять, Уфадан чыкканга ике сәгать үттеме-юкмы, безнең елга трамвае мин төшәсе пристаньга да барып җитте — кызыл балчыклы текә яр читенә борынын төртеп туктады. Халыкның күбесе шушында төште. Чиләкләрен көянтәләп, капчыкларын биштәрләп алган хатын-кыз, ярга менү белән туктап та тормыйча, иркендә кычкырып сөйләшә-көлешә авыл ягына элдертте, артларыннан куып та җитәрлек түгел.
Яр башында, җигүле күк алаша янында, күзлекләрен елтыратып Фәйрушин басып тора иде. Минем аптыраулы карашымны сизеп, җавап бирергә ашыкты:
—Сезне каршы алырга төштем, абый. Мин бая да төшкән идем әле.
—Шулай бушка ат йөртәләрмени?
—һей, атның кадере юк монда, абый... Гомумән, колхоз турында тетеп мәкалә язарга була. Әнә бит студент эшли — халык шәһәргә йөри, катык сата...
—Анысы безнең эш түгел, — дидем мин. Туктап, тирә-ягыма күз салдым.
Безнең аста көндезге кояшка җылынып, иркәләнеп Агыйдел ага. Җәй коры килү сәбәпле, ул быел бик нык кайткан, саеккан, ләкин суы, катер артыннан яр читләп дулкын йөгереп үтүгә карамастан, аяз күк йөзедәй саф, чиста иде. Каршы якта куе урман каплаган тезмә таулар сузылып киткән. Агачларга инде саргылт төс кунган, тик урыны-урыны белән генә карасу яшеллек сакланып, алары йә юкә, йә имән булырга тиеш иде. Таулар — аръякта, көнчыгышта. Ә бу якта — тигезлек, ялан, ялан. Ул тигезлек төньяк-көнбатышта рәшәләнеп торган икенче бер тауга тоташып бетә. Анысы — Уфа тавы. Бөтен бер шәһәрне һәр яктан да күренер биеклеккә күтәргән тау, күксел болытка охшап, бик ерак офыкта кабарып тора иде.
—Аяз кичләрен утлары да җемелдәп күренә, — диде Фәйрушин.
Без кузгалдык. Күк алаша әкрен генә юыртып бара. Ләкин өч-дүрт йөз метр да китмәгәнбездер, куе таллык, камышлык белән каймаланган бик зур күлгә килеп чыктык. Аның бер башы күренеп тора, икенче башы борылып күздән югала иде.
—Зәңгәр Күл шушы инде, — диде Фәйрушин.
Аргы якта, күл буенда, такта, шифер, калай түбәләре белән кояшка чагылып, зур гына бер авыл җәйрәп ята. Ләкин мине күлнең өстендә дә, читендә дә бер көймә дә юклыгы гаҗәпләндерде. Кызык: үрелеп буй җитәр авылга барыр өчен күпме урарга кирәк! Без уңга борылдык та күлнең карт өянкеләр үсеп утырган башына юнәлдек. Катыкчылар инде җәяүләп тә байтак җир киткән, алар моннан җилгә җилфердәп кенә баралар кебек күренәләр.
Ниһаять, без дә, бер чакрым араны ике-өч чакрымга озайтып, авылга килеп кердек. Фәйрушин мине туп-туры идарәгә алып китте. Председатель белән таныштырды. Председатель утызмеңченең берсе булып Уфаның үзеннән килеп эшли икән. Озын буйлы, карап торуга ук әзмәвердәй таза, чибәр кеше. Яшькә дә кырык тирәсендә генә булса булыр. Ул үзенең студентлардан канәгать икәнлеген әйтте.
—Студент нәрсә — килә дә китә. Аның менә мондагылары... — Ул әйтеп бетермәде. — Ярый, йөреп кайтыгыз, алайса, — дип, мине Фәйрушинга тапшырды.
