СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Әмирхан Еники "Төнге тамчылар"
Апрель киче. Юеш, җылы, томанлы.
Караңгы, тын урамнарда тып-тып тамчылар тама. Күңелгә нидер әйтмәкче, нәрсәнедер искә төшермәкче була бу тамчылар... Тып-тып... Нәрсәне икән соң, нәрсәне генә оныттың икән лә син, кеше?
Нәкъ шундый караңгы, җылы кичләрнең берсендә Хәлил Ишмаев Ләйлә ханымның Ленинградтан кайту хәбәрен ишетте. Кайда,кем алдында диген!.. Эштән кайтып керсә, боларда Зәйнәп исемле хатын Мәрвәр ханым белән кухняда сөйләшеп утыра. Менә шул хатын, аны күргәч исенә төшердеме, әллә кызыклы хәбәрне юри аның алдында әйтер өчен көтеп утырганмы, ләкин ничек кенә булмасын, Хәлил кереп өстен салырга да өлгермәде, бу кычкыра биреп әйтеп тә куйды:
—Әй-й, Мәрвәр җаным, оныта да язганмын лабаса, миңгерәү түгел диген инде син мине!.. Теге ни... Ләйлә Ленинградтан кайткан бит!
—Кайсы Ләйлә?—диде Мәрвәр ханым, гадәтенчә исе китмичә генә, ә Хәлил пальтосын элеп маташкан җирендә бермәлгә тынып калды.
—Соң теге, әлеге Гайшә апаның сеңлесе, доктор Үзбәковның балдызы була инде... Беләсең инде син аны, бик яхшы беләсең... Ләйлә туташны!
—Ә-ә!—дип сузды Мәрвәр ханым һәм ни өчендер башын каккандай итте.—Кайчан кайткан?
—Әле күптән түгел булса кирәк, үзем дә кичә генә ишеттем... Ул бит,җаным, Ләйләне әйтәм,анда бик зур кешедә кияүдә ич. Әллә латыш, әллә яһүд шунда. Гел заграницага йөреп тора икән. Ә Ләйлә үзе бер дә үзгәрмәгән, ди, һаман шулай карлыгач кебек сылу да, чибәр дә, ди... Ә өстен күрсәң,баштанаяк заграничный, ди, җаным! Соң шулай булмыйни, ире ни бит, әллә яһүд, әллә латыш...
Мәрвәр ханым аның сүзен бүлде:
—Ә озакка микән
—Белмим, җаным,белмим. Торыр әле, торыр, беренче кайтуы бит. Йөрер әле Казан хатыннарын шаккатырып, шуның өчен генә кайткандыр да әле, җаным!
Мәрвәр ханым авыз эченнән генә нидер мыгырданып куйды да шунда ук алгы якка ваемсыз гына кычкырып әйткән булды:
—Хәлил, ишеттеңме, Ләйлә кайткан ди әнә...
Хәлил тиз генә җавап кайтара алмады. Бу гади-ваемсыз сорау юри аны сынар өчен бирелгән мәкерле сорау иде. Үзенең шушы секундта ни кичерүен ул сүзе белән генә түгел, тавышы белән дә сиздермәскә тиеш иде. Ләкин... ләкин кеше күпме генә качарга, яшеренергә, ялганларга өйрәнмәсен, әмма тормышның кайбер минутларында аптырап, югалып кала икән ул. Нәкъ шундый хәтәр бер минут кичерде Хәлил дә... Ләкин дәшми тору озакка китсә, тагын да хәтәррәк буласын сизеп, ул исе китмәгәндәй:
—Шулаймыни?—дип кенә куйды да, вакыты юк кешедәй ашыгып, ясалма эшлекле-салкын кыяфәтен сакларга тырышып, тизрәк үзенең кабинетына узды.
...Калын портфелен урындыкка ташлады, ишекле- түрле бер-ике тапкыр йөреп алды, аннары язу өстәле янына утырып, башын йодрыклары белән учлады... Ләйлә кайткан... Ләйлә кайткан... Ләйлә,Ләйлә!Йа Хода, нигә бу көтелмәгән хәбәр, бу кечкенә факт, чоңгылга төшкән таш кебек, кинәт аның бөтен җанын шулхәтле сискәндереп җибәрде соң әле?.. Күптән киселгән сынык бит инде ул, күптән онытылган иде бит инде! Аңардан башка да узды бит гомер, уза иде бит әле, чәнчелгере!.. Ә ул кайткан... Нигә, ни өчен?Әлбәттә, аның өчен, Хәлил Ишмаев өчен түгел инде. Ләйлә өчен Хәлил юк ул, юк, күптән төтенгә әйләнеп таралган, беткән, юкка чыккан кеше... Кайткан икән, шәһәр таптап йөрер дә кире китәр. Сорашып та тормас... Сукмаклары да аларның очрашмас, юк, очрашырга тиеш түгел! Бәс, шулай булгач, яшел эшләпәңне батырыбрак ки дә, алдыңа карап кына, үз юлың белән йөри бир!
Яшендәй китереп суккан бу хәбәрдән соң бер көн узды, ике көн узды, өч көн дә узды шикелле... Кафедра мөдире профессор Хәлил Ишмаев институтка барды, институттан кайтты, тып-тын аудиториядә башларын салындырып, йокы белән көрәшеп утырган студентларга мең дә беренче кат лекциясен сөйләде, тагын каядыр керде, нидер эшләде, аннары, арып, авыр портфелен сөйрәп кайтырга чыкты. Кайткач, Мәрвәр ханымның ашын ашады, чәен эчте, нәрсәдәндер зарлануын тыңлаган булып утырды. Соңыннан иренеп кенә газеталар караштыргалады... Бөтенесе дә гадәт буенча гына, акылдан тыш, теләктән тыш эшләнә иде. Әмма ни генә эшләмәсен, әлеге хәбәр, тып-тып тамган тамчыдай, аның миенә өзлексез бернәрсәне тукып торды: «Ләйлә кайткан!», «Ләйлә кайткан!», «Кайткан... кайткан!..» Юк,моны... моны аңлый белергә кирәк,дуслар!Әгәр кешенең, очрашу-күрү түгел, исенә төшерүдән дә катгый рәвештә тыелган беренче иң газиз, иң саф мәхәббәте менә шулай, күктән иңгәндәй, кинәт әйләнеп кайтса, әйтегезче, зинһар, ул кеше нишләргә тиеш?Аңлагыз,сүз сөяп куйган бүрәнә турында түгел, ә тере кеше турын да бара. Сүз, ниһаять, исемле, дәрәҗәле, олы яшьтәге кеше турында бара... Чынлап та, менә ул үзенең еллар буенча тырыша-тырыша тапкан бик кадерле тынычлыгын бозмас өчен, еллар буенча көчләнеп-азапланып булса да, хатын итеп яшәгән Мәрвәрнең каһәренә юлыкмас өчен ни эшләргә, нинди калыпка керергә, нинди сабырлык һәм чыдамлык күрсәтергә тиеш?