Фәйрушин монда бөтенләй үз кешегә әйләнгән, монысына Гыйльман абзый, тегесенә Сирай абзый дип кенә дәшә. Безнең күк алаша, тугарылмаган килеш, печән ашап тора иде. Без утырдык та басуга киттек. Студентның һәммәсе бәрәңгедә. Колхозның бәрәңге җире күп — монда бер группа, тегендә бер группа, ат белән йөреп тә көн кырда, студентлар янында үтте. Бары да эштә иде.
Кояш «куянга атланып» баюга киткәндә генә, без идарәгә кайттык. Председатель белән тагы бер сөйләшим дисәм — районга киткән булып чыкты. Инде миңа да кичке рейс белән кайтып китәргә мөмкин иде. Ләкин Фәйрушин да, идарәдәгеләр дә калырга кыстадылар: бүген студентлар концерт куя, карап китегез инде, диделәр. Кайтып кундың ни дә кунып кайттың ни — барыбер түгелмени дип, мин калырга булдым. Без идарәдә сөйләшеп утырганда, Фәйрушин каядыр югалып торды — квартирына барып килгән икән.
—Булды, — диде ул. — «Профессор» белән сөйләштем.
—Нинди профессор? — дидем мин, аптырап.
—Әй-лә, безнең квартир хуҗасын шулай диләр. Әйдәгез, абый, концертка чаклы тамак ялгап, ял итеп алырсыз.
Без идарә турындагы киң тыкрыктан икенче урамга чыктык та, борылгач байтак китеп, җилкапкалы бер йортка барып кердек. Өч ягында икешәр тәрәзә, дүртенче ягына такта чолан сугылган шифер түбәле уртакул бер өй иде бу. Каралты-курасы төзек. Мәгәр күзгә иң ташланга ны — ишегалдының юып-ялап куйгандай чисталыгы булды. Без кергәндә бер ир япма лапас астында тимерле арбага тимеркүк ат җигеп тора иде.
—Мин әйткән абый шушы инде, — диде аңа Фәйрушин. — Безнең укытучы.
—Зур кеше алып килгәнсең икән, энем, рәхмәт, — диде ул Фәйрушинга. — Барыгыз, өйгә керегез, монда өстегез пычраныр-нитәр.
—Мондый ишегалдында ятып аунасаң да пычранмас, — дидем мин.
Ул көлде.
—Төнге каравылда йөргәч — көндез эш юк. Китап укыйм да ишегалды себерәм.
Без өйгә кереп киттек.
—Шул инде «профессор», — диде Фәйрушин. — Укымаган китабы юк. Әллә ниләр белә, сораша китсә, җавап биреп кенә бетермәле түгел. Апа гына бераз ни... кара.
Ишекне ачу белән, уң кулдагы зур мичтән эссе катнаш яңа пешкән ипи исе килеп бәрелде. Мин чишенеп түргә уздым. Урам яктагы түр почмак белән тәрәзә арасы идәннән түшәмгә кадәр китап белән тулган иде. Моны күргәч, күңелемә мич җылысыннан да болайрак җылы килеп кунды. Безнең арттан ук диярлек хуҗа үзе дә керде. Уң кулында кәкре башлы таяк, ә протез аяклары атлаган саен шыгырдап куя иде.
—Самавырны алып чык әле, энем, — диде ул Фәйрушинга. — Әйдә, хуҗа бул.
Фәйрушин шаулап торган иске самавырны өстәлгә китереп утыртты. Хуҗа кучкардан алып яңа икмәк кисте. Бал, май өстәлдә иде инде. Без чәйгә утырдык.
—Аяклар сугышта калдымы? — дидем мин.
—Сугышта, — диде ул. — Кырык бишенче елның февралендә Курляндиядә калдырдым. Эре калибрлы пуля белән чәпәделәр. Хуҗа Насретдин әйтмешли, мин аякны биргәч, сугышы да бетте.
—Үзегез ничәнче елгы соң?
—Егерме алтынчы мин.
—Сугыш сезгә дә нык эләкте шул.
—Эләкте! Ярый әле, контузияле булса да, баш исән кайтты.
—Шулай. Минем энекәш тә әнә егерме алтынчы елгы иде. Япон фронтына китәбез дигән хаты гына килеп калды. Ә мин үзем менә, сугышның башыннан азагына кадәр йөреп тә, исән калдым.
— Андыйлар да булды.
—Исемегез кем соң әле сезнең, энем?
—Хәнәфи булам мин, абый.
Шулчак, тышкы күтәрмәдән үк дөбердәп, өйгә ике кара малай чабып керде. Берсеннән-берсе уздырып:
—Әни кайта!.. Әни кайта!.. — диештеләр. Аннары киемнәрен уңга-сулга атып, чишенеп ташладылар.
—Йөриләр туңып-күгәреп, — диде Хәнәфи. — Йә, кунак абыегыз белән күрешмисез дәмени?
Зурысы, оялып кына:
—Исәнмесез... — диде. Аңа бер җиде-сигез, кечесенә дүрт-биш яшьләр иде.
—Кая соң әниегез? — диде Хәнәфи. — Кайта дигән идегез бит.
Шул вакыт, ишек тулып, зифа озын буйлы, кара янып торган тут йөзле, зур кара күзле бер ханым килеп керде. Ул кергәч, аяксыз ире генә түгел — дүрт саныбыз төгәл мин дә, озын буйлы япь-яшь студент Фәйрушин да ничектер бәләкәйләнеп калдык. Мин үзем алай беренче күргән кешегә, бигрәк тә хатын-кызга, туры карый алмый идем, әмма бу юлы онытылып аңа текәлгәнмен, билгеле, озак түгел; бер, күп булса, ике секунд. Сизгәч, уңайсызланып, күземне читкә алдым.
Хәнәфи аңа минем кем икәнлегемне әйтте. Ул минем белән елмаеп кына исәнләште дә, өстеннән салып, түрдәге комод янына китте, күн сумкасын шуның өстенә куйды. Анда китап ята иде.
—Ялыктым инде шушы китапларыгыздан! — дип, малае алдына алып ташлады.
—Ипләп кенә шүрлеккә куеп булмыймыни соң шуны? — диде аңа Хәнәфи.
—Булмый. Ятмасын кирәк-кирәкмәгән җирдә.
Аның матурлыгы минем күз алдында кимеде дә куйды.
—Нишләп соңладың? — диде аңа Хәнәфи.
—Магазинны бикләп кенә торганда, бер колонна машина килеп туктады. Шоферлары папиростыр, аракыдыр алды.
Хәнәфи башкача төпченмәде.
—Ярый, миңа китәргә вакыт, — дип, табыннан кузгалды. Кире миңа карап: — Исәр кеше кебек сорыйм әле: сез кайчан китәсез, абый? — диде.
—Иртәнге рейс белән.
—Нигә бик тиз?
—Башкача вакыт юк, тегендә дә эш.
—Кызганыч, — диде ул. — Сез галим кешедер, тарихчы да булгач, сөйләшәсе, сораштырасы сүзләр бар иде.
Юкса авылга әллә кемнәр килә — барысына да план кирәк, куарга кирәк, аларга синең тарихың-ниең бармы да юкмы. Җанга әүкат алырдай кеше дә юк...
Мин аны озата чыктым. Тимеркүк ат, печән ашавыннан туктап, тик кенә карап тора иде. Хәнәфи аңа су эчерде дә, аркалыгын күтәреп, утырырга җайлап, лапас астыннан алып чыкты.
—Ярый, исән булып торыгыз инде, абый. Икенче шулай безнең якларга килеп чыксагыз, туры үзебезгә төшегез — инде белдегез.
Ул капканы үзе ачып, үзе ябып чыгып китте. Көзге такыр юлдан келтерәп барган арба тавышы басу ягына китеп югалды. Мин өйгә кердем.