Моннан егерме җиде ел элек Хәлил Ишмаев педагогия институтын бетереп килгән чагында доктор Максут Үзбәковның энесе мәрхүм Мисбах белән танышып, бик дуслашып киткән иде. Алар Чехов урамында торалар иде. Менә шул Мисбах яныңа барып йөргәндә, Хәлил доктор Үзбәковның уналты-унҗиде яшьлек балдызын күрде. Бер күрде, ике күрде, аннары ничектер бик табигый рәвештә танышып та киттеләр, сөйләшә, көлешә, уйный-шаяра да башладылар. Кызның исеме Ләйлә иде. Гаҗәп, кайчагында кешенең исеме үзенә ничектер бик туры килеп, бик килешеп тора. Гүя менә бу кыз да ак күбәләк кебек нәфис, җиңел, нечкә җанлы булганга күрә Ләйлә исемле иде. Ләйләдән башка бүтән бер исем дә аңа һич туры килмәс кебек иде. Һәм, әйтерсең, ак күбәләккә охшаганга күрә дә аңардан чәчәкләр дөньясына хас табигый садәлек, назлы-нәфис сөйкемлелек аңкып тора иде. Хәлил аңа җитеп килгән, инде гашыйк булырга ярый торган кыз итеп карарга да курка иде. Ә ул кыз тотты да үзеннән ун-унике яшькә олы, карап торырга әллә ни матурлыгы да, маһирлыгы да булмаган, киресенчә, Тәкәнеш якларыннан ияртеп килгән, пединститут та кырып-юып бетерә алмаган «гыйбадлыгы» күзгә бәрелеп торган Хәлилгә чәчәк йөрәген ачты да куйды. Хат аша искиткеч бер самимилек һәм батырлык белән үзе ачты ул... Мондый кыюлыкны,мондый тирән ышануны, мондый һичбер исәп-хисап белән бәйләнмәгән керсез, хыялый мәхәббәтне бары унҗиде яшьлек кыздан гына көтәргә мөмкин иде. Һәм Хәлил өчен бу мәхәббәт диңгез төбеннән табылган саф энҗе бөртеге кебек гаҗәеп бер байлык иде, ак итә, пакь итә, яктылыкка илтә торган гомерлек бәхет иде. Хәлил моны бөтен йөрәге белән сизде, аңлады һәм үзе дә сөенеп, дәртләнеп, рухланып Ләйлә туташны чын-чынлап яратып китте. Соңыннан бу хәлне сизгән-белгән кешеләр дә моңа бер дә гаҗәпләнмәделәр, киресенчә, алар балалыктан яңа чыгып килгән япь-яшь кызның акылга утырган, сабыр-басынкы егеткә мәхәббәт тотуын, шуның канаты астына керергә теләвен хуплап каршы алдылар... Хәзер инде Хәлил шул ак күбәләкнең нечкә мәхәббәтен куркытмыйча сак кына ике учына алырга тиеш иде.
Ләкин аның куллары, әллә бәхетенә, әллә бәхетсезле- генә каршы, богауланып өлгергән иде инде. Хикмәт шунда, Ләйлә туташны күргәнчегә кадәр үк ул шушы Мәрвәре белән шактый якынаеп йөри башлаган иде. Тынгы белмәс, активист, сизгер-уяу, сүзгә оста, өркетергә ярата, кыскасы, яшьләр арасында бик ялтырап йөрүче кызларның берсе иде ул... Аның шактый югары урыннарда утырган ишле туганнары да шул заманның (ягъни теге заманның) бик гайрәтле кешеләре иде. Аларга курку катыш хөрмәт белән карамыйча мөмкин түгел иде. Менә Хәлилне дә ни сәбәптәндер кызның шул туганнары да бик кызыксындырды. Дөрес, бу кызыксынуда ачык билгеләнгән ниндидер яшерен исәпләр юк та кебек иде, әмма шулай да андый шәп кешеләрнең сеңелләре белән яратышып йөрү, ә киләчәктә, бәлки, туганлашып та китү ихтималы аны ихтыярсыздан мавыктыра иде. Ничектер менә шул кешеләр арасына керсә, аның алдында киң мәйданнар ачылып китәр кебек иде. Шуңа күрә дә ул Мәрвәр тирәсендә яратучы булып, ягъни яратам дип үзен ышандырырга тырышып, башта бик егетләнеп, бөтерелеп йөрде. Әмма Ләйләне күргәч, бу тырыша-тырыша үзен котыртып йөрүләр кинәт җимерелде дә куйды. Баксаң, чын мәхәббәт тә, чын якынлык та юк икән, бары коры мавыгу да үз-үзеңне алдап маташу гына булган икән.
Әйе, эш узмаган иде әле. Чая кызга кагылмаган- тимәгән, хәтта өйләнешик дигән сүзне дә ычкындырмаган иде әле ул. Чигенергә мөмкин иде, бик мөмкин иде. Ләкин кем җәтмәсенә эләгүен егет, бичара, бер дә аңламаган икән шул. Кыз моның чигенергә чамалавын сизеп алгач та, һич ялварып яки тарткалашып тормыйча, егеткә бары шуны гына әйтте: «Бел, мин синең чын йөзеңне фаш итәчәкмен!»—диде. Фаш ителү!—о, бу, иң гөнаһсыз кешенең дә котын ала торган, гаять куркыныч сүз иде. Ә бит бергә яратышып йөргәч, егетнең кызга төрле уйларын яки шикләрен әйткән чаклары да булгандыр. Хәер, әллә ни хәтәр сүз әйтмәсә дә, төймәдән дөя ясап булмыймыни?! Моның мисаллары күз алдында бит. Юк, институтны тәмамлап, аспирантурада калырга өметләнеп йөргән чакта гына «фаш ителеп» куйсаң, беттең дигән сүз! Алла сакласын!..
Кыскасы, Мәрвәр әнә шул бер янавы белән Хәлилне бөкте дә салды. Кая ул чигенү!Песи булды егетең, бөтенесеннән ваз кичеп, тизрәк Мәрвәр итәгенә капланды. Әйе,ул заманда, теләсәң, «мәхәббәтне» дә кешедән буып алырга була иде.
Ә Ләйлә берәүгә бер сүз әйтмичә кинәт кенә Ленинградка китте дә барды. Аның ниләр кичереп, нинди хәлдә китүен Хәлил күз алдына китерергә дә курка иде. Ак күбәләк, әйтерсең, кара мунча тирәсеннән иркен кырга очты... Көн яктысында эреп югалды... Тик күпмедер вакыт узгач кына аның Герцен институтында укуы ишетелде, аннары инде, фин сугышы алдыннан булса кирәк, Зәйнәп ханым әйткәнчә,бер яһүдкәме әллә латышкамы, һәрхәлдә, зур дәрәҗәле инженер кешегә иргә чыгуын сөйләделәр. Ул кеше, имеш, безнең чит илләр белән сәүдә алып бара торган оешмаларда эшли. Сугыш вакытында Ләйлә үзе дә ире белән кайсыдыр илдә торган, шунда совет хезмәткәрләренең балаларын укыткан, имеш. Булыр, төшеп, югалып калыр өчен яратылмаган иде ул. Бәхетен һичшиксез табарга тиеш иде.
...Күп еллар узды, күп җилләр исте, күп сулар акты... Күпме кешеләр тормыш юлында очрап, тиеп-кагылып үттеләр, онытылдылар, эзсез югалдылар. Әмма ләкин Ләйләне Хәлил бервакытта да онытып бетерә алмады. Гел генә күз алдында тормаса да, күңеленең әллә кайсы гына почмагында яшеренеп кенә ул яши бирде. Тик Хәлил үткәннәрне бик сирәк кенә исенә төшергән минутларда ак күбәләк шул яшеренгән урыныннан гүя терелеп чыга иде дә, кунарга чәчәк эзләгәндәй, аның хыял күгенә тын гына талпына башлый иде. Йа Хода! Ниндидер әйтеп биргесез үкенечле һәм татлы сагыну Хәлил йөрәген әрнетеп, телгәләп җибәрә иде. Югалган бәхет, онытылмаган мәхәббәт, соңга калган үкенү, зарыгып сагыну—менә шул газаплары белән ләззәтле иде бу минутлар! Әйе, бары тик минутлар!
Ә Мәрвәр белән бергә аның егерме биш ел гомере узып та китте. Гаҗәпләнерлек берни дә юк—тордылар, хәтта әйбәт тордылар. Мәрвәре күптән инде бик тырыш, бик уңган хозяйкага әверелде, кызыл кисеп, активист булып йөрүләре әллә кайчан бетте, ләкин сизгер уяулыгы нәкъ элеккечә калды, һәм шушы көнгә кадәр ул Хәлилне һәртөрле ялгыш адымнардан ата күркә шикелле саклап килде. Тормышлары да үзләре теләгән эздән тәгәрәде. Институтны бетергәч, Хәлил татар теле кафедрасында аспирант булып калды... Гәрчә ул татар телен яратып бетермәсә дә һәм аның киләчәгенә зур өмет багламаса да, гыйльми дәрәҗәгә ирешер өчен, бернигә карамыйча гомерен шуңа багышлады. Акрынлап аспирантураны да бетерде, кандидатлык диссертациясен дә яклады, ахыр килеп, бик тырыша торгач, татар теленең зур, сары портфельле профессоры да булып куйды... Кеше үзенең түшәменә җитте бугай. Ул канәгать, язмышыннан да, тормышыннан да канәгать. Аңардан: «Вөҗданың сафмы, намусыңа каршы берәр нәрсә эшләмәдеңме, үкенмисеңме, газапланмыйсыңмы?»—дип сораучы юк. Хәер, кем сорасын? Ят кеше түгел, ул үзе дә үткәненә борылып карарга, күңелендә казынырга яратмый иде.
Ләкин ни өчен соң егерме биш ел буена күренмәгән бер хатынның бары шушы шәһәргә кайтып килүе аны кинәт сискәндереп җибәрде? Нигә әле ул аның күптән мәрткә киткән күңелен төртеп уятты, күптән сүнгән хисләрен, онытылган уйларын яңадан кабындырып, дөрләтеп җибәрде? Күрәсең, хикмәт монда бер Ләйлә ханымда гына түгел. Күрәсең, кайчандыр яшь кенә кызыйга булган мәхәббәттән тыш, аның эчендә озак еллар буенча ниндидер бүтән кичерешләр дә акрынлап җыела килгән. Ленинградтан кайткан ханым исә, кинәт искән язгы җилдәй, әнә шул эчендә боз катлавы сыман туңып яткан кичерешләрен эретеп, кузгатып җибәрүче генә булды, ахрысы... Нинди вакытта диген! Тып-тып язгы тамчылар тамган апрель кичләрендә бит,җитмәсә!.. Ах, Ләйлә, Ләйлә!
Шулай да беренче өермә бөтерелеп, йөгереп узды шикелле. Бераздан Хәлил дә исен-акылын җыеп өлгерде. Аның эчендә ниләр купканын берәү дә, хәтта соңгы көннәрдә аеруча уяу йөргән Мәрвәре дә сизмәде. Чын хисләрен гомере буена яшереп тотарга өйрәнгән гадәте Хәлилгә бу юлы да бик нык ярдәм итте—ул һаман җитди-йомык кыяфәтен бик оста саклаучы, олы, таза гәүдәсен текә тотып, ашыкмыйча гына йөрүче шул ук профессор Ишмаев булып кала бирде. Инде акылын җыеп бераз тынычлангач, бу көтелмәгән исәрләнүен үзе үк хөкем итәргә тырышып карады: «Йә, нәрсә булды соң әле, нигә бу кадәр мин зиһенемне җуйдым, диванага әйләнә яздым, тиле шәкерт!» — диде ул, үз-үзен шелтәләп... Ләйлә ханым кайткан, имеш! Кайтса соң? Күптән, һай, күптән югалган Ләйлә бит ул аның өчен! Кайтса да, китсә дә аңа хәзер барыбер түгелмени?.. Юк,болай ярамый,килешми,оят!.. Онытырга кирәк бу кысыр хәсрәтне, күңелдән йолкып атарга кирәк бу мәгънәсез яну-көюләрне... Үткәнгә кайту юк ул, юк!
Шулай диде аңа айнык акылы. Шулай качарга теләде ул һәртөрле вәсвәсәдән... Бөтенесен—җилкенү- талпынуларын, газаплы уйларын салкын акылы белән әнә шулай буарга тырышты. Әмма ләкин бер генә теләген ул һичничек тә җиңә алмады. Бу аның Ләйләне күз кырые белән генә булса да бер күреп каласы килү теләге иде. Әйе, бернинди максатсыз, бары тик коры кызыксынудан гына, үзенә насыйп булмаган Ләйләсен бик тә күрәсе килә иде. Ниндирәк икән ул? Кайчандыр күбәләктәй җиңел-сылу кыз хәзер кырыктан узган хатын булгач нинди кыяфәткә керде икән? Бер күрүдә таный алыр идеме икән ул аны? Бик нәфис, бик чибәр иде бит ул, шайтан алгыры! Керфекләре кара, ә күзләре якты-соры иде, шунлыктан кара каймалы булып күренәләр иде ул күзләр. Озаграк карап торсаң, шул күзләрнең төбендә акрын гына эреп югалган шикелле тоя идең үзеңне... Хәзер ничек икән? Сакландымы икән аның кара каймалы якты күзләре, нурда югандай бик чиста көрәнсу йөзе, җиргә тияр-тимәс кенә йөргән камыштай нечкә, зифа гәүдәсе?.. Хәер, әнә күргән хатыннар аны бик сакланган, хәзер дә шундый ук сылу-чибәр дип әйтәләр. Гаҗәп түгел. Ул бит явызлыгыннан чыбыктай кибә яки ваемсызлыгыннан камырдай күперә торган хатын булмаска тиеш иде. Нәфислекне бик нечкә тоя торган гаҗәп сизгер җан бар иде аңарда... Юк, күрәсе иде үзен, ничек тә күрәсе иде. Шушында, шушы шәһәрдә генә йөри ич ул, кайтып төшкән җире дә моннан ерак түгел—Чехов урамында гына югыйсә!
Ләкин махсус барып күрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Мәрвәр ханым сизә калса, утыз сигезле башмаклары белән бөтен саф хисләреңне таптап изәр. Яшьлекнең гөнаһсыз бер хатирәсе бу, кеше күңеленең нечкәреп бер сөенүе, үткәннәре турында сагышлы бер уйлануы дип тормас. Карт алаша, күрсәтермен мин сиңа Ләйләне, закон минем якта дип кенә җибәрер.
Димәк, очраклы туры китереп кенә очрашу турында хыялланырга мөмкин. Ләкин вакытлы гына кайткан кешене алай очрату, ай-һай, бик шикле шул! Кайда йөри, нинди урамнардан йөри ул, кайларда була, кемнәргә керә? Берәр күзәтүче ялларгамы, яки үзеңә якынрак чат башында сагалап торыргамы?.. Һе, кызык булыр иде бу: яшел эшләпәсен өч яктан яньчеп кигән, култык астына зур портфелен кыстырган мәһабәт про фессор чат башында басып тора. Ә үткән-сүткәннәр аның ни өчен басып торганын гүя белеп, мыек асларыннан гына көлеп узалар. Көт, профессор, көт, бәхетеңнән каршыңа... Мәрвәрең килеп чыкмасмы?
Шулай да Хәлил эшкә барганда да, кайтканда да һәрбер ят хатынга игътибар беләнрәк карап уза башла ды. Бәлки шуларның берәрсе «ул» булып чыгар. Өмет, өмет! Бер генә чаткысы да кайчан кешене тилегә са быштыра: тукта, әнә «ул» килә түгелме соң? Әнә тагын «ул»! Бер-бер артлы әллә ничәү!.. Хәлил хәсрәтле итеп әче елмая: егерме биш ел буена аның Ләйләгә охшаганрак бер генә хатынны да күргәне булмады.
Ә өмет дигәнең аны һаман каядыр дәшә, каядыр өстери иде. Кай кичләрен ул, эштән кайтышлый, сагаеп кына Үзбәковлар торган урамга да барып чыккалады. Монда «аның» очравы бик мөмкин бит!
...Чехов урамы. Апрель киче. Тып-тып төнге тамчылар тама... Тәрәзәләрдә ут, пәрдәләр төшерелгән... Әнә каршы якта ике катлы агач йорт, шуның югары катында Үзбәковлар тора. Ике якка ачылмалы парадный ишек, сары баскыч югарыга алып менә. Моннан егерме биш ел элек шул баскычтан аңа каршы Ләйлә йөгереп төшә иде... Күпме хатирәләр! Китап битләре арасында кипкән чәчәктәй сакланган хатирәләр!
...Ике тапкыр ул каршы яктан гына доктор квартирына карап узды. Тәрәзәләре якты, челтәр пәрдәләр корылган, түшәмнән асылынган өч чатлы люстра да күренә... Докторның бөтен семьясы өйдә булса кирәк. Ләйлә дә шулар арасындадыр инде. Йөри микән, утырып тора микән, әллә берәр яры чыгып китәргә җыена микән?.. Бу нәрсә аңа бик ихтимал төсле булып тоелды. Театрга яки кинога дип чыгуы мөмкин ләбаса. Нинди шәп форсат булыр иде бу. Һ.әм Хәлил кичегүдән курыккандай ашыгып урам аша чыкты да, гәүдәсен туры гына тотып, салмак кына атлап, докторларның парадный ишеге яныннан узып китте. Бераз барып, кире борылды, тагын парадный ишеккә кырын гына карап узды. Ләкин ишекнең ачылырга исәбе юк иде. Ун тапкыр, егерме тапкыр узсаң да ачылмас, ахрысы, бу таза ишек... Өйнең якты тәрәзәләре югарыдан урамга һавалы, ваемсыз карыйлар, гүя түбәндә юеш тротуар таптап йөрүчене күрмиләр дә, белмиләр дә алар... «Бу нинди балалык!»—диде Хәлил, үз-үзенә ачуы килеп. Олы башы белән түбәнсенеп йөрүенә кинәт хурланып куйды. Болай урам таптаганчы, туп-туры гына керергә иде дә: «Ләйлә ханым, мин сезне күрергә килдем»,—дип әйтергә иде. Кем гаеп итәр иде? Бер дә гөнаһсыз, бик табигый теләк ич бу! Ләкин, юк, мөмкин түгел, җан- теләкләргә кемдер салган богау бар... Һ.әм шул богауның авырлыгын соңгы көннәрдә аеруча нык сизгән Хәлил, Үзбәковлар өе яныннан берничә тапкыр узгач, башын түбән иеп кенә үз квартирына таба атлады. Кирәкмәс, булмас, йөрүдән мәгънә юк, диде ул киткән саен, ләкин барыбер Чехов урамына кичләрен барып чыкмыйча түзә алмады. Тагын батыраеп килгән булды, челтәр пәрдәле тәрәзәләргә карап узды, туктап төнге тамчылар тавышына колак салып торды, аннары үз- үзеннән оялып, юашланып, башын түбән иеп кире кайтып китте.
Бер кайтуында күңеленә әллә ничек кенә Дәрдмәнд сүзләре дә килде:
Агарды чәч,
Куарды баш,
Сары юллар сызылды,
Өмидләр, кем...
Өмидләр, кем...
Дәригъ, бер-бер өзелде!
Әмма язмыш рәхимле икән. Кичләрнең берсендә аңа, ниһаять, Ләйлә ханым белән очрашырга туры килде.
(Дәвамы бар
2026-01-30 08:14