Хәнәфи хатыны, ире өчен гафу үтенгәндәй, сүз башлады:
—Әллә минем дивана «профессор» сезне дә ялкытып алдымы? Берәр зур кеше күрсә, чат ябыша. Ул кешенең сөйләшәсе киләме, юкмы — аны белми. Китап укый-укый шулай хыялыйга әйләнеп бетте инде. Берәү булса сыер алыр иде. Ә бу — барлы-юклы пенсиясеннән китап җыя. Башың каравылдан чыкмагач, китап укудан ни файда? Аны безнең укытучылар да укымый — берсендә бер китап юк...
—Әллә бара торабызмы? — дидем мин Фәйрушинга.
—Клубкамы? — диде Хәнәфи хатыны. — Ки-и, әле-е! Җыелыр бу вакытта безнең Уфа катыкчылары, көт! Әле аның клубы да ачык түгел.
—Апа дөрес әйтә, — диде Фәйрушин.
Мин Хәнәфинең китапларын карарга утырдым. Кайда нәрсә күргән, ни очраткан — шуны җыя барган — әлифбадан алып «Зур энциклопедия»нең аерым-аерым томнарына хәтле бар иде.
Мин китап караган арада, Хәнәфиләрдә торган тагы ике студент эштән кайтып керде. Тиз-тиз юынып, өсләрен алыштырып алдылар: икесе дә концертка катнашачак икән. Аларның берсе бик уенчак холыклы, кара-чибәр башкорт егете иде.
—Бүген сылу апаебызны, агаем күрмәгәндә, култыклап кына алып бараек әле клубка, — дип тыкылдап китте.
Ханым аңа тамчы да ачуланмыйча:
—И апаем, апаем! Тел бистәсе! — диде. Аннары миңа дәште: — Егетләрегез бик телгә беткән, абый. Укуда да шулаймы?..
Минем мондый уен сүзгә кысыласым килми иде, китап укыган булып, ишетмәмешкә салыштым. Сәгать тугыз тулып килә иде инде, бераздан торып, Фәйрушинга әйттем:
— Кузгалыйк, булмаса. Иртә булса, күл буеннан урарбыз.
Клубтан без бишәү бергә кайттык. Башкорт егете, кайтып керү белән, чишенеп тә тормастан:
—Бая да туйганчы чәй эчә алмадым, — дип, самавыр яңартып җибәрде.
Хуҗа ханым:
—Сез бүген, егетләр, абыегыз да булгач, өйдә генә ятарсыз инде, чоланга мин үзем чыгармын, — дип, алар- га урынны идәннән күрсәтте. Миңа үзләре караватына җәеп бирде. Балалары ишек төбендәге такта караватта йоклый иде инде. Чәйдән соң егетләрнең өчесе дә мич казнасына башларын куеп, идәнгә сузылдылар. Хуҗа хатын утларны сүндереп, чоланга чыгып китте. Көн буе бәрәңге казып, бәрәңге чыгарып эт булган, сәхнәдә дә янып биегән ике егет мендәргә баш төртү белән сеңделәр генә. Алар артыннан — эшләми генә көн уздырган, сәхнәдә дә шигырь генә сөйләп төшкән Фәйрушин да гырлап йокыга китте. Дөнья тынып, өй эченә төн карасы кереп тулды. Күңелне ямансу бушлык биләп алды. Мин, тырышып, кичә генә урамында йөргән шаулы шәһәрне күз алдыма китереп карыйм. Шәһәре килә, шау-шуы килми, кешеләре дә, машиналары да тавышсыз кинодагы кебек телсез-өнсез иде. Тын авыл төнендә колак та, зиһен дә рәхәтләнеп ял итә башлады...
Ике баланың кайсыдыр өзек-өзек кычкырып җибәргән тавышка уянып, күзләремне ачтым. Төн инде авышкан. Ләкин һаман караңгы иде әле. Малайларның берсе шап та шоп бәргәләнә. Әниләре калын өй ишеген ябып чыгып киткән иде, ишетми торгандыр дип уйладым. Ә бала һаман бәргәләнә. Ул ара да булмады, «су» дип әйткән төсле тоелды. Тукта инде, болай ярамый дип, урынымнан тордым. Егетләргә басмас өчен, аяк очларыннан гына үтеп, кухня ягына чыктым. Мич авызына караган тәрәзә буенда өстәл, ә аның өстендә кичтән түгелмәгән самавыр утыра иде. Чынаяк табып, борыныннан су агыздым. Шулчак ничектер өйалды ишеге ачылып ябылгандай итте. Үзем дә сизмәстән үрелеп тышка карасам —- тәрәзә буеннан ялт итеп ике аягы да исән бер ир үтеп китте. Әле таң сызылып беленә генә башлаган иде, шулай да мин нык шәйләдем: ул көндез күргән председательдәй бик таза, әзмәвердәй кеше иде. Самавырдан аккан су, чынаяк тулып, өстәл өстеннән тама башлагач кы на айнып киттем. Су сораган малай тынычлап, стена ягына әйләнеп яткан. Өсләрен генә әйбәтләп яптым да, шырпы сызып сәгатькә карадым. Биш тулмаган иде әле. Без алтыда чыгып китәргә тиеш идек, алты тулсын инде дип, урыныма менеп яттым, йокы качкан иде инде. Аның урынына берсенә-берсе ябышмаган сәер, уңайсыз уйлар килеп тулды. Мин күзләремне ачкан килеш караңгы түшәмгә карап ятам. Аннары китап киштәләре ягына борылдым. Китаплар әле үзләре күренми, шулай да мин беләм: анда ике сыерлык китап бар. Тик Хәнәфи сыерга акча җыймаган — китап җыйган. Бу йортта ул гына китап укый. Ә нигә укый?.. Әнә бит хатыны китап укымыйча да яши. Сату итеп кайтты да...
Теге малай тагы сискәнеп кычкырып җибәрде. Әтиләре каравылда. Ул көндез китапларыннан яктылык ала да, шул яктылык белән төнге каравылга китә, тисәләр- тимәсәләр дә, колхоз милкен каравыллый. Ә монда... Ә син соң, Хәнәфи, сугыш туктасын өчен генә унтугыз яшьтә ике аягыңны да биреп кайткан каравылчы энем, өеңдәге хәлләрне үзең беләсеңме соң? Әллә китап укуыңны гына беләсеңме?..
Стена сәгатьләре кәккүкле икән, суга-суга биш кабат кычкырды. Мин артык ята алмадым, торып, Фәйрушинны уяттым.
—Әйдә, энем, кузгалыйк...
Фәйрушин җитез егет булып, әкрен йөрүне белми иде — шатыр-шотыр юынып, киенеп тә алды. Ишектән хуҗа ханым килеп керде.
—Саф һава килешкән миңа: бигрәк каты йоклаганмын бүген, — диде ул. — Кая, әллә чәй дә эчми китәсезме?
—Рәхмәт, чәйләп тора алмыйбыз, — дидем мин.
Тышта ярыйсы ук салкын иде. Җиргә юка гына кырау төшкән. Чыгу белән көзге суык җил бәреп алды. Сәгать алты тулган иде инде, ләкин Башкортстанның бу якларында сәгать алтыда әле караңгы була. Без сөйләшми генә күл урамына төштек, аннан, сызылып кына атып килгән таң ягына карап, Агыйдел буена юнәлдек. Уфага сөт сатарга баручылар да кузгалган иде инде: алдан да, арттан да чиләк-көянтә күтәргәннәр бара иде. «Бу халыкның һәркайсы сыер тота инде, — дип уйладым мин. — Тик шуларның күпмесе китап укый икән?..» Күлне урап үткәч, соңгы кабат авылга әйләнеп карадым: көнбатыш караңгылыгында әйле-шәйле генә күренгән тын авыл калды. Тик тын идеме соң ул?
Хикәянең дәвамы 3 нче бүлектә